поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.11.2012 Җәмгыять

Китмим, монда калам!..

Беркөн гаиләбез белән, кичке аш өстәле артында утырганда, кызу гына гәпләшеп алдык. «Тизрәк бу Россиядән китәсе иде. Туйдым. Балаларымның да монда үсүен теләмим», – ди иремнең энесе. «Ә мин чит илдә яши алмас идем», – дим мин моңа каршы. «Ә синең бит бер генә чит ил дә күргәнең юк. Анда барсаң, кайтасың килмәс иде», – ди ярты ел Америкада яшәп кайткан Азамат. Аның сүзендә дә хаклык бар.

Океан күрдем дип мактана алмыйм анысы, әмма  сагыну хисе миңа бик тә таныш.  Затлы сарайлар, кыйммәтле машиналар, бай тормыш... Әгәр янымда гаиләм, әнием, туганнарым һәм дусларым булмаса, боларның берсе дә кирәк түгел миңа. Бәхет эзләп чит җирләргә китеп, якыннарын бер күрергә зар-интизар булып яшәүче милләттәшләребез азмыни?!.

 

Беренче курста укыган чак. Автобуста авылга, әни янына кайтып барыш. Ике ай туган якларда булган юк. Үтереп сагынылган, күңел, автобус алдыннан «йөгереп» кайтып, әллә кайчан әнинең бәлеше белән сыйлана инде. Шунда урыннарыбыз янәшә туры килгән кыз белән сөйләшеп киттек. Кызганыч, хәзер инде исеме дә истән чыккан. Шулай да аның сүзләре бүгенгедәй хәтердә, димәк, язмышы күңелгә тигән. Биш ел туган якларына кайтканы юк икән моның. Эшлим, вакыт юк, дип аңлатты ул моны. Туган авылында нигезе таркалган дияр идең, әти-әнисе дә исән-саулар икән. Алар турында да җылы итеп сөйләп алды. Юк-юкта әнисе Казанга килгәләп китә икән үзе. Ә менә әтисен шул гомердән бирле бер генә тапкыр күргән. Вокзалда да нәкъ менә ул каршы алды кызын. Баласын кочагына алганда күз яшьләре бәреп чыкты ата кешенең. Сагынган. 

 

360 чакрым гына юл узар өчен вакыт тапмаслык җитди сәбәпләре дә булгандыр бәлки. Ул вакытта үзем дә сораша белмәгәнмен, юлдашым да артык «чишелмәде». Һәрхәлдә, озынрак яллар булган саен, авылга кайтып китәргә ашкынган, якын районнарда яшәүче дус кызлар ял көннәрендә өйләренә кайтып киткәндә, сагынудан елап шешенеп беткән беренче курс студенты өчен бик тә сәер тоелган инде бу.

 

Сагыну димәктән. Хәзерге вакытта әнием Азнакай районында яшәсә дә, тумышым белән мин Башкортстаннан. Ел саен  шунда кайтып килергә тырышабыз. Быел да гаиләм белән кендек каны тамган нигезгә кайттык. Сагындырган. Әти егет чакта ук утырткан алмагачлар, бакча артлары, әбием төшләргә кереп җәфалый хәтта. Машина авылга килеп керү белән үк бугазга төер тыгыла, күзне яшь элпәсе каплый. Барысы да – авыл янәшәсендәге таулар да, бакча башларыннан ук ага торган Ык елгасы да, яшүсмер чакта идәнен шактый таптаган мәдәният йорты да, әрәмәлек тә үз урынында. Тик әти дә, әби-бабай да, нигезне карап-тәрбияләп торучы апа да арабызда юк шул инде. Күңелне әйтеп-аңлатып бетермәслек моңсулык биләп ала. Авыл урамнары да кечерәеп калган төсле. Югыйсә зур-зур йортлар да калкып чыккан, тормыш шул бер көенә дәвам итә. Әби белән бабай яшәгән йорт капкасын ачып керәбез. Хуҗа кулы тимәгәнлеге әллә кайдан сизелеп тора. Мал-туар, кош-корт авазыннан «гөж» килеп торган абзар, каралты-куралар ятимләнеп калган. Минем төшләремә кереп җәфалаган, бала чакта дусларымны җир йөзендәге иң тәмле алмалары белән сыйлаган алмагачларым да корып беткән. Йорт эчендә дә үзгәрешләр икән. Һәр почмагы, һәр бүрәнәсе таныш өй кечерәеп, салкынланып калган. Күңелсез. Әбинең иртә таңнан ук пешереп, хуш исләре белән безнең борынны кытыклап уяткан  тәмле ашларын бер генә авыз итәсе иде... Күңелләрне айкап-актарып ата торган сагыну хисе менә шул буладыр инде ул. 

 

Чит ил, дим, кайвакыт Азнакай да океан артында кебек тоела миңа. Казанда бер генә якын туганым да юк. Ярый әле дусларым, мине гаиләләренә бик тә җылы кабул иткән иремнең туганнары бар. Әмма кайвакытларда рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга, көзге елак көннәрдә йөгереп кенә кунакка барып килергә якын туганым җитми. Югыйсә Казан белән Азнакай арасы 360 чакрым гына. Ә монда аралары мең чакрымнар белән исәпләнә торган чит ил турында сүз бара. Ю-ю-ю-к, сагынып, юксынып үләм бит мин анда!..


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»