поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.11.2012 Мәгариф

Тилеләр дәүләте тиз үләр (Мөгаллим язмалары)

Кеше олыгайган саен үткәнне еш искә ала икән. Еракта калган тормыш мизгелләрен, булган вакыйгаларны, хәл-күренешләрне бүгенге көн белән чагыштыра, үлчәп карый. Мин дә Казан дәүләт университетында укып йөргән көннәремне моңсуланып сагынам. Ул вакытта В.И.Ульянов-Ленин исемендәге университет илдәге иң дәрәҗәле югары уку йортларының берсе иде.

Бүген инде Казанда дистәләгән университет бар, элеккеге институтларның барысы да университетка әйләнеп бетте. Университетта уку җиңел булды дип әйтә алмыйм. Көн саен ике-өч сәгатеңне китапханәдә үткәрмәсәң, семинарларда катнашмасаң, зачет-имтиханнарга яхшылап әзерләнмәсәң йә стипендиядән колак кагасың, йә университеттан ук оча идең. Хәзерге шикелле акча түләп имтихан бирү дигән нәрсә уйга да кермәде. Уку бик зур тырышлык сорый иде. Филологка укыгач, атна саен дистәләгән роман укып чыгарга, фәнни хезмәтләр белән танышырга туры килә иде. Вакытында укып бармасаң, сессия вакытында гына 30-40 китапның эчтәлеге белән һич кенә дә танышып чыга алмыйсың. Ләкин авыр булса да шактый кызыклы һәм мавыктыргыч иде укулары. 

Ә хәзер? Һәр койма, һәр багана “Курсовые работы, дипломы” дигән белдерүләр белән тулган. Моңа берәү дә гаҗәпләнми. Хәтта кандидатлык, докторлык диссертацияләрен дә язып бирәләр. Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, укымыйча да надан килеш югары белемгә ирешергә мөмкин. Шулай итеп, без яшәгән бүгенге җәмгыять белемне кирәкмәс нәрсәгә әйләндереп калдырды. Бу һич кенә дә яшьләребез вузларга керергә ашыкмый дигән сүз түгел. Киресенчә, барысы да шунда омтыла. Инде яз көне үк, БДИлар биргән вакытта әти-әниләр баласының керәсе урынына акчаларын түләп куялар. Көч-хәл белән укыган Галиевлар, Вәлиевләр инде шул көннәрдә үк үзләрен студент итеп хис итә башлыйлар. Нәтиҗәдә, әтисенең кесәсе калын булу аркасында андый бәхеткә ирешкән күпме белемсезләр студентка әверелә. Мондый “бәхет”кә ирешү өчен абзарда ничә баш бозау асрыйсын, күпме бәрәңге сатасын, күпме урлыйсын авыл халкы үзе генә белә.

Менә шулай, җәмәгать, әле капитализм ишеген ачып, бусагасын атлап керергә өлгермәдек, инде күпме начар күренешләр белән очраштык. Яшьләрнең вузларга керәсе килә, ә укыйсы килми; диплом аласылары килә, ә белемле буласылары килми. Кесәдә диплом гына булсын! Хәзерге көндә бик күп яшьләребез менә шундый фикер белән укып йөри. Дөресрәге, җил куып, күп вакытын дискотекаларда, төнге клубларда акча туздырып үткәрә. Билгеле, араларында чын-чынлап тырышып укучылары да бардыр. Ләкин чын мәгънәсендә белемле булырга, һөнәрен яхшы итеп үзләштерергә омтылганнары бик сирәк. Нәтиҗәдә, илдә “югары белемле” белемсез һөнәр ияләре артканнан-арта бара. Бу бик куркыныч нәрсә. Әйтик, имтиханнарын, курс эшләрен, дипломын акча бәрабәренә генә башкарып чыккан шундый табибка туры килдегез ди. Ни булганын ишетеп торабыз: әле тегендә, әле монда шундый хәсрәт табиблар аркасында күпме кешенең гомере өзелә. Газеталарда кешеләрнең таза-сау аякларын, эчке әгъзаларын кисеп алулары турында хәбәрләр еш басылып тора. Ә күпме кеше гомерен өзгән техноген фаҗигаләр; әйтик, йортлар, төзелеш корылмалары җимерелүләр, самолет-вертолетлар мәтәлеп төшүләр нәрсә аркасында килеп чыга? Барысына да шул “кеше факторы” гаепле. Ә “кеше факторы” дигәннең артында гап-гади белемсезлек, наданлык булуын барыбыз да бик ачык белә.

Белемсезләр иленә әйләнеп баруыбыз тагын шунда күренә: Русия академиклар, профессорлар саны буенча дөньяда артта саналмый. Ләкин берәр оешманы йә хуҗалыкны, яки предприятиене мактыйсы булса, бер дә оялмыйча, “анда фәлән ил технологиясе кулланыла” дип шар яралар. Чит ил технологиясен куллану бер горурлыкка әйләнде. Ә бит киресенчә булырга, башны түбән ияргә тиешләр. Ни өчен без хәтта бәрәңгене дә Голландия технологиясе буенча үстерәбез? Шикәр чөгендерен игүне нигә Франциядән өйрәнәбез? Үзебезнең Авыл хуҗалыгы академиясенең профессорлары бәрәңге белән чөгендерне дә үстерергә өйрәтә алмагач, аларның кирәге бармы? Бакчаларыбызны, басуларыбызны чүп баскан. Алардан котылу өчен тагын чит ил препаратлары кирәк. Чүп дигәннән, чүпкә баткан Русиядә чүп эшкәртү технологияләре тагын юк. Чүптән арынырга, кием-салымнарыбызны чистартырга Италия җиһазлары кирәк. Безнең хәтта үз мәгариф системабыз да юк. Америкача укытуның илне дебильләштерүгә алып баруын хәтта үзебезнең дә кайбер акыллыбашлар таный башлады. Сингапурга барып балаларыбызны укытырга өйрәтүнең дә нәтиҗәсе булмаячак. “Русия – бөек ил! Без – бөек халык!”– дип лаф орырга яраткан җитәкчеләргә бер дә килешә торган эш түгел инде бу. Быел да Русия вузларының берсе дә дөньяның иң яхшы 200 вузы исемлегенә керә алмады (МГУ 214нче урында).

Үзебез белеп эшли торган берәр нәрсә бармы соң безнең? Бар: чит илләргә нефть һәм газ сату. Ләкин һаман болай яшәп булмый. Киләчәк буыннарга ул Ходай байлыгы калмаска мөмкин. Ә киләчәк буын – курс һәм диплом эшләрен сатып алып укыган буын.Үз эшен башкалардан акча биреп эшләткән кеше уйларга да, иҗатка да сәләтсез була. Менә шуңа күрә бүген яшәешебезгә тирән үтеп кергән “бөтен нәрсә дә сатыла һәм сатып алына” дигән инануның белем тармагына тирән үтеп керүе аеруча куркыныч. Белем алу, белемле булу кирәкмәс нәрсәгә әйләнеп калган илнең киләчәге юк. Ни кызганыч, әлегә моны аңларга теләүчеләр күренми.

Аның каравы, мәктәпләрдә яулык бәйләргәме-юкмы дигән мәсьәлә дәүләткүләм нәрсәгә әйләнеп бара. Соңгы атналарда үзәк каналлар өч-дүрт көн буе бөтен халыкның игътибарын шуңа юнәлтергә тырыштылар. Эш шунда: Ставрополь краендагы Кара Түбә мәктәбенең директоры Марина Савченко дигән ханым башына яулык бөркәнгән кызларны мәктәпкә кертми. Мәрьям дигән кызның әтисе Равил Кайбалиев прокуратурага ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шуннан китә инде кызык һәм кызганыч тилесериал.

Телевидениедәге бу шоу-тамаша ачыктан-ачык урысларның хокуклары кысыла, яулык бөркәнүне тыярга кирәк дигән шигарь астында барды. Соңгы сүзне президент Путин әйтте: янәсе, без дини дәүләттә яшәмибез. Димәк, яулык куркыныч нәрсә, урта белем алуга комачаулык тудыра булып чыга. Ә балалар арасында эчүчелек һәм наркоманлык куркыныч түгелме? Кызганычка, ришвәтчелеккә баткан хөкүмәт яулыкка каршы гына көрәшергә сәләтле. Шулай булмаса, менә бу саннар булмас иде. Росстат мәгълүматлары буенча, Русиянең башлангыч сыйныфларында укучы өч баланың берсе аракы эчә, 20 проценты көн саен исерә.

БМО мәгълүматлары да Русия өчен куанычлы түгел. Наркоманлык буенча безнең ил дөньяда өченче урында тора һәм иң куркынычы – бу санны 9-13 яшьлек балалар елдан-ел тагын да күбәйтә. Болардан котылу юлы бармы? Бүген барган “мәгариф реформасы” мәктәпне тупиктан алып чыга алырмы? Мин “реформа”ны куштырнаклар эченә алып яздым, чөнки моңарчы барган реформаларның әлегә кадәр укыту-тәрбия эшен җимереп баруы гына күренә. Соңгы көннәрдә генә Путин кул куйган “Патриотик тәрбия өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү турында”гы фәрманга шулай ук тамчы да ышанычым юк. АКШның патриотик тәрбиясен өйрәнеп, шуның нигезендә синең белән миннән Русияне яраттырмакчы булалар. Көлмәгез, җәмәгать. Еларлык көннәребез алда әле. АКШ патриотизмына җитү өчен безгә әле тагын 100 ел яшәргә кирәк. Бездәге коллыкны, бездәге хәерчелекне, бездәге законсызлыкны яратып буламы? Бәлки буладыр, әйтеп карагыз.

Арча районы, Яңа Кенәр авылы


Фәрит ВАФИН
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.11.2012
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»