поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.11.2012 Милләт

Төркия татары нинди җыр тыңлый?

Быел, ниһаять, җыенып Төркиядәге туганнарга барып кайттык. Инде берничә ай вакыт үтсә һәм ул ил хакында шактый язылса да, анда күргән-ишеткәннәр һаман тынгылык бирми. Шул сәбәпле, алган тәэсирләр кемнәргәдер кызыклы, бәлки кемнәргәдер гыйбрәт тә булыр дип, газета укучыларга да тәкъдим итәргә уйладым.

Әллә авыл музее, әллә Татарстан йорты

Истанбул – музейлар шәһәре. Алар шулкадәр бай һәм борынгы – һәммәсендә дә буласы килә. Тик бәяләре генә “тешли”: бер билет бәясе 300-450 сум тирәсе тора. Шуңа да карамастан, һәммәсендә - халык.

Топкапы - шәһәрнең иң истәлекле: милли бәйрәмнәр, башка төрле мәдәни чаралар уздырыла торган урыннарыннан берсе. Алай гына да түгел, бөтен дөньядагы төрки культураның бер урынга туплануы белән дә билгеле урын ул. Чөнки Казахстан, Әзәрбайҗан, Кыргызстан, Башкортстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Балкан, Төньяк Кипрдагы Төрек Республикасы һәм Татарстанның милли традицияләрен, көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдыручы махсус йортлар бар анда.

Дөресен әйтим, гидыбыз-туганыбыз Гөлтан Ураллы (милләттәшләребез аны әле 1989 елда ук Казанга килгән “Тумата” татар-төрек ансамбле солисты, хәзер инде Төркиядәге милләттәшләребезнең “Идел-Урал” мәдәни-аралашу җәмгыяте җитәкчесе буларак белә) безне, иң беренче итеп, Татарстан йортына әйдәгән иде, минем анда иң соңыннан керәсем килде. Башка халыкларның йорты белән танышканнан соң, анда кергәч: ”Ә менә бу, ичмасам, безнеке – татарларныкы!” – дип горурланасым килгән иде. Тик ... коелдым да төштем.

Юк, бар да камил анда, матур да, әмма ТАТАРЛЫК җитеп бетми кебек. Казахстан йортына керәсең, анда аларның милли колориты ярылып ята. Үзбәкстанныкында да, башкаларда да.Ә безнеке авыллардагы музейларыбыздан әллә ни аерылмый да шикелле тоелды миңа. Сөлге-чаршаулары да гап-гади шакмаклы тукымадан, бала бишеге дә әллә ниткән ситсы белән төрелгән, почмактагы татар ире белән хатыны да гап-гади итеп киендерелгән. Кайда безнең затлы тукымага ефәк һәм тамбур җепләр белән чигелгән чаршау-кашагаларыбыз, татарга гына хас булган затлы күлмәк-камзулларыбыз? (Аларны заманча да эшләп була ит!) Кыскасы, күңелдә зу-ур төер калдырды Татарстан йорты. Аны тарихчылар, милли зәвыгы бик тә камил булган белгечләр ярдәмендә тагын бер мәртәбә күздән кичерәсе, үзгәртәсе бар, минемчә.

Рамазан – аралашу ае

Безнең Төркиягә сәяхәтебез Рамазан аена туры килде. Җәйнең иң эссе июль ае анда тагын да эссерәк икән. Һава бик дымлы булганга, тын алалмаслык бөркү. Җитмәсә майдан бирле яңгыр яуганы юк диделәр, үләннәр көеп беткән. Халыкның күбесе уразада. Шул сәбәпле, урамда халык азрак, диделәр. Парк, скверларда һәр агач төбендә диярлек кешеләр ятып тора, күбесе йоклый да. Ә кичен бик күп җирдә: ачык һавада да, чатырлар астында да авыз ачу мәҗлесләре оештырыла. Аны бай иганәчеләр, савап өчен, үз акчаларына оештыра икән. Ул мәҗлесләр күбрәк мөсафирлар, ярлырак кешеләр өчен.

Татарлар, төрекләр, мөселман өммәтендәге башка халыклар исә һәркөнне диярлек бер-берсенә кунакка йөрешә. Туган-тумачаларына, дусларына. Без дә андагы күпсанлы туганнарның барысында да, аларның дусларында да булдык, тормыш-көнкүрешләре белән якыннан таныштык.

Биредә авыз ачу мәҗлесләре туганнар, якын дуслар белән очрашу, аралашу өчен үткәрелә икән. Анда якын туганнарның иң өлкәненнән алып бишектәге сабыйгача катнаша. Авыз ачып, дога укыганнан соң, дини җырлар җырлап, гаилә истәлекләрен хәтерләп, көлешеп-шаярышып озаклап утыралар. Балалар гаилә традицияләрен сеңдереп калсын, татар булуларын онытмасын өчен махсус эшләнә бу.

Тарихтан билгеле булганча, татарлар Төркиядә элек-электән үк яшәгән. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләккәч бирегә килеп төпләнгән милләттәшләр дә күп анда, революциядән соң урау юллар үтеп килгәннәре дә шактый. Шунысы гыйбрәтле, милләттәшләр гел бергә тупланып яшәргә тырышкан. Искешәһәр дип аталучы шәһәрдә дә гел татарлар гына яшәгәнлеген дә беләбез.

 XX гасыр башлары-урталарында Истанбулда татарлар автомобильләр белән сату иткән, соңыннан зур концерн оештырган Әхмәт Мәңгәр предприятиеләре тирәсенә туплаган булган. Шуңа да аның исемен зур ихтирам белән искә алалар.

 1960-1970 елларда биредә “Идел-Урал” җәмгыяте оеша. Ул бүгенге көнгәчә эшләп килә: татарларны бергә туплап, аралаштырып, төрле бәйрәмнәр, Сабантуй оештырып яши. Истанбулда җирләнгән милләтпәрвәрләребез Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчураларның каберләрен карап-чистартып тора. Истанбулда Татарстан вәкиллеге булдырылгач, эш-гамәлләре тагын да арта, җиңеләя дә. Төркиядә укучы яшьләребез дә һәрдаим аларның ярдәмен, кайгыртуын тоеп яши. Гөлтан апалары аларны һәр бәйрәм саен диярлек өенә җыеп, татар ашлары белән сыйлый, җырлы-биюле тамаша оештырып, күңелләрен ача.

Яралы язмышлар

Бер мәҗлестә 87 яшьлек Сәлимҗан ага белән танышырга туры килде. Нык кына чирләвенә карамастан, ул безнең белән очрашырга махсус килгән иде. Киткәндә: “Ватанымның чын татарларын күрдем, рәхәтләнеп татарча сөйләштем ичмасам, инде үлсәм дә үкенмим”, - дип саубуллашты. Кырым татарларыннан булган хатыны вафат булганнан соң, берүзе генә яши, хатынының бер туганы көн саен килеп карап тора икән үзен. Улы күптән вафат, оныгы Америкада яши, ди. Заманында агабыз машина запчастьлары сатучы кибет тоткан. Аны ача алуына Әхмәт Мәңгәргә бик рәхмәтле.

Тамырлары Россия татарларына бәйле һәр милләттәшнеке кебек үк Сәлимҗан аганың язмышы да шактый гыйбрәтле булып чыкты.

...Башкортстанның Яңавыл якларында туып үскән унсигезе дә тулмаган егетне 1943 елның кара көзендә армиягә алалар. Өч айлык курсларда мылтык тотарга өйрәткәннән соң, сугышка озаталар. Тик аларның взводы беренче бәрелештә үк чолганышта кала. Аннары - әсирлек. Төрле лагерьларда михнәт чигеп йөргәннән соң, ул Нурулла исемле бер татар кешесе белән атлар үрчетү белән шөгыльләнүче бер байга эләгә. Аларның утары Берлиннан ерак булмый, шул сәбәпле кунаклар еш килгәләп йөри. Бервакыт аларның сөйләшүләреннән мәктәптә аз-маз немец телен укыган Сәлимҗан әсирләрне чит илгә озату мөмкинлеге барлыгын ишетеп кала. Тырыш татарларга хуҗа кеше начар мөнәсәбәттә булмый, шул сәбәпле Сәлимҗан аңа бу хакта сүз ката. Озак та үтми теге кунаклар белән бергә бирегә бер татар кешесе дә килә. Ул боларның биографияләре белән нык кына кызыксынгач, безнең җәмгыять татар-башкорт кешеләренә чит илләргә китәргә дә булыша, сез кайсы илгә китәр идегез соң, дип сорый. Болар башта мондый ачыктан-ачык сөйләшүдән куркып калалар, без туган илгә кайтырга телибез, дип әйтәләр. Кунаклар, уйлагыз, дип китеп бара. Иптәше белән нык кына уйлангач, болар, әгәр сүзләре хак булса, Төркиягә китик дип килешәләр. Икенче-өченче очрашуларда сүз гел шул хакта бара. Икенче бер килүендә үзен “Солтан” дип таныштырган бер кеше аларга документ, киемнәр, бераз акча бирә, Төркиягә бару юлларны өйрәтә.

-Аермачык хәтерлим, 1945 ел, мартның дүртесе иде бу. Агачлар яңа яфрак ярган чак. Бөтен дөньяда яз, яшәү исе, - дип истәлекләргә бирелде Сәлимҗан ага күз яшьләрен яшереп тә тормыйча. - Без Нурулла белән бай утарыннан чыктык та, дүрт-биш чакрым араны башта йөгереп уздык , аннары җиргә ятып еладык. Кочаклашып саубуллашкач, икебез ике якка киттек. Чөнки безгә ирек биргәннәренә һаман да ышанып җитмибез, бер провокация генә түгелме икән дип шикләнәбез. Урман буйлап шактый баргач, мин үземнең әсирлек документларымны, әти-әнием, туганнарымның фотоларын, хатларын чокыр казып җиргә күмдем. Берәр җирдә тотып алсалар, йә провокация булса, әти-әниемә, туганнарыма зыян килмәсен дип курыктым.

Төркиягә килгәч, сораша-сораша Искешәргә килеп чыктым, андагы татарлар ярдәмендә бер тегү артеленә эшкә урнаштым. Аннары Истанбулга китеп Әхмәт Мәңгәр заводына эшкә кердем. Шунда Нурулланы да очраттым. Һәм без гомер буе дус булып, бер-беребезне туганнардай күреп, ярдәмләшеп яшәдек. Ул мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын! Әхмәт аганы да догадан калдырмыйм, татарларга бик игелекле булды ул.

Сәлимҗан ага гомере буе Ватанга кайтырга, әти-әнисен, туганнарын күрергә хыялланып яши. 1977 елда, ниһаять, моңа ирешә дә. Тик СССРдан кире җибәрәселәренә ышанмый, шуңа да гаиләсе белән саубуллашып китә, кире кайтмаса дип, аларның бәхиллеген дә ала. Бәхетенә, алай булмый, авылында кунак булгач, башка җирләргә барып йөрергә рөхсәт булмый, кире әйләнеп кайта. Тик әнисен генә күрә алмый: улының кайту хәбәрен алгач, сөенеченнән елый-елый урынга егылган ана төпчеге кайтырга бер атна кала бакыйлыкка күченә.

Сәлимҗан ага, мөмкинлек чыгу белән Германиягә барып, теге урыннан документларын да эзләп карый, әмма таба алмый. Безгә ярдәм итүче кеше “Азатлык” радиосында эшләүче Гариф Солтан түгелме икән, аңа рәхмәт әйтим әле дип, аның белән дә очрашмакчы була, тик туры китерә алмый.

Әсирлек газабыннан шул рәвешле котылган аркадашлары белән сугыш вакытында татар, башкорт кешеләренә Гариф Солтан, Әхмәт Тимер, Муса Җәлил, Алмас Шәфи исемле кешеләр ярдәм итүе хакында еш гапләшәләр алар, ләкин бу хакта чынлап торып кызыксынырга куркалар. Инде ул аркадашлары да вафат, бу турыда искә алыр кеше дә юк.

Ул алар, Муса Җәлил, аның көрәштәшләре хакында бездән дә сорашты, М. Җәлилнең шигырьләрен дә сөйләде. Гомумән, ул көнне аның Ватанда калган сөйгән кызы, туган як турындагы истәлекләрен барлап, татарларның, Татