• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
  • Продается газовая колонка в хорошем состоянии 89172956589
  • Биектау районы Чыпчык авылында яңа йорт сатыла. Газ, ут, су кертелгән. Документлар тәртиптә. 13 сотый җир. тел. 89033873781. Фәнил
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75

 

 

 

 
Архив
 

               

30.11.2012 Дин

Миңнеханов иң тәэсирле 500 мөселман исемлегенә керде

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дөньяда иң тәэсирле 500 мөселман исемлегенә кертелде. Бу исемлектә Русиядән барлыгы дүрт вәкил бар. Абруйлы Foreign Policy журналы исемлекнең объективлыгын шик астына куя.

The Muslim 500 исемлеге башында Согуд Гарәбстаны патшасы Абдалла, Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган, Иранның рухи җитәкчесе Али Хамәнәи, Мисыр президенты Мөхәммәд Мүрси һәм башкалар бар. Русиядән исемлектә дүрт вәкил – Рөстәм Миңнеханов, Равил Гайнетдин, Рамзан Кадыйров, Ягъфәр Пончаев.

 

Һәр елны төзелә торган дөньяның иң тәэсирле 500 мөселманы (The world’s top 500 most influential muslims) исемлегенең 2012 елгы версиясе чыкты. 

 

Рейтингка дәүләт лидерлары, сәясәтчеләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре керә. Исемлекне Үрдүн патшалыгының стратегик тикшеренүләр ислам мәркәзе һәм АКШтагы Әл-Вәлид шахзадәсе исемендәге мөселман-христиан татулыгы үзәге төзи.

 

Белгечләр рейтингны булдырганда шәхесләрне мөселман дөньясы үсешенә керткән өлешенә һәм халыкара сәхнәдәге эшчәнлегенә карап бәяли. Иң зур өлеш керткән илле шәхес номерлап беренче иллелеккә кертелгән, калган 450се гомуми тәртиптә урнаштырылган.

 

Беренче иллелектә Согуд патшасы Абдалла, Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган, “Мөселман кардәшлеге” хәрәкәте җитәкчесе Мөхәммәд Бади, Мәгъриб патшасы Мөхәммәд VI, Иранның рухи җитәкчесе Али Хамәнәи, төрек галиме Фәтхулла Гүлән, Мисыр президенты Мөхәммәд Мүрси, Төркия президенты Абдулла Гүл, галим, шәех Йосыф әл-Кардави, Ислам конференциясе оешмасы башлыгы Әкмәләддин Ихсаноглу, Хәмәс лидеры Халит Машаал, Фәләстин автономиясе президенты Мәхмүд Габбәс һәм башкалар бар.

 

Исемлектә Русиядән дүрт кеше

 

Исемлеккә Русиядән дүрт шәхес кергән. Алар башкарган вазифаларына карап 450 кешелек гомуми исемлеккә кертелгән.

 

​​Дәүләт лидерлары һәм сәясәтчеләр төркемендә - Татарстан һәм Чечня президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров. Исемлекне төзүчеләр Миңнехановны болай бәяли: “Миңнеханов җитәкләгән Татарстан республикасы – Русиянең иң зур стратегик әһәмияткә ия булган төбәк. Биредәге дин моделе ислам һәм Европа мәдәнияте комбинациясе үрнәге буларак таныла”.

 

Чечня президенты Рамзан Кадыйров исемлектә республиканың элекке җитәкчесе, бәйсезлек өчен көрәш башлыгы, мөфти Әхмәт Кайдыровның улы буларак билгеләнә. “Рамзан Кадыйров Чечняне “тимер йодрык” белән тота”, диелә аның турында.

 

Русия дин эшлеклеләре арасында Равил Гайнетдин һәм Ягъфәр Пончаев бар.

 

​​“Шәех Равил Гайнетдин - Мәскәүдәге мөселман галиме. Академик эшчәнлегеннән тыш, Русия мөфтиләр шурасы рәисе вазифасын башкара. Русия исламы концепциясен төзүдә төп фигура. Русия Кремле һәм илнең мөселман өммәте арасында төп арадашчы”, дип бәяли Гайнетдинне рейтинг төзүчеләр.

 

Ягъфәр Пончаев якынча 700 мең мөселман яшәгән Петербур Җәмигь мәчете имам-хатыйбы буларак билгеләнә. Аның мәхәлләсенә татар, рус, казах, үзбәк, таҗик, гарәп милләтеннән мөселманнар килә. Хөтбәләр гарәп, татар, рус телендә башкарыла диелә.

 

“Хатыннарга машина йөртүне тыючы беренче урында”

 

АКШның абруйлы Foreign Policy журналы бу исемлек чыкмас борын аны тәнкыйтькә тотты. Басма Әл-Вәлид шахзадәсе үзәгенең бу рейтингны төзегән оешмага хәйрия итеп 20 млн доллар акча бирүен яза. Ә исемлектә беренче урында торган Согүд патшасы Абдалла аның якын туганы диелә.

 

“Абдалланың казанышлары итеп ришвәтчелеккә каршы көрәшү, дәүләт бюджетын тәртипләү, хатын-кыз хокукларын яклау саналган. Гәрчә бу илдә хатын-кызларга машина йөртү дә тыелган”, дип яза Foreign Policy.

 

Шулай ук журнал исемлек башындагы шәхесләрнең барысының да Якын Көнчыгыштан булуын объективсызлык дип бәяли. Мөселман булу өчен Якын Көнчыгыштан булырга кирәк микән, дөньядагы барлык мөселманнарның өчтән бер өлеше генә бу төбәктә яши бит, дип яза басма.

Илдар ГАБИДУЛЛИН
Азатлык
№ | 29.11.2012
Азатлык печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№4 (821701) / 03.12.2012 20:03:40

Тәэсирле сүзенә караганда, Йогынтылы сүзенең мәгъәнәсе күбрәк килешә монда. Тәэсир итәргә - производить впечатление, Йогынты ясарга - влиять, оказывать воздействие.

№3 (821649) / 02.12.2012 21:02:27

Абруйлы, сүзе үтемле кирәк.

№2 (821507) / 30.11.2012 22:06:55

Тәэсирле сүзе туры киләме соң монда. Ул сүз бездә хисле сүзе белән тәңгәл килә яза.

№1 (821456) / 30.11.2012 13:11:05

исемлеккә керү бер нәрсә. шул иселектәгеләр дәрәҗәсенә лаек булу, икенче нәрсә.

подкачать итмәсә иде...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments