• 06.12-11.12 «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале.
  • 09.12 Әхәт Гаффарга 70 яшь тулуга багышланган кичә. Казан, Тукай клубы. 17:00
  • 11.12-12.12 Элвин Грей. КРК "Пирамида"
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 09 Декабрь Хәсән Туфан (1900-1981)
  • 09 Декабрь Лениза Назлы
  • 10 Декабрь Ринат Мөхәммәдиев
  • 10 Декабрь Светлана Сабирова
  • 10 Декабрь Гариф Гомәр (1891-1974)
  • 10 Декабрь Марсель Бакиров
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Вәгыйз Минһаҗев
  • 11 Декабрь Искәндәр Сираҗи
  • Продаётся 2хкомнатная квартира в центре Казани в Вахитовском районе. 110кв.м, черновая. Дом сдан, заселен. Собственник. Тел 89053163640 или ватсап. Риелторов прошу не беспокоить.
  • Казан шәһәре, Адоратский урамындагы 55 йортта 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. 89063204796
  • Тамада. Хәләл мәжлесләр алып барам. Арзан. Телефон: 89274894564
  • Речной техникум тирэсендэ 20яшьлек тэртипле,акыллы егеткэ снимать итеп яшэргэ булмэ кирэк иде. 89375212889
  • Байлар Сабасында ике бүлмәле фатир сатыла.Хәбәрләшү өчен телефон: 89274458736
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында.90 номерлы шәһәр автобусы йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Моселманнарга общагада булмэ арендага бирэбез. 89509488227.собственник.
  • Продается кирпичный дом в с. Старый Варяш, Муслюмовского района. т.8 917 928 31 75
  • Казанда сатам шифоньер,бэясе сейлэшу буенча. 89173931425
  • Продаётся двухкомнатная квартира в Актаныше. Телефон 8-917-907-73-79.

 

 
Архив
 

               

15.11.2012 Милләт

Рәшит Сүнәев: “Авыр чакта гел Казанга ялганам...”

Академик Рәшит Сүнәев белән әңгәмә

Рәшит Гали улы Сүнәев татарның иң олы галиме булса кирәк. Һәрхәлдә, иң олы ике галимнең берсе. 1974 елдан алып ул СССР Фәннәр академиясенең (соңрак Россия Фәннәр академиясе) Космик тикшеренүләр институтында эшли. 1994 елдан башлап Германиядә Макс Планк исемендәге җәмгыятьнең Астрофизика институты директоры да. Россия Фәннәр академиясеннән тыш АКШ, Европа, Нидерланд академияләренең һәм Бөекбритания Король җәмгыятенең дә әгъзасы. Алган алтын медальләре һәм саллы-саллы премияләре генә дә егермеләп икән.

 

Бу шанлы галимне күптән күрәсем килеп йөри иде. Ләкин Германиягә кадәр үк барырга, йомшак кына итеп әйткәндә, һич җай чыкмый иде. Күктән көткәнне җирдән бирде дигәндәй, Казанга ул үзе киләсе иткән. Үзе дип, үзе генә дә түгел: астрофизика буенча биредә зур халыкара фәнни конференция үткәрергә ниятләгән икән олуг галимебез. Конференциянең биш көн буе барасын белгәч, әһә, хәзер минем кулда бит бу дип тантана итсәм дә, алай булып чыкмады шул. Һәр тәнәфестә дөнья галимнәре чолгап алган Рәшит әфәндене биш көндә мин нибары өч тапкыр 25 минутлык «кофе-брейк»ларда гына эләктерә алдым. Анда да әле басып сыйланган коллегаларыннан йолкып диярлек алып китеп, түрдәге өстәл янына утырткач кына. (Үпкәләмәде, шөкер, «мин кем!»лек чиреннән азат гади-ихлас кеше икән бит бөегебез!)

 

Беренче сөйләшүебездән өч сәгатьләп алда, 5 сентябрь иртәсендә, Сүнәевнең Шаляпин кунакханәсендәге номерында телефон шалтырый. «Рашит Алиевич, здравствуйте!» — ди телефоннан көчле акцентлы, сәер тавышлы берәү. Сүнәев исәнләшкәч, сузып кына әйтелгән һәр сүзеннән соң пауза ясап, һәр җөмләнең соңгы сүзенә көчле генә басып төшереп, дәвам итә теге: «Я посланец планеты, которая вам неизвестна. У нас просьба. Предоставьте слово на конференции для оглашения предложения об установлении контакта меҗду нашими планетами». Сүнәевнең җавабы исә тыныч һәм кыска була: «Я спешу. Скажите, что вам на самом деле нужно?»

 

Әңгәмәбезне мин әнә шул телефон сөйләшүеннән башлап җибәрдем.

 

— Рәшит Галиевич, бүген иртән сезгә бүтән планета вәкиле шалтыратты. Ләкин сез моңа ышанмадыгыз. Ни бу, мин тиешенчә уйнап җиткермәдемме, әллә сезнеңчә мондый хәл бөтенләй дә була алмыймы?

 

— Галәм кунакларының миңа шалтырату ихтималы нульгә тигез. Бүтән цивилизацияләр бардыр ул анысы. Ләкин аларның безгә охшау ихтималы бик-бик аз шул. Аннан, безнең ярдәмнән башка алар безнең телләрне дә үзләштерә алмаячак. Нинди икәнен белмибез, ләкин аларның аралашу ысуллары гел башкача инде. Шуңа күрә сезнең ул планетаара контакт дигәнегез бик тә катлаулы нәрсә.

 

— Башка цивилизацияләр нинди планеталарда була ала соң?

 

— Соңгы гасырлар дәвамында безгә бары Кояш системасындагы планеталар гына мәгълүм иде. Хәзер исә бик-бик ерак йолдызлар тирәсендә әйләнә торган 700ләп планетаны беләбез. Әле кайчан гына без табыласы планеталар шул безнең планеталар кебек үк булыр дип ышанып яшәдек. Ләкин табылган яңа дөньяларның планеталары нык кына аерыла икән. Алар арасында гигант планеталар, Юпитер кебек газ шарлары гаять күп. Ә менә безгә охшаш организмнар яши алсын өчен иң кирәкле шартлар — су (боз түгел!), атмосфера һәм каты өслек.

 

— Адәм балалары шунсыз яши алмаган шартлар кайбер башка җан ияләренә кирәк булмаска мөмкин дигән фикер дә бар түгелме соң?

 

— Сез хаклы, бар андый «җан ияләре». Бактерияләрнең атом-төш реакторы стеналарында яши ала торган төрләре дә бар әнә. Ләкин алар бактерияләр генә бит. Алар сезнең кебек миңа телефоннан шалтырата алмаслар шул (көлә): Ниндидер зуррак, атлый-йөгерә ала торган җан ияләре яшәрлек планеталарны эзлибез без.

 

— Уйлый да ала торганнарны инде.

 

— Әйе, уйлый торганнарны. Менә шундый планеталарны эзләп табу — күзәтү планетологиясенең иң мөһим өлеше инде хәзер.

 

Шушы урында мин академик алдына бер кәгазь бите салдым. Анда Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаныннан ике юлны төшергән идем:

 

«Сөһәйлне күрде-йү әйләнде бер тик —

Көнәш гирдендә йөргән мисле җир тик».

 

Ягъни шагыйребез кызның егет янында әйләнүен генә түгел, Кояш тартуындагы Җир кебек әйләнүен дә язган! Инде 1394 елда ук! Аска Коперник белән Галилейның туу елларын да куйган идем: 1473 һәм 1564. Академик бу «әдәби-астрономик» фактны да, Мәкъсуд әл Болгари (ХIII гасыр) кебек мөнәҗҗимнәребез (астрономнар) булганлыгын да белә икән. Адлер Тимергалинның «Идел» журналында (2000, №№ 7, 8) чыккан «Татар күге» мәкаләсен, бигрәк тә андагы Зур һәм Кече Җидегән йолдызлыкларының сурәтен (йолдызларның татарча исемнәре белән) күрүгә исә журналны миннән суырып диярлек алды.

 

— Әти миңа бу йолдызлыклар турында бәләкәй чакта ук сөйләгән иде. Мине бигрәк тә Поляр йолдызның «Тимер Казык йолдыз» дигән исеме әсир итте. Бөтен башка йолдызларның сарыклар күк шушы Казык тирәсендә әйләнеп йөрүләрен күз алдына китердем... Венераның да татарча нинди матур исеме бар әнә: «Чулпан!».

 

— «Зөһрә» дә бар бит әле!

 

— «Зөһрә»се татарга гарәптән кергән исем инде.

 

Бу журнал сезгә кирәк булырмы, дип сорагач, моңарчы русча сөйләгән бөек галим сөенепләр «Алам!» диде.

 

— Йөз елдан Җирдә, Җир фәнендә ни буласын күз алдына китерә аласызмы?

 

— Беренче эш коралларын ясый башлаган, сөйләшә-аралаша алган адәм балалары инде меңнәрчә еллар элек үк яшәгән. Радиолы, электрлы, машиналы чын цивилизация исә ике гасырлап элек кенә килгән. Телефон станциясендәге кызлар сораган номерны ялгап утырган чаклар әле кайчан гына? Ә хәзер әнә бәп-бәләкәй балалар да урамда кесәгә телефон тыгып йөриләр. Әниләр балаларын телефон аша контрольдә тота.

 

— Балаларын гына түгел, ирләрен дә!

 

— Анысы да бар, әйе (көлә). Безнең оныклар компьютерны ничек тиз өйрәнде әнә! Үсеш тизләнү шулай дәвам итсә, җирдә-күктә йөз елдан түгел, 20-30 елдан ни буласын да иң бөек фантастлар да әйтеп бирә алмастыр.

 

— Ә сез фантастиканы укыйсызмы соң?

 

— Күптән укыган юк. Чөнки безне ураган дөнья кеше уйлап чыгара алганга караганда күп кызыклырак, баерак. Фән хәзер шундый да тиз алга чаба, фантастика инде аны уза алмый башлады. Дөнья хәзер шундый матур ки, аны безгә өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.

 

— Хәзерге заман Җир дөньясы турында минем үзгәрәк фикерем бар. Тик монысы калып торсын. Ә менә Галәм дигәне... Минем космик темага поэма да язганым бар. Ләкин мин төнге күккә бакканда сез тойганның меңнән берен дә тоймыймдыр. Әгәр дә мин Галәмне, аның серле балкышларын сезнең кебегрәк тойсам, бәлкем, төннәрен бөтенләй йоклый да алмас идем... Әйтегез әле, сез ничек бу фани дөньяда аның соры көнкүрешенә, ваклыкларына да орынып, галәми нурда да коенып Җир белән Күк арасында яши аласыз?

 

— Беренчедән, бу — ваклыклар түгел. Сезнең белән безнең тормышыбыз бу (көлә). Без — кешеләр, һәм кешеләрчә яшибез дә. Һәм без эш белән мәшгульбез. Сез менә гадәттән тыш мөһим эш белән шөгыльләнәсез. Мин бит заманында «Казан утлары»н алдырган кеше.

 

— Кайчан бу?

 

— 70нче, 80нче елларда. 15 ел рәттән алдым. Хатыным «Азат хатын»га языла торган иде. Аннары ничектер Мәскәүдә яздырмый башладылар да, өзелеп калдым инде. Сез миңа журналның «Сүнмәс утлар балкышы» дигән гаҗәеп китабын бүләк иткәч, игелекле утның һаман әле сүнмәвен-сүрелмәвен тойдым. Бик шәп!

 

Беләсез бит инде, тормышта төрле хәлләр була. Кәеф кайвакытны күтәрелә, кайчакта төшә. Кайвакыт нык кына арыйсың да. Бик тә авыр чакта, кайда гына булсам да, Интернет аша ТНВ каналын җибәрәм. Казан вакыты белән аерма төрлечә була, ул бигрәк тә Америкада зур. Төрле кинофильмнар, боевикларга тарымыйча, җайлы гына эләксәң, кемнәрдер чыгып, татарча сөйләшә башлыйлар. Кайчакны бу районнардан килгән кешеләр була. Ничектер хәлең җиңеләя башлый, рәхәт булып китә. Тагын әле җырлап та җибәрсәләрме! (Бу мәлдә рәхәтлек галимнең чыраена һәм тавышына ук чыкты!) Бәләкәй чагыма кайткан кебек булам. Бу телеканалның тәүлек буе һәм бөтен планетага эшләячәген белү бигрәк тә сөендерде... Татар дөньясына, җыр-музыкасына Интернет программалары аша да ялганам әле мин. Вакытым күп түгел, бер 20 минутлап тыңлагач, тагын эшкә тотынам... «Казан утлары» кулда чакта да шулай була торган иде. Актаргалыйсың, укыштыргалап та куясың, һәм шунда нәни чакта әбиләрем белән сөйләшеп алган кебек була...

 

— Боларны ишеткәч, миңа да рәхәт булып китте, рәхмәт сезгә, Рәшит әфәнде. Ләкин тормыш гади нәрсә генә түгел. Безнең менә Нәҗип Җиһанов дигән бөек композиторыбыз бар иде. Әмирхан Еникине беләсез бит инде, гәпләшкәнсез. Миңа сезнең турыда әйбәт фикердә калуын да әйткән иде ул. Менә шул бөек әдибебез Нәҗип Җиһановның ике тапкыр өйләнеп, икесендә дә марҗаны алуы турында борчылып сөйләгән иде.

 

— Аңлыйсыздыр инде, миңа бу турыда фикер әйтүе бик читен. Олы эш эшләгән кешеләрне без теләмәгән кешегә өйләнгәне өчен генә гаепләү дөрес микән ул? «Любовь зла...» дигән сүз дә бар бит әнә. Җиһанов татар культурасына зур өлеш керткән кеше. Тагын бер нәрсә бар. Без кешенең нинди шартларда яшәгәнен белмибез. Аңа нинди басым ясалганын. Аннары инде безнең арада булмаган кешене гаепләү кадәресе дә...

 

— Мин сезнең белән килешеп бетмим, Рәшит Галиевич. «Үткәннәргә карап гыйбрәт ал», ди мәкаль. Үлгән кеше турында йә әйбәт сүз генә сөйлә, йә бөтенләй сөйләмә дигәнне тотсак, без Сталин турында да, Гитлер турында да ләм-мим бер сүз әйтмәскә тиеш булабыз. Бу — кечерәк масштабта да шулай. Яхшы кешеләрнең хаталары да безгә гыйбрәт булырга тиештер. Инде Җиһановка килсәк, ул бит хәтта малаена да «Иван» дип исем кушкан. Аңлыйсыздыр инде, сүзем бу бер шәхеснең гамәле турында гына түгел.

 

— Әйе, ансы да бар шул. Милләтара никахлар халкыбызның санын киметә. Хәзер бигрәк тә хәтәр бу.

 

Халкыбызның язмышы гади генә түгел. Мин үзем Ташкентта туганмын. Гаиләбез әүвәл Пенза губернасында гомер кичергән (хәзерге Мордовия бу). Бабамның бөтен гаиләсен, кулаклар дип, Себергә сөргәннәр. 12 һәм 13 яшьлек туганнан туган ике апам анда ачлыктан үлгән. Алардан балалар калмады бит инде, димәк, нәсел җебен сузу безнең өстә. Һәм күпме кешенең газап чиккәнен онытмаска, хәтерне киләчәккә алып барырга тиешбез. Татар халкы ул заманда бик нык чәчелгән-сибелгән. Күпләр Урта Азиягә китеп котылган. Безнең белән бер телдә диярлек сөйләшкән үзбәкләр, казакълар, кыргызлар (дин дә бер бит инде), шөкер, ярдәм иткәннәр. Күп татарлар анда җиңел генә укытучы булып киткән. Минем әти 17 яшендә Ташкентта эш эзләп үзбәк газетасына килгән. Баш мөхәррир, тикшереп-сынап карагач, болай дигән: «Син гарәп шрифтын шәп беләсең, ә менә үзбәк телен белмисең икән. Ярар, берәр атнадан корректор булып эшли башларсың». Анда татарларга мөнәсәбәт әле дә начар түгел үзе. Үзбәкстан аерылып чыкканнан соң анда урыслар саны 4,5 тапкыр кимесә, татарларда бу сан күпкә азрак. Ләкин барыбер меңнәрчә кеше бит. Яшьрәкләре күбрәк тә китә әле. Бик мөһим нәрсә бу: бирегә кайтканнарын үз итеп, болар да татарлар бит дип каршы алсалар иде, сәләт-мөмкинлекләрен ачарга юл куйсалар иде.

 

— Гап-гади тоелса да, чынлыкта четереклегә дә әйләнгәли бу мәсьәлә. Юкса үз милләттәшләреңә мөнәсәбәттә үзбәкләрдән дә калышырга кирәкмидер инде, әйе.

 

Рәшит әфәнде, 1960-66 елларда сез Мәскәүдә Физик-техник институтта укыгансыз. 17 яшьтә килеп. Андагы ымсынулы-йогышлы тормыш күп нәрсәләрне оныттыра бит. Берәүләргә хәтта — милләтен дә. Сез мондый шаукымны тоймадыгызмы?

 

— Юк, тамырлардан өзелеп торганым булмады. Бер тапкыр шулай Союзлар йортының Колонналы залында татар язучылары, зыялылары катнашында зур бәйрәм тантанасы үткәрелде. 1966да булса кирәк. Тукайның юбилее уңаеннан иде кебек бу. Шунда Чыңгыз Айтматов та чыгыш ясады. Бик тә күңелем булды шуңа. «Җәмилә»сеннән башлап бөтен әсәрләрен дә бик яратып укып барган идем. Ул чордагы бөтен татар язучыларыннан да данлыклырак әдип бит инде ул.

 

— Татар язучыларыннан гына микән? Украинада чыга торган «Рабочая газета» 1971 елны үзенең укучыларына «Иң яраткан язучыгыз кем?» дигән сорау биргән. Беренче урынны, Шолохов, Симонов кебек «пәһлеваннарны» да җиңеп, Айтматов алган (әңгәмәдән соң аныкладым: Шолохов — 1180, Симонов 450 тавыш җыйса, Чыңгыз агайны беренче урынга 1830 кеше куйган. Безнең Әпсәләмов та сынатмаган: В. Кожевников, Б. Полевой, Г. Марковларны узып, 8нче урынны алган — 400 тавыш).

 

— Әйе, кызык бу. Ә мин, ул чакны әле бер студент кисәге генә, тәнәфестә әлләкемләнеп Айтматовны эзләп таптым да, болай дидем: «Килүегезгә бик-бик зур рәхмәт, бу безнең барыбыз өчен дә гаять мөһим! Татар әдәбиятына шулай ярдәм күрсәтүегезгә рәхмәт!» Шунда ул миңа текәлеп карады да, «Әниемә вәгъдә биргән идем. Шуңа күрә монда мин», — диде. Соңрак мин бу бөек язучының әнисе татар икәнлеген белдем...

 

— Кыргызстанда туган икән Нәгыймә апа. Чыңгыз ага гомеренең азагында бабасы Хәмзәнең туган авылы Мәчкәрәгә кайтып килергә ниятли. Әмма Кукмара районына кайтып җитә алмый шул.

 

— Әйе, беләм. Казанда кунакханәдән — хастаханәгә, аннан дәваланырга Германиягә алып китәләр аны. Шунда дөнья куя...

 

Миңа шефым Зельдович белән Айтматовның өендә булырга да туры килде әле. Ерак юлга җыенган чаклары икән. Әдипнең яшь хатыны керә-чыга, керә-чыга, безнең сүзне бүлдереп, юлга нәрсәләр алырга икәнен сорый. Мин боларның бөтен сүзен аңлап торам. Моны Зельдович чыккан чакта Чыңгыз Терегулловичның үзенә дә әйткән идем. Ул, көлеп, «Сезнең аңлаганны чамалыйм мин, ә менә Зельдович безне, кыяфәтебезгә карап, бик тә олы мәсьәләләр хәл итә болар дип уйлагандыр инде», — диде.

 

— Рәшит әфәнде, сезгә татар мәктәбендә уку, татар җирлегендә яшәү тәтемәгән. Шуңа күрә гади генә булмаган, фәнгә дә кагылышлы бу әңгәмәбез рус телендә бара. Ләкин сүз сөрешегездән татарчаны ару гына белүегез дә чамалана. Европада яшәгән дөньякүләм данлы галимгә татар теле нигә кирәк ул? Татарстанда яшәүче әти-әниләр арасында да, балабыз татарча белә күрмәсен, юкса надан калыр дип тәшвишләнүчеләр юк түгел бит!

 

— Телебез миңа аяк чалмады гына түгел, киресенчә, үсәргә ярдәм итте. Әтием аша туган телемдә күп мәгълүмат алдым мин. Аннан, туган телен белгән кеше башка телләрне тизрәк өйрәнә бит. Татарча әйтелеш үзе генә дә миңа немец һәм инглиз телләрен өйрәнүне җиңеләйтте. Соңрак киң дөнья белән аралашканда да кирәге чыга иде әле аның. Телебезнең миңа чын мәгънәсендә ачкыч та булганы бар. Бер тапкыр шулай АКШның Милли академиясе әгъзалары һәм Германиянең институт директорлары белән Кытайга барган идек. Уйгыр җирендә бик матур бер мәчет янына килеп чыктык. Боларның мәчетне эчтән дә күрәселәре килде. Ләкин кертмәделәр. Шунда мин рөхсәтне татарчалатып сораган идем, керттеләр бит! Безне озатып йөргән кытайларга гына юл ябылды. Тагын бер кат үтенгәч, «Ярар, керсеннәр, сез теләгән бөтен кешене дә кертәбез», — диделәр.

 

— Безнең мәдәниятне, мәгърифәтне түбәнсетү омтылышлары да бар. «Аргументы и факты» газетасы хәтта татарлар Октябрь революциясеннән соң гына әлифбалы булган дип тә шаккатырган иде. Ягъни шуңарчы язу дигән нәрсәне без бөтенләй белмәгәнбез. Бу — Мәкъсуд әл Болгари кебек астрономнары, Коперник-Галилейлар дөньяга килгәнче үк гашыйк кыз Кояш тирәсендә әйләнүче Җиргә тиңләнгән дастан язган Сәйф Сараилары булган халык турында бит!

 

— Мәгарифебез турында Ленин бик шәп әйткән. Татар халкында бөтен балалар да мәктәптә укый, дигән. Бу бит Россиядә хәтта урысларның үзләрендә дә тулы гомум белем бирү системасы булмаган чакта әле.

 

— Казан университеты ректоры, немец галиме Карл Фукс та шәп әйткән бит: «Читтән килгәннәргә Казан татарларының хәтта кайбер Европа халыкларына караганда да белемлерәк икәнен белү сәер тоела... Укый-яза белмәгән татарны үз якташлары да санга санамаган һәм ул гражданин буларак та ихтирамга лаек булмаган». Сезгә биргән китапның 58нче битендә, Рәшит Галиевич, өч катлы зур һәм матур бер бинаның рәсеме бар. Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсе бу. Өч бертуган Хөсәеновлар салдырган аны. Бер мәкаләмдә мин, хәзерге кайбер ректорлар да кызыгырлык бина бу, дип язган идем. Рас килгән бит: йөз дә ничә яшьлек ошбу йортны яңа бер институт үзенә оя иткән!

 

— Хәзер татарча уку мөмкинлеге чикләнгәннән чикләнә бара. Моны мин Мәскәүдән дә чамалыйм. Мондый хәлдә ата-аналар балалары туган телне белсен өчен үзләре бик нык тырышырга тиешләр. Бу шактый четерекле эш. Телне начар белгән балалар гадәттә сөйләшергә оялалар. Юкка оялалар. Монда аларның гаебе юк.

 

— Русчалатып әйтсәк, «это не их вина, а их беда».

 

— Әйе, шулай. Бу — без олыларның гаебе. Шуңа күрә аларны әлеге халәттән чыгарырга кирәк, хәйләсен-җаен табып, туган телләренә ялгарга кирәк. Бу рус телен өйрәнүгә зыян сала дип куркасы юк. Һәр тишектән ишетелеп торган телне балалар бик тиз отып ала ул. Безнең кече улыбыз Гали Германиягә күчкәндә шәп кенә инглизчә, русча, бераз татарча белә иде, немецча исә бер авыз сүз белми иде.

 

— Гафу итегез, Рәшит әфәнде, Германиягә күчү ничек булды ул?

 

— Германиядә институт директоры итеп билгеләнгәч, без гаилә Мәскәүдә яшәп, Германиягә барып кына килгәләргә дигән идек. Әмма немецлар, әгәр алар минем белән яшәсә, налогка эш хакымның — 30 проценты, Мәскәүдә яшәсәләр, 57 проценты тотылачагын әйттеләр. Шуны белгәч, хатыным...

 

— Исеме кем?

 

— Гүзәл. Гүзәл Тәлгатовна. Ул, акчаны 27 процентка күбрәк алган җирдә яшәячәкбез, дип кырт кисте. Үзем дә эшкә урнашырмын, диде. Врач ул.

 

— Хәзер Галигә әйләнеп кайтыйк инде. Әтиегезнең дә исеме Гали бит сезнең. Ничек кушасы иттегез?

 

— Зельдовичтан башланган эш бу. Ул шалтыратты да, әйтте. Еврей гаиләләрендә, әгәр бабай үлеп, оныгы туса, аңа бабасының исемен кушалар, диде. Сүзне дәвам итик. Мин мәктәп директорын аны укырга немецча шулай бер сүз дә белмәгән килеш алырга күндердем. Бик тиз өйрәнәчәк, дидем. Күпмедер вакыт укып йөргәч, бер көнне башын иеп кайтып керде бу. Еламый гына. «Али! Али!» дип бөтенесе минем исемнән көләләр, ди. Димәк, мөнәсәбәт шәптән түгел инде. Бабаң шушы исем белән гомер кичерде, беркем дә көлмәде, дидем. Көчле рухлы булсаң, бирешмәсәң, үтәр бу, әйбәт, мәгънәле исем, дидем. Бер елдан ул безнең барыбызны да мәктәп театрына чакырды. Ниндидер роль башкара икән. Минем җай килмәде, Гүзәл белән кече балабыз — кызыбыз Зөлфия бардылар. Эшләремне эшләп өйгә кайтсам, Гүзәл елап утыра. «Ни булды, нигә елыйсың?», — дигәч, «Кызыбыз сөйләсен әнә», — диде. Зөлфия сөйләде инде. Гали чыккан да, спектакльдә тиеш булганча, зал каршында ялкынлы нотык тоткан. Һәм шунда залдагы немецлар, алкышлап, «Али! Али! Али!» дип кычкырганнар. Ул чакта инде немецчасы да ару гына иде. Менә бит, максат куеп эшләгәндә нибары бер ел эчендә дә нәрсәгә ирешеп була икән!

 

— Хәзерге көндә ни майтара егетебез?

 

— Хәзер ул — Кельн университетының компьютер фәннәре профессоры.

 

— Тагын ике улыгыз бар бугай бит.

 

— Олы улым Шамил Америкадагы Гарвард университетында кеше генетикасы профессоры. Малае — Рәүф, кызы Гадилә исемле. Уртанчы улыбыз Госман зур булмаган бер банкта автоматика бүлеге башлыгы. Зөлфиябез Мюнхендагы Людвиг-Максимиллиан университетының медицина факультетында 5нче курста укый.

 

Туган тел турында сөйләнгәннәргә өстәп шуны да әйтим әле. Мине Американың фәлсәфә җәмгыятенә әгъза итеп алганнар иде. Аның утырышларына да чакыра башладылар. Минем һич тә барасым килмәде. Чөнки СССР фәлсәфәчеләренең хакимияткә ничек хезмәт иткәннәрен белә идем. Ләкин бу җәмгыятьнең әгъзасы булу бик тә абруйлы икән. Һәм аның утырышлары да кызыклы үтә икән. Үзем катнашкан беренчесендә үк күңелемә бик тә хуш килгән доклад тыңладым. АКШта яшәүчеләр арасында испан теллеләр күп бит. Шулардан яшьләрнең бер өлеше төрле җинаятьчел төркемнәргә тартыла икән. Һәм Америкада, болар инглиз телен юньләп белмәгән, өйдә бары испан телендә генә сөйләшкән, яшьләр дигән фикер яшәп килгән. Кубада университет тәмамлаган, аннары Фидель Кастродан качып башта Аргентинага, аннары Америкага килгән, анда Принстон университеты профессоры, АКШның Милли академиясе әгъзасы булган галим әлеге мәсьәләне шәпләп өйрәнгән. Киресенчә, теге бандаларга нәкъ менә өйдә инглиз телендә сөйләшүчеләр тартыла икән бит. Әти-әниләренең чит телдә аны вата-җимерә акыл өйрәтергә маташуларын тыңлап үскән балаларда аларга ихтирамның әсәре дә калмый икән. Ягъни бу балаларга тәрбия керми, киресенчә, әти-әниләре кире тәрбия бирә булып чыга. Ә менә испан телендә сөйләшкән әти-әниләренең инглиз телен белеп җиткермәвен балалар беркадәр кимчелек дип санасалар да, булган бөтен гыйлем-мәгълүматны, ерак бабаларына ук барып тоташкан бай тормыш тәҗрибәсен саф туган телләрендә шәп итеп җиткерә алулары моны бише белән кайтара икән. Нью-Йорктагы теге олы 11 сентябрь фаҗигасеннән соң моны инглиз-гарәп телләре җәһәтеннән тагын бер кат тикшереп караганнар. Һәм тагын нәкъ шундый нәтиҗәгә килгәннәр: гаиләдә үз телеңдә, туган телеңдә сөйләшергә кирәк!

 

— Күренекле фантаст язучыбыз һәм галимебез Адлер Тимергалинның сез яңарак кына күз салган «Татар күге» дигән мәкаләсе үткән заман казанышлары турында. Хәзер исә Галәм киңлекләренә беркайчан да булмаганча күптин-күп татар күзе текәлгән. Теге «ерак планета вәкиле»нең контакт мәсьәләсендә нәкъ менә Казанга шалтыратуы да тикмәгә түгелдер, бәлкем? Галәмне өйрәнү буенча биредә 2001 елдан башлап үткәрелгән дөньякүләм конференцияләрнең бишенчесе бит инде бу! Шул җәһәттән танылган күкбагарларыбызны барлап чыгу да дөрес булыр иде.

 

— Гафу итегез, бүлдереп булса да әйтим әле. Галәмне өйрәнүчеләрнең бик азы гына хәзер күккә телескоп аша бага.

 

— Шулайдыр, әйе. Күпчелек күккә хәзер физика, химия, математика фәннәре күзе белән багадыр. Сез дә бит менә астрофизик. Асыл «күкче»ләрне барлауны исә Роальд Сәгъдиевтән башларга тиешбездер. Ул — 19нчы мәктәптә укыган, Шәйхи Маннур белән шахмат уйнарга яраткан чын Казан баласы бит инде. 36 яшендә үк, ягъни СССРда иң яшь академик булган кеше. Аның турында журналыбызда очерк та басылган иде.

 

— 1972 елны СССР Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтына килү белән мин, әле аспирантурадан соң 5-6 еллап кына эшләгән кеше, институт директоры Роальд Зиннуровичның шәп йогынтысын тоеп, аның ышыгында үстем. Бик-бик көчле галим ул. Миңа АКШның Сан-Диего университетында дөньяның иң олы физикларыннан берсе Розенблюд белән очрашу насыйп булды. Ул чакта вафатына бик аз вакыт калган булган икән инде. Галим миңа Сәгъдиевне Максвелл премиясенә тәкъдим итеп язган хатын укытты. Хатның эчтәлеге әле дә сүзгә-сүз диярлек хәтеремдә. «Хәзер дөньяда яшәүчеләр арасында электроннар, зарядлар дөньясын, магнит һәм электр кырларын Роальд Сәгъдиевтән дә шәбрәк белгән бер генә кеше дә юктыр. Максвелл премиясенә аннан да шәп кандидатны белмим мин...» Сезгә исә бу бәянең мәгънәсен ачыбрак бирәсем килә. Розенблюд кебек бөек зат, үзен дә кертеп, дөньяда бүтән мондый кеше юк дип әйтә икән, бу инде гаҗәеп зур бәя. Һәм — дөрес бәя. Тагын шунысын да әйтим. Роальд Зиннурович СССРдагы иң шәп оештыручыларның берсе иде. Ул Космик тикшеренүләр институты директоры чакта гаҗәеп киң колачлы, искитмәле проектлар гамәлгә ашты.

 

— Сәгъдиев Америкага китеп баргач, аның урынында Альберт Галиев калды бит.

 

— Галиевне мин бик шәп белә идем, без дуслар идек. Әмма, кызганыч ки, Альберт Бакиевичның хәзер хәле авыр, бик каты авырый. Ә болай ул космос плазмасы буенча дөньякүләм танылган галим һәм бик әйбәт кеше...

 

— Милләттәшләребез әлеге конференциядә катнашучылар арасында да бар бугай.

 

— Бар, әйе. Аларның берсе — шул Космик тикшерүләр институты профессоры Марат Равилович Гыйльфанов. Казанда туып, мәктәп тәмамлаганнан соң Мәскәүдә шул мин дә укыган Физик-техник институтта укып, минем янга әле студент килеш үк килде. Хәзер ул — дөньякүләм танылган бик көчле галим.

 

— Сезнең йогынты шундый булгандыр инде.

 

— Юк, минеке генә түгел. Бу — беркайда да югалып калмый торган кеше (көлә). Фәннең әлеге өлкәсенә килүендә өлешем бардыр, әйе. Ләкин ул кайсы юлдан гына китсә дә көчле, бик көчле галим булачак иде. Бүгенге доклады да шәп, тәэсирле булды әнә.

 

Конференциягә Россия Фәннәр академиясенең Ландау исемендәге Теоретик физика институтының сектор мөдире Наил Галимович Иногамов та килде. Ул газ динамикасында да, гидродинамикада да дөньяга танылып өлгергән галим. Хәзер генә докладын тыңладык әнә. Принстон институтының профессоры Роман Равилович Рафиковны да тыңладык инде. Докладында гел Иногамовның эшләренә таянды ул.

 

Конференциядә Илдар Хәбибуллин да чыгыш ясады. Бу — Башкортстанның бәләкәй генә шәһәрендә мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң Космик тикшеренүләр институтында, Сергей Сазонов җитәкчелегендә аспирантура үткән егет. Бергәләп ике мәкалә дә язды алар.

 

— Сез дә бер мәкаләгезне Зельдович катнашында язгансыз бит. Һәм фәнгә «Сүнәев-Зельдович эффекты» дип кергән гаҗәеп теориягез кәгазь битләренә генә түгел, йолдыз томанлыклары белән күккә дә язылгандыр сыман.

 

— Арттырмыйк, яме. Сез әллә фантаст та инде? (көлә). Сүз бит бәләкәй татар шәһәреннән калкып чыккан 22 генә яшьлек егет турында, аның искиткеч шәп мәкаләләр язуы хакында. Бу — көчле, төгәл, анык гакылга ия менә дигән кеше. Туры сүзле, ялгышсаң, «юк, алай түгел ул!» дип чәпәргә дә күп сорамый (көлә). Кыскасы, бик шәп бу, мин канәгать.

 

Биредә, Казанда, бер бик әйбәт фәнни мәктәп барлыгы сөендерә. Бу — КФУның астрономия кафедрасы мөдире, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Наил Абдуллович Сәхибуллин мәктәбе. Әлеге мәктәпне дөньяда бик күпләр белә. Казан университеты профессоры Бикмаев Илфан Фәритовичны аерып әйтәсем килә. Ул әлеге конференцияне оештыручыларның берсе. Бу — бик тә югары кимәлдәге күзәтүче. Ул бик күп нәрсәләрне аңлый, һәм шәп аңлый. Электр-магнит нурлары объектларын космостан башка диапазоннарда күзәтүләргә ул җирдән оптика белән күзәтеп ярдәм итә. Һәм Европаның «Интеграл» ясалма иярчене программасында ул гаҗәеп бер роль уйный. Бикмаев Американың берничә иярчене программасы буенча күзәтә. Күптән түгел аны «Планк» иярчене коллоборациясенең ассоциацияләнгән әгъзасы итеп чакырдылар. Бу — бик тә олы, гаять мөһим космогологик иярчен. Сез аңлап җиткерәсез микән: менә биредә, Казанда, югары дөнья кимәлендәге, бөтенесен дә үзе булдыра ала торган гаҗәеп кеше эшли!

 

— Мин моңарчы аның дөньяда барлыгын да белми идем шул.

 

— Белегез инде менә! (Көлә).

 

Шушы урында ул, Сүнәев, гафу үтенеп, суынган кофесын бу юлы да эчеп бетерә алмыйча, торып басты. Очрашу тагын кайчан насыйп булыр инде. Сораулар күп калды бит әле.

 

Рәфикъ ЮНЫС
Казан утлары
№ 11 |
Казан утлары печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№12 (820076) / 17.11.2012 16:24:04

ха!!!
)))Каршы килеп маташмыйм, шулай да, урта белем дәрәҗәсендәге фәнне, аңлый алмау сәбәпле, кире кагып, ниндидер глобаль программа төзеү дәрәҗәсенә җитмәдем бугай әле.)))

Сүз уңаеннан, ТАТАРларның бик үк төшеп калганнардн түгел икәнен исбатлардай "Наука и жизнь" журналыннан бер өзекне коймага куйдым: http://www.matbugat.ru/gb/ Соры корт №25226 / 17.11.2012 / 14:20

№11 (820073) / 17.11.2012 15:06:11

анагызны сатыйм, соры корт!!!
икегез дә бер рәттә торасыз,бер берегздән артык та ким җирегез дә юк. икегез дә буш куыклар!

№10 (820071) / 17.11.2012 15:02:43

тулы булмаган шырпы тартмасы көчлерәк шалтырй,синең төсле. тулы тартма шалтырамый.

