• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

22.11.2012 Милләт

Дөньядан аерылган себер татарлары тормышы - ФОТОларда

Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.

 

 

 

 

 

1) Кыскыркүл авылының очкычтан күренеше 

2) Авылга очкыч килде. Аны каршыларга гадәттә бөтен авыл чыга 

3) Күп урыннардан, тирән булмаган сулыклардан бары тик машинада гына үтеп була

4) Махсус тәгәрмәчле техникаң булмаса беркая да барып булмый

5) Күкрәндедә әле дә халык телендә "уфалла" дип аталган арбасыз яшәп булмый 

6) Себер агае

7) Җәен көймә, кышын чана юлга чыга

8) Себер татарлары балык тота торган төрле-төрле ятмәләрен һәрвакыт тәртиптә тота 

9) Сазлыклар арасындагы авылларда әле дә кул сөт аергычлары

10) Кибеткә тавар кайтты. Башта аны олы җирдән көймә белән китерәләр, аннары күтәреп басмалардан кибеткә ташыйлар 

11) Балыгы да эчәр суы да, күлдән. Кыш көне күлнең бозын кисеп эретеп эчәләр 

12) Суга көянтә белән
 

13) Колхозлар беткәч, балык тоту артельләре таралгач, күлләр хосусыйлаштырылгач күпләр эшсез калды 

14) Балык тоту өчен иң җайлысы каек көймә. Ул тоташ бер агачтан ясала. 

15) Кара ция (караҗиләк, черника) себердә бик уңа 

16) Авылларда кул осталары да бар. Нурмөхәммәт Тимербулатов өй кашагалары да, тәрәзә бизәкләре дә ясый 

17) Җиңел машина, арбалы ат һәм мотоцикл өчен салынган махсус юл 

 18) Очкыч

19) Бу якларда көтү көтү дигән эш юк. Мал-терлек үз рәхәтендә

 20) Кускургуль

21) Атнага бер йөри торган очкычта бер вакытта да урын булмый. Пилотлар кешеләрне кызганып күбрәк тә алырга мөмкин. Бу очкычлар да бик тузган инде 

22) Һәркемнең үз печәнлеге бар. Печән әзерләгәндә кайтып тормас өчен монда өй сыман бер корылма да салып куялар. Бу якларда терлекләргә печәнне кыш кергәч, сазлыклар каткач трактор белән сөйрәтеп алып кайталар. 

 23) Авыл

24) Аусак авылы балалары

25) Саз циядән (мүк җиләге, клюква) шәңгәләр - себер татарларының яраткан ризыгы

26) Күкрәндедә бер күлдән икенче күлгә йөри торган кечкенә елгачыкларны авыл халкы сазлыкларда кайчандыр үзе казыган

27)

28)

29)

30)

31) Сазлыклар арасында яшәүчеләрнең тормышы күргәзмәгә килгәннәрне хәйран итте. Бу рәсемнәрне "Тюменская область сегодня" хезмәткәрләре Валерий Бычков һәм Дмитрий Ткачук төшерде. 

---
Азатлык
№ --- | 21.11.2012
Азатлык печать

Фикерләр

№39 (820915) / 24.11.2012 23:28:24

Собянинга килгәндә, татар яки хант каны юктыр дип әйтеп булмый. Берничә буын ата-бабасы тайга эчендәге авылда яшәгән гаиләдә туып үскән егет. Әтисе берничә ел авыл советы председателе дә булып торган.

№38 (820912) / 24.11.2012 23:15:31

чын татар №34

Постыгыздагы "Тува,чукчаларның да күзләре кысык,аларны да татарга языйк" дигән киния сезнең үзегезгә турырак килә түгелме соң? Тышкы кыяфәткә карап ТАТАРны бүлгәли башласак, сезнеңчә татар булырга тиешле кыяфәттәгеләре 500-600меңнән артмаслар алар)))

№37 (820909) / 24.11.2012 22:46:53

35-кә,каян белдең?))) 

№36 (820908) / 24.11.2012 22:44:49

Әй аллам,чистый тавык мие ашаган кеше булдың инде.Бер класста ничә ел утырдың ?

№35 (820906) / 24.11.2012 22:40:00

?, Апас хатыны түгел ул,яхшылап аңларга тырыш әле,что к чему.Аннары фикереңне яз!

№34 (820905) / 24.11.2012 22:37:22

Соры корт, Собянинның да күзләре сибирский вариант бит,шәт ул да татардыр әле.Вообще то хшаган ул татарга.Тува,чукчаларның да күзләре кысык,аларны да татарга языйк.)))

№33 (820902) / 24.11.2012 22:25:06

Апас хатыны һәм шуңа охшаган күпчелек катыннарга кагыла инде бу фикер.Надан.

№32 (820901) / 24.11.2012 22:22:52

RIM №27 сылтамасына карата:

Астагы комментарийларны карадыгызмы? Данлыклы, белемле русларның география буенча нинди белемле булуын күрдегезме? Роликтагы балаларны, кайсы таҗик, кайсы бурят дип атый, татар диючесе генә юк.
Сүз уңаеннан, "Азатлык" радиосы хәбәрчесе- Наил Алан Яркәү районы Чыкча авылында укыткан иде...

Әәәә))) Кем әле монда, татарлыкны тышкы кыяфәткә карап бүлә иде? Бу татарлар белән чагыштырсак, башкорт күүүүпкә көнбатыш татарларына охшаган бит, боларны да, татар түгел дип, читкә кагаргамы? )))

№31 (820899) / 24.11.2012 22:16:23

?, э синен турында иде мени эле №28 язган

№30 (820898) / 24.11.2012 22:14:23

Җүләргә дә аңлашыла инде бу фикер,әллә син вообшымме?

№29 (820896) / 24.11.2012 22:06:37

Ирләрдн, кызын турында булдымы бу фикерен? или хатынын турындамы?,анлатып яз.

№28 (820895) / 24.11.2012 22:04:13

Килен булуның да кадерен белергә кирәк.Килен дигән сүз бииик олы сүз,хатын кыз өчен дәрәҗәле исем.Кыеклап-мыеклап ирле булган хатын килен исемен күтәрергә хакы юк.Без,Ирләр ,буйга узган хатынны алабыз алуын,ләкин аны чын хатын итеп саннамыйбыз һәм ул килен исемендә йөртә алмый.Просто килмешәк була ул.

№27 (820891) / 24.11.2012 21:43:45
№26 (820870) / 24.11.2012 19:07:32

Анда безнен авылдагы кебек ойлэнми калган егетлэр бармы икэн? Шул турыда язарга иде,,эзрэк омет уяныр иде....

№25 (820831) / 24.11.2012 13:37:13

яштән үк акыллы булгансың икән Ялкын!
буласының бугыннан билгеле, дия иде дәүәнием.

№24 (820721) / 23.11.2012 19:35:11

Әйе, Соры корт, сөенечле хәбәр))) Ләкин хәзер килен булулар тү-түт шул инде, яшьрәк чакта бер себер егете алырга кайткан иде))) Ерак дидем, әни дә ялгыз иде, насыйп булимады)))

№23 (820716) / 23.11.2012 19:09:35

Ялкын

Килен булып калучылар да бар.))) Бер кодача, Башкортстанның Дөмәй авылында туып үскән, хәзер Санникова авылында яшиләр. Ләкин, өйләрендә, сез №20 поста санап киткән бар уңайлылыклары да бар, авылларына асфальт кергән.)))

№22 (820712) / 23.11.2012 18:53:30

Ялкын

)))Мондый саф тәбигать булган урыннарда ял йортлары, саноторийлар күргәнем булмады, ә алар булган җирләр бездәге цивилизациядән әллә ни аерылмый, чебен, черки күплеген исәпкә алмаганда.)))

№21 (820711) / 23.11.2012 18:45:16

25 фотода шәңгә түгел, себер пилмәне

№20 (820707) / 23.11.2012 18:36:11

Табигате чыннан да искиткеч! Себер татарлары үзләре дә бик кунакчыл. 85нең җәеннән бирле бер дә үзгәрешләр булмаганмы әллә? Бу фотолар 22 яшьлек чагыма алып кайткан кебек булдылар. Кыр чәчәкләре белән аралашкан җир җиләкләре исе!Сулап туймаслык иркен саф һава!Чиләкләп яуган яңгыр астында минем буйлылар күкрәк тиңентен йөрерлек булып үскән куе яшел үлән! Шул үләннәрне ашаган сыерларның шәһәр каймагы куелыгындагы гаҗәеп тәмле сөтләре! Тәрәзәләреннән мул яктылык кереп торсын өчен челтәрләрдән арындырылган кечкенә генә җыйнак йортның ачык йөзле хуҗабикәсе белән бергә бөгеп пешереп ашаган эремчек пилмәннәре! М-м-м! Бүген дә ымсындырып, авыз суларын китереп тора! 60 йортлы авылның нәкъ уртасында аның йөрәге булып типкән һәм Казаннан килгән студентлар белән тагын да җанланып киткән клуб бинасы! Ай фазаларына бәйле рәвештә суы әле мөлдерәмә тулып, әле төпләре дә күренерлек дәрәҗәдә чигенеп торган Иртыш елгасы култыгы! Болар барысы да истә, барысын да менә бүген генә күргән төсле булып күз алдына килеп басалар!
Хәзер менә бу фотоларга карыйм да, әгәр шунда килен булып калган булсам,))) сазлыклар уртасыннан күтәртеп салынган бу такта басмалар аша(11 фото) сулы көянтә-чиләк белән ничек йөргән булыр идем икән?!))) Бигрәк тә хәзерге олыгайган көннәрдә бернинди уңайлыклары булмаган йортларда яшисен берничек тә күз алдына китерә алмыйм.
Ә бит Татарстанның бик күп авылларында йортларга хәзер күптән газ, су кергән, канализация ясалган, туалет, ванналы душ кабинасы, мунча өй эчендә, заманча кер, савыт-саба юуу машиналары, гидромассажлы аяк ваннасы, микродулкынлы мич, заманча тузан суырткычлар һ. б. күп төрле уңайлыклар һәрбер 2нче йортта тудырылган. Болардан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Авылларда яшәүчеләр дә шәһәрдәге туганнары кебек көн күрәләр. Авыл белән шәһәр арасында аерымлыклар сизелми дә. Хәтта интеллект ягыннан да энциклопедик белемле шәхесләр бар. Мин белгән авылларда шулай рәхәтләнеп яшиләр, һәр йорттан да цивилизация исе аңкый. Ә биредә урман-кыр, сазлыклар хакимлегендә яшәүчеләр, күбрәк табигатьтән көч-куәт туплап, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Әйе, үзгәрешләр әллә ни бик сизелми дә. Бу урыннарга төзелгән санаторийлар, ял йортларына юл тотып, рәхәтләнеп себер һавасын яңартып кайтасы иде бер.
Соры корт, бу тирәләрдә бармы шундый нокталар?))))

№19 (820682) / 23.11.2012 15:47:09

Ялгышсам, шул якта яшәүчеләр төзәтер, бу биткә сылтаманы алар күпләп утыра торган сайтка куйдым.)))

№18 (820681) / 23.11.2012 15:45:24

шартлатмыйсыңма соры

)))Белүем-белүем... Нәкъ менә 100-150 баш каз. Мәглүмәт кенә 7-8 ел элгәрге. Гаиләләрнең башка кереме юк бит, шуның белән тормыш итәләр. Торнагуз (клюква), җыю белән косык (эрбет чикләвеге) җыюны санамаганда...

№17 (820671) / 23.11.2012 14:20:28

//10-15 оя каз тоталар бугай, //

әгәр бер ОЯ (!)да 10 биби чыга дип санасак,бер хуҗалыкта 100-150 баш каз була.
әллә бу синең татарча белмәвеңмә?

№16 (820662) / 23.11.2012 13:02:46

Шунсы кызык, бик нык уңай шартлар булуга карамастан, Кәбәк авылыннан башка авылларда казлар күргәнем булмады. Кәбәктә, һәр йортта ачуым да килмәгәе, 10-15 оя каз тоталар бугай, тирә якның күле, гел каз төркемнәре белән капланган була. (казлар, төнен күлдә, төлке-бүредән саклана) Әәәә, Аксурда бер аз казлар бар...

№15 (820661) / 23.11.2012 12:48:33

Илхам
Саз якта, төзелеш өчен яраклы агачлар бик аз анда.))) Тапкан агачтан да, беренче чиратта үзләренә түгел, мал каралты-курасы салалар. Аннан, ул якта яшьләр бик булмагач, яңа өйлэр дэ әллә ни юк.

№8 поста язылган "Северный маршрут" дигән юл буйлап, авыл белән авыл кушылып дигәндәй, коттеджлар гөмбәләр кебек үсәләр, төньякта эшләүчеләр, үзләренә пенсиягә чыккач яшәү өчен салалар.))) (Тубылдан Омскийга таба, Иртыш ярында озакламый буш урын да калмас мөгәен.))) )

№14 (820657) / 23.11.2012 12:08:13

Матур яклар, кунакка барасы килэ башлады Эшлщгщн кеше кайда да югалып калмый инде - тэрэзэ йозлеклщре ясап сата. Нигэ ойлэре бик ямьсез, урамн якын бит югыйсэ

№13 (820640) / 22.11.2012 23:23:48

1986нчы елда бу тэбэклэрдэ 2 атна концертлар белэн булган идек.Искитмэле матур якларр.Э андагы халыкнын гадилеген,кунакчыллыгын белсэгез.Яшьлегемэ кайткан кебек булдым.Менэ кайда барырга кирэк ял итэргэ,отпускага.Чит иллэрен бер читтэ торсын Туйдырды бу артык цивилизация.Кунел тынычлык сорый.

№12 (820600) / 22.11.2012 19:03:39

Саз циядән (мүк җиләге, клюква) Иртыш, Шәбәл тирәләрендә-торнагуз...

№11 (820599) / 22.11.2012 18:54:11

Юк, бичәм шушы авыллар урнашкан Вагай районыннан...

)))Кемдер, башкортларның тышкы кыяфәте татарга охшамаган дип язган иде, болар типичный татарлар инде. Аерма бармы? )))

№10 (820594) / 22.11.2012 18:18:32

Соры корт, узен себер татары чтоли?

№9 (820567) / 22.11.2012 16:44:11

Омскига кадәр булган юл Тубылдан, Тибриз аркылы, Иртышның уң ягыннан (төньяк яры буйлап) салына. Яхшымы-яманмы, анда эш бара әле. Шәбәлгә (Супра) кадәр булган юл-отлично. Ә Ачир белән Лайтамакка Төмән-Тубыл тассасыннан Кутарбитка авылы яныннан кереп киткән юл булырга тиеш иде. Иртышның сул ягыннан асфальт Вагайга кадәр бар, аннан, шоссейка китә. Аксурга кадәр барып була әле, аннан соң, янгыр булса, алга таба юл юк.

№8 (820540) / 22.11.2012 15:20:17

соры, омскига кадәр бугай,Северный маршрут дип аттала проект,так?

№7 (820538) / 22.11.2012 15:12:33

Кутарбиткадан Лайтамак, Ачиргә юл салу өчен проект тулысынча эшләнеп тә беткән, беренче 5км сының җир полатнасы да эшләнгән иде, Собянин Мәскәүгә киткәч, никтер ул турда оныттылар...

№6 (820523) / 22.11.2012 13:22:47

Айдан артык гомерен Себергэ китеп эшлэуче егетлэребезгэ хокумэт достойный хезмэт хакы хэм саноторийларга путёвкалар да бирэ алмый бит,всё схвачено.Вакытында отпуска дигэн нэрсэ дэ,достойный пенсия дэ курэ алмыйлар.Чонки 1 эшчегэ берничэ сорыкорт туры килэ.

№5 (820518) / 22.11.2012 12:48:06

килеп эшләүче.татар-башкорт кына түгел,хохолларны оныткансың.


алар шуңа киләләр,үзләренә генә бәхет эзләмиләр,сезне дә,сәүит заманыннан калган старый пердуннарны,бәхетле итәр өчен киләләр. алар килеп эшләмәсә,каян килер иде, ХМАОка,зур %% пенсияләр? рәхмәтле бул килеп эшләүче туганнарыңа.

алар сезнең белән бер рәттән эшләсәләр дә аларга, сез алгандай,льготалар юк - коры зарплата гына! налог ХМАОка кала.


№4 (820515) / 22.11.2012 12:34:20

Күп еллар Сургутта яшәсәмдә, Төмән өлкәсенең көн ягыннан килеп эшләүчеләр бик әз,юк диярлек.Себернең бөтен җирендә "бәхетле" Татарстаннан,Башкортстаннан килеп эшләүчеләр бик күп.Нигә икән УФ АЛЛА арбасы музейда булган төбәкләрдән монда бәхет эзләп килләләр икән? Гел шул сорауга җавап табалмыйм.Үзем монда совет чорыннан калган кеше ,безнеке узган инде.Бәлки берәр акыллысы аңлатып карар.

№3 (820514) / 22.11.2012 12:27:52

И, татарым, кайда да сот, камыр ризыкларыннан аерылмый. Коянтэлэре, арбалары белэн безнен нык камфартабилный тормыштан бэхетлерэк яшилэрдер болар.Кайчак тайгага китеп олагасы чаклар була ул...

№2 (820512) / 22.11.2012 12:07:30

менә бу ВТОга кергән Россия дигән \"горур\" ил!....

№1 (820508) / 22.11.2012 11:15:17

девственно чиста табигать! уфалла арбасы белэн кэянтэнен бездэ дэ музейга куелганы юк, бэтен авылларда да шулар эшли

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино