поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.11.2008 Киңәш-табыш

ТАВЫК ТӨШЕНӘ ТАРЫ КЕРӘМЕ?

Бу җиһанда, нинди милләттән булуына карамастан, төш күрмәгән кеше юктыр. Аларның күңелгә ятышлысын күргәндә йокыдан җаныбызга бертөрле рәхәтлек хисләре өстәлеп уянабыз. Ә күңелсезләре сагайта, кәефне төшерә. Ә бит төшләр дә безнең яшәү халәтебезгә, кылган гамәлләргә, сәламәтлегебезгә, уй-фикерләргә бәйле. Кайбер кешеләр ачышларын алдан төшләрендә күреп, танылган шәхесләр, галимнәр булганнар. Юкка гына халыкта “Тавык төшенә тары керә” дигән мәкаль йөрмидер. Төшләрнең кеше тормышында роле бәхәссез, әле аларга бәйле күп серләр ачылмаган. Тәгъбирнамә китаплары нәшер ителеп торса да, төшләрне бер калыпка салып булмый. Дини күзлектән караганда аларга нинди бәяләмә бирелә? Шул хакта уртаклашуын үтенеп, Казанның Шамил мәчете имам-хатибы Мәх­мүт хәзрәт ШӘРӘ­ФЕТ­ДИНгә мө­рә­җә­гать иттек.

– Мәхмүт хәзрәт, төш күрү диндә ничек аңлатыла? Ул йокы алдыннан ашап яту галәмәтеме, әллә өндәге халәтнең йокы вакытында чагылышымы?

 

– Йокы ул күренмәгән дөнья белән күрешә торган бер тәрәзә. Кеше гөнаһлардан сакланып пакь булып яши икән, шушы тәрәзә аша физик законнарга буйсынмаган дөнья белән аралаша. Пәй­гамбәребез: “Бу дөньяда барысы да киселде, бетте, мин­нән соң пәйгамбәр көт­мәгез. Пәйгамбәрлек бе­лән бердәнбер өзелмәгән элем­тә – ул төш күрү. Сезнең ара­гызда саф, пакь кү­ңелле кешеләр иң дөрес төш­ләр күрерләр”, – дип әйткән.

 

Аллаһы Тәгалә: “Йоклаганда җаннарыгызны тәнегездән чыгарам”, – ди. Ә йокыдан уянганда кешенең җаны кабат тәненә әйләнеп кайта. Дөнья тәҗрибәсендә шундый хәлләр дә бар: кайбер кешеләр йокларга яткач, гомерләре өзелгән яки тә­мамланган, тәкъдирләрен­дә үлем язылган очракта, уяна алмыйча, мәңгелеккә китеп баралар. Кешенең йокысы никадәр ти­рәнрәк булса, аның җаны да (тән белән элемтәсен өзми­чә, билгеле) физиологик гәүдәсеннән шул­­кадәр ераклаша. Рәсү­лүллаһның (с.г.в.) һәм галимнәрнең әйтүе буенча да йо­кы вакытында җан Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте аша башка җаннар дөньясы белән элемтә кыла, кайчак әрвахларның җаннары бе­лән дә очраша, аларның хәл­ләрен, безгә күренмәгән ме­тафи­зик дөньяны да, кешеләргә кагылышлы күзгә чагылмаган башка әйберләрне дә күрә.

 

– Кемнәргә нинди төш­ләр керә? Сез үзегез дә төш күрәсезме?

 

– Әлбәттә, күрәм. Төш­ләрнең төрлесе була. Әйт­­кә­немчә, йокы никадәр ти­рәнрәк, җан да тәннән шул­кадәр ераклаша. Кайчак җан акыл савыты тирәсен­нән ерак китә алмый. Ул очракта кеше йоклаганда күңелендә булган, акыл савытында җыелган фикерләрнең чагылышын хыялый рә­веш­тә күрә, күзәтә. Моның хакыйкый төшләр белән бернинди элемтәсе юк.

 

Икенче төр төшләр шайтани була. Күзгә күренмәгән җеннәр, шайтаннар кеше­ләрнең хыял дөньясына үтеп керәләр һәм йокы вакытында рухи тәрәзәләрендә үлем­гә кагылышлы төрле на­чар, куркыныч хәлләрне күр­сә­тәләр. Мондый шайтани төшләр төп­сез, мәгъ­нәсез, дәһ­шәтле була.

 

Өченче төр төшләр илаһи, рахмани була. Андыйларын саф, пакь күңеллеләр күрә. Ул кешенең шәхси киләчәге, гаиләсе, дус-туганнары, хәтта әрвахлар белән дә бәйле булырга мөмкин.

 

– Күп очракта төшләр булачак вакыйгаларны, афәтләрне алдан сизем­ләргә булыша, саклык чаралары күрергә кирәклекне кисәтә.

 

– Аллаһы Тәгалә саф күңелле, иманлы, гыйбадәтле кешеләргә берничә көн­нән, хәтта берничә ай, ел­дан соң була торган хәлләрне дә төш­­ләрендә күрсәтеп, юлын­­­дагы киртәләрне һәм фаҗигаләрне алдан кисәтә, хәер-догада һәм саграк йөрергә куша, аянычлы хәл­ләрне булдырмый калу мөм­кин­леген искәртә. Бу серлелек хакындагы мәгъ­лүмат те­ләсә ничек юра­лырга тиеш түгел. Шуңа да төш­ләр­не  сөй­ләргә ярамый, алар­­ны яхшы, изге күңелле, тугры, бары тик юрый бел­гәннәргә генә әйтергә ки­рәк. Әгәр кеше ышанмаса, көлеп караса, начарга юраса, бу төшкә салынган хә­бәрләр һәм серлелек юкка чыга.

 

Гомумән, төшләр ничек юралса, шулай тормышка ашучан була. Бер үк төшне ике тапкыр күргәндә дә, юрауга карап, ахыры төр­ле­чә: куанычлы яки, киресенчә, ая­нычлы тәмамланырга  мөм­­­кин. Бер гыйбрәтле очракка тукталып үтәсем килә. Бер мөселман хатыны тө­шендә бусагасы җимерел­гәнне күргән һәм Мөхәммәд (с.г.в.) гә юратырга барган. Пәй­гам­­бәр (с.г.в.), ирең чит илдән сату эшләрен уңышлы тәмамлап, сөенеп кайта, дип юраган. Чыннан да шулай булган. Ире сәүдә итәр­гә киткәч, хатын кабат шул ук төшне күргән һәм юлда танышына сөйлә­гән, ә ул иренең үлеп кайтуына юраган. Хатынның моңа хәтере калып, Мөхәм­мәд (с.г.в.) гә кабат барган һәм бу хакта аңлатып биргән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: “Танышың сиңа ничек юраган, шулай булачак”, – дигән һәм чынлыкта да ире үлгән. 

 

– Куркыныч янаган төш­ күргәндә ниш­ләргә?

 

– Шайтан тарафыннан күңел тәрәзәсенә ташланган куркыныч хыялый төшләрне сөйләргә, аларны таратырга, кемнәрнеңдер яманга юравына юл куярга  ярамый. Яхшыга ниятләп, хәер-сәдака биреп, Аллаһка сыгынырга, аннан ярдәм сорап, догалар укырга кирәк. Шул рәвешле юлыңдагы киртә­ләрне алып ташлап, язмышны үзгәр­тер­гә мөмкин.

 

– Элек төш юраучы танылган тәҗ­рибәле кеше­ләр булган...

 

Алар бездә генә юк. Төркиядә, гарәп илләрендә төш юраучылык киң таралган. Кызганычка каршы, бездәге мөселманнар арасында серле дөнья бе­лән элем­тәдә торып, хәбәр­не алдан тартып алучылар юк диярлек. Аларның булуы мө­һим роль уйный, чөнки төшне ях­шыга юрап, күп мәсь­әлә­ләргә уңай чишелеш табарга, кайгы-хәс­рәт­ләрне чит­ләтеп үтәргә мөм­кин. Мин белгән иң соңгы төш юраучы һәм төшлек кую­чы Рәхи­мә абыстай булды. Ул гаҗәеп шәхес иде. Аңардан башка андый кешене белмим.

 

– Төшлек дигәннән, сер булмаса, аны ничек куярга? Сезнең төшлек куйганыгыз бармы?

 

– Аның төрле ысуллары бар. Шуларның берсе болай: төш күрергә теләүче тә­һарәтләнеп, башта ике рә­кә­гать намаз, аннан истихарә догасын һәм намазын укып, салаватлар әйтеп, Аллаһтан ишарә яса әле миңа дип, бу эштә ярдәм итүен үтенеп, йокларга ята. Төштә яшел, зәңгәр, ачык төсләр, илаһи төшләр күрсә, яхшыга була, ә моңсулык, караңгылык, куркыныч хәлләр су­рәт­ләнсә, догалар укырга, сакланырга кирәк, эш башлаудан, юлга чыгудан тыелып тору хәерле. Шәхсән үземнең төшлек куйганым юк.

 

– Төш күрү өчен укыла торган махсус дога бармы?

 

– Бар.

 

– Белүемчә, халыктан чыккан дәвалаучылар арасында да төшлек куеп, төштә күргәннәр аша дәва кылу үрнәге бар.

 

– Аллаһтан сәләт бирелгәннәр мондый ысулларны кулланалар. Төш аша Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорау шәригатьтә киң таралган. Шул ук “Фатиха” сүрә­сен барлык кеше дә укый, әмма аның тәэсире төрлечә. Ул өшкерүче-дәвалаучыдан тора.

 

– Төштәге киресенчәлек нәрсә белән аңлатыла? Әй­тик, төшеңдә еласаң, өнең­дә сөенечле мизгел­ләр бу­ла, ә куансаң – елыйсың...

 

– Аллаһы Тәгаләнең шундый бер кануны бар: адәм баласы бер шатлыктан соң шул ук дәрәҗәдәге борчу кичерә һәм киресенчә. Кеше тормышы шушы кагыйдә буенча зигзаглар белән бара. 

 

– Төшне айның ничәнче көнендә, тәүлекнең кайсы вакытында күрүгә карап, аның рас килүен дәлилләү дөресме?

 

– Пәйгамбәребез (с.г.в.), көндезге төшләр илаһи булсалар да, юралмый, иң дө­рес төшләр төнге мизгел­ләр­дә, сәхәр вакытында бу­ла, ди. Кайсы айның кайсы көнендә күрүгә карап, астрологиягә бәйләп юрала торган төшләр юк. Ә иманлы, гыйбадәтле кешеләр Ка­дер, Мигъраҗ кичәләрендә матур, илаһи төшләр күрә­ләр.

 

– Әрвахларны төштә күрү нәрсә белән аңлатыла?

 

– Кеше үлгәч, аның матди байлыгы бу дөньялыкта кала, ә иманы, тоткан уразалары, укыган намазлары, кылган игелекләре кебек күзгә күренми торган хәзинәләре үзе белән барзах тормышына күчә. Әрвахлар бакыйлыкта җаннарына җиңеллек алу өчен якыннарыннан хәер-сәдака, дога өмет итәләр, туганнары өчен  борчылалар. Шуңа кайчак үгет-нәсихәт биреп төшкә керәләр, фаҗигаләрне алдан кисәтәләр. Авырулар төнлә зират, мәрхүмнәрне күреп саташалар. Көчле тән авыртуы вакытындагы төш­ләр әһәмияткә ия түгел, юралмыйлар. Чөнки кешенең авыру халәтендәге вибрациясе тәнгә кагылу сә­бәпле, төш бозылып күренә.

 

– Төсле һәм аклы-каралы төшләр арасында аерма бармы?

 

– Аллаһтан килгән төш­ләр төсле, илаһи санала, аларны күргәннән соң кеше тынычланып, бу нәрсәне аң­лата икән дигән сорау белән борчуларсыз уйланып уяна. Аллаһы Тәга­ләдән килгән төшләрнең башы, ур­тасы, азагы була. Аклы-каралы төшләрнең дә төрлесе бар. Галимнәр аларны дүр­тенче төр төшләргә дә кер­тә.

 

– Бөтенләй төш күрмә­гән кешеләр дә буламы?

 

– Булырга мөмкин, әмма кайбер кешеләр төшләрен бик тиз оныталар һәм күп очракта бөтенләй искә тө­шерә алмыйлар.

 

– Исламда төштә күр­мә­гәнне күрдем дип сөй­ләү бик зур гөнаһ санала. Бу чыннан да шулаймы?

 

– Ир-хатын, ата-ана бе­лән бала, дуслар, күрше­ләр һ.б. арасында ялганлаулар була. Ә төшкә сылтап, күр­мәгәнне күрдем дип алдашу барлык ялганнардан да яман, иң түбән дәрә­җәдәге начар авыруга тиң.

 

– Төш юрау кешенең нинди милләттән булуына бәйлеме?

 

– Төш юрау ул пәйгам­бәрләрнең, халыкның тормыш тәҗрибәсенә таянып бирелә. Урыс, мари,  татар бер үк төшне күрә икән, ба­рысы да шул ук язмышка дучар була.

 

– Тәгъбирнамә китапларында бирелгән символлар аша төш юрау дөресме?

 

– Тормыш тәҗрибәсенә таянып, элек-электән төш юрауга багышланган китаплар нәшер ителгән. Ибн Гарәби басмасы популяр саналган, Ибн Сириннеке танылган кулланма исәп­ләнгән. Бу тәгъбирнамә­ләр­гә дин галимнәре дә мөрә­җә­­гать итә торган булган. Мө­­­селман дөньясы әле дә алардан файдалана. Тик төш­ләр ничек юралса, шулай ук тормышка ашучан бу­ла. Китапка үрелгәнче, бу хакыйкатьне онытмау да хәерледер.

 

Ничек кенә булмасын, без төш күрүдән азат тү­гел. Шу­ңа да йокы алдыннан бер-беребезгә из­ге те­ләк­ләр юллыйбыз, төш­­лә­ре­без­нең яхшыга булуын, хәерлесен телибез. Газета укучыларыбызга йокыларының тәмле булып, ба­ры тик татлы төш­ләр ге­нә күрүләрен теләп калабыз.

 


Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ 21 | 21.11.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»