поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.11.2008 Сәясәт

ФӘРИТ МӨХӘММӘТШИН: АВЫРЛЫКЛАРНЫ БЕРГӘ КИЧӘРГӘ ТУРЫ КИЛЕР

"Бердәм Россия" партиясенең Мәскәүдә узган съездыннан соң ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның журналистлар белән очрашуы табигый хәл кебек. Ә менә ни өчен "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газеталары хезмәткәрләре белән соң? Сөйләшү башында Фәрит әфәнде: "Дөресен әйткәндә, сезгә килергә күп­тән җыенып йөри идем", – диде. Без моны республикабызның төп газеталарына карата аерым мөнәсәбәт дип юрадык һәм ялгышмадык та кебек. Чөнки әлеге ике газета яшәешебезнең һәр өлкәсе, хакимиятнең гамәлләре турында иң объектив мәгълүмат биреп баручы басмалардан исәпләнә. Ф.Мөхәммәтшин белән очрашуда кузгатылган мәсь­әләләрнең иң әһәмиятлеләрен дә укучыларыбызга түкмичәчми җиткерәбез.

КРИЗИС ТУРЫНДА

 

Бүген һәркемнең авызы "кризис" дигән сүз белән ачыла кебек. Ф.Мөхәммәтшин да әлеге афәт проблемаларын читләтеп узмады: "Россиядә 10 ел саен ниндидер хикмәт булып ала инде. Әмма "Бердәм Россия" партиясе лидеры Владимир Путинның докладын, Россия Президенты Дмитрий Медведевның чыгышын тыңлаганнан соң, кризис безгә артык кагылмас дип ышандырасы килә", – дип сүз башлады ул. Соңгы елларда, Россиядә, аерым алганда, Татарстанда тормыш яхшырды, иң әһәмиятле программалар тормышка аша башлады. Газлаштыру, тузган торакны бетерү, юллар төзү программаларын гына алыйк. "Әмма кризис нәтиҗәсендә кайбер эшләр тукталып торачак, әйтерсең лә Сабантуй атын тезгененнән тотып туктаттылар", – диде Ф.Мө­хәммәтшин һәм бүген килеп туган вәзгыятькә үзенчә бәя бирде. – Кризис – тискәре күренеш, әмма аның уңай яклары да бар. Моңарчы рәхәтләнеп, ләззәтләнеп, үзебездән канәгать булып, "тамак кырып, мыек борып" яшәдек, акчаны да сак тотмадык. "Кайчак юрганга карап аяк сузарга кирәклеген дә оныттык. Инде хәзер итәкне җыеп, чын хуҗаларча сакчыллык белән яшәргә кирәк булачак. Бергә-бергә бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз. Әйе, кайбер проектлар, программалар тукталып торачак, иң өстенлекле юнәлешләргә күбрәк игътибар биреләчәк", – диде ул.

 

Ф.Мөхәммәтшин әйтүенчә, "Бердәм Россия" съезды барганда, кризистан чыгу мәсьәләсендә ике фикер яшәгән. Беренчесе – АКШ юлы. Ул җитештерүчегә һәм кулланучыга ярдәм итүне күз алдында тота. Безнең ил исә икенче юлны – банкларны савыктыруны кулай дип тапкан, һәрхәлдә, пар­тиянең юлы шундый. Чөнки эре җитештерүчедән алып аерым кешеләргә хәтле бөтен дөньясы кредит алып эшли һәм яши.

 

ПАРТИЯ ТУРЫНДА

 

"Бердәм Россия", хакимият партиясе, идарә итүче партия буларак, халык аңына кереп урнашты инде. Әлеге "гегемонлыкка" карата Ф.Мөхәммәтшинның фикере нинди соң? Ул, барыннан да бигрәк, "Бердәм Россия"не үз өстенә җаваплылык алучы партия сыйфатында күрә. Аның оешуы да бит җәмгыять үсеше өчен катлаулы чорда дилбегәне үз кулына алырдай сәяси көч кирәк булуга бәйле иде. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: дөнья күләмендә, күп кенә илләрнең кризислардан көчле бер партия төзеп чыгуларына мисаллар бар. Бүген партиянең җаваплылыгын, абруен үстерү буенча алга таба яңа адымнар ясалды.

 

Парламентта күпчелекне тәшкил иткән партиянең җитәкчесе – Хөкүмәт рәисе. Хөкүмәт әһелләре әлеге партиядә әгъза булып тора ала. Төбәкләрдә җиңеп чыккан "Бердәм Россия" төбәк җитәкчеләрен тәкъдим итә ала. "Элек бит Россия Президентының округтагы вәкиле президентка берничә кандидатураны язып бирә иде дә, президент, шулар арасыннан берсен сайлап, парла­ментка тәкъдим итә иде. Президент тәкъдиме белән килешмәгән парламент куып таратыла ала иде. Законга, демократия принципларына каршы килгән бу хата хәзер төзәтелә", – диде Ф.Мөхәммәтшин.

 

Партиянең абруе һаман да үсү президент хакимлеген какшатмасмы, СССР Конституциясенең 6 нчы маддәсе кире кайтып, "Бердәм Россия" КПСС кебек әйдәүче, юнә­леш бирүче хәлиткеч көчкә, "ВТ" белән "РТ" газеталары бергә кушылып, партия органына әйләнмәсме, дип шикләнде "ВТ" журналисты Илсөяр Хәйруллина.

 

Ф.Мөхәммәтшин әйтүенчә, президентның вәкаләтләре болай да зур һәм партия ул вәкаләтләрне дәгъваламый да. "Бердәм Россия"нең бөтен хакимлекне үз кулына алуыннан куркырга сәбәп юк. Чөнки илдә сәяси партияләр күп һәм алар бер генә партиянең монополиясенә юл куймаячаклар. Халык, җәмгыять, ил мәнфәгатьләрен кайгыртмаган партия хакимияттән китәргә мәҗбүр ителәчәк.

 

Ф.Мөхәммәтшин Американы, ил белән идарә итүдә республикачылар һәм демократларның алышынып торуын мисал итеп китерде. Анысы шулай, теоретик яктан барысы да дөрес, әмма бүгенге Россия һәм гасырлардан килгән традицияләр белән яшәүче Американы янәшә куярга иртәрәк әле. Бездә көчле оппозиция юк һәм аның кайчан туасы да томанлы. "Бердәм Россия" һаман да куәт ала бара. Съездда ул аграр партия белән берләшкән. Әлбәттә, "уңнар" да, берләшеп, "Правое дело" партиясен оештырып маташалар, әмма ул йогынтылы көчкә әйләнгәнче күп сулар агачак. Кем иренми – шул тәнкыйтьләгән Коммунистлар партиясенең киләчәк язмышы исә хәзергә шулай ук бик өметле күренми.

 

Инде республикабызның төп ике газетасы язмышына килгәндә, Ф.Мөхәммәт­шин, "Бердәм Россия" яшәгәндә, ул газеталарның партия рупорына әйләнмәячәгенә ышандырды һәм: "Ә коммунистлар өчен җавап бирә алмыйм", – дип өстәде.

 

ТАТАРСТАН ПАРЛАМЕНТЫ НИНДИ БУЛЫР?

 

Ф.Мөхәммәтшин әйтүенчә, депутатлар саны шул ук 100 калачак, әмма аларның яртысы партия исемлеге буенча, яртысы бер мандатлы округлардан сайланачак.

 

"Бердәм Россия"дән мандат алучыларның 20 проценты – яшьләр, 15 проценты – хатын-кыз, 10 проценты аграр партиядән булачак. Ни өчен? Спикер фикеренчә, яшьләргә бер мандатлы округлардан депутатлыкка узу кыен, чөнки халык аларны белми һәм шуңа күрә әлләни ышаныч багламый. Һәм ни гаҗәп, сайлаучылар хатын-кыз кандидатурасын да бик өнәп бетерми икән. Кыскасы, яңа парламент шактый чуар булыр дип көтелә, әмма буыннар дәвамлылыгы сакланачак.

 

ПРЕЗИДЕНТ ҺӘМ ПАРЛАМЕНТ "ГОМЕРЕ"

 

Аларның вәкаләтләре срогын озайту мәсьәләсендә Фәрит әфәнденең фикерләре мондыйрак. Беренчедән, бер-бер артлы килгән парламент һәм президент сайлаулары тормышны чыгырыннан чыгара иде: ил ярты ел Думага сайлаулар белән яши, инде алар тәмамланып, иркен сулап куям дигәндә генә, президент сайлаулары башлана. Сәяси көрәш агымдагы проблемалардан читләштерә. Икенчедән, Россия кебек зур ил өчен, бигрәк тә бүгенге күчеш чорында, 4 ел – бик аз вакыт. Россия "нефть энәсеннән" төшеп, инновацион технологияләр кулланып үсешкә ирешкәч һәм көндәшлеккә сәләтле илгә әйләнгәч, бәлки президент һәм парламентның вәкаләтләре срогын кыскартырга мөмкин булыр. "Әмма шунысын ышанып әйтәм: әлеге үзгәреш безнең гомердә булмас әле", – диде Ф.Мөхәммәтшин.

 

ТЕЛ ЯЗМЫШЫ

 

Россия дәүләт мәгариф стандартларыннан милли-төбәк компонентын төшереп калдыру Россия Конституциясенә каршы килә. Хәер, Төп законны санга сукмаучы законнар кабул итү безнең ил өчен гадәти күренешкә әйләнде. Ф.Мөхәммәтшин шәхсән федераль законнарны юристлардан тикшерттергән. Нәтиҗә шул: аларның егерме икесе конституцион нормаларны бозып кабул ителгәннәр. "Иң аянычы: без үзебезнең законнарны шулар белән тәңгәлләштереп утырабыз, – диде Ф.Мөхәммәтшин. – Мәсьәләне мин әле Сергей Кириенко һәм Александр Коновалов вакытларында ук Идел буе федераль округында күтәреп чыккан идем. Закон үзгәртү инициативасы әзерләргә куштылар. Ә мин: "Мәскәү коридорларын таптарга ботинкаларым җитмәс", – дидем. Хәтердә әле: безнекеләр Федераль үзәк белән Татарстан арасындагы Шартнамә буенча да күпме бусагаларны таптадылар. Ә кире кагылган закон инициативаларының чуты-кәнисе юк, теләсә нинди сылтау табып кире бора торалар. "Федерализм принципларына корылган дәүләт төзибез!" – дип шәрран ярулар еш кына куык очыруга охшап кала.

 

Соңгы 309 нчы Федераль Закон – Россиядә яшәүче милләттләрнең Конституцион хокукларын бозуның чираттагы мисалы.

 

"Россия Конституциясенең 72 нче маддәсе буенча, мәгариф процессы Федераль үзәк белән төбәкләрнең уртак вәкаләтләре иде, хәзер ул "федераль министрлык һәм мәгариф учреждениесе вәкаләтендә" дип үзгәртелде, димәк төбәкләр белем бирү стандартлары эчтәлеген формалаштырудан читләштерелде. Әмма без гаделлекне торгызачакбыз", – диде Ф.Мөхәммәтшин. "Телләр турында"гы закон 15 ел эшләде һәм аның беркемгә дә зыяны тимәде. Татарстан татар теле укыту методикасы һәм методологиясен эшләде. 7 мең укытучы әзерләде. Аларны кая куясың?

 

"Без рус телен укыту өчен бөтен мөм­кинлекләр тудырдык. Республиканың барлык мәктәпләрендә дә рус телен өйрәнәләр, чөнки ул – дәүләт теле, һәм аны һәркем белергә тиеш. Әмма шул ук вакытта, кешене ана теленнән биздерү бернинди кысаларга да сыймый", – диде әңгәмәдәшебез.

 

Ф.Мөхәммәтшин – Европа Советында муниципаль һәм җирле хакимиятләр Конгрессының фән һәм мәгариф комитеты рәисе. Комитетның соңгы утырышында дөньяда ел саен 400 телнең юкка чыгуын әйткәннәр. Глобальләшү процессы үзенекен итә, тел мәсьәләсе дөньякүләм проблемага әйләнде. "Шул сәбәпле, "Региональ телләр һәм азчылык милләт телләре турында" Европа Хартиясе кабул ителгән иде. Россия аңа кул куйды, әмма ратификацияләмәде. Димәк, әлеге документны юридик яктан расламады. Шуңа күрә ул гамәлгә дә керә алмый", – диде Ф.Мөхәммәтшин. Бүген һәр милләт үз теленең язмышы турында кайгыртырга тиеш, тик башкаларга зыян китерү хисабына түгел. Фәрит әфәнде әйтмешли, телгә карата мондый мөнәсәбәт яшәсә, киләчәктә рус теле дә юкка чыгарга мөмкин. Әйе, күп телләрнең язмышы бүген кыл өстендә. Әмма федераль хакимият, "авыруның күп гомере калмаган" дип, аны мендәр белән томалап үтерү юлын сайларга тиеш түгел. Язмамны күңелсез уйлар белән тәмамлыйсы килми. Чөнки Татарстан җитәкчелеге үз халкының хокуклары өчен көрәшүдән туктамаячак. Һәрхәлдә, Ф.Мөхәммәтшин шуңа ышандырды.

 

Д.БУНТУКОВ фотосы.

 


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 242 | 25.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»