|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2012 Шоу-бизнес
Сөюдән көч алып, тормыштан рухланып!Рафис Гаптелганиев иҗат иткән җырлар меңәрләгән тамашачының яраткан хитына әйләнде. Эстраданың танылган җырчылары башкаруындагы: Раяз Фасыйховның “Тукта вакыт”, Илназ Баһның “Яныңа барам әле”, Габделфәт Сафинның “Мин нишләдем”, Ришат Фазлыйәхмәтовның “Ак шомырт, ак сирень” һ.б. бик күп җырларның авторы нәкъ менә ул, дуслар. Һәрбер шигырендә, җырында чиксез романтика, мәңгелек сөю хисләре чагылдырыла. Иҗатында үткәннәрне кире кайтара, вакытны туктата, шатлыклары, үкенечләре белән кечкенә генә бер мәхәббәт тарихын төзи.
Ул күп шигырьләр авторы, үзешчән композитор, үзенчәлекле тавыш иясе. Радиодулкыннардан үзе башкаруындагы “Кыргый ат” җырын гына алыйк. Әле эстрадада сирәк, ә бәлки бөтенләй яңгырамаган өр яңа тема – татар халкының символы булган атлар турында җырлый. Аның шигырьләрендә шигрияттә инде калыплашкан сүзтезмәләр, тапталган сүзләр юк. Һәрбер сүзе үзенчәлекле, тирән мәгънәле. Шигъри юллар эчтәлек сөйләми, автор укучыга, тыңлаучыга уйлап бетерергә җирлек калдыра. Язылганнарны һәр кеше үз йөрәге, кичерешләре аша кабул итә.
Рафис әфәнде үзе иҗаттан бик ерак булган юридик системада эшли. Шулай ук актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара: ул “Апас якташлар җәмгыяте”нең актив хезмәткәре һәм президуим члены. Шулай ук, узенең авылдашлары (Апас районы Зур Болгаер авылы) тарафыннан оештырылган “Изге эш” хәйрия фондының әйдәп баручысы.
Ә иҗаты исә – аның күңел халәте, рухына якын. Шуңа да сөюдән көч алып, тормыштан рухланып яши, иҗат итә ул. Бүген кызы Гөлүсә дә әтисе язган җырларны башкарып сәхнәгә тәүге адынарын ясый.
Әлеге шәхеснең иҗаты белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек бар. 2 декабрь көнне “Уникс” концертлар залында Рафис Гаптелганиевнең иҗат кичәсе үтәчәк. Концертта Фердинант Сәләхов, Раяз Фасыйхов, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Рөстәм Асаев, Бәширә Насыйрова, Илнар Сәйфиев, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илдар Әхмәтов чыгыш ясаячак.
Иҗат кичәсенә килүчеләр Рафис Гаптелганиевның сатуда булмаган эксклюзив дискына ия була алачак.
Билетларны “Билетти” кассаларыннан (kzn.kassir.ru/kzn/txt/3GtTfMcRII.html), “Евросеть” челтәрләреннән, “Уникс” кассасында, “Франт” (Азино), “Тамаша.ру”, “Кольцо” җир асты юлында һәм таратучылардан алып була. Бәясе: 450-850 сум.
Белешмәләр өчен телефон: 297 43 77.
|
Иң күп укылган
|