|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2008 Сәясәт
СҮЗ УҢАЕННАН ҺӘМ БАШКАЛАР...Авызы аракыдан бушый алмаган бер тракторчы, гомер булмаганны, колхоз җыелышына барып кайткан ди. Хатыны сораша икән моннан: җыелыш ничек узды, кемнәрне мактадылар, янәсе. – Әйбәт үтте, мине дә мактап телгә алдылар.
– Китсәнә, син айнымас хайванны кем мактасын соң?
– Ә нигә? Тракторчылар Фәлән Фәләнов, Фәлән Фәләнов һәм башкалар язгы чәчүдә бик яхшы эшләделәр, диде персидәтел. Шул "һәм башкалар"га мин дә керәм бит инде,– ди икән бу абзый.
Соңгы вакытта ЛДПР лидеры В.Жириновский да әлеге абзыйча кылана башлады: Россия Конституциясенә берничә төзәтмә тәкъдим итте. Беренчедән, "Президент" сүзен "верховный правитель"гә үзгәртсәң, саф урысча була икән. Икенче тәкъдиме, гомумән, тиле дигән саен тигәнәк буе сикерүне хәтерләтә: Конституциядә "күпмилләтле халык" дигән сүзләр урынына "руслар һәм башка халыклар" дип язып куярга кирәк, ди. Моны саташу дип кенә бәяләп тә булыр иде, әмма Жириновский еш кына үз фикерен түгел, ә дәүләт сәясәтен тормышка ашыручылар хыялын халыкка җиткерә. Һәм аны юкка гына элекке патшалар, корольләр сараендагы шамакайга тиңләмиләр. Владимир Вольфович инде моңа кадәр дә, Россиядә бер генә Президент, бер генә халык булырга тиеш, дигән сүзләрне кычкыра килде. Алла сакласын, Төп Законны үзгәртүгә беренче адымнар ясалгач (РФ Думасы һәм Президенты вәкаләтләре срогын озайтуны күз алдында тотам. – Р.Г.), депутатлар, кызып китеп, тагын берничә адым ясарга теләмәсләрме соң? Ул чакта Россия халыкларының тугандаш гаиләсендә "һәм башкалар"га кергән милләтләрне ни көтәсен күзаллавы әлләни кыен түгел.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|