№9 (820068) / 17.11.2012 14:03:25

Урыслардан үрнәк алып, "үз авылыңда пейгамбәрләр булмый" дип яшәү харап итә шул безне. Җитмәсә, зимагур кебек бушкуыклар, күпме компрометировать итәләр... Нишлисең, буш чикләвек өскә калка.

№8 (820066) / 17.11.2012 13:14:33

мин, иркә,шуны да искәртер идем. татҗурлар гына түгел, башка җур-стлар да сарыланып бетеп,ыштан бермәсеннән бет эзлиләр,т.е. гайбәт җыялар да язып чыгалар.

кәнишне шушындый татарларыбыз булуы шатландыра. ярый әле Татарстанда тормый! КГУда эшләүче галимнәребезне,Наил Абдуловичны,Илфан Фәритовичны кем белә? Татар дәүләте тарафыннан булышлык бармы? КФУ мәскәүнеке булса да, галимнәре безнеке!
Гафурыв килеп татар галимнәренә юл ачамы? әллә аяк чаламы? вот бит вапрус,әднәке.

№7 (820056) / 17.11.2012 10:38:57

Мин бу биттә ни язарга дип озак уйландым. Әлбәттә, татжур мондый акыллы кешеләр белән тиешле дәрәҗәдә аралаша алмый инде. Мин булсам, янына килеп, дөньяга әйтер сүзегез ни бар, әйтегез әле дияр идем генә.Бу сөйләшүдә дә әйткән ул аны.Соңгы һәм аннан алдагы абзацта. Мин берәр толковыйрак татжурның Наил Абдуллович Сәхибуллин һәм аның мәктәбе белән таныштыруларын теләр идем.

№6 (819934) / 15.11.2012 19:57:39

Сүнәев түгел син, Янаев, әллә Балкыевмы?

№5 (819919) / 15.11.2012 17:02:36

Мөхәррәм! сүзләрең дөрес кәнишне,шулай да син авыл кешеләренә алай каты кагылма әле. алар сине ашата-эчертә, чүтеки.

№4 (819909) / 15.11.2012 16:33:41

Мөхәррәм,  прежде чем, комментарий яза башлаганчы, укырга научись. Минем комментарийда, ученыйлар турында куберэк язсагыз иде дигэн мнение, и восхищение ТАТАРСКИМИ УЧЕНЫМИ!!!

№3 (819901) / 15.11.2012 15:46:37

Шәп интервью. Казанда \"мин шәһәр кешесе\"дип яшәүче авыл гыйбадларына укытырга кирәк бу юлларны,яттан өйрәнсәләр дә ярый:

\"Туган тел турында сөйләнгәннәргә өстәп шуны да әйтим әле. Мине Американың фәлсәфә җәмгыятенә әгъза итеп алганнар иде. Аның утырышларына да чакыра башладылар. Минем һич тә барасым килмәде. Чөнки СССР фәлсәфәчеләренең хакимияткә ничек хезмәт иткәннәрен белә идем. Ләкин бу җәмгыятьнең әгъзасы булу бик тә абруйлы икән. Һәм аның утырышлары да кызыклы үтә икән. Үзем катнашкан беренчесендә үк күңелемә бик тә хуш килгән доклад тыңладым. АКШта яшәүчеләр арасында испан теллеләр күп бит. Шулардан яшьләрнең бер өлеше төрле җинаятьчел төркемнәргә тартыла икән. Һәм Америкада, болар инглиз телен юньләп белмәгән, өйдә бары испан телендә генә сөйләшкән, яшьләр дигән фикер яшәп килгән. Кубада университет тәмамлаган, аннары Фидель Кастродан качып башта Аргентинага, аннары Америкага килгән, анда Принстон университеты профессоры, АКШның Милли академиясе әгъзасы булган галим әлеге мәсьәләне шәпләп өйрәнгән. Киресенчә, теге бандаларга нәкъ менә өйдә инглиз телендә сөйләшүчеләр тартыла икән бит. Әти-әниләренең чит телдә аны вата-җимерә акыл өйрәтергә маташуларын тыңлап үскән балаларда аларга ихтирамның әсәре дә калмый икән. Ягъни бу балаларга тәрбия керми, киресенчә, әти-әниләре кире тәрбия бирә булып чыга. Ә менә испан телендә сөйләшкән әти-әниләренең инглиз телен белеп җиткермәвен балалар беркадәр кимчелек дип санасалар да, булган бөтен гыйлем-мәгълүматны, ерак бабаларына ук барып тоташкан бай тормыш тәҗрибәсен саф туган телләрендә шәп итеп җиткерә алулары моны бише белән кайтара икән. Нью-Йорктагы теге олы 11 сентябрь фаҗигасеннән соң моны инглиз-гарәп телләре җәһәтеннән тагын бер кат тикшереп караганнар. Һәм тагын нәкъ шундый нәтиҗәгә килгәннәр: гаиләдә үз телеңдә, туган телеңдә сөйләшергә кирәк!\"

№2 (819894) / 15.11.2012 14:11:54

Кем нинди хенэргэ укыган бит. Синен белем то же 4класстан артмаган бугай.

№1 (819892) / 15.11.2012 14:04:16

Знаменитый миллэттэшлэр турында куберэк язмалар булса иде. Бер статьяда гына да, всемирно известный купме татар телгэ алынган. Все это, зимагур кебек, 4 класс белемле "философ" опровергать иткэн астрономиядэ генэ. Физика-химиягэ кереп китсэк, алар тагы да куберэк. Так держть, Рәфикъ Юныс!!!
Admin с тебя, таких статьей не фуфукать! ))))))))

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай