поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.12.2012 Икътисад

Банкка әҗәтебез барлыгы һәм түләмәгән очракта җаваплылыкка тартылачагыбыз турында коточкыч хәбәр килде

Авылга ялга кайткан көннәремнең берсе иде. Телефон чылтырый. Трубканы алуга ук аудиоязмага язылган хатын-кыз тавышы безнең ниндидер банкка әҗәтебез барлыгы һәм аны түләмәгән очракта җаваплылыкка тартылачагыбыз турында коточкыч хәбәр җиткерде. “Өстәмә мәгълүматны шалтыратып белә аласыз”, – дип, шәһәрара телефон номерын бирде.

Аяз көнне...

Сүзсез калдым. Нинди банк? Нинди акча? Бер секунд эчендә башымнан миллионлаган уй йөгереп узды. Тегендә-монда бернинди дә әҗәтем юк шикелле иде бит. Аңкы-миңке халә­темне кабат яңгыраган телефон чылтыравы бозды. Тагын шул ук тавыш. Сүзне сүзгә кабатлап,  миннән акча сорый. Айнып китеп, тавыш әйткән телефон номерын язып алдым да, хәлне ачыкларга теләп, шун­да шалтыраттым. Миннән акча таләп итүче банк аз вакытка акча биреп торучы бер әҗәт конторасы булып чыкты (андыйлар хәзер – тукталыш саен). Чыбыкның теге башында утырган бер ир-ат ми­ңа эшнең нәр­сәдә икән­леген аңлата башлады:

– Сезнең күршегез Руслан (билгеле сәбәпләр аркасында исеме үзгәртеп бирелә. – Авт.) сентябрь аенда бездән әҗәткә акча алды һәм акчасын кире кайтармады.  Килешүдә ул сезне үзенең поручителе итеп күрсәтте. Бездә сезнең хакта бөтен мәгълүмат та бар, хәтта паспорт номерларыгыз да. Хәзер күршегез өчен сез җавап тотарга тиеш. Түлә­мәсәгез, җаваплылыкка тартылачаксыз.

– Нишләп мин түлим, бер­кемгә поручитель дә түгелмен, бернинди кәгазьгә кул куйганым да булмады. Мин сезгә бернәрсә дә тиеш түгел! Руслан үлмәгәндер бит әле, үзен табыгыз да биргән акчагызны үзен­нән таләп итегез! – дип трубканы куйдым.

Банк урамыбыздагы бөтен кешене дә “дер” селкеткән икән. Бөтенебезгә дә шул ук сүз: “Сезне поручитель итеп күрсәт­кәннәр, түләгез!” Хәзер барыбыз да аптырашта, нәрсә эш­ләргә? Үзебез, юридик белемебез булмаса да, яхшы аңлыйбыз – беребез дә бернинди документка да кул куймадык, поручитель булмадык, паспорт мәгъ­лүматлары­быз­ны тапшырмадык. Шулай булгач, банкның бездән акча таләп итәргә хакы юк. Аларга бу хакта әйттек тә югыйсә. Тегеләрнең исә үз туксаны туксан. Алар синең җе­легеңә үтеп, нервыңны ашап,  үзлә­ренең хаклы булуларын дәлилләп, көн дә шалтырата. Аптырагач һәм шалтыратулардан тәмам туйгач, төнгә телефонны бөтенләй үк өзеп куябыз.

Банклар ничек эшли?

Бүген кредит алмаган кеше бик сирәктер ул. Шәхсән үзем­нең берничә банк белән эш иткәнем булды – дәүләтнеке белән дә, коммерцияле банклар белән дә. Дәүләт банкыннан кредитны җиңел генә алам димә. Кирәк суммаңны алганчы, аларга әллә күпме документ, хезмәт хакыңны күрсәтүче белешмә тапшырырыга кирәк. Зур сумма алган очракта поручитель табып, аның документларын да тапшыру һәм банк билгеләгән көнне бергә килеп, килешү кәгазьләренә кул кую шарт. Әле алай гына да түгел – поручитель дигәнең синең якын туганың булырга тиеш. Кияүдәге хатын-кыз булса, ире­нең аның поручитель булуы­на нотариуста расланган ризалык кәгазен сорыйлар. Коммерцияле банклардан акча алу җи­ңелрәк – алар синең паспортың нигезендә генә эш итә. Тик мондый ысул белән акча алган вакытта килешүне кат-кат укырга кирәк. Чөнки банк атаган процент ставкасы кәгазьдә бөтен­ләй башка саннарда күрсә­те­лергә мөмкин. Нәтиҗәдә ак­чаңны бермә-бер арттырып түләргә мәҗбүр булачаксың.

Аз вакытка кредит биреп торучы банклар турында ишет­кәнем һәм аларның офислары тирәсеннән көн дә йөргәнем булса да, мөрәҗәгать иткәнем юк иде. Килеп чыккан  хәл­ләр­дән соң мондый “конто­ра­лар”­ның ни рәвешле эшләгәнен беләсем килде. Өебез янындагы тукталышта урнашкан шундый офис­ларның берсенә сугылдым. Менеджер кыз, шундук урын тәкъ­дим итеп, минем ничә сум акча алырга теләвем белән кызыксына башлады. Мин: “10 мең сум кирәк иде. Ничә процент белән бирәсез?” – дип сорадым. “Без акчаны аз вакытка бирәбез. Заемны ун көнгә рәсмиләш­терсәгез, 12000 сум акча кайтарасыгыз була, – дип җавап кайтарды ул процентлар турында берни дә әйтмичә.

– Миннән нинди документлар кирәк булачак? – дип сорыйм.

– Паспорт кына. Бүтән бернинди документ та кирәкми.

– Поручительләр кирәк буламы соң?

– Сез нәрсә инде, – дип көлде кыз, – нинди поручитель? Заемны 15 минут эчендә рәсми­ләш­тереп бирәбез. Хәзер үк акча белән чыгып китәчәксез.

– Паспортым үзем белән түгел, анкета бланкын бирсәгез, аны өйдә тутырып, иртәгә килер идем, – дип анкета бланкын сорап алдым да чыгып киттем.

Өйгә кайтуга, иң элек бланк белән танышып чыктым. Анда исем-фамилияңне, адресыңны, эш урыныңны, элемтә өчен телефон номерыңны һәм башка шуның ише мәгълүмат язып тутырырга кирәк. Күзем тагын бер графага төште: анысында бер-ике танышыңның исем-фамилиясе белән телефон номерын язып калдырырга кирәк. Монысы акчаны вакытында кайтармасаң, әҗәтне шушы кешеләргә шалтыратып, куркытып түләттерү өчен кирәктер дип уйладым. Безне “поручитель” дип атаган банк шулай эшли булса кирәк.

Бирегә барып кайту математика дәресләрен дә искә төше­рергә мәҗбүр итте. 10 мең сумны 10 көн эчендә 12 мең итеп кайтарасы, диделәр. Димәк, мин акчаны бер көнгә 2 процентка арттырып түлим дигән сүз. Ун көнгә – 20, бер айга – 60, бер елга – 720 процентка!!! Шул рәвешле, 10 мең сум акчамны бер елдан соң 72 мең итеп түлисе була.

Дөрес, акча биреп торучы мондый оешмалар заемны озак вакытка бирми. Аларның эш принцибы – зур булмаган сумманы аз вакытка кредитка бирү. Шуның өчен дә мондый урыннардан акча алучылар үзләре­нең нинди адымга баруларын кат-кат уйларга тиешләр. Ак­чаң­ны вакытында кайтара алмаган очракта, нинди хәлгә калу ихтималын чамаларга кирәк.

Җавапсыз калмыйбыз

Күршебез Руслан исә үзе турында да, ата-анасы турында да, гомер иткән күршеләре турында да уйламаган. Җиңел юл белән генә акча алган да юк бул­ган. Без исә, бу очракта гаеп­сездән гаепле булып, көн дә дияр­лек банк янауларын тың­ларга мәҗбүрбез. Һәр нәрсәнең ахыры булган кебек, бу эшкә дә нокта куелырга тиеш. Вәз­гыять­не аңлатып, газетабыз адвокаты Роберт Туктаровка мөрә­җәгать иттем. Ул болай диде: “Үзен банк дип атаган оеш­маның бу рәвешле кылануы – чын рэкет. Аларны судка би­рергә була”. Шулай эшләрбез дә, мөгаен. Безнең кулда дә­лилләр җитәрлек – алар күр­сәткән телефон номеры да, банк хезмәткәре белән сөйлә­шүнең аудиоязмасы да бар...


Галия ХӘБИБРАХМАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.12.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»