• 14.10 "XXI гасыр тавышы" аудиокитабының презентациясе. Калеб - Кариев театрында. 19.00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
Туган көннәр
  • 14 Октябрь Раил Садриев
  • 14 Октябрь Ирек Хафизов
  • 14 Октябрь Фәнис Зыялы
  • 15 Октябрь Ландыш Харрасова
  • 15 Октябрь Мәгъсүм Насыйбуллин
  • 15 Октябрь Ришат Хаҗиәхмәтов
  • 15 Октябрь Зилә Вәлиева
  • 15 Октябрь Гөлсем Болгарская (1891-1968)
  • 15 Октябрь Әхмәт Юныс (1916-1976)
  • 16 Октябрь Марсель Әхмәдуллин
  • Тэртипле, начар гадэтлэре булмаган 1 кызга Гарифьянова урамындагы 2 булмэле фатирнын 1 булмэсен вакытлыча яшэп торырга бирэм. 8917 8738213 (ватсап)
  • 3 яклы карандаш бура 6 3 ле утын бэясеннэн бирэм арча районында бужа авылы 89869031182
  • Регпалата янында бер бүлмәгә кеше кертәм. 6 мең сум. 89172618276
  • Эш эзлим. Казан кызы. Югары белемем бар. 89625485476 Лэйсэн. Секретарь, офис эшлэрен белэм. Начар гадэтлэрем юк.
  • Казанда квартира эзлибез снимать итергэ,без чшь парлар,икебез дэ эшлибез,вакытында тулибез Ноябрь башында кучергэ карыйбыз,на долгий срок Предложениялар булса ватсапка языгыз!! Риелторлар зинхар шалтыратмагыз!!!! 89063243260
  • Казанда Проспект Победа 139 Жк Победада ике булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ.89375724787
  • Озак вакытка бер булмэлэе фатир сдавать итэм. Казан шэхэре, Карбышева урамы. Барлык унайлыклар да бар (суыткыч, кер юуу машинасы). Якында гына остановка, ТЦ "Горки Парк", метро. Бэясе: аена 16 мен (квартплата кергэн). Телефон: 89276778632 (Watsup).
  • Угез итенэ клиентлар эзлим. ботлата сатабыз. 280,290 сум кг.китереп биру момкинлеге дэ бар. 89520347319
  • Нурлат шәһәрендә Западный(Көнбатыш яки Әфган) микрорайонында йорт сатыла. Бәясе 2 500 000 сум. Җир мәйданы 11 сутый. Йорт мәйданы 98кв метр. Мунча, сарай, теплица бар, индивидуальная канализация бар.Үзәк суүткәргеч, газ тоташтырылган. Бакчада кое 8м.лы, алмагачлар, груша-2. сливалар, кура җиләкләре, карлыганнар, облепихалар, җир җиләкләре бар. Йорт җиһазларыннан кухня гарнитура, караватлар кала. Кем шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган-бу йорт шулар өчен.Шалтыратыгыз! Тел. 89179152168
  • Казан шэхэре ,Мавлютова ост.да общ.дэ булмэ сатам12кв.м керергэ дэ яшэргэ 750 000. реелторлар-зинхар борчымагыз! 89272469637

 

 

 
Архив
 

23.11.2012 Мәдәният

Явурай (Тормыш язган хикәяләр)

(Бездә кунакта - Башкортстанның Эстәрлебаш районы әдәби берләшмәсе)

Хисаметдин Шәрәфетдин улы Исмәгыйлев 1953 елны Гөлем авылында туган. Хәзер Турмай авылында яши. Гомере буе ветврач булып эшләгән. Районның татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе.

* * *

 

Институт тәмамлап, «Искра» колхозында эшли башлаган мәл. Идарә кырыннан үтеп барышлый колхоз рәисе Кунафин Габделхак абзый чакырып алды да:

 

— Исмәгыйлев туган, бар әле, тиз генә Тәтербаштан теге Ягарны алып кил, — диде.

 

— Ярый, тик кайда яшәгәнен белмим бит, — димен.

 

— Склад мөдире Клавдий сине көтеп тора, аңардан сорарсың, — ди бу.

 

Ат шәп. Үзем мал духтыры булгач, колхозның иң ару атлары арасыннан сайлап алдым. «Ә» дигәнче Тәтербаш авылы уртасында урнашкан кибет кырына килеп тә җиттем. Тәтербаш Тормай авылына өч кенә чакрым. Кибет алдында берничә ир һәм хатын басып тора. Алар белән исәнләштем дә, хатыннар ягынарак борылып:

 

— Миңа склад мөдире Клавдия апа кирәк иде, — дим. Тәүдә шаркылдап көлделәр, аннан үзара чуашча сөйләшеп, чөкердәшеп алдылар. Мин аптырабрак калдым, ничектер уңайсыз булып китте. Әллә дөрес әйтмәдемме, әллә инде кушаматы белән дәштем микән дип. Чөнки хатыннар ирләр белән басып торган бер абзыйга күрсәттеләр. Вәт, малай, нигә инде миңа аның исемен кыстырырга? Склад мөдире дигән булсам да, җиткән бит инде. Теге абзыйдан:

 

— Сез склад мөдире буласызмы? — дип сорыйм.

 

Ул җавап биреп тормады, баш кына какты.

 

— Ә сез яңа мал духтырымы? — дип сорап куйды аннары.

 

— Әйе, — дим.

 

— Алайса, бар, Явурайны ал да, складка килегез, мин шунда булам, — ди бу.

 

— Ярый, шулай да сезнең атыгыз ничек соң, абзый? — дип сорамый түзәлмәдем.

 

— Бәй, әле үзең әйттең дә инде. Мин ни, шул Алексеев Клавдий булам, — ди бу. Мин аптырап:

 

— Ә чын исемегез? — дим.

 

— Чын исемем дә, юри исемем дә Клавдий минем, әтиләр шулай кушкан, — дип, тагын аптыратты. Теге мин алып килергә тиешле Егоровның исеме Явурайдыр дип чамаладым. Боларның кайсысы чын исеме, кайсысы ләкаб икәнен белмим бит инде. Үземчә болар барысы да чуаш исемнәре дип уйлыйм. Үзем аптырыйм: чуаш исемнәре йә Николай, йә Геннадий, йә Александр кебек урыс исемнәре булырга тиеш. Соңрак кына белдем: чуашларда Рәшит тә, Финур да, Еварис та бар икән...

 

Склад мөдиренә:

 

— Явурайның өен белмим бит әле, — дим.

 

— Кемнән сорасаң да, әйтерләр. Зур капкалы, зәңгәр тәрәзәле өйдә тора ул, урамның сул ягында.

 

— Ярый алайса, хәзер алып киләм, — дидем дә, киттем зур капкалы, зәңгәр тәрәзәле өйне эзләп. Минем әле Тәтербашның бу зур үзәк урамыннан беренче тапкыр гына үтүем. Барам шулай, ә капкалар, малай, барысы да зур, киң һәм матурлар. Бизәкләп-бизәкләп, агачны сырлап ясалган. Үзенә бер төрле матур, әллә ничек, нур сибеп торалар кебек. Әйтерсең лә чуаш кызлары матур итеп киенеп, капка урынына үзләре чыгып басканнар да, елмаеп, «безгә кунакка кер», дип чакырып торалар. Чуаш халкын уңган диләр иде, менә кайда раслана икән бу.

 

Шулай уйлана-уйлана, капкаларга сокланып барам. Каршыга бер апа килә. Үзем чуашча бер сүз белмәгәч, урысчалап исәнләштем дә, Явурайны сорыйм. Апам томыраеп миңа карап тора, шуннан нәрсәдер исенә төшергән кебек:

 

— Урысча белмәп, — диде дә, тагы кабатлап, «урысча незнам» дип, күзләрен челт-челт йомып миңа карап тора. Аптырагач, татарча:

 

— Егоров кайда тора? — дим. Шуннан апам мине аптыратып:

 

— Үзепеснең татар икән, нигә аны пашта ук шулай әйтмисең, — дип куймасынмы! Мин Егоровның йортын сорыйм.

 

— Пестә Егуровлар пик күп, кайсы Егуров кирәк сескә? — ди хәзер бу. Мин:

 

— Явурай Егоров, — дим.

 

— Өе менә каршыгызда, әнә, үзе дә йортында йөри, — дип, биек урыс капкалы йортны күрсәтте дә, китеп тә барды. Рәхмәт әйтергә дә өлгермәдем. Ә теге йорттагы ир безнең сөйләшкәнне ишетепме, әллә бүтән сәбәп беләнме, үзе капка төбенә чыкты да, мине күрмәмешкә салышып, арты белән борылып, капкасының тотка-биген боргалап, шак та шок китереп төзәтергә тотынды.

 

Мин бу ир янына килдем дә, тамак­ны кырыбрак:

 

— Миңа Явурай абзый кирәк иде, аны председатель чакырта, — дим. Бу минем якка борылмый гына бик катгый, кырыс, мин әйтер идем, түрә тавышы белән, юк, алай гына да түгел, армиядәге командирлар тавышы белән, урысчалап:

 

— Беренчедән, исәнмесез, яшь кеше. Икенчедән, мин Явурай түгел, ә Еврей. Өченчедән, мин Егоров Андрей Михайлович. Ә син мин Тормай авылында төзеткән ветеринария участогында яшисең, — дип турайды да, минем якка борылып, хәрбиләрчә честь биреп сәламләде, елмаеп, кулын сузды һәм: — Менә нәрсә. Мине ярат һәм ихтирам ит, чөнки мин Эстәрлебаш районында мал духтырларының иң өлкәне, — дип, минем кулны бик озак кына кысып, селкеп торды. Аннары: — Йә, сөйлә, яшь кеше, — дип, татарчага күчте.

 

Ә мин аптыраудан ачылган авызымны да ябарга онытып, миңгерәү кеше кебек басып торам. Чөнки бу бит элек-электән безгә, Гөлем авылына килеп, бездә кунып, ашап-эчеп йөргән кеше, ягъни әткәйнең Ягур пелеше. Алар бер-берсен баҗа дип тә йөртәләр иде әле. Колхоз икегә аерылгач, соңгы елларда гына безгә килми башлады бит әтинең Ягур пелеше. Бу бит — үзебезнең Әндри абзый. Ә Әндри абзый сорауларны яудыра гына.

 

— Үзең кайсы яктан?

 

— Гөлем авылында туып-үстем, — дим.

 

— Кайда укыдың, нәрсәләр бетердең? — ди. Монысын да сөйләп бирдем. Ә ул һаман сораша.

 

— Ә фамилияң? — Мин фамилиямне әйткәч, Әндри абзый, «Син Шәрәфи малаемы?» — диде.

 

— Әйе, — дим инде.

 

— Ә мине таныйсыңмы?

 

— Таныдым. Мин сезне әткәйнең Явурай Әндри пелеше дип беләм, — дим. Әндри абзый:

 

— Явурай түгел, Еврей дип әйттем бит инде, — ди.

 

Миңа шулай итеп әтинең пелеше Егоров Андрей Михайлович белән яңадан якыннан танышырга туры кил­де. Хәзер инде очрашкан саен Әндри абзый әтигә күп сәламнәр әйтеп кала. Әти дә үз чиратында аның турында сорашып кына тора һәм сәламнәр әйтә.

 

Әндри абзый һәрвакыт:

 

— Минем баҗа ни хәлдә? Миннән күп сәлам әйт, — дип кала торган иде. Ул әтине «баҗа» дигән саен мин эчтән генә: «Вәт чукынган чуаш, ничек инде минем әти аңа баҗа булсын. Минем әни — башкорт, әти — татар, ә Әндри абзый һәм аның хатыны Вера түти — чуашлар бит дип уйлыйм. Мөгаен, алар икесе дә бер хатын-кыз тирәсендә чуалганнардыр. Сугыштан соң ир-ат аз. Ул вакытта бит ун хатын-кызга бер-ике ир-егет туры килсә, бик хуш инде. Тормышның бер почмагына басып карасаң, гаиләле ирнең ялгыз хатын­нар янына йөреп, ирләре сугышта һәлак булган һәм ир-ат назыннан мәхрүм калган хатыннарның әзме-күпме күңелен күреп, аларны иркәләүләре гөнаһтыр да ул. Тик үзләренең ялгыз, ир-ат назыннан мәхрүм булып гомер итүләренә алар гаеплеме? Юк, әлбәттә, юк. Моңа каһәр суккан сугыш, шул сугышны оештырган ил башлыклары гаепле бит.

 

Шулай Әндри абзыйлар белән кол­хозда терлекчелек тармагында эшләп йөрибез. Ул һаман гел әткәйгә — баҗага сәлам әйтеп кала... Җәй башлары. Без Әндри абзый белән җәйләүдәге башмакларга укол кадап, эш бетергәннән соң ял итеп ятабыз. Күктә кояш кыздыра, бөтен җир ямь-яшел. Һавада сирәк-саяк, төрле-төрле сурәткә кереп, эреле-ваклы болытлар ялкау гына агыла­лар. Сабан тургайлары сайраша. Ко­яш безне җылысы белән иркәләсә, битне салмак кына искән җил назлый. Сәхрә инде, сәхрә!.. Шунда мин Әндри абзыйга үземне күптән борчып йөргән сорау­ны бирдем. Чөнки аны әтидән сорап булмый бит инде.

 

— Әндри Михайлович, ә нишләп әле минем әти сиңа баҗа була ул? Әллә яшьрәк чагыгызда бергәләп яшь түтиләр янына гөнаһ кылырга йөрдегезме? — дим.

 

Әндри Михайлович чалкан яткан җиреннән миңа борыла биребрәк ят­ты да, елмаеп-көлеп куйды.

 

— Анысы да булырга бик мөмкин, без бит ирләр. Ә сугыштан соң, үзең беләсең, — дип, нидер уйлап туктап калды да, аннары сүзен дәвам итте. — Юк, син яшьрәк шул әле, белеп бетермисең. Синең әниең белән минем хатыным Вера түтәң — икесе дә Авыргазы районыннан. Берсе — Бәгәнәш, берсе күрше Талник авылыннан. Бер елга суын эчеп, бер җирнең икмәген ашап үскәннәр. Менә шул яклап ул миңа баҗа була... — Әндри абзыйның кәефе әйбәт. Шуны чамалап, тагын бер сорау бирдем:

 

— Әндри абзый, нишләп сине бөтен Тәтербаш, хәтта бөтен «Искра» колхозы Явурай дип йөртә? — дим.

 

— Әйттем бит, Явурай түгел, ә Еврей. Явурай дип әби-сәбиләр, дөресрәге, олылар әйтә. Чөнки чуаш халкы кайбер авазларны үзенчә яраклаштыра һәм татарчасы бөтенләй бозылып ишетелә. Менә сине дә бит Хисами дип түгел, ә Кичәми диләр. Ә Еврәй кушаматын миңа әтине тәмугтан алып кайткан елны райкомда куштылар. — Тавышы ничектер үзгәреп, карлыгып китте абзыйның. Аңа күземнең кырые белән генә карыйм. Әндри абзыйның йөзе дә каралып, җитдиләнеп китте. Бераздан ул, уфтанып.

 

— Әй, улым, улым. Бар иде заманалар, искә төшерәсе дә килми, — дип, мине шулай «улым» ук дия башлады, һәм, ничектер, сагышлы итеп:

 

— Их, малай, — диде дә, тынып калды.

 

Аның авыр уйларын бүләсем килмәде. Әндри абзыйга шундый тоз­сыз сораулар биреп газаплы хатирәләрен уятуым өчен әллә ничек үземә дә уңайсыз булып китте. Чалкан борылдым да, теге ялкау болыт­ларны һәм аларга тия язып сайрый-сайрый очкан сабан тургайларын күзәтәм. Ә Әндри абзый уфтана да уфтана. Мин дәшмим. Шулай бераз яткач, Әндри абзый карлыккан тавыш белән әкрен генә сүз башлады. Абзы­емның тавышы ничектер тоныкла­нып, моңсуланып калган иде.

 

— Мин үзем сугыштан 1947 елны гына кайттым. Германиядә булдым. Немецлар алдында ару күренер өчендер инде, безне бик яхшы ашаталар. Өстә ПШ гимнастерка, аякта яловый итекләр. Ә өйгә мин хәтта күн плащ-пальто киеп кайттым. Трофейный әйберләр дә хәтсез генә. Дөресрәге, штабта хезмәт иткәнгә акчаны да мул гына түләделәр. Күн пальто киеп, чумаданнар күтәреп шулай кайтып төштем, малай, авылга. Үземнең уй буенча авылдашларның һушын аласым килгән иде. Киресенчәрәк булып чыкты шул. Авылда шундый хәерчелек. Сугышта җиңелгән немец авыллары белән безнең җиңгән авыллар арасында җир белән күк арасы. Дөрес, авылдашлар аптырамады түгел, аптырадылар. Эстәрлебаштан бер тарантас яллап кайткан идем. Шул тарантаска утырып авылның бер башыннан керүгә урамда карт-коры түгел, хәтта бала-чагаларга кадәр юк булды. Авыл тып-тын. Күрәм инде, тәрәзә пәрдәләре һәм капка ярыкларыннан гына мине күзәтәләр. Авыл мине шау-гөр килеп каршы алыр дип уйлаган идем. Киресенчә килеп чыкты. Азактан гына белдем: алар мине районнан, йә Эстәрлетамактан килгән берәр уполномученный налог җыючы, йә берәр оешма кешесе дип белгәннәр икән.

 

Өйгә кайтып кердем. Өй дисәң, хәтере калыр, инде яртылаш җиргә сеңгән, кыйшаеп беткән бер мунча инде. Ә өйдә авыру әни белән кырык ямаулы күлмәк кигән сеңелкәш. Соңгы кәҗәне бүре егып киткән, ә әтине ике кат Себергә озатканнар. 58нче статья белән. Үзең беләсеңдер инде моның нинди статья икәнен, тагы да пункт А-10.

 

Нинди статья икәнен белмәсәм дә, яткан җирдән генә «әйе, әйе», дип, белгән кеше кебек баш кагам. Ә Әндри абзый сөйли дә сөйли.

 

— Ике контузия һәм берничә яралану галәмәте инде. Шулар булмаса, армия сафында тагын хезмәткә калырга иде әле. Сәламәтлек шәптән булмагач, мине демобилизовать иттеләр дә инде.

 

Шулай колхозда җиңел-җилпе эшләрдә йөрим. Контузияләрне исәпкә алып, мине клуб мөдире итеп куйдылар. Матур гына эшләгән булам. Өйне әзрәк зурайтып, төзек­ләндереп җибәрдем. Кулдан килгәнчә колхоз эшләрен дә башкарам. Өйдә икмәк, он күренә башлады. Бер тана үстереп, сыерлы булдык. Яңа гына мәктәпкә укытырга килгән Вера түтәңә өйләнеп җибәрдем.

 

Әмма, кемнең күзе тигәндер инде, малай, әллә көнләшүдән микән, мине авыл бригадиры күрә алмый башла­ды. Әллә шуңардан, әллә бүтән сәбәп булды, мине клуб мөдирлегеннән бушаттылар. Янәсе, мин — халык дош­маны баласы. Мин нинди халык дош­маны баласы булыйм ди. Күкрәк тулы орден-медальләр. Сталинның бит әйткән сүзе бар. Улы атасы өчен җавап бирми, дигән. Киттем райкомга. Анда да шул сүзне сөйлиләр. Хәтта Вера түтәңә дә: «Ни эшләп син халык дошманы баласына кияүгә чыктың, аерыл, аерылмасаң, үзеңне дә мәктәптән куабыз, — дип әйтәләр икән. — Социализм балаларын укы­тырга хакың юк», — дип әйткәннәр, малай. Шулкадәр гарьләндем. Райкомнан чыгып, Учитель тавын турыга мен­дем дә, Эстәрлебашка карап уйланып утырам. Бөтен авыл уч төбендәге кебек күренеп тора. Елыйсылар килде, малай. Шунда ничектер әти искә килеп төште. Ул да, бахырың, шулай нахакка рәнҗетелде бит. Моңа кадәр аның юньләп искә дә төшкәне юк иде. Башта кулак дип сөрделәр, умартасы күп иде. Чөнки аннан кайтып озак та тормады, умарталарын юри үтергән дип тагын җибәрделәр. Соңгысында инде, халык дошманы дип, бөтенләйгә алып киткәннәр. Анда мине сугышка алган­нар иде инде.

 

Шул Учитель тавында үземә сүз бирдем: дөреслекне табарга. Шуннан башланды инде минем маҗаралар. Тегеннән белешмә кәгазе, моннан пичәтле кәгазь, култамгалар җыям. Уфага да берничә тапкыр бардым. Юк кына бит, малай, син халык дошманы баласы, бетте-китте. Җитмәсә, шулай дөреслек эзләсәң, әтиең янына җибәрәбез, дип тә куркыталар. Үзеңне дә алып китәләр бит дип әни белән сеңелкәш елашалар. Ул хатын кайгыра. Сөй­ләмә инде, малай, искә төшсә, әле дә тәннәр чымырдап китә. Уфада да эш барып чыкмагач, җыендым да Мәскәүгә киттем бер көнне. Ни булса, шул булыр дип. Кесәдә бер йөк белешмә, пичәтле кәгазь. Ярый әле күрше Безгин авылыннан ике дус фронтовик абзый миңа белешмә язып биреп, үзләренең имзаларын куярга курыкмадылар.

 

Шулай Мәскәүгә килдем. Сорашам, белешеп йөрим, ничек Кремльгә, Сталин янына керергә икән, дип. Юк, малай, булмый гына бит. Вокзалда кунып йөрим. Үзем кебек берәү көн саен төрле вокзалда кунарга кирәклеген өйрәтте. Алайса, ди, хәзер үзеңне яшереп куяр­лар, кем икәнеңне дә оны­тырсың, ди. Бер айдан тәки милиция эләктерде, и ябып та куйды­лар. Бөтен документларны алдылар. Бетте баш, дип уйлыйм. Ике тәүлектән соң гына иртән бер түрәгә алып керделәр. Ә аңа кадәр кайгыру­ларны үзем генә беләм дә, Алла шаһит. Бөтен кәгазь-белешмәләрне энәсеннән җебенә кадәр укып чыктылар. Теге түрә сораша, мин сөйлим. Мине, дим, бер гаепсезгә эшемнән алдылар, мин фронтовик, әнә орден-медальләр, дип өстәлдә яткан орденнарга күрсәтәм. Теге һаман:

 

— Монысын ни өчен бирделәр дә тегесен ни өчен бирделәр? — дип сорый. Мин әйтәм инде.

