поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.12.2012 Җәмгыять

Ут күршеләр – үпкә утында

“Яшәгәннәр, ди, булганннар, ди, бик тату гомер итүче ике күрше...” Бу мәкаләмне татар халык әкиятендәгечә башлыйсым килде. Чыннан да, “яшәгәннәр” димичә булмый, чөнки бүген Аксубай районының Яңа Ибрай авылында яшәүче ике күрше Зәйнәп Сабирова белән Рәис Хәмидуллин бер-берсенә карата дошманлык хисләре кичерә. Күршеләрнең дуслыгын 2012 елның 1 май төнендә чыккан янгын көлгә әйләндерә.

Суд карары: әбидән 391,5 мең сум түләтергә

1 май төнендә Зәйнәп апаның ишегалдындагы каралтыларыннан янгын башланып, күршесе Рәис Хәмидуллинның өй түбә­сенә күчә, минутлар эчендә тү­бәсе янып төшә. Ялкын йортның стенасына, тәрәзә­ләренә һәм башка җирләренә дә кара эз сала. Зәйнәп Сабированың да баз өсте корылмасы, мунча алды, келәте янып бетә. Мал ашатырга әзерләнгән азык көлгә әйләнә.

Рәис Хәмидуллин янгыннан килгән матди һәм әхлакый зыянны түләтү максатыннан күршесе өс­теннән судка дәгъва бирә. Зәйнәп Сабирова янгыннан сак­лану чаралары күрмәгәнлектән килеп чыккан янгынның чит кеше милкенә зыян салганы өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодек­сының 20.4 маддәсе буенча җавап­лылыкка тартыла. Аксубай районы суды Сабирова Зәйнәп Са­бирҗан кызыннан күршесе Хә­ми­дуллин Рәис Зәйдулла улы күр­­гән зыянны каплауга – 380 мең сум, әле аннан кала суд тикшерүе барышында тотылган чыгымнар һәм төрле пошлиналар өчен 11,5 меңгә якын сум түләтергә, дигән карар чыгара. Зәй­нәп апа моңа риза булмыйча, рес­публиканың Югары Судына да мө­рәҗәгать итеп карый, әмма анда шул ук хөкемне үз кө­чендә калдыралар. Хәзер инде әби ТР Югары Су­­дының кассацион ин­стан­циясенә шикаять бирергә җы­ена. Шуның белән бергә “Ватаным Татарстан” ре­дакциясенә дә ярдәм үтенеп язган хаты килеп иреште. Хәер, бездән булышу сораудан да биг­рәк күрше­сенә рәнҗү-үпкә ярылып ята. Әбине аңлап була: сигез мең сум пенсия алган өлкән кеше бу кадәр зур сумманы кайдан алыр соң?! Шушы га­җизлек хатка күр­­шесе турында шик-шөбһәләр язарга мәҗбүр ит­кән­дер дә инде аны. Бу вакыйга­ларның геройлары белән якыннан танышыйм дип, озын юлга кузгалдым.

“Хәзер инде ахырга кадәр барам!”

Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авылы арасын бик озак үттем. Чокырлы-чакырлы юлдан янгын сүндерү машинасына үтәргә, ай-һай, авырдыр. Әле ярый теге көнне авылның үз егетләре уяу булган. Югыйсә янгын ярты саланы йотар иде. Авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров белән янгын корбаннарының беренчесе Рәис Хәмидуллин өенә барып кердек. Мин аңа хат буенча килүемне әйткәч, ул да кызуланып китеп, күршесе адресына төрле үпкә-гаепләүләрен яудыра башлады.

– Мин янгыннан соң кердем аларга. 80 мең сум акча бирсәгез, судка-мазарга бирмәм, дидем. Әгәр риза булмасагыз, суд тагын да зуррак сумма түләттерәчәк, дидем. Мин бит йортсыз калдым. Яшәгән өем иминият­ләштерел­мә­гән, акча сорамый чарам юк. Авылдашларыма исә бик рәхмәт­лемен. 200 мең сум акчалата булыштылар. Телевизорлар, өй ки­рәк-яраклары, кием-салым ки­тер­деләр, – диде ул.

Рәис Хәмидуллин өенең тышкы ягы матур гына кирпечләрдән төзелсә дә, эчке ягы ясалып бет­мәгән. Обойлар түгел, хәтта штукатуркасы да юк. Кара-соры таш блок­лар тезелеп киткән. Бу йортны Рәис әфәнде янгынга эләккән иске өен сүтеп, бер җәй эчендә, көзге салкыннарга хәтле дип өлгерткән икән. Авыл өенең түр як ишеге урынына одеял эленгән. Рөхсәт сорап, карарга кердем. Ул як салкын. Идәннәре иске өйнеке булса кирәк. Күптән буялган иске такталары арасында – киң-киң ярыклар. Сөенер­лек күренеш түгел иде бу өй эче. Күршесе Зәйнәп апага булган ачу-үпкәсе, ямьсез сүзлә­ре, гаепләү­ләре дә шул кадәрле салкын күрсәт­те, ахры, бу өйнең эчен.

Ә бит бу ике гаилә элек искиткеч тату яшәгән. Янгын алдыннан бер ай элек, Зәйнәп апа Чаллы хастаханәсендә күзенә операция ясатырга киткәндә, гөлләргә су сибәргә, караштыргалап торырга дип, өй ачкычына кадәр биреп калдырган Рәис агага. Килешегез, өй ачкычын беребез дә теләсә кемгә бирми бит. Димәк, аралары бик җылы булган. Без Рәис аганың янгын турында сөйләгәнен бүл­дерми тыңладык. Гади итеп, ачык күңел белән сөйләшкән авыл агаеның күрше­ләренә үпкәсе йөз-күзеннән генә түгел, хәтта һаваны айкап торган куллары хәрә­кә­теннән дә күренә иде.

Китәр алдыннан исә мин аңа тагын бер кат: “Рәис абый, әгәр күршеләрегез ихлас күңелдән кабат яныгызга керсәләр, бәлки, йомшарырсыз?“ – дидем. Ул минем сүземне сабыр гына, күзләрен идәнгә текәп тыңлап торган җир­дән, кинәт кабат күкерт кебек кабынып, тагын ярсып китте: “Юк, хәзер инде ахырга кадәр барам! Балалары түләшерләр! Мине тың­ла­­­мады­лар. Зәйнәп апа ямьсез сүгенеп, “Түләмибез!” – дип җавап кайтарды”, – диде. Шулай да мин аның күзләрендә, кабынып-кызып китәр алдыннан бик кыска мизгел эчендә ниндидер икеләнеп калу, ирләрчә йомшарып китүне сиздем. Үз җаны өчен ниндидер авыр нәрсә аркылы атлап чыга алмый иде бугай ир-ат күңеле.

“Бергә шашлыклар пешерә идек”

Җып-җылы пөхтә өйдә, ак яулыгын бәйләп утырган 73 яшьлек Зәйнәп апаны күргәч, һич кенә дә аның сүгенә белүенә ышана алмадым. Аның хәтта тавышы да дорфа түгел, ә карчыкларча йомшак. Яңа гына сырхау кичерүе ак хәлсез йөзендә күренеп тора. Әмма бу өйдә дә әле күптән түгел генә ышанычлы саналган күршегә карата яман сүзләр ишетелде. “Мин әнине калдырып китәргә дә куркам”, – диде Чаллыдан кайткан Гүзәлия исемле кызы. “Янгын да баздан – Рәис күрше тоташтырган ут чы­бык­ларыннан башланган”, – дип сүз­не дәвам итте Зәйнәп апа. “Ялгарга ул булышкан идемени?” – дигән соравыма: “Әйе, гел аңа йөгерә идем инде. Балалар читтә булгач, ут сүнсә дә, тегесе-монысына да”, – дип куйды апа. Кызы Гүзәлия дә әнисенә кушылып: “Бәйрәмнәрдә бергә шашлыклар пешереп ашый идек, ул үзе бик ярдәмчел”, – дип өстәп куйды.

Сизелеп тора: Зәйнәп апа да, Гүзәлия ханым да дуслашу адымына барырга әзер кебек. Тик нидер тота.

– Бигрәк дус яшәгәнсез бит. Гадәттә кайгы кешеләрне бер­ләш­терә, ә сезгә ни булды? Әйбәтләп кереп сөйләшсәгез, Рәис абый та­ләпләрен йомшартыр кебек бит. Ул аңлаучан, гади кешегә охшаган, – дим.

Зәйнәп апа уйчанланып:

– Мин баштан ук түбәсен ябарга акча бирермен, дигән идем, аңлыйм бит инде. Тик Рәис янмаган милкен яшереп, “янды” дип йөри башлагач, кеше аркылы сүзләр ишеттергәч, әллә нигә дәшмичә дә йөри башлагач, нишлик инде? – дип куйды.

Дәүләт законы һәм тормыш кануннары

Кеше сүзе дигәннән, авылда мин очрашып сөйләшкән авыл кешеләре дә, Зәйнәп апа белән Рәис абыйның күршеләре дә ике ут күрше турында яман сүз әйт­мәде, бары чын күңелдән алар өчен борчылуларын гына белдер­деләр. Зәй­нәп апа әйтү­енчә, янгыннан соң, кы­зы белән кияве сәдакага бишәр йөз сум тотып, Рәис абыйларга кергәннәр, ә күр­шеләре: “Бу сәдака акчалары гына җитмәс шул”, – дип аларның хә­терләрен калдырганын сизми дә калган бугай. Менә шулай бәла-казадан аз югалтулар белән чыгасы урында, тискәреләнеп, үпкә кабартып, ике күрше бер-берсен­­нән хәйран ерагайганнар шул инде. Араларында хәзер Сак белән Сок­ны аеручы кыя сыман судның катгый карары тора. Ә ул хисләргә таянып эш итми. Ул фактларга гына ышана. Ә фактлар янгынның Зәй­нәп апа Сабирова хуҗалы­гын­да нык искергән электр чыбык­лары­­ның кыска ялгануыннан чыгуын күрсәтә. Бу нәтиҗәгә бөтен тикшерү органнары да: Аксубай районы Янгын сүндерү оешмасы белгечләре, Гадәттән тыш хәл­ләр министр­­лыгының Аксубай районы идарәсе дә, суд әһелләре дә бердәм килгән­нәр. Суд документлары кире каккысыз дәлил­ләр булып тора. Аксубай районы суды матбугат хезмәт­кәре Валентина Петрова: “Суд гадел хөкем итте, мондый карарлар – башкаларга да үз хуҗалыкларына җаваплы карарга бер сабак”, – диде. Зәйнәп әби закон буенча гаепле. Тик йөрәк килешми. Кайдан белсен инде лампочка алыштырырга да курыккан 73 яшьлек авыру әби электр чыбыкларының ни хәлдә икә­нен, аларның эшкә яраксызлыгын ничек билгели алсын? Ул тү­лисе сумманы киметү мөмкин­ле­ген белешеп, төрле оешмалар бе­лән элем­тәгә кереп карадым. Әби­нең ут чыбык­ла­рының халә­тен, исәплә­гечләрен тикшерми тормаганнардыр бит инде, бәлки шул чак­ларда кисәтелмәгәндер ул, дим. Тик аһ итәрдәй хәл ачык­ланды: авылларда халыкның электрга бәй­­­ле проблемаларын карап, аларның торышын бәяләп, Зәйнәп апа кебек авыру, ялгыз әби-баба­ла­рыбызны ки­сә­­теп торучы җа­вап­лы затлар, оеш­малар бөтенләй юк икән ләба­­са. Яңа Ибрай авылында белемле электрик булса, тиешле акчасын алып, күз-колак булып торса, бу каза булыр иде микән?! Хатын-кыз да һәр ир затына чыбык тоташтырырга, лампочка борырга ярдәм сорап чапмас иде. Ә Зәйнәп апага килсәк, үзе чыгып шырпы сызып ут төрт­мә­гән бит инде мескен әбекәй. Хәлен­­нән килсә, янгын вакытындагы күр­ше­­­сенә таба искән җилне дә үз ягына борып истергән булыр иде дә бит.

Бу әле хәл итеп булмаслык проблема түгел, минемчә. Аның юлы бу мәкаләм геройларының үз кулында. Соң булса да уртак тел табарга иде. Тормыш булгач, ике күрше арасында төрле хәлләр булыр инде ул.  Күрше хакы – тәңре хакы. Бер-берсен тагын да зуррак бәлаләргә этәр­мичә, бу сынауны сабыр гына, ярдәмләшеп узып, Алла­һы­бызга якынайсыннар иде, дигән те­ләктә калам. Әле соң түгел.

 

1

2


Миңнеруй ГАЙФУЛЛИНА-ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 236-237 | 30.11.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»