|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2008 Җәмгыять
КРИЗИСНЫҢ БЕТҮЕН КӨТӘБЕЗКризис фәкыйрьләр белән байлар арасындагы аерманы киметәчәк. Дөньядагы икътисадый тотрыксызлыкның файдалы якларын табарга тырышучылар әнә шул фикерне алга сөрә. Тик иртәрәк сөенәсез, җәмәгать. Аерма бит ярлыларның баюы түгел, ә калын кесәлеләрнең фәкыйрьләнүе хисабына кими. Мондый үзгәреш "үземә дә, кешегә дә булмасын" дип яшәүчеләрнең кәефен күтәрсә генә инде. Ә бары тик үзенә генә ышанучыларга тынычлык сакларга киңәш ителә: белгечләр әйтүенчә, кризис ел ярымлап дәвам итәчәк әле.
Узган атна ахырында Перуда АТЭС оешмасының чираттагы саммиты тәмамланды. Дәүләт башлыклары имзалаган декларациядән аңлашылганча, икътисадый тотрыксызлык 2010 елның җәй айларында гына тәмамланачак. Тик тормыш барыбер дәвам итә. Дөньяда кризистан башка проблемалар да җитәрлек. Шуңа күрә АТЭСка керүче ил җитәкчеләре террорчылык, әлеге дә баягы, икътисадый тотрыксызлык нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин булган азык-төлек иминлеге проблемаларына да аерым тукталган. Икенчесен хәл итү өчен Перу вәкилләре күбрәк бәрәңге ашарга киңәш бирә. Ышандыру өчен исә зур кунакларга банкетта тәкъдим ителгән милли ашларның да күбесен бәрәңгедән әзерләгәннәр.
Россия исә әле һаман нефтькә ышана. Саммит ахырында Президент Дмитрий Медведев уздырган брифингта әнә шул ачыкланган. Ул гына да түгел, ил башлыгы "кара алтын" белән сумнарда сәүдә итүгә дә зур өметләр баглый. "Әлбәттә, кайбер дәүләтләр сумга беркайчан да күчмәячәк, – дигән ул. – Әмма рубльләрне һичьюгы күрше дәүләтләр белән алыш-биреш ясаганда кулланырга була". КХР рәисе белән күптән түгел булган сөйләшү вакытында да бу мәсьәлә телгә алынган инде.
Әмма шунысын да танырга кирәк: гади халык өчен нефтьнең нинди валютага сатылуы артык мөһим түгел. Бүген бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләр эш урыннарын саклап калу һәм вакытында акча алу турында борчыла. Белгечләр исә икътисадый тотрыксызлыкның байлар белән фәкыйрьләр арасындагы аерманы киметергә мөмкин икәнен исәпләп чыгарган. Тик моннан ни файда?
Бөтендөнья банкы белгечләре игълан иткән мәгълүматлардан күренгәнчә, элеккеге коммунистик илләрдә (бу исемлеккә Россия дә кертелгән) соңгы елларда булган икътисадый реформалар иң бай 20 процент халыкның тагын да зуррак табыш алуына, ә иң фәкыйрь 10 процентның, киресенчә, ярлылануына китергән. Хәер, бу артык зур ачыш та түгел. Моннан сигез ел элек Россиядәге иң бай 10 процент халык иң ярлы 10 проценттан 13,9 тапкыр яхшырак яшәгән булса, былтыр бу күрсәткеч 16,8гә җиткән. Сәбәбе бик гади: кереме артучылар нефть үткәргечләренә якынрак яши.
Халыкара экспертлар фикеренчә, берничә шарт үтәлсә, бу аерма кимергә дә мөмкин. Алар арасында инфляция күрсәткечләренең азаюы һәм демократия дәрәҗәсенең артуы да бар. Билгеле булганча, бүгенге вәзгыятьтә беренчесенә өмет итеп булмый. Ә икенчесе? Анысы турында уйларга беренчесе ирек бирми. Димәк....
Камил ХӨРМӘТОВ |
Иң күп укылган
|