поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
30.11.2012 Интернет

«Побидим!» (Илфак Шиһаповның әле язылып кына ятучы китабыннан өзек)

Интернет заманы хәзер. Контакт, Фейсбук, ЖЖ, Твиттер, тагын әллә ниткән ата җәһәннәмнәр бар. Кызык. Шунда керәсең дә, әллә кай еракларда яшәүче кеше белән рәхәтләнеп аралашып утырасың. Акыллы фикерләр укыйсың (тапсаң, әлбәттә), матур рәсемнәр карыйсың… Милли һәм дини активистлар күп анда. Иң активлары да шулар бугай. Милләтче өянәге кузгалганда, шул челтәргә кереп, безнең татар милләте ниләр уйлап яши, аны нәрсәләр борчый икән дип, әзрәк, кем тарафыннандыр “глобаль чүплек” дип аталган мәхшәрдә казынырга яратам.

Гадәттә, татар теле проблемаларын күтәргән темалар кызык. Шулай ук милли мәсьәләнең башка өлкәләрен кайгырткан темаларны уку да күңелле. Чөнки ул темаларны күтәрүчеләр, гадәттә, бөтен фикерләрен кеше аңламаслык итеп, һәм русча яза. Мескенкәйләрем, безне урыслар да укысын диптер инде. Бәлки урыслар андый көчәнүләрне укыйдыр да, әлбәттә, тик менә нигәдер аларның татар теле проблемаларын хәл итүдә булыша алуларына шигем зур. Иң кызыгы, русчалатып татар теле мәсьәләләрен кайгыртучыларның күбесе русча да юньле башлый белми аның. Ә язалар…

Ярый, ничек язу, нәрсә язу - һәркемнең үз эше. Бигрәк тә интернет челтәрендә. Тик шулай да күңелдә шик туа - ә бу кешеләр үзләре язганга үзләре чынлап та ышанамы икән ул, ә? Менә, мәсәлән, берәрсе ике дә уйламыйча, “Повышинию статуса татарсково языка протевятся многие”, - дип язып куя да, татар мәктәбе бетергән, еш кына, «президент» сүзендә дә ике хата ясаучылар, шуңа берсенннән берсе уздырып русча комментарийлар язарга тотына. Рәхәт. Укып ләззәтләнәсең… Бик сирәк кенә арага берәр чын урыс та кереп чыгарга мөмкин. Ул чакта, бераздан, бөтенесенең дә чын күңелдән халыклар дуслыгы яклы булуы ачыклана. Аннан, «без бүген туган телебез язмышын кайгырттык», - дип тынычланып, әзрәккә тынып торалар. Озак та үтми, берәрсе: “Врагов у нашево народа много, но мы все равно побидим”, - дип икенче “шедевр” язып куя. Анысын бертын “чәйнәп” алалар. Берәүнең дә татар халкының “побидит” икәнендә шикләнмәве ачыклана… Башка темаларны да шул “побидим” стилендә “обсуждат” итәләр әлбәттә, тик татар теле турындагы темалар-гомумән шедевр. Шуларны озаграк укыгач, чыннан да татар теленең киләчәге юк дип уйлый башлыйсың. Кая дошман? Нинди ул? Кем (бу очракта интернет турында сүз бара, әлбәттә) татар телен тыя? Күрсәтегез аны миңа - судка бирәм? ООНга язам бу зараза турында… Гадәттә, андыйлардан, нигә урысча язуларын сорасаң, ниндидер телне белмәүчеләр турында мыгырданудан узмыйлар. “В контакте” челтәрендә (бүгенгә иң популяры шул бугай) туган телеңне билгеләү мөмкинлеге бар. Бу юлларны язган мизгелдә, анда 358309 кеше үзенең туган теле татар теле икәнен билгеләгән иде. Ярар, 58 меңен чигерик тә ди. 300 000 мең һәр көнне диярлек интернетка керүче татар телле халык сезнеңчә азмы? Әле бит моңа шул ук татар теленең диалектлары булып саналырдай башка телләр дә бар. Аңлыйлар, бик яхшы аңлыйлар алар татар телен. Гигант, җир җимертерлек көч ич бу. Менә бу халык, бер-берсенә, көненә берничә тапкыр “Привет, как дила?” дип язу урынына “Хәлләр ничек соң?” дип яза һәм статусларына “так тижело любить” урынына “яратуы җиңел түгел” дип яза башласа, телебезнең дошманнары бермә-бер кимер иде дә бит… Нишләтәсең, әлегә “побидим”нар милли телне кайгыртканда булмас шул….

Интернетны бөтен якларына кагылмыйм, мин гади кулланучы, тик шулай да, калхуз персиятеле әйтмешли, кайбер нәрсәләргә тукталып китәргә рөхсәт итегез иптәшләр. Менә бик күпләр шул ук интернетта да, басма матбугатта да (безнең якта “басма матбугат” дип сөйләшмиләр, сүгенгән кебек яңгырый) татарча сайтлар аз булуы турында язгалыйлар. Алар чыннан да аз. Интернетын-интернет та бит, ул да гәҗит кебек - укырлык нәрсәсе булганда гына кызык. Укырлыгы булмаса, гәҗитне авыл бәдрәфенә дә куймыйлар хәзер.

Тәк, татар сайтлары… “Азатлык” сайты, ”Матбугат.ру” һәм кайбер татарча гәҗитләрнең сайтлары бар. Күп кенә татар җырчыларының да сайтка ошаган нәрсәләре бар-барын, тик анда, гадәттә, шул фотошоп программасы (бу программа, каймак сөртсәң эт яламаслыклардан да искиткеч чибәр бер зат әвәләргә мөмкинлек бирә) аша көчләнгән фотолардан башка нәрсә булмый. Калганнары күпчелек очракта ничек тә булса “татар” сүзе белән бәйләнгән булса да, алардагы күпчелек язма шул ук “побидим” калыбында (кайбер чиста татар сайтларын төшереп калдырган булсам - гафу итегез). Сайтлар аз - шул ук вакытта, үз сайтларын булдыру турында хыялланучылар байтак. Сайт - үзенә күрә бер аралашу урыны гына түгел, интернет-матбугат та бит әле ул. Тик сайтны ясатыр өчен акча кирәк. Ә акча булсын өчен эшләргә кирәк һәм башкалар… Акча юк, сайт кирәк, фикерләр башка сыймыйча интегә - чыгарасы иде дә бит… Замана технологияләре һәм тагын кемнәрдер бу чарасызлыктан чыгу юлын да салган. Бүген берничә бик популяр блоглар ресурсы бар. Әйтик шул ук «Живой журнал» системасы (башкалары да байтак) . Интернет-көндәлек кебегрәк дип исәпләнгән нәрсә инде ул үзе, тик мөмкинлекләре бик зур. Анда теге каенга терәлеп төшкән фотоларны да куеп була, видео урнаштырырга да мөмкин, рәхәтләнеп башка сыймаган акыллы фикерләреңне язу турында әйткән дә юк инде. Бушка. Ач, яз татарча. Яз теләсә нәрсә. Әшәке такмаклар булса да тутыр - татар авылларында бик “зәхәрләре” бар аларның. Көн саен тирә-юнеңдә булган хәлләрне генә дә, мәсәлән “Бүген безнең сыер бозаулады, бозавы бер дә үзенә ошамаган. Аның әтисе кем икән” кебегрәк нәрсә язсаң да, аны укучылар булачак. Бозауның һәм сыерның фотографисен куйсаң - бигрәк тә. Бу ресурсны интернеттагы эзләү системалары бик яхшы “күрә”, - шул ук сайт инде. Контент, ягъни блогны тутыру өчен язмалар төрле булырга мөмкин. Теләсә нәрсә булсын - тик татарча гына булсын. Әгәр дә, интернетта актив булган 300 мең татарның йөздән бере генә шулай итсә дә, 3 мең татарча блог булыр иде -рәхәтләнеп укыр идек үз телебездә. Ичмасам, шул ук “милләт өчен кайгыручылар” ачсын иде татарча сәхифәләр, бер файдалары булыр иде татарга. Тик юк бит. Бүген чиста татарча блоглар саны дистәдән артмыйдыр. Монысына да дошманнар гаеплеме? Һич ышанмыйм.

Әле тагын шунысы да бар,сайт яки блог аша, әзме-күпме акча эшләргә дә мөмкин (анысы ничек икәнен, шул ук интернеттан белә аласыз). Урыс телле блоглар бихисап, сәясәтчеләр дә, журналистлар да, артистлар да блоглар алып бара, алай гына да түгел, шул блоглар аша ил сәясәтенә шактый гына йогынты да ясыйлар. Ә безнеке юк. Нәрсәдән бу? Белмим, һәм аңлый да алмыйм. Ә урысча язган татар блоггерларын укыйсым килми минем. Алайга китсә - урысча шул ук урыслар һәм яһүдләр кызыклырак яза.

Гомумән, интернет, теләсә кайсы милләт өчен зу-у-ур бүләк ул. Тик без аны кулланмыйбыз. Бөтен булдырганыбыз - шул “побидим”…Чынлап та, һәр көчле милләтнең дошманнары булган кебек, татарның дошманнары да бардыр. Шул интернетта, мәсәлән. Бәлки алар, шунда татарларны кыерсыта торган нәрсәләр дә язгалыйлардыр. Әгәр дә интернетта актив татарларның меңнән берсе генә булса да, шул язмага татар телендә әдәби һәм әдәби булмаган сүзләр белән (ә нигә дошман белән артык әдәбиләнет торырга ди) ике генә комментарий язса да, бу дошман, балконына чыгып асылынмаса да, татарлар турында башка әшәке нәрсә язганчы, уйларга өйрәнер иде. Интернет турында әле язылыр, тик әлегә шуны әйтәсем килә, тел мәсьәләсенә килгәндә, интернетта татарның бер генә дошманы бар - ул татарча язмаучы татарлар. Хәер, интернет чын тормыш белән бик нык бәйләнгән ул һәм шуңа күрә - әз генә башка темага тукталып китик. Хәер, анысы да шул ук туган тел турында инде…

Чыганак
 


Илфак ШИҺАПОВ
Матбугат.ру
№ --- | 30.11.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»