поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.11.2012 Җәмгыять

Безгә Каюм Насыйри институты кирәк

Казанда “Туган телләрне, әдәбиятларны саклау һәм үстерү” дигән халыкара гыйльми-гамәли җыен үткәрелде. Җыен кысаларында берсеннән-берсе кызыклы чаралар, “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү уздырылды. Без, җыен хакында тәфсилләп сөйләвен сорап, КФУның филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдиновка мөрәҗәгать иттек.

– Хәзерге вакытта республикабызда системалы, эзлекле телләр сәясәте алып барыла. Балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр телләрне – татар, урыс телен һәм башка милләтләрнең телләрен өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Шул исәптән татар телендә белем бирү өчен республикабызда шактый эш башкарылды. Билгеле, бөтенесе дә уңай дип әйтә алмыйбыз. Ләкин, чагыштырып караганда, Россиянең башка бер төбәгендә дә бездәге кебек эзлекле сәясәт булмады. Хәтта ирешелгән казанышлар да әкренләп юкка чыгып бара. Бу җәһәттә безнең горурланып күрсәтерлек эшебез бар. Дөрес, республиканың үзендә, аннан читтә дә татар теле өлкәсендә хәл итәсе мәсьәләләр күп әле. Шуңа күрә әлеге чараны туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау җыены дип атадык.

Җыен кысаларында берничә чара уздырдык. Тәгаен алганда, дүрт конференция булды. Аның берсе татар әдәбияты проблемаларына багышланды, халыкара конференция буларак үткәрелде. Икенчесе – күп милләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү дип исемләнгәне – бөтенроссия конференциясе. Әлеге конференция безнең уку йорты базасында инде өченче мәртәбә уза. Ул өч елга бер мәртәбә – 2006 нчы, 2009 нчы елда һәм менә быел үткәрелде. Өченче конференция – филология фәннәре докторы, профессор Флера Сафиуллина, дүртенче конференция шулай ук зур галимебез Вахит Хаков истәлегенә багышлап уздырылды.

Моннан тыш, җыен кысаларында нәкъ менә шушы проблема – телләрне һәм әдәбиятларны саклау, үстерү мәсьәләләренә багышлап “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Әлеге сөйләшүдә ТР Дәүләт Советының комитет рәисе Разил Вәлиев, институтыбызның татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире Фираз Харисов һәм ТР Мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин җитәкчелек итте. Җыен мондый масштабта республикабызда беренче тапкыр уза. Конференцияләрнең кайберләре элгәреләренең дәвамы булса, беренче тапкыр үткәрелгәннәре дә бар. Шуларның иң әһәмиятлеләреннән берсе – татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада. Ул ике турда үткәрелде. Аның беренчесе электрон форматта, интернет режимында уздырылды. Беренче турда 2 мең ярым тирәсе укучы катнашты. Шулардан 78 е икенче турга сайлап алынды. Монда, нигездә, татар телен яхшы белгән, 14 яшьтән 25 яшькә хәтле милләттәшләребез үзара ярышты. Соңгы турга тугызынчы сыйныфтан алып вуз студентларына кадәр чакырдык. Дөньяның төрле почмакларында – Финляндия, Төркия, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр килде. Олимпиаданы төп оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән КФУның филология һәм сәнгать институты. Юл чыгымнарын, матди мәсьәләләрне хәл итүне хөкүмәтебез үз өстенә алды.

– Төркиядә мондый олимпиада – халыкара төрек теле олимпиадасы инде дистә елдан артык үткәрелеп килә. Белүебезчә, анда йөздән артык илнең вәкилләре катнаша. Безгә төрекләрне куып җитү өчен әле бик тырышырга кирәктер?

– Билгеле, мондый халыкара олимпиада беренче мәртәбә уздырылгач, әле аңа әлләни зур таләп куеп булмас. Әлбәттә, камилләштерәсе, яңа баскычка күтәрәсе бар. Җыеныбызда Төркиянең танылган галиме, Хаҗатәпә университетының төрек теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Акалын Шөкрү Хәлүк бәй катнашты. Хәлүк бәй җыенның башыннан ахырына кадәр булып үз фикерен, мөнәсәбәтен белдереп барды. Аңа да бу чарабыз ошады. Ул Төркиядә уза торган олимпиаданың үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында бәян итте. Әлеге ярыш Төркиядә дәүләт бәйрәме дәрәҗәсендә, республика җитәкчеләре, министрлар катнашында уздырыла икән.

Алда әйткәнемчә, икенче турда сиксәнләп бала катнашты. Аларның өчтән бере Татарстаннан булса, икенче өлеше – Россиядән, өченче өлеше генә – чит илләрдән килүчеләр. Төркиядә исә хәзер дөньяның барлык иләреннән диярлек килгән вәкилләр көч сынаша. Безгә алга таба төрекләрдән үрнәк алырга, башка телләр җәһәтендә уза торган бәйгеләрнең тәҗрибәсен дә файдаланырга кирәк. Без бу теләгебезне республикабыз җитәкчелегенә дә җиткердек, алар да килеште. Безнең фикеребезчә, мондый олимпиада ел саен үткәрелергә тиеш.

Икенче мәсьәлә – кайсы вакытта, кайсы көннәрдә уздыру мәсьәләсе. Ул Тукайның туган көнен билгеләп үткән вакытка туры килергә тиешме, йә булмаса халыкара туган тел көненә – 21 февральгә туры китерелсенме? Йә инде быелгы кебек көзен үткәрергәме? Әлбәттә, без үзебез йә 21 февральгә, йә 26 апрельгә билгеләү отышлырак булыр дигән фикердә. Дөрес, моңарчы 26 апрельдә студентлар арасында “Милли хәзинә” дигән фестиваль-конкурс үткәреп килдек. Аны 26 апрель көнне башлап җибәрә яисә шул көнне тәмамлый идек. Кызганыч, балаларның кайберләре Тукай туган көнгә багышлап мондый чаралар үткәрелгәнлеген белмәгән икән. Ләкин зур кыенлык килеп чыга: апрель азагында Россия күләмендә “Студентлар язы” фестивале уза. Безнең оештыру комитеты киләсе елда “Милли хәзинә” конкурсын 21 февральдә үткәреп карарга булды. Халыкара татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданы уздыру вакыты буенча республикабыз Хөкүмәте тиешле карарын булдырыр дип уйлыйм. Бәлки, ана телен саклау һәм үстерү ункөнлеге итеп билгеләнер. Ләкин бу карар алдан ук игълан ителсен иде.

– Әүвәл уздырылган конкурс та кызыклыга охшаган. Мәгълүм әйтемне кире кагып, татарларга тылмач кирәк, дип атагансыз икән аны.

– Беренче тапкыр булмаса да, бу рәвешле КФУ кысаларында тәүге тапкыр уздырылды ул. Узган елга кадәр республикабызның бер генә уку йортында да татар-урыс һәм урыс-татар тәрҗемәчеләре әзерләнми иде. Былтырдан башлап үзебезнең филология институты базасында шушы юнәлештә белгечләр әзерли башладык. Дөрес, чит телләр буенча белгечләр күптән әзерләнә. Бүген урыс-татар, татар-урыс тәрҗемәчеләренә ихтыяҗ бар. Мәгариф учреждениеләре белән эшләү барышында моның өчен әзерлекле абитуриентлар туплау, кызыксындыру фикере туды. Әлеге конкурста 9- 11 сыйныф укучылары катнашты. Болар, нигездә, Татарстан балалары. Бүген без Россиянең башка төбәкләреннән дә тәкъдимнәр алабыз. Алга таба да бу конкурсның географиясен киңәйтергә һәм ел саен үткәрергә уйлыйбыз.

Быелгы конкурста беренчелекне Актаныш гуманитар гимназиясеннән Алмаз Шәйхин яулады. Әлеге егет белән ел ярым элек танышкан идек. Безнең уку йорты базасында узган барча ярышларда да катнашып килә ул. Катнашу гына түгел, әлегә беренчелекне беркемгә дә бирми. Инде менә тәрҗемә өлкәсендә дә ул башкарган биремнәр бүтән укучыларныкыннан бик күпкә югарырак булып чыкты. Ул халыкара олимпиада да үз ишләре арасында беренчелекне яулады.

Икенче көнне җыенны ачу тантанасы һәм “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Җыенны ачу тантанасында мөхтәрәм депутатыбыз, Дәүләт Советында комитет рәисе Разил Вәлиев, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТФАнең тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, кунаклардан алда телгә алынган Хәлүк бәй кебек күренекле шәхесләр катнашты. Казакъстан, Хакасия, Якутиядән килгән галимнәр дә телләрне саклау, үстерү юнәлешендә алып барыла торган чаралар, уңышлар һәм проблемалар хакында сөйләде; үз фикерләрен, киңәшләрен җиткерде. Җыенны уздыру барышында без тагын бер кат шуңа ышандык: хәл ителмәгән кайбер проблемалар булса да, Татарстан – телләр сәясәтен уңышлы алып баручы республикаларның берсе.

– Менә Сез үзегез дә күптән түгел генә башкалабызның “Дуслык йорты”нда Россиянең дәүләт милли сәясәте стратегиясе проектын тикшергән җыелышта катнаштыгыз. Әлеге проект кабул ителгән сурәттә туган телләрне саклау һәм үстерү мөмкинлеге булачакмы соң?

– Россиядә мондый стратегия эшләнелүе сөендерә. Бу мәсьәлә буенча фикер алышу да яхшы. Ләкин шул ук вакытта әлеге проект белән җентекләп танышкач төрле сораулар туа. Советлар заманында күңелсез тәҗрибә бар иде инде. Ни кызганыч, халыкларны өлкән туганга һәм кече туганнарга бүлгәләү сәясәте дәвам итә. Әгәр ул Россия Президентына тәкъдим ителә һәм кабул кылына икән, бу яхшыга китермәячәк. СССР таркалу сабагын онытмаска иде. Барлык милләтләр дә тигез хокуклы булганда һәм барча халыкларга бертигез шартлар, мөмкинлекләр булдырылган очракта гына алга таба чын федератив дәүләт дәрәҗәсенә җитәчәкбез.

– Конференция карарларының иң мөһиме республикабызда татар теле һәм мәдәнияте өлкәсендә проектлар белән идарә итү институты булдыру кирәклеге турындагысы дисәм, ялгышмамдыр.

– Җыенга әзерләнү барышында ук, без катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, карарга нинди мәсьәләләр кертелүен сорыйсыз, дигән идек. Шуңа күрә килүчеләр теләк-фикерләрен алдан ук юллады. Шушы теләк-фикерләр арасында иң еш очраганы – татар теле һәм мәдәнияте өлкәсендә проектлар белән идарә итү институты булдыру кирәклеге. Бик матур һәм мәгънәле исем дә тәкъдим ителә: Каюм Насыйри институты. Аның асылы нәрсәдән гыйбарәт соң? Хәзерге вакытта төрле халыкларның шушындый институты бар. Әйтик, немецләрнең – Гете, испаннарның – Сервантес, төрекләрнең Юныс Әмре институты бар. Аерым бер бина биләүче, студентлар туплап укытучы урын түгел ул. Башка илләрдә безнең телебез, әдәбиятыбыз белән кызыксынучы кешеләрнең мәнфәгатьләрен хәл итү өчен оештырыла торган үзәк. Әйтик, Гете институты җәмәгать тәртибендә эшли, ләкин дәүләт тарафыннан финанслана. Аның мәркәзе, әлбәттә, Германиядә. Ләкин филиаллары, үзәкләре төрле илләрдә, төрле шәһәрләрдә, нигездә, вузлар базасында эшләп килә. Әйтик, КФУда да аның үзәге бар. Гете институты әлеге үзәкләренә кирәкле кулланмалар, дәреслекләр җибәреп тора. Шул үзәкләргә немец теле буенча сертификация уздыру мөмкинлеге бирелә, ягъни бу – фәнни-мәгариф проекты. Телне, әдәбиятны, тәгаен бер халыкның мәдәниятен халыкара таныту максатында оештырыла. Ул дөньяның башка вузлары белән турыдан-туры мөнәсәбәтләр урнаштыра алырга хокуклы булачак. Әйтик, безгә башка илләрдән үзләренең үзәкләрен оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәләр. Әле менә Әзәрбайҗанда булып кайттым. Алар, КФУда әзербәйҗан теле һәм әдәбияты үзәге ачып булмыймы, дип сорады. Ә без шунда ук аларга, без сезгә әзербәйҗан теле һәм әдәбияты үзәге ачу өчен кирәкле шартлар тудырабыз; шул ук вакытта сез үзегезнең төп уку йортында татар теле үзәге (Каюм Насыйри институты оешса, аның үзәген) булдырыгыз дип шарт куйдык. Фәкать ике яклы булганда гына бу проект уңышлы булачак. Татар телен һәм әдәбиятын саклау, өйрәтү проблемасы чит илләрдә, төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен дә актуаль. Дәүләтле халыклар өчен әлләни зур проблема түгел бу. Ә безнең өчен югарыда әйтелгән институт оешу әлеге проблеманы хәл итүгә шактый зур өлеш кертер иде.

Татар халкы өчен аның тагын бер үзенчәлеге бар. Чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә республикабызда татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә булган казанышларыбызны җиткерергә тиешбез. Хәзер интернетта “Татар иле” проекты эшләнеп бетеп килә. Татар телен өйрәтү өчен “Ана теле” он-лайн проекты да старт алды. Соңгысының эчтәлеген эшләү безнең филология һәм сәнгать институты укытучыларына йөкләнде Моннан тыш, республикабызның Мәгариф, Мәдәният министрлыклары Россиянең төрле төбәкләренә дәреслекләр, кулланмалар җибәреп тора. Әмма бер координацияләү үзәге юк. Аерым-аерым оештырыла торган әлеге проектлар, безгә калса, үзкыйммәтен, әһәмиятен югалта кебек. Әгәр бу проектлар шушындый аерым бер институт тарафыннан координацияләнеп, хөкүмәтебез ярдәмендә башкарылып килсә, әһәмияте зуррак булыр иде.

– Аеруча әһәмиятле теләк-тәкъдимнәрдән тагын кайсын әйтергә мөмкин?

– Янә бер проект – “Татарика” дигән журнал булдыру турында да сөйләштек. Ул татар һәм инглиз теләрендә чыгар дип уйлыйбыз. Дөньяның төрле почмакларында яшәгән милләттәшләребез гаять зур эшләр башкара. Төрле тармакта эшләүче бик күп галимнәребез бар. Мин монда гуманитар өлкәне генә күз алдында тотмыйм. Әлеге журнал галимнәребезне туплап тору вазыйфасын үтәр иде. Әйтик, физика буенча кайсыдыр бер милләттәшебез ачыш ясаган икән, журналда мәгълүмат бирә яисә шушы хакта мәкаләсен бастыра алачак. Миңа калса, аны ТР Фәннәр академиясе, Хөкүмәтебез һәм КФУ бергәләп оештыра алыр иде. Әгәр бу фикер яклау тапса, без аны КФУ базасында башлап җибәрә, оештыра алабыз. Бу эшне оештыруда, һичшиксез, башка уку йортлары да катнашырга тиеш. Миңа калса, шушындый проектлар безне алга таба тагын да берләштерәчәк. КФУ галимнәре генә түгел, зыялыларыбыз, гомумән, җәмәгатьчелек кулга-кул тотынып эшләгәндә зур нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Нәкъ шулай булыр дигән өмет белән яшибез. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ | 24.11.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»