|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2012 Мәдәният
Бишенче “Филармониада”да кемнәр катнашачак (ФОТО)Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе быел 75 еллык юбилеен билгеләп уза. Бу истәлекле вакыйгага багышланып филармониядә бишенче “Филармониада” фестивале узачак. Ул беренче тапкыр 2008 елны оештырылган иде. Чараның максаты - югары сәнгатьне дөнья күләм осталар ярдәмендә киңрәк чагылдыру, бу өлкәдә яңа талантлар ачу. Быел “Филармониада” V Халыкара фестиваль 6-14 декабрь көннәрендә узачак. Мондый эчтәлекле фестиваль Казанда бердәнбер. Сәхнә сәнгатенең һәр тармагын колачлаган чарада барлык жанрларга да игътибар бирелә - классикадан алып джазга, нәфис сүздән биюгә, фольклордан - эстрадага чаклы. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, һәр ел саен “Филармониада”ның георграфиясе киңәя, анда катнашучылар саны арта бара.
--- |
Иң күп укылган
|