|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2012 Юмор
Икенең... өченчесе - ул кем?(Лимонизмнар) Яшьлегем – кызык, картлыгым – мыжык. Бибәл Норел Безнең татарда... өч бөек... шагыйрь бар... Беләсез инде... аның берсе – Тукай... икенчесе – Туфан... Өченчесе... эһем-эһем... әйдәгез... шулар хөрмәтенә! (Хактырмы, юктырмы, Сибгат ага Хәким (1911-1986) бер мәҗлестә шундый «тост» әйткән, имеш.) Ләммим ЛӘБИБИ Ике язучының берсе – язмаучы, икенчесе – Язучылар берлеге әгъзасы, өченчесе... Ну язып та торам инде – кәгазь генә чыдасын! * * * Ике шагыйрьнең берсе – такмакчы, икенчесе дә шигырь язмый, өченчесе... Әйе шул, чын шагыйрьләр бик аз бездә – аларны санау өчен бер бармак та җитә. * * * Ике драматургның берсе – артист, икенчесе – сәхнәдә үзе уйный, өченчесе... Дөресен әйтү кирәк, минем үземә дә мәктәп сәхнәсендә күп уйнарга туры килде. * * * Ике тәнкыйтьченең берсе үзен прозаик дип, икенчесе шагыйрь дип уйлый... Җөмләдән, мин үзем уйлыйм да, язам да. * * * Балалар өчен язучы ике әдипнең берсе чынлап та балалар өчен язам дип уйлый, икенчесе үзе язганын хәтта үзе дә укымый, өченчесе... Уф, арыдым балалардан килгән хатларга җавап яза-яза! * * * Үзен бөек дип санаучы ике язучының берсе – Заһид Мәхмүди, икенчесе дә – Заһид Мәхмүди. Ә мин дөньяга килгәнче үк үземнең бөек икәнлегемне белә идем. * * * Ике Мөдәрриснең берсе – Әгъләм, икенчесе – Салих Маннапов. Ә мин – Мөдәррис түгел. * * * Ике яшь җырчының берсе – көй язучы, икенчесе – такмаза язучы. Ә мин, беренчедән, яшь түгел, икенчедән – тыңлаучыларны жәллим. * * * Ике көйязарның берсе җырлый-гырлый һәм үзен-үзе алкышлый, икенчесе дә үзен җырчы дип саный. Мин дә гырлыйм анысы, әмма сәвсим шыңшый белмим! * * * Ике татар рәссамының берсе татарча белми, икенчесе урысча гына сөйләшә. Миңа, мәсәлән, рәсем ясаган чакта татарча белүемнең бернинди дә зыяны тигәне юк. * * * Ике автоузышчының берсе – президент, икенчесе – җырчы, өченчесе... Өченчесе дигәннән, автоузышта җиңүем белән котлап, ГИБДДдан көн саен «сәлам хатлары» килә – җавап биреп өлгерәлмим генә бит. * * * Ике юбилярның берсе – талант иясе, икенчесе – исән әле. Еллар узган саен миңа да талант өстәлә бара – бер нишли алмыйм. * * * Урысча сөйләшүче ике татарның берсе – урыс, икенчесе – бөтенләй татарча белми. Ә мин, җүләр, урысча да, татарча да шәп белүем өстенә, башкортса да һыптырам. * * * Ике җырчының берсе – шорты киеп, икенчесе кыска итәктән җырлый. Мин дә ыштансыз җырламыйм шикелле.
Сәхифәне Ләбиб ЛЕРОН әзерләде |
Иң күп укылган
|