 

Әйбәт кеше булып чыкты. Үзе дә фронтовик икән. Мине тыңлады, чәй эчерде, ничегрәк Кремльгә керергә, ничек пропуск яздырып алырга өйрәтте. «Син, — ди, — Сталин янына керә алмассың. Ул зур илнең бүтән зур мәшәкатьләре белән мәшгуль. Шуңа да син иң яхшысы: йә Руденкога, йә бүтән берәр түрә башлык кырына керергә тырыш», — дип, миңа акыл өйрәтте. Һәм мин аның акылын тотып эш иттем. «Әтиең турында ләм-мим, алайса, чынлап та, туган авылыңны бүтән күрә алмассың», — дип тә кисәтте. Менә шулай итеп йөри торгач, Руденко янына керергә про­пуск алуга ирештем. Ә бит пропускны да болай гына бирмиләр. Иң тәүдә син мунча кереп килергә тиешсең. Шулай чиратка бастым. Ха­лык күп. Көн саен төрле вокзалда кунам, аннан Кремль кырындагы Кызыл мәйдан артында мунча керәм һәм, юынганга белешмә алып, пропускка чиратка торам. Ә мунча без­нең кебек ерак өлкәләрдән килүчеләрне юындыру өчен икән. Имеш, тегенди-мондый чир алып кермәсеннәр Кремльгә. Мунчадан соң костюм-чалбар, эшләпә, ботинка­ сатып алып кияргә куштылар. Шу­лай итмәсәң, пропуск юк. Барлы-юклы акчага киендем, малай, ни эшлисең бит. Миңа бит ничек булса да үземнең бер гаепсезгә эштән куылганны исбат итәргә кирәк. Югыйсә миңа туган авылда гына түгел, районда да эш бирмәячәкләр. Эш бирмәү генә түгел, яшәтмәячәкләр. Изаланып йөри торгач, тагын бер ай үтеп китте. Ә эч яна, авылда чәчү бетте, печән чаба башладылар. Минекеләр ничек икән, бәрәңге утырта алдылар микән, печән хәлләре ничек икән? Юньләп йоклаган да юк. Уйлана-уйлана шыр сөяккә калыр идем, ярый әле, пропуск алгач, Кремльдә очсызга гына, артып калганчы ашаталар. Мин хәтта азрак матурланып, түгәрәкләнеп тә киттем. Шулай йөреп, күп кешеләр белән танышып-дуслашып беттем. Күп нәрсәләр белеп, күп нәрсәләр күреп, күп нәр­сәләргә өйрәндем. Безнең чуаш хал­кы бит болай карап торуга гына юаш. Ә без хәйләкәр бит. Шундый булмасак, күптән милләт булудан туктап, үлеп беткән булыр идек. Шулай астан гына күзәткәләп йөрим, малай. Анда да НКВД шымчылары бар, әй, һушың китәр. Бер бетеренгән генә ир кисәге елап-елап үз кайгысын әле бер кешегә, әле икенчесенә сөйли. Кайбер башлыкларны сүккәләп тә ала, үзе дә колак салып, тыңлап йөри. Бер-ике кеше җыелып сөйләшә башласа, мыштым гына шунда барып баса да, тыңлап тора. Бер-ике атна югалып тора. Ә аның урынына икенчесе йөри башлый. Менә шулай, туган. Бар бит кешеләр, ә?

 

Безне аерым бер бүлмәдә Руденко янына кергәч нинди тәртиптә сөйләргә, нинди сорауларга ничек җавап бирергә күнекмәләр ясаттылар. Әгәр ялгышсаң, тагын бер атна чират көтәсең. Менә шундый хәлләр. Әкият инде, әкият.

 

Руденкога язылган булсам да, мине аның бер урынбасарына кертеп җибәрделәр. Ник икәнен сөйләп тор­мыйм, барыбер «шыттыра бу Еврей» диярсең. Килеп кердем. Теге урынбасар миңа шундук ошамады. Кычкыруын кычкырмый, әмма һушны алды.

 

— Нишләп йөрисең кызу печән өстендә? Сиңа колхоз да, ил дә кирәкмимени? Үзеңне генә кайгыртасың, — дип китте, малай. Мине күзенең агы белән утыргычка кадаклап та куйды. Үзәкләргә үтеп керә, мин сиңайтим. Күзе белән турырак караса — йөрәк чәнчи, баш чатный башлый. Читкә карасаң, «миңа туры гына кара», ди, шун­дый тыныч итеп. Ә әйткән сүзе миләргә барып бәрелә. Үземнең ник туганыма да, ник монда килгәнемә дә үкенә башладым. Әтине монда да искә төшереп алдылар. Баш зыңлый башлады. Хәзер егылам, хәзер егы­лам, ничек тә түзәргә кирәк, дип утырган чагымда, бүлмәгә кечерәк буйлы, үзенә бик килешеп торган прокурор формасы кигән бер кеше килеп керде. Теге урынбасар тынып калды, каушап та китте. Яңа килеп кергән бәндә миннән сорау ала башлады: кем мин, кайдан, ни йомыш? Урынбасар минем өчен җавап бирә башлаган иде, аны кул селтәп туктатты да, ниндидер эш кушып, бүлмәдән үк чыгарып җи­бәрде. Орден-медальләрне күзеннән үткәрде. Сугышны кайда тәмамлаганны сорады. Мин барысын да сөйләп бирдем. Тик үземнең иң соңгы чиктә генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала торган урыным бар икәнен генә әйтмәдем. Бу — сер иде.

 

Миңа әлеге түрә бик таныш кебек тә, таныш түгел дә кебек тоелды, кем икәнен үзеннән сорарга кыюлыгым җитмәде. Шушы кеше миңа:

 

— Бар, кайт, үзең кайтып җитүгә билгеле булыр, хәбәр бирербез. Эшеңә кире урнашырсың, — дип мине шатландырды. Бу хәбәрдән соң мин бөтен дөньяны кочаклап алырдай булып, дәртләнеп киттем һәм, әтине дә азат итәргә кирәк иде, дип авыз гына ачкан идем, теге бәндә кырт кисте.

 

— Бездә гаепсезләр утырмый, ул — җинаятьче, һәм гаебен аклаганчы утырачак, — дип, сүз беткәнен аңлатып, ишеккә күзе белән генә ишарәләде дә, телефоннан кемнедер кыздырырга да кереште. Мин рәхмәтләр әйтеп өстәлдәге үзем җыйган төрле белешмә-кәгазьләр тутырган калын папкага үрелгән генә идем, бу адәм, миңа карап та тормыйча, папканы бармаклары җәелгән учы белән каплады. Бармаклары ничектер хатын-кыз бармаклары кебек йоп-йомры. Мин, саубуллашып, чыгып киттем. Үҗәтлек бит инде, алгы бүлмәдәге ярдәмчедән барыбер сорадым. Кем була бу кеше, дип. Ярдәмче, миңа күзен алартып карады да, аптырап:

 

— Син нәрсә?! Кем белән сөйләшкәнеңне дә белмәдеңме? Бу бит Руденконың үзе, — дигәч, күз алларым караңгыланып, тез буыннарым калтыранды. — Әйе, хәзер үзем дә таныдым, бу чынлап та Руденко иде. Менә хәзер искә төште. Тик гәзит-журналларда һәм стенадагы плакатларда ул яшьрәк һәм матуррак күренә иде.

 

Менә шулай минем Мәскәүгә сәяхәтем азагына җитте һәм мин икенче көнне поезд белән үзебезгә — Башкортстанга кайтып киттем.

 

Өйгә кайтып керергә дә өлгермәдем, мине райкомга чакырттылар. Анда мине бик яхшылап пешекли-пешекли «тәрбияли» башладылар.

 

— Нишләп син башбаштакланып Мәскәү кадәр Мәскәүгә киттең? Хөкүмәт башлыкларын җәфалап-бимазалап йөрисең? — дип кыздыралар гына, малай. Мин дәшмим. Болар бөтенләй кызып киттеләр.

 

— Без хәл итәрлек эшне Мәскәүгә җиткергәнсең. Районның данын сатасың. Бу эшне без бер сәгатьтә хәл итә идек, — дип һаман төкерек чәчәләр. Мине тагын куркыта башладылар. — Киләсе атнада бюро була, шунда синең тәртибеңне тикшерәбез, сине партия сафыннан чыгарабыз, әзерләнеп тор, — дигәч, минем түземлегем бетте. Тынычрак булырга тырышып тирән итеп тын алдым да:

 

— Сез мине партиягә алмадыгыз һәм мине партиядән чыгара да алмассыз, — дидем. — Мин сугышта кан коеп йөргәндә сез, тыл күселәре, монда җылыда хатыннарыгыз куенында яттыгыз. Мине куркытмагыз. Мин иптәш Руденкога үзем кердем һәм ул киләсе елның шушы вакытына мине тагын чакырды, — дип тә өстәп куйдым. Монысын инде арттырыбрак җибәрдем. Шулай итмәгәндә болар миңа барыбер тыныч кына эшләргә ирек бирмәячәкләр иде. Озак уйлап тормыйча, ишекне шапылдатып яптым да, чыгып киттем.

 

Сәркәтип кыз кием шкафы янында арттан куып җитеп, мине яңадан эшкә алулары турындагы боерыкны тоттырды һәм пышылдап кына:

 

— Сез, абзый, бик кайнамагыз, аларга да җиңел түгел. Кичә генә үзләрен Уфага чакыртып, бик каты кыздырдылар, — диде дә, борылып, тек-тек басып китеп тә барды.

 

Шулай итеп, мин яңадан кызыл йортта, ягъни клуб мөдире булып эшли башладым. Миңа авыл халкы да, колхоз җитәкчеләре дә хәзер «халык дошманы» баласы дип әйтмиләр. Миңа караш бөтенләй үзгәрде. Әмма кемнәрдер барыбер астыртын гына аяк чала, явызлык эшли. Йә клуб тәрәзәсен ватып китәләр, йә йозакның ачкыч тишегенә мәте тутыралар. Бер юньсезе хәтта төнлә кыекка менеп, мичнең морҗасын яртылаш сүткән. Ә мин биреш­мим. Шулай тарткалашып эшләп йөргәндә, әни исеменә Красноярск шәһәреннән бер сәер хат килеп төште. Хат эчендә әллә нинди хәбәр юк. Исәнлек-саулыкны, һава торышын сорашкан, бездә суыклар башланды, дигән һәм шуның ише юк-бар. Әтидән дияр идем, әтинең кай тарафларда утырганын да белмибез. Әллә исән, әллә... Әмма хатта: «Почетка кунакка килегез», — дип чакырган бер грузин. Хатның язылу вакыты бик сәер. Әле ул вакыт җитмәгән. Анда 1951 ел, 31 декабрь дип язылган һәм астына беленер-беленмәс кенә сызып куйганнар. Ә хат тышындагы пичәттән карасаң, хат сентябрь азагында язылган һәм бу вакытның астына да сызып куйганнар. Укып чыктым кат-кат. Безнең таныш грузин да юк бит. Аптырадым. Мин Германиядә маршал Чуйков Ва­силий Ивановичның штабында хезмәт иттем. Шуның өчен әлләни кыенлык тудырмады бу хатны укып, гру­зинның нәрсә язарга теләгәнен аңлавы. Төрле шифровкалар белән таныш бит инде мин. Хатны кирегә дә укып чыктым. Юл аша да, сүз аша да укы­дым. Ә астагы язылу вакытын куеп укырга соңыннан гына башка килде. Укып чыксам, анда болай дип язылган: «әтиегезне килеп алыгыз, ул үзе генә кайта алмый». Ә әти яза да, укый да белми. Гаҗәп бу! Хатны кем язган соң?

 

...Әндри абзый сөйли дә сөйли. Ә мин, чалкан ятып, болытлар күзлим һәм тыңлый бирәм. Миңа кызык...

 

— Алла бар ул, улым, мин хатны укый алдым, ә укый алмасам ни була иде? Минем бу хатны укый аласымны кем белгән икән? Гаҗәп, бик гаҗәп. Аллаһы Тәгалә мине дә, теге хатны язган адәмне дә үзе эшкәрткән. Менә шуннан соң үзең аңла инде...

 

Германиядән алып кайткан трофей кием-салымны, сыерны сатып әз-мәз акча җыештырдым да, үз исәбемә ял алып дәваланырга барам дип чыгып киттем. Мин бит ике тап­кыр контузия алган кеше. Яралар да бар. Себернең үзенә — Красноярск каласына матур гына барып җиттем. Аннан Канскига бер грузовикка уты­рып киттем. Тышта ноябрь азагы. Суыклар кырык градуска җитә. Кански дигәннәре бер район үзәге икән. Ту­ры НКВДга кердем. Руденкога пропуск бар иде, шуны күрсәттем. Бик ярап куйды.

 

— Менә, дим, мин Руденконың үзендә булдым. Анда әтинең Почет дигән поселокта икәнен белдем, аны күрергә барам, дим. Озак сөйләшеп тормадылар. Архивларында бөтен кәгазьләр һәм документлар бар. Шуннан карадылар, әтинең нинди лагерьда икәнен әйттеләр. Чынлап та, әти Почет дигән поселоктан ерак түгел бер лагерьда икән. Ә анда барырга юл юк. Нишләргә? Яхшы кешеләр әйттеләр, аена бер тапкыр анда почта бара икән. Почтага барып сөйләштем. Ун көннән генә кузгалачаклар икән. Ә сине алмыйбыз, рөхсәт юк, диләр. Киттем яңадан НКВД бүлегенә. Андагы түрәнең үзенә бер «ярты» алып кереп эчкәч кенә «ышанычлы» дигән кәгазь алдым. Шуннан соң гына этләр җигеп йөри торган бер тунгус кешесе ризалашты. Чөнки мин барасы җиргә тик эт белән генә барып була икән. Менә шунда инде мин беренче тапкыр эт җиккән чанага утырдым. Утырдым дип әйтүе генә рәхәт. Чумадан белән биштәрне генә чанага салдык. Ә кал­ганын йөгерә-атлый җәяүлибез. Тау төшкәндә генә утырабыз. Шулай итеп, ике йөз чакрымнан артык араны бер атна дигәндә үтеп, җәһәннәмнең әллә кайсы почмагына урнашкан Почет поселогына килеп төштек. Карга күмелеп беткән, Алла тарафыннан бөтенләй онытылган бер шайтан оясы инде. Кыскасы, тагын өч көн үткәч кенә әти булырга тиешле лагерьны эзләп таптым.

 

Үзем алып килгән иң яхшы яловый итекне, хром пальтоны киеп, лагерь канцеляриясенә килеп, үзем белән таныштырдым. Башта аптырадылар, мине тикшерергә килгән берәр түрә дип уйладылар, ахры. «Сакчы солдатларыгыз кайда?»— дип сорыйлар миннән. Лагерь түрәсе үзе каядыр киткән икән. Ярдәмчеләренә әйтмәгән булган минем киләсене. Доку­ментларны күрсәткәч кенә тынычландылар, шулай да бик үк ышанып бетмәделәр. Мине лагерь идарәсе урнашкан йортның бер башындагы бүлмәгә урнаштырдылар. Лагерь начальнигы белән икенче көнне генә таныштым. Ару гына кеше икән. Мине әйбәт кабул итте.

 

Лагерь дигәнең озын-озын барак­лар инде. Бер унлап барак булыр. Чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган алынуын, тик вышкаларда сакчылар гына юньләп күренми. Ла­герь начальнигы аңлатты: кыш көне бер зек та качмый икән, шуңа да аларны сакламыйлар да. Тик Почет поселогына гына җибәрмиләр. Нишләп бу авылга Почет дип исем биргәннәрдер, монда «Почет»ның әсәре дә юк. Себернең иксез-чиксез киңлекләрендә югалып, Алла тарафыннан онытылган, тирә-ягын тайга басып алган, карга күмелеп беткән бер авыл инде. Электр уты да юк монда. Бу «поселок»та бары лагерьда гына иске паровозга көйләнгән электр генераторы һәм ике агач яру җайланмасын эшләтә торган дизель двигателе бар икән.

 

Лагерь түрәсеннән соң канцеляриягә кердем, Егоров Михаиллар өчәү булып чыкты. Берсе 1949 елны ук азат ителгән. Ул кайдадыр шушы тирәдәге бер авылда яши диделәр. Берсе миннән чак кына олырак. Ә өченчесен күптән түгел генә агач басып үтергән икән. Шулай да теге гру­зин кешесе язган хат йөрәккә җылы бирә һәм мин, бер солдат ияртеп, әтине бараклар буйлап эзләп киттем. Табып чакыртып китерәбез дигәннәр иде дә, әтине үзем эзләп табасым кил­де.

 

Әйе, малай, Германиядә Бухенвальд һәм Освенцим, Дахау концлагерьларын күргән кешегә мондагы күренеш бер дә чит түгел. Барысын да сөйләсәм, бу Совет хөкүмәтенә «яла ягу» булыр иде. Ке­реп күрдем теге Егоровны. Юк, әти түгел. Ә лагерьда эшкә чыкмаган зеклар миңа бер кыргый җанварга караган кебек карыйлар. Хәтта берсе минем яннан үтеп киткәндә хром пальтоны тотып, сыпырып карарга да өлгерде. Миңа лагерь лазаретына барырга куштылар. Киттем шунда. Дару исе сеңеп беткән бер барак инде. Стеналары известька буялган. Салам матрацлар. Карап чыктым. Минем әтигә охшаган бер кеше дә юк. Мине дә беркем танымады. Егоров Михаил дигәннәре бер шәүлә инде. Кәкрәеп каткан тере бер скелет. Мин тегеләй дә, болай да сораштырып карыйм. Юньләп сөйләшә дә алмый. Бу бичара күп торса бер-ике көн торыр, ахры. Врач әйтүенчә, күптән ята икән. Паралич суккан. Безнеңчә, зәхмәт суккан була инде. Монда өченче ай ята, ди. Шунда мин теге кесәдәге хатны шушы врачка күрсәттем.

 

— Әйе, бу элекке врачның почер­кы, менә ул тутырган журналлар, — ди. — Тик ул көз көне үк азат ите­леп, икенче урынга күчеп китте. Мөгаен, кайтып киткәндер, — ди. — Мине аның урынына яңарак кына китер­деләр..

 

Шуннан По­чет поселогына кабат киттем, теге 1949 елны ук азат ителгән Егоров­ны эзләп. Мине монда хәзер танып торалар, абзагызга монда ихтирам һәм хөрмәт! Өстә нинди киемнәр икәнен беләсез. Анысыннан да бигрәк әле мин бу тайга эчендә, таулар арасында урнашкан шушы шайтан оясына әтисен эзләп килгән иң беренче кеше икән. Урамда бер карчык туктатып, мине кочаклап елады да хәтта. Сүзен дә әйтәлми, минем аркадан сыпыра. Чак-чак аңладым тегене. Мине улына охшаткан икән. Ике улы, ике кызы бар икән. Тик алар әбидән баш тартып, икенче фамилиягә күчкәннәр. Әби, үзем шулай куштым, ди. Аны да килеп алачакларына һаман ышана. Ул да сугыш беткән елны ук азат ителгән булса да, бу җәһәннәм оясыннан кай­тып китәргә ни акчасы, ни сәламәтлеге юк икән.

 

Әбидән чак котылдым. Яныннан кинәт кенә китеп барырга вөҗданым җитмәде. Арттан ияреп тә әле күпме елый-елый килде. Теге Егоров Миха­ил йортын тиз эзләп таптым. Бер бәләкәй генә авыл йорты инде. Тик өй бикле, өй түбәсен кар басып киткән. Монда күптән кеше яшәмәгәнлеге күренеп тора. Күршеләреннән сораштым. Картны бәрәңге чыгарганда зәхмәт суккан. Әле ул лагерь лазаретында ята диделәр. Авылда бүтән дәваланыр урын юк бит. Шулай булгач, лазаретта үләргә яткан теге карт шул булып чыга инде.

 

Әйе, малай, мине тәмам төшенкелек биләп алды. Нишләргә дә бел­мим. Мөгаен, теге агач басып үтергән Егоров минем әтидер дип уйлыйм. Барып каберен карар идең, зекларны төркем-төркем ямнарга гына күмәләр икән. Алай дисәң, сентябрь азагында теге грузин докторы язган хатта бит: «Әтиең исән, килеп алыгыз», — диелгән. Аңламассың инде.

 

Авылдан лагерьга җәяүләп киттем, бер ун чакрымлап булыр бу. Көн кичкә авышты. Чатнама суык, әмма җәяүләгәч бик сизелми. Бик тә авыр хисләр белән үзем-үземне тоймыйча атлыйм. Беренче тапкыр әтине алып киткәндә миңа ун яшьләр чамасы иде. Шуннан аны юньләп күргән булмады. Шуңа күрә минем — әтине, әтинең — мине күреп танымавы да гаҗәп түгел. Ишеткәнем бар иде, зеклар кайчакны үзләренең уты­ру вакытларын киметү өчен үлгән зекларның исем-фамилияләрен алалар икән. Әллә шулай булдымы бу?

 

Их, әти, әти! Алтмыш умартаңны колхозга биргән булсаң. Анда үтереп бетерерләр дип курыктың шул...

 

Караңгы төште. Лагерьда прожекторлар «ялт» итеп тора. Зеклар эштән кайткан, кичке барлауга тезелгән.

 

Кемнәр генә юк монда: мыек та чыкмаган үсмерләр дә, картаеп, чак-чак таякка таянып йөргән ап-ак баш­лы бабайлар да бар. Мин тәүдә боларның берсен дә игътибарга алмадым. Минем үз кайгым көчле, болар барысы да халык дошманнары, хыянәтчеләр, караклар, барысы да без­нең совет хөкүмәтенә аяк чалучылар дип уйлыйм бит инде.

 

Мине күрүгә, «гү» килеп торган лагерь тып-тын калды. Ике як вышкадагы ике прожекторның рәхимсез ут баганаларын миңа төбәлде. Шул кадәр тын һәм якты ки, хәтта канцеляриядән ерак булмаган под­валдан теге электр энергиясе бирә торган паровоз калдыгының авыр сулап ухылдавы да ишетелеп киткәли. Кинәт мин «Смирно!» дигән тавышка айнып киткәндәй булдым. Бөтен лагерь үрә катты. Кизү торган офицер шунда:

 

— Совет хөкүмәтенең дөрес, туры, акыллы политикасында тәрбияләнеп үскән һәм иректән үзенең зек әтисен күрергә килгән гади совет фронтовигы иптәш Егоров Андрей Михайловичка тигезләшергә! — дип ярып салмасынмы! Әллә ничекләр булып китте. Баштан аяк табаннарыма кадәр сәер бер көч мине калтыратып үтте. Соңыннан гына белдем: лагерь начальнигы керәсе урында нәкъ шул минутта капкадан мин килеп кергәнмен һәм теге кизү офицер, үзе дә көтмәгәндә, күңелендәге ихтирамны бөтен лагерьга ярып салган.

 

Йөрәгем туктап калгандай булды. Аңыма һаман барып җитәлми тора бу күренеш. Биш меңнән артык зек миңа карап үрә каткан. Барысы да ялан­баш. Мин зеклар алдыннан китеп барам. «Шылт» иткән тавыш та юк. Хәрби гадәт буенча, мин дә күк­рәкне киереп, уң кулны бүреккә — чигәгә куеп, честь биреп барам. Ми­нем хром итекләр генә тынлыкны бозып, шыгыр-шыгыр итеп каткан кар­ны таптыйлар.

 

Кизү офицер килеп минем колакка пышылдый:

 

— Аларга честь бирмәгез. Алар бит халык дошманнары, хыянәтчеләр, Совет хөкүмәтенә каршы кешеләр, — ди. Минем кулны тартып төшерергә чамалый. Мин исә бирешмим, мин аны ишетмим һәм сизмим дә. Мин шулай зеклар сафлары алдыннан шап-шоп атлап, бөтен лагерьга хәрбиләрчә честь биреп барам. Бу шундый сәер бер күренеш булды. Әллә мин парад кабул итәм, әллә зеклар миңа хәрби осмотр үткәрәләр — һичкем аңларлык түгел. Теге кизү офицер, минем кулны төшереп булмаячагын аңлап, кулын селтәп китеп барды. Зекларның үрә каткан сафларын честь биреп үтүгә, тирә якны өч тапкыр озак итеп яңгыраган «ур-ра!» тавышы тетрәтте. Суык­тан лагерь кыекларына кереп яшеренгән чыпчыкларга кадәр куркышын, пырхылдап очып чыктылар. Мин эчтән генә, монда да чыпчыклар бездәге кебек икән, дип уйлап куйдым. Шул чыпчыклар гына миңа чын тормышны искә төшерергә ярдәм итте. Югыйсә, инде саф­лар күптән үтелгән булса да, мин һаман честь биреп барган булыр идем.

 

Аннары инде, башымны иеп, алар яныннан китеп бардым һәм үземә бирелгән бүлмәгә кереп аудым. Кичке ашны да ашап тормадым. Әллә ике йөзләп чакрымны этләргә ияреп йөгерә-атлый үткәнгә, әллә үткән көннәрдәге кичерешләр миңа авыр йогынты ясаганга, авырып кит­тем. Өч көн тора алмый яттым. Ла­герь начальнигына рәхмәт инде, бөтен лагерьны аякка бастырып, мине дәваладылар. Бераз хәл кергәч, аерым бүлектәге НКВД хезмәткәре теге «парад» өчен кирәкне бирер дип шөлләгән идем дә, алай-болай тавыш булмады. Лагерьдагы офицерлар көн дә килеп минем хәлне белгәләп тордылар. Олы җирдә нинди үзгәрешләр булуы, халыкның ничек яшәве турында сорашалар иде. Офицер хатыннары һәм лагерьдагы ирекле эшчеләрнең хатыннары үзләре пешергән тәм-том, тайгада үскән гөмбә һәм җиләк кайнатмалары белән сыйлыйлар. Лагерь түрәсе күрше лагерьлардан да сораштырган. Анда да минем әтигә охшаган һәм минем әти булырлык кеше юк икән. Ә монда лагерьлар мин ишетеп белгәннәре генә дә алты-җиде, ә белмәгәннәре әллә ничәүдер әле.

 

Шулай хөр дөньядан килеп әтине эзләп йөрү бөтен лагерьга ниндидер бер көч-куәт бирде. Айлар, еллар буена бертөрле лагерь тормышыннан туйган зеклар өчен ниндидер шаккатмалы яңалык иде бу. Тоткыннар көндәлек эш күләмен арттыра баш­лаганнар. Бу хәл лагерь түрәләренә дә уңай тәэсир итми калмады: бөтен лагерь «гү» килә: барысы да мине сөйлиләр, мине тикшерәләр. Хәтта күрше лагерьлардан да мине күрергә дип офицерлар килеп китте. Мин, күрәсең, барысының да күңелендә яшерен өмет уятканмын. Хәтта адәм сый­фатлары чак-чак сакланган зекта да. Аларны да килеп алырлар, аларны да якыннары шулай искә төшерәләрдер дигән өмет инде бу.. Ә өмет бит ул бик-бик зур нәрсә. Тик менә әтием генә юк. Аны белеп, аның турында сөйләрдәй кешене дә тапмадым, ичмасам.

 

Бераз хәл кереп, аякка баскач, кайтып китәргә җыендым. Ничек кенә кыен булмасын, миңа кайтып китәргә кирәк. Соңгы көнне үземне дәвалаган доктор белән сау­буллашыйм дип лазаретка киттем. Авылдан алып килгән дуңгыз маен һәм ярманы аларга калдырырга бул­дым. Үзем һаман ышанмыйм, ничек инде әти эзсез югалырга тиеш, дип уйлыйм. Теге грузин докторы язган хат миңа барыбер ышаныч бирә. Хат сентябрь аенда язылган. Әле декабрь урталары. Бер дә булмаса, җәен иркенләп килеп эзләрмен дип, уйлана-уйлана лазаретка таба атлап барам. Юлда очраган зеклар мине үрә катып, баш киемен салып исәнләшеп оза­тып кала. Көндез бөтен лагерь урман кисә, лагерь эчендә карт-коры, чир­ле-чорлылар гына төрле вак-төяк эшләрне эшләп йөри. Минем уйларымны бер карт зек бүлде:

 

— Рәхмәт инде, улым, үз гомеремдә күпме төрмә-лагерьларда утырдым. Патша вакытында революцион эш­ләрем өчен утырттылар, ә хәзер контрреволюцион эшчәнлегем совет хөкүмәтенә комачаулый дип утыртты­лар. Аңламассың бу дөньяны. Тик миңа, безнең кебек зекларга ихтирам белән честь биргән беренче кеше — син булдың, улым. Дөньяда әле безне кешегә санаучылар да бар икән, — ди бу. — Без, алтынчы барак зеклары, әтиеңнең табылуын бөтенебез дә телибез һәм сиңа ярдәм итәргә тырышачакбыз, — дип, ул минем кулны озак кына кысып торды. Минем әтине табуымны бөтен лагерь тели иде, күрәсең. Бу карт зектан ипләп, бик итагатьле булырга тырышып аерыл­дым. Ә бабай чын­лап торып елый, күз яшьләрен миннән яшерми дә. Бите буйлап агып, кырынма­ган сакалына төшеп барган яшьләрен сүтелеп-тузып беткән бушлат җиңе белән сөртә-сөртә китеп барды бу.

 

Лазаретка кереп тагын бер тапкыр карап чыктым. Юк, мине таныган һәм мин танырлык бер кеше дә юк. Булган өметләр сүнде. Лазаретка килгәндә дә бик шәптән булмаган кәефем тәмам кырылды. Ә бөтен авырулар һәм лазаретта эшләгән медицина хезмәткәрләре, шунда төрле эш баш­карган зеклар миңа шундый өмет белән, ышаныч белән карап торалар. Әйтерсең дә мин Гайсә пәйгамбәр, әйтерсең дә баш очымда изгелек нурлары балкып тора.. Ә үземнең эчемдә нинди утлар янганын нинди котып җилләре боз булып йөрәкне ялаганын Ходаем белән үзем генә беләбез. Мин төшенкелек дигән диңгезнең иң төбендәмен.

 

Алла юк диләр. Син, улым, моңа ышанма. Алла бар ул. Мин шушы гарип-гораба, авыру карт-коры зекларга карап:

 

— Тизрәк терелегез һәм түзегез, озакламый сезне дә азат итәрләр. Менә мин килдем бит, сезне дә туганнарыгыз искә төшерәләрдер, юксына-сагыналардыр. Вакыты җиткәч, сезне дә улларыгыз, туганнарыгыз килеп алырлар, — дип, зекларның күңелләрен күтәрергә, аларда өмет уятырга тырышып, соңгы тапкыр нотык сөйлим. Тагы нәрсәләр сөйләгәнмендер, хәтерләмим. Кырымда басып торган доктор хатын җиңемнән тартып, мине туктатты. Бераз икеләнебрәк торгач:

 

— Гафу итегез, сез нинди телдә сөйлисез? Без сез сөйләгәннең бер сүзен дә аңламадык, — дип, мине чынбарлыкка кайтарды. Үземнең чуаш телендә сөйләгәнемне шунда гына аңлап алдым. Ә бит авылдан чыгып киткәннән бирле чуашча бер авыз сүз әйткән булмады. Туктап калдым һәм бертуктаусыз тамак кырам. Тамагыма нидер тыгылды, күздән менә-менә яшь тәгәрәп төшәр төсле. Сөйләгән сүзләремне урысча кабатлыйм. Моңа кадәр гел урысча сөйләшеп, монда, лазаретта, үзем дә сизмәстән чуашча сөйли башлавым үзе бер могҗиза түгелмени? Күземнән менә-менә тәгәрәп төшәм дигән яшьне кешегә күрсәтмим инде, борылып чыгып китим дип кузгала башлаган гына идем, тагын бер могҗиза булды. Моңа кадәр паралич сугып, сүзен дә юньләп аңлата алмаган карт торып басмасынмы! Аяклары-куллары таяк юанлык кына, эче аркасына ябышкан бу карт... атлап китте һәм чайкала-чайкала миңа таба юнәлде. Ике кулын алга сузган, чәче ап-ак. Лазарет нарында ятканда гына бәләкәй төсле күренгән икән. Үзе озын, үзе сөяк тә тире. Бары ике күзендә генә яшәү чаткысы бар. Ялгыз күрсәң, котың очар. Мин әле хәзер дә шөрли төшеп, артка чигеп куйдым. Минем янга килеп җитәргә бер-ике адым кала бу скелет карт кулларын сузып гөрселдәп ауды. Мүкәйләп килә, малай, миңа таба! Куркудан ничек чыгып йөгермәдем дә, ничек йөрәгем ярылмады. Ходай нинди көч биргәндер, ничек үземне-үзем тыеп калганмындыр. Юкса үзем куркак та түгелмен. Сугышта үлемнең күзенә караган кеше, тик монда әллә нәрсә булды. Шулай да, куркуны җиңеп, бу сөяк тә тирегә калган картны күтәрергә тырышып карыйм, юк, булмый. Ә карт минем итекләрне үбә, үзе бертуктаусыз нәрсәдер мыгырдый, нәрсәдер аңлатырга тырыша, ярты-йорты сүзләрен һич аңларлык түгел. Игътибарлабрак тыңласам... бу да чуашча сукалый түгелме соң?! Чынлап та, чуашчалатып: «Улым да улым», — ди ич! Минем исемне дә әйткән кебек бит. Тик минем һаман әле шушы скелетның әти булуына ышанасым килми. Шулай да картны күтәреп алдым. Бу минем битләрне сыйпый, аркадан сөя, үзе бертуктаусыз чуашча: «Улым, бәгърем!», — ди. Мин һаман моны бүтән кеше, тик чуаш кешеседер дип уйлыйм. Лагерьда күпме кеше мине кочаклап: «Улым, рәхмәт тә рәхмәт», — дип яратып елаштырып алды әнә. Шундый картларның берседер дип уйлыйм инде. Картның зур күзләреннән исә бер­туктаусыз яшь ага. Ул тагын «Әндри», дип, минем исемне кабатлый. Әнинең һәм сеңелкәшнең исемен әйткәч кенә, «бу бит минем әти!» дигән уй миемне ярып, яшен суккан кебек булды. Мин дә түзмәдем, елап җибәрдем. Икәүләп елашабыз. Әти мине кочак­лаган, аркадан сөя. Мин дә әтине кочаклап алдым. Бу хәлне күреп торган медицина хезмәткәрләре дә, поселоктан килгән авырулар һәм зеклар да безгә кушылып елыйлар икән. Тик әлегә мин боларны күрмим. Дөньяда әти белән без икәү генә шатланышып елаша­быздыр кебек иде. Бөтен лазарет елаганын миңа икенче көнне генә әйттеләр. Ә мин әтине, кадерле әтиемне күтәрдем дә, бөтен лагерь аша канцелярия кырындагы бүлмәмә алып киттем. Бөтен лагерь аша елый-елый әтине күтәреп барам...

 

«Их, малай», — дип, Әндри абзый көрсенеп тамагындагы төерне йотарга тырышса да, булдыра алмады. Бераздан тагын сөйләп алып китте. Ә мин күккә карап, кым­шанырга да кыенсынып ятам.

 

— Әтине шушылай табуым электән шау-гөр килгән лагерьны бөтенләй аякка бастырды. Икенче көнне зеклар һәр барактан икешәр кешедән торган делегация сайлап, лагерь түрәләреннән ял сорарга барганнар. Ла­герь түрәсе, тәүдә бу хәлгә шик­ләнебрәк караса да, зеклар бик үтенеп сорагач, риза булган. Чөнки зек­лар, лагерь эчендә тәртип булачак һәм бүгенге эш көне күләмен икенче көндә үтәячәкбез, дип вәгъдә бир­гәннәр. Лагерь түрәсе белә: зеклар вәгъдә иттеләрме, алар, күзләре аты­лып чыкса да, вәгъдәләрен үтәячәк. Шулай итеп, ул көнне лагерьда ял игълан ителде. Актив зек­лар бараклар арасына кызыл әләмнәр белән төрле лозунглар язылган транспарантлар элделәр. Хәтта «урка»лар да үз баракларын бизәп, әләм элгәннәр иде. Кичен бөтен лагерь иң зур баракка — клубка җыйнал­ды. Зеклар көче белән әзерләнгән концерт оештырылды. Лагерьның политбүлек түрәсе бер сәгатьлек нотык сөйләде.

 

Минем шатлыгым бөтен лагерь хал­кы өчен олы бер бәйрәмгә әверел­де... Шулай итеп, әтине таптым. Үләргә яткан әти дә җайлап рәтләнә, терелә башлады. Мин әтине лазарет­ның аерым бер палатасына урнаш­тырдым, үзем дә әти янына күчтем. Сөйләшеп сүз бетми. Тик әтинең генә сүзләре параличтан соң бик аңлашылып җитми. Һаман әле ыша­нып бетмим, әйтерсең лә бер тәмле төш кебек. Уянып китеп, төшем өзелмәсә генә ярар иде дип куркып торам. Әтигә шулай аз-азлап хәл керә башлады. Хәзер инде бу җәһәннәм төпкеленнән чыгу ягын кайгырта башладым. Январь үтеп бара. Тышта чатнама суык. Авыру әтине почта йөрткән этләр белән алып чыгу һич мөмкин булмаячак. Аларны да күпме көтәргә кирәк. Ул этләргә утырып чыгарга теләүчеләр күп, анда да чират.

 

Әтинең сөйләвенчә, кулындагы кәгазь дә шуны раслый, ул инде 1949 елны ук иреккә чыгарылган булган. Мин тәүдә барып күргән өй аныкы булган. Үзенең әзме-күпме хуҗалыгы да бар икән. Туган авылга — безнең янга кай­тырга курыккан. Кайтса безгә зыяны тияр дип уйлаган. Бары­бер озак тотмаслар, кире җибәрерләр дип тә курыккан. Әти болай хәлле генә яшәгән. Хуҗалыгында унбишләп умарта, бераз бәрәңге һәм бер сые­р бар. Үзе авырганда сыерны күршеләре карап торган. Шуңа да сыерны аларга очсызга гына бирдек. Бер баз бәрәңгене чиләкләп саттык. Биш баш умартасын лагерь түрәсенә бүләк иткән идек тә, ул риза булмыйча, бераз булса да акча бирде. Калган ун баш умартаны төрле кеше алды. Хәтсез акча җыелды. Тик кайтып китәргә генә бер рәт тә юк. Ары сугылам, бире сугылам, юк, бер нәрсә дә уйлап табып булмый.

 

Шулай төрлесен уйлап, йокысыз төннәр башланды. Һич кенә җаен таба алмыйм бит. Үземнең тормыш юлымны күздән кичереп ятам. Бер төнне шулай «келт» итеп Германиядә маршал Чуйков Ва­силий Иванович кул астында хезмәт иткән чаклар, шунда аның әйткән сүзе искә төште. Безне, бер төркем штаб хезмәткәрләрен демобилизовать иткән чакта, ул безгә ак бәхетләр теләп, бергә яхшы хезмәт иткән өчен барыбызга да исемнәребез язылган кул сәгатьләре бүләк итеп, болай дигән иде:

 

— Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Сез иң кыен, иң соңгы чиктә генә менә шушы шифр белән миңа, төн дими, көн дими, берәр тапкыр шалтырата аласыз. Мин сезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәрмен, — дигән иде бит! Шифрны беркайда да, бер кәгазьгә дә язарга кушмады. Бары истә калдырырга гына кушты. Бер атна шикләнеп йөрдем. Шалтыратыргамы, юкмы дип. Ләкин бүтән чара калмады бит. Бер көнне лагерь түрәсенә, кемгә шалтыратканны әйтми генә:

 

— Мәскәүгә шылтыратып сөйләшеп алырга иде, — дим. Ризалыгын бирде. Таң белән поселокка киттек. Мин маршал Чуйковны иртән туры китереп булырга тиеш дип исәпләгән идем. Шулай иттек тә. Почта бүлегеннән шалтыратабыз. Биш минутлап вакыт үткәч, телефон «чаж-чож» килде, теге баштан: «Кабул итү бүлмәсе тыңлый, — дип хәбәр салдылар. Мин, үземнең исем-фамилиямне әйтеп, иптәш маршал Чуйков Василий Иванович белән тоташ­тыруны үтендем. Теге тавыш: «Бер минут», — диде дә, тынып калды. Көтә башла­саң, бер минуты да озын бер гомер икән. Василий Иванович кул астын­да хезмәт иткән чаклар кинодагы кебек янә күз алдыннан үтеп китте. Мине сискәндереп, телефон тагын чыжлап алды да:

 

— Маршал Чуйков сезне тыңлый, — димәсенме! Дулкынланудан тавышым бетте, әйтер сүз онытылды. Телефондагы тавыш тагын кабатлап:

 

— Маршал Чуйков сезне тыңлый, — дигәч кенә телгә килдем.

 

Иң тәүдә үземнең исем-фамилиямне атадым. Германиядә хезмәт иткән чакларны исенә төшердем. Тагын нәрсәләр әйткәнмендер инде, лагерь начальнигы:

 

— Йомышыңны әйт, — дип кабыргага төрткәч кенә айнып киттем һәм йомышны әйтә алдым.

 

— Кански районы Почет поселогыннан авыру әтине алып кайтып булмый. Ярдәм итегез, — дидем. Тагын ниләр сөйләшкәнбездер, берсе дә хәтердә юк. Мин шулкадәр дулкынланудан хәлем бетеп, стенага сөялдем. Әлеге шул контузия шаукымы инде.

 

Лагерь түрәсе элемтәче кызлардан бер стакан су белән валерианка сорап алып эчергәч кенә бераз хәл керде. Василий Ивановичның нәрсә әйткәне башта калмаган. Мин тик шуңа ышандым: ярдәм киләчәк.

 

Ял көне иде. Без әти белән җылы лазаретта сөйләшеп утырабыз. Әти авылдагы хәлләрне сорый, ә мин җавап бирәм. Зеклар да бүген ял итә. Иртәнге сәгать уннар тирәсендә нин­дидер бер сәер гүләү тавышы ише­телә башлады. Тәүдә бик зәгыйфь кенә иде. Аннан көчәя төште, тагын акрынайган кебек булды. Мин бу тавышны таныдым. Чөнки сугышта ишеткән бар иде: бу — самолет тавышы бит. Тәрәзәдән карамакчы булган идем дә, тәрәзә туң, бернәрсә күрен­ми. Өстәрәк бер почмагын эретеп, шуннан карыйм. Бөтен лагерь гөрли. Кайда саклау командасы, кайда лагерь идарәсе хезмәткәрләре, кайда зеклар икәнен аңламассың, барысы да мәш килә. Лагерь капкасы бик­ле булганга, зеклар самолет карарга дип чәнечкеле тимерчыбыктан ясал­ган ихата буена тезелгәннәр. Солдат­лар һәм идарә хезмәткәрләре лагерь кырындагы тигез яланга йөгерәләр. Күктәге җиңел самолет лагерь өс­теннән бер-ике урады да, тигез ялан өстенә кар бураны туздырып, лагерьга якын ук килеп туктады. Берәр олы түрә килгәндер, мөгаен. Мин туңа башлаган тәрәзә «күз»еннән карашны алдым да, күңелле генә дөрләп янган учакка утын өстәп, тышка чыгарга булдым. Миңа да кызык булып китте, нинди самолет бу, ни эшләп йөри? Киенеп, лазарет бусагасына чыгып бастым. Бөтен халык урамда. Лазарет бусагасында басып торырга урын юк. Тышта суык булуы­на карамастан, йөри алырдай авыру­ларга кадәр бусагага чыгып тезелгәннәр. Сораштырам, тик нәрсә булганын, ни өчен самолет килгәнен беркем дә белми. Зеклар:

 

— Мөгаен, берәр тикшерү комиссиясе яисә берәр генералдыр, — дип, үзара күрәзәлек кылалар. Чөнки лагерьның яшәү дәверендә монда самолет тәү тапкыр килгән икән. Күпләренең самолетны да беренче күрүләре икән. Мин, ашыгып, яланбаш чыкканмын, шуңа да баш өши башлагач кире кереп киттем. Самолет кына күргән бар бит инде. Мин инде үземчә уйлыйм. Мөгаен, берәр яшерен пакет белән яшерен боерык алып килгәннәрдер.

 

Шулай да, түзмәдем, тыным белән эретеп, теге тәрәзә күзеннән тагын тышка карыйм. Бер төркем зеклар безнең якка йөгерәләр, берничә сол­дат та аларга ияргән. Берсен-берсе узарга тырышып йөгерәләр, үзләре нәрсәдер кычкыралар. Ни булыр икән бу дип тагын лазарет болдыры­на чыгып бастым. Йөгереп килеп җиткән зеклар да, солдатлар да барысы берьюлы бер-берсен бүлдерә-бүлдерә:

 

— Егоров, сезне лагерь начальнигы чакырта, сиңа самолет килгән. Мәскәү хәтле Мәскәүдән , — дип тезеп алып киттеләр.

 

Мин тәүдә аңламый торам. Шуннан, ышанырга да, ышанмаска да бел­мичә, киттем лагерь канцеляриясенә.

 

Лагерь начальнигы мине елмаеп, бусага төбенә үк чыгып каршы алды.

 

— Менә молодец! Менә сиңа чуаш! Урысның кулыннан килү түгел, төшенә дә керми бу эшләр, — дип, мине мактый.

 

Очучыларны ашатып, ял итәргә урнаштырдылар. Аларның үзләре белән сөйләшкәч кенә, безне алырга килгәнлекләренә ышандым. И шатландым да соң! Эчтән генә иптәш Василий Иванович Чуйковка рәх­мәтләр укыйм.

 

Шушы вакыйга уңаеннан иртәгә ял игълан иттеләр. Бөтен лагерь халкы шат. Танышлар, таныш булмаганнар да мине тәбриклиләр, килеп кулны кысалар. Минем түбә күккә тигән. Авыз ерык. Үз гомеремдә мине болай олылаганнары юк иде әле. Һәм булмастыр да инде. Кичергән шатлыктан төне буе йоклый алмадым. Кешегә зур шатлык килсә, үләргә мөмкин дигәннәрен ишеткәнем бар иде, һәм моның дөрес булуына ышандым. Ярый әле доктор бик акыллы кеше икән, тыныч­ландыра торган укол кадады. Барыбер йоклый алмадым.

 

Төнлә бер-ике тапкыр самолетны карап кердем. Тора, малай! Бу төшем түгел, өнем икән дип тагын кереп ятам. Түзмәдем, таң белән самолет янына киттем. Лагерь капкасы башындагы сакчы тәүдә туктаткан иде дә, мине таныгач, рөхсәт итте самолет янына барырга. Самолетның көрткә бата-чума тирә-ягын урап чыктым. Ә самолет тора, чукын­ган! Якын килеп сыйпап-сыйпап та карадым үзен. Менә минем бәхет кайда, менә ул минем шатлы­гым һәм ышанычым!..

 

Таң атуга Почет поселогыннан да, күрше лагерьлардан да халык самолет күрергә дип җыелды. Кара яу кебек. Авылдан хәтта бала-чагалар, карт-корылар атлы чаналар белән килгәннәр. Үзеннән-үзе митинг баш­ланып китте. Тәүдә лагерь начальнигы сөйләде. Аннан — самолет командиры. Совет властеның казанышлары, һава флотының үсеше, киләчәге турында нотык тотты. Аннан сүзне миңа бир­деләр. Мин, киреләнеп, сөйли бел­мим, рәхмәт дип баш тартмакчы бул­ган идем дә, бөтен лагерь «гү» килеп минем сөйләүне үтенде.

 

Мин Совет хөкүмәтенә, Сталинга рәхмәтемне әйттем. Дулкынланып, шатлыктан юньләп сөйли дә алмадым. Митингны шуның белән тәмам­ладык. Көн суык булуга карамастан, халык таралмады. Барысының да кәефе күтәренке, бәйрәмчә. Әйтерсең лә самолет аларны алырга килгән. Шундый хәлләр, улым.

 

Шунда, малай, бер кытай кешесе минем тирәдә бөтерелә бит. Әле алдыма, әле артыма чыга. Мин тәмәке тар­тырга уйласам, шырпыга хәтле кабыза бу. Җаен китереп:

 

— Хөрмәтле Егоров иптәш, мине дә Канскига алып кайтыгыз инде. Мин дә азат кеше бит. Утыру вакытым күптән чыкты. Тик кайтырга рәт һич юк, — ди бу.

 

— Самолетта урын юк, барлыгы җиде генә кешене ала бит, — дим.

 

— Сез рөхсәт кенә итегез, мин канатына утырып кайтырга да риза, — ди.

 

— Юк, булмый, самолет тулы, буш урын юк, — дим. Бу һаман үҗәтләнә:

 

— Самолетның чаңгысына бәйләнеп булса да кайтам, тик рөхсәт ит, — ди.

 

— Суык, туңып үләсең, — дим.

 

— Үлсәм дә үкенмим, тик мине моннан гына алып чыга күр, — ди, ялынып.

 

Мин һаман ризалашмыйм. Кытай минем учка бер янчык тоттыра.

 

— Монда алтын, ал, тик алып кына чык, — ди. — Мин алтынны кире тегенең изүенә тыгам. Кытай, егылып, аякларны кочаклый, үзе акырып елый. Ничек кенә жәл булмасын, аны ничек кенә кызгансам да, үз башларыбыз кадерле. Әгәр рөхсәт итсәм, шушы җәһәннәм төпкелендә торып калуыбыз бар бит.

 

Сәгать берләр тирәсендә күккә күтәрелдек. Зеклар безне күз яшьләре түгеп озатып калды. Само­лет артыннан иң озак йөгереп баручы теге кытай булды. Самолет лагерь өстеннән ике тапкыр әйләнде дә, Красноярскига юл алды. Ике сәгатьтән без Красноярск аэропортында идек инде. Рәхмәт иптәш Василий Иванович Чуйковка, безгә поездга билет алып, урын бронировать итеп куйдырткан. Менә шулай, улым. Шушындый маҗаралар белән март башында, өйдән чыгып киткәнгә биш ай дигәндә, чак кайтып төштек. Район үзәгеннән әтине җилкәгә күтәреп алып кайттым.

 

Кайтып бер атна да тормадым, мине тагын райкомга чакырталар. Шикләнеп куйдым, малай, үземә дә чират җитмәде микән, дип. Ул елны тормыш хәлләре бик шәптән булмыйча, март азакларына колхозның малларын ашатырга ни печән, ни салам калмады. Беркайдан табар әмәл юк. Елга буендагы талларны, урмандагы йола агачларын кисеп ашата башладык. Ферма түбәсендәге салам ашалып бетте. Колхоз рәисе, авырып, Уфада больницада ята. Шунда мине райкомга чакырталар. Бардым. Бюрода безнең колхозны тикшерделәр һәм:

 

— Әйдә, колхозны җитәклә, — диделәр. Мин каршы киләм. Болар:

 

— Син — коммунист, Себер кадәрле Себердән әтиеңне юллап алып кайттың, булдырсаң, син генә булдырасың. Син бит еврей кебек. Хәтта аннан да арттырасың, — диләр.

 

— Юк, мин чуаш бит.

 

— Син — чын еврей. Партия кушкан эштән баш тартырга синең хакың юк, — дип, тәки мине колхоз рәисе итеп тәгаенләделәр.

 

Ул язны һич онытмыйм. Нык тырышырга, көч салырга туры килде. Маллар 1952 елның җәенә исән-имин аяк бастылар. Ә миңа «Еврей» кушаматы ныклап ябышып калды.

 

Әти өйгә кайтып төп-төгәл бер ел яшәде.

 

— Улым, син бит мине тәмугтан алып кайттың, оҗмахта үләм, — дип, кат-кат рәхмәтләр укый торган иде.

 

— Тәмуг эссе түгел, тәмуг ул — Себер суыгы, — ди торган иде мәрхүм, — шулай дип сүзен тәмамлады Әндри абзый.

 

Ул да баш астына кулларын салган. Күккә карап болытларны күзәтә, ә күзе тулы — яшь. Шуларның бер тамчысы җай гына чигәсе буйлап тәгәри... Кояш кыздыра. Сабан тургайлары биеп-биеп югарыда-югарыда очалар, алар күзгә нокта гына булып күренәләр һәм бертуктаусыз сайрашалар. Ялкау болытлар исә җай гына, үз юллары белән ашыкмый гына агалар да агалар. Җәйнең җылы җиле иркәләп бит­ләрне назлый. Тирә-як ямь-яшел. Бер сүз белән әйткәндә, сәхрә-оҗмах инде бу тормыш...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ
Казан утлары
№ 11 |
Казан утлары печать

Фикерләр

№32 (873392) / 04.04.2014 11:45:59

Беренчедән, үзем өчен өр-яңа, искитмәле талантлы, сүз тәмен белгән авторны ачтым. Якташ, зур рәхмәт! Икенчедән, әкиятләрдә генә була торган илаһи очраклылык хәлләрен ( Такташча әйтсәк, авыр әкият, билгеле)ишетеп, тыңлап, шуны безгә җиткерә белгәнегез өчен дә рәхмәт, Хисаметдин туган! Моңардан фильм эшләргә кирәк, ләкин - документаль, йә ярым-нәфис, ярым-документаль. Чөнки нәфис кенә булса, ышанырлык түгел хәтта. Искиткеч!

№31 (824092) / 03.01.2013 16:56:08

Рәхмәт туганнар! Мин күп еллар Андрей Михайлович белән бергә эшләдем.Башыннан үткәннәрен исенә төшерә башласа тыныч кына сөйли алмый иде. Германияда Чуйков штабында хезмәт иткәндә, бер чакны урамдагы итекчедән итеген тазарттыра. Акча биргәч теге алмый. Икенче көнне дә шулай була. Шуннан Андрей абзый сәбәбен сораша башлагач теге бәндә чуашча \"үз энемнән акча алмыйм\"-ди. Шунда гына чак үзенең сугыш башында ук хәбәрсез югалган агасын таный. Ә агасы әсирлектә була. Бер документсыз Совет гәскәрләренең мәхсүс бүлегенә мөрәҗәгәт итәргә куркып йөри. Чөнки әтисе дә бит халык дошманы дигән исем астында кулга алынган була. Әндрей абзый төрле документ-кыягазьләр юнәтеп бирә һәм туган якларга кайтып йөремәскә куша. Шулай итеп ул бер туган абыйсын да себер тоткынлыгыннан коткарып кала. Бүгенге көндә Андрей аганың кече улы Мәскәүдә, ә кызы Самарада яшиләр. Соңгы юлларга килгәндә тормышның сәхрә-оҗмахлыгы ул минем сүзләр.

№30 (821942) / 06.12.2012 08:31:56

Күптән иннде болай бирелеп укыганым юк иде

№29 (820997) / 25.11.2012 21:40:03

Авторга чиксез ряхмятемне белдерям!
Вакыйгаларны искиткеч тяэсирле бэян итюе эчен.
Еламый тюзмядем.
Бу язманы урысчага тяржемя итеп зур журналларга бирергя киряк.

№28 (820963) / 25.11.2012 14:33:15

Рөстәм Зарипов
"Хикәянең кульминациясе, туган телнең әҗәл даруы булуы ачылган мәл"


№27 (820961) / 25.11.2012 13:56:11

"Хикәянең кульминациясе, туган телнең әҗәл даруы булуы ачылган мәл"

№26 (820960) / 25.11.2012 13:45:38

Хикәянең кульминациясе, туган телнең әҗәл даруы булуы ачылган мәл - Юныс пәйгамбәрнең балык карыныннан исән чыгуына аваздаш!.. Сезнең таләпләр гадел, әмма аларны бер авторга , бер хикәядә хәл итү бурычын төяү мәҗбүри түгел. Мондый авыр йөкне дәүләт асрамасындагы \"Казан утлары\"ның да аласы килеп тормый кебек...Анда өч санга сузылышлы романнар, икенче сафлыктагы детективлар, \"Минһаҗ маҗаралары\",\"Үзем турында үзем\"нәр, тарихилыктан азат \"тарихи\" романнар,Сәйлән матур сүз белән тамгалаган фәләнизмнар,мәчеттә секс. Таккүзләр, такбашлар һ.б.ш.и фонында мондый хикәя басылу вакыйга, ә бәлкем могҗиза санала аладыр... Бер-бер хәл булды микән әллә дип торышлы...

№25 (820946) / 25.11.2012 11:41:21

Мисс Земля конкурсында мисс России Наталья бугенге Россия турындагы фикерен ботен донья алдында курыкмыйчв ачып сала.

№24 (820939) / 25.11.2012 10:35:05

Рөстәм Зарипов, бу совет чорында басылса, героизм булыр иде. Бүгенге көн өчен бу аз.Җинаятьчел чор узды дип әйтсәк тә, уздымы икән? Бу турыда шик калмасын өчен, Сталин чорын Сталин түгел, ә Сталинга сусаган халык тудырганны язарга кирәк.Әндри нәкъ менә шул үз-үзләрен ашый торган сталинистның чын үзе итеп сурәтләнгән.Әмма язучы нәтиҗәне алай ясамый. Тормыш матур, фәлән, төгән....

Ни өчен маршал Чуйков белән танышлыгы булган кеше генә котыла алган????Башкалар кеше түгелме???? Минем әти маршал булып өлгерә алмый калган Черняховский штабында ярты ел хезмәт итә. Беләсезме кем булып??? Әти сөйләгәнне язам.Ротаны тезеп бастырдылар, лейтенант сорый, кем ит чаба, ит кенә түгел, сыер башыннан миен зарарламыйча ала белә. Әтинең куллары, йодрыклары көчле иде, иткә дә, утынга да бер урынга ике чапканы булмады. Бер чабуда туры китереп өзеп чыгара иде. Мин стройдан чыктым, мин беләм дип әйттем, ди. Әйдә, чабып күрсәт, күрсәттем. Шуннан генерал Черняховский кухнясында генералга сыер башыннан ми алучы булып хезмәт иткән ярты ел.Сез күз алдына китерәсезме??? Тыл - ач, генералга ми алу өчен аерым солдат тоталар.Ул җирдән хат та язарга ярамаган, әтинең өйгә хаты булмаган. Әби- бабайлар бик кайгырышкан, улыбыз харап булды, дип.Әби күрәзәчегә барган, исәнме икәнне белер өчен. Күрәзәче исә, ул исән, мин аны бик тук җирдә күрәм дигән.Әмма 1945 ел язында Кенсбергны алганда ми генә ашаган генерал армиясе югалтулары күп була, әти дә сугышка керә.1945 елның апрелендә аягы каты яралана.2 майда гангренадан бот төбеннән аягын кисәләр. Һәм шул бот төбеннән аяксыз килеш өченче группа инвалид булып йөрде.

№23 (820929) / 25.11.2012 07:28:41

Заманга сүз әйтмәгез, заман -ул мин, диелә Изге Китапта.Тютчев Россиядә Петр 1 гә кадәрге тормышны берөзлексез панихида, ә аннары тулаем бер җинаять дип язып калдырган.Виктор Суворов, әллә кайчангы архивларның да ачылмавына басым ясап, Русия тарихын тоташ җинаять дип белдерә.Бары тик бер чор, Сталин чорын гына гаепләп чернуха турылап утыру бүген тәҗел микән? Автор герое экстремаль шартларда кеше булып кала алучы. Әлбәттә ул судан ак, сөттән пакъ булып кала алмый бәян ителгән шартларда, әмма шуңа омтыла.Әсәрдә, ике башлангыч-явызлык һәм яманлык көрәше күрсәтелеп, бу илдә алга таба яшәр өчен яктылык барлыгы тәгаенләнгән.Рәхмәт Хисаметдин кардәшкә. Чын кеше чын кеше турында чын әсәр язган. Һәм шул \"КУ\" да басылган...

№22 (820880) / 24.11.2012 20:36:39

Катализатор түгелдер, ХАТАлизатордыр. Моның төсле мәгънәсез хатын күргәнем юк иде әле минем.

№21 (820872) / 24.11.2012 19:29:25

Иркә чүттән генә немец кызы булмый калган бит әй! Ул чагында МРУның катализаторы кем булыр иде?

№20 (820860) / 24.11.2012 17:31:48

Сталин заманы явызлыкларын язарга кирәк, әлбәттә. Тик әйтәсе сүз өч нокта гына булырга тиеш түгел.Әйтик, Әндри умарталарын биреп колхозка кергән булсаң, ди.Әйе, минем бабам атларын биреп колхозка соңгы кеше булып кергән.Колхозда басуында иң күп норма үтәүче булган. Урта-Саба колхозына беренче тракторны минем бабам акчасына алганнар. Сатыш колхозы кассасы саеккан саен Исламгәрәйгә Йомгалакка чапкан. Сез чагыштырыгыз, хәзерге "успешныйлар" белән нәкъ киресе, отмывают бюджет.
Һәм ахырда нәрсә??? Бабай немецларны көтеп яшәгән, килсәләр атымны бирәм, алар эшләгән кешенең кадерен беләләр, дип. Ул берече дөнья сугышында ниместә пленда була, алар хезмәт хуҗа бабайны калырга кыстый, кызын кияүгә бирмәкче була.Монысы, колхозга кергән кеше кыйссасы.Оныгы менә һаман да антикоммунистка, антисталинистка.

Тел, сюжет сөйләү ягыннан, әлбәттә, яхшы язылган. Соңгы сүзләр генә мине үтерде. Тик алар булмаса, КУ вряд ли басар иде.

Әндри ник алай? дигән сүзне әйтми. Аның ул вакыт текәләре кебек буласы килә, тышкы яктан ул аларча кылана да.Әмма ул нык оештырылган система, анда күн курткага карап кына кабул итмиләр иде шул.

№19 (820858) / 24.11.2012 17:02:19

Менә монда, Якуб ага Зәнкиевның тагы беп китабы күрсәтелгән.
http://tishek.ru/kajsygyz-ukydy/

№18 (820855) / 24.11.2012 16:43:36

"Ибраһим Сәләхевнең Иртыш таңнарын укы.!"
Типте бия тәртәгә.))) Якуб ага Зәнкиев романын, "Тайгак кичү" авторына язып куйганнар.)))

№17 (820852) / 24.11.2012 16:02:57

Иркэ татар агае кургэн нужа турында укыган дисенме,эйтерием?
"Колыма хикэялэре"н укыса да телгэ,язу стиленэ бэйлэнеп утырачак ул!

№16 (820851) / 24.11.2012 15:58:35

14. Рәхмәт җылы сүзегезгә 14, әмма комачаулаучыларсыз яшәү кызык булмас иде.Каршылыкларсыз үсеш юк. 15. Сез хаклы, әмма Иркә ханымга каты бәрелүне хуплый алмыйм. Һәркемнең үз дөреслеге. Ахыргы дөреслекне Күкләр генә белә. Әйтик, Богданов китапларын укысаң, Солженицынның ролен бөтенләй башкача да аңларга мөмкин.

№15 (820822) / 24.11.2012 12:58:35

Рөтәм маладис!

//Мондый нәтиҗә ясалмагач, бу хикәя бәясе бер тиен. Минус бер тиен.Солженицын, әлбәттә, ул яктан берсүзсез героик кеше һәм язучы.//


утырасың иркә бук ашап,әйтерсң професионал язучы язган. теге кем әйткән, Ибраһим Сәләхевнең Иртыш таңнарын укы.! үз башыннан үткәнне яза. Әндри дә үз башыннан үткәнне яза. атасын сөйләтсәң ни күргәннәрен,анысы моннан да яманырак,кеше ышанмаслык, хикәя булыр иде.
Рөстәм әйткәнчә ул вакытта яхшы кешеләрдә,хәерче ахмаклар да җитәрлек булды. бүгендә тырышып эшләүче байлар бар,шул ук вакытта ахмаклар җитәрлек,Мру моны ачык күрсәтә.
күрәсе көннәрегез алда әле...
килмәгәе ул көннәр,аллам сакласын!

иркә, син ни язганыңы укып,уйлап яз хичюгы!
вакыты-вакыты белән әллә нишләп куясың...

№14 (820816) / 24.11.2012 12:39:32

Ростэм эфэнде мин дэ шул оч ноктага игътибар иттерэсе килгэн иде.Эйе тормыш сэхрэ- ожмах.Лэкин бу ожмахта яшэргэ комачаулаучылар булмаса иде...

№13 (820811) / 24.11.2012 12:27:15

Азагы искиткеч тәмамланган, Иркә ханым.Авторга афәрин. Азактан бер түгел, ә өч нокта куюында хикмәт... Ә яхшы кешеләр һәрвакыт бар, булды , булачак, шунсыз яшәүнең мәгънәсе дә калмас иде.

№12 (820810) / 24.11.2012 12:24:16

Әмма ул ирләр психологиясе турында гына яза.Кәбиров турында.

№11 (820808) / 24.11.2012 12:22:13

Әндри трагедиясе бик халыкчан.Кызганычка каршы ул күпчелеккә хас. Аның төбе нәрсә дә соң??? Әтисен Сталин системасы юк иткән, әмма барыбер улы шул ук системага, әмма аның икенче, каршы баскычына омтыла. Ул трагедиядән котылу юлын шулай гына күрә. Чынлап та персидәтел дә булган әнә, тик күздән яшь кенә китмәгән...

Мондый нәтиҗә ясалмагач, бу хикәя бәясе бер тиен. Минус бер тиен.Солженицын, әлбәттә, ул яктан берсүзсез героик кеше һәм язучы.


Ә әдәби әсәрдә мондый проблемалар асылын психоанализ методларын художественный алымнар белән бирүче белүче бер татар гение бар. Ул -Чыңгыз Айтматов.Ни өчен аның әсәрләрен укыганда коелып яшь ага һәм аннары чистарып каласың, көч керә һәм яңарып китәсең? Чөнки ул художественный алымнар белән күңел төпкелләренә үтеп кереп, аннары аларны юдыры чыгара. Бө өлкәдә яңа буыннан Кәбиров бар. Әмма ул турында гына турында яза.Шунлыктан миңа калса, киң агым белән алдыра алмый әлегә.

№10 (820803) / 24.11.2012 11:47:28

Мин ул буын кешеләре батырлыгын турында әйтмим. Авторның үзе язганнарына бәясе ул соңгы җөмлә.Әндри бәясе түгел, Әндри тыштан бик кәперәйсә дә, эчендә әрнеш һәм чарасызлык, киләчәк алдында бары яшь тама.

№9 (820801) / 24.11.2012 11:34:40

Сугыш авырлыкларын,Себер салкыннарын,ачлык,ялангачлыкны кургэн Эндри абзый очен бугенге кон сэхрэ,ожмах.Ялгышмаска кирэк.Хэркем узенчэ бэхетле.Сугыш чоры кешелэренен тормышы узе батырлык.

№8 (820796) / 24.11.2012 10:22:06

Рөстәм әфәнде әйткәч укыдым. Әлбәттә, Солженицын темасы булса да, бетерү татарча(((( Шуңа басылган да...Татарча булмаса, басмаслар иде билгеле...

Чәч үрә торга нәрсәләрнең татар телендә шушындый рәвешле булса да басылуы ярыйдыр инде диясе килсә дә, типичный сталинисткий әйбер, шул психология. Әйе, аерым кешеләр, аерым авырлыклар булган. Тик яхшы маршал Чуйковлар да булган... имеш...Һәм Чуйков югары бәяләгәч, персидәтел... Һәм карт кеше яшьләре һәм соңгы сүз

"Бер сүз белән әйткәндә, сәхрә-оҗмах инде бу тормыш...""

Ужас бит моның заключительный сүзе!!!!!!

№7 (820792) / 24.11.2012 06:39:23

Ничек чыгарганнар бу хикәяне... Шушындый чын кеше, биографияле кеше язган чын әсәргә дә мәйдан бирүләре шак катырды...
http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/05/blog-post_16.html
http://rustemzaripov.blogspot.ru/2011/10/blog-post.html
http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/10/blog-post_9069.html

№6 (820787) / 24.11.2012 02:15:22

Хисаметдин абзый, молодец, рәхмәт!

№5 (820754) / 23.11.2012 22:04:40

бу татарның "праффиссианал язучылары" №3, әсәр имеш... "Один день Иван Динисовича" ,"Иртыш таңнары" шикелле язылган биграфик язма.

Алла сакласын, бар иде заманалар.



Акбаш,ышан! бу кеше матурлап-шомартыбырак,өстән-өстән генә сөйләгән . Пермь. обл. музей бар,карарга була.
бер знакумый җәбри (мәрхүм)сөйләгәне булды... ышанырлык түгел.
әдәм баласы чыдый,яши,яшәү өчен тырмаша...

№4 (820722) / 23.11.2012 19:36:07

5+

№3 (820708) / 23.11.2012 18:37:32

Бер тында укыла торган мондый әсәрләр күптән очраган юк иде."Казан утлары"н укып бетермичә, ашарга да пешермәдем.

№2 (820685) / 23.11.2012 15:54:08

Чынлап та булды микән бу хәлләр? Бераз гына арттырадыр.

№1 (820672) / 23.11.2012 14:26:51

искиткеч!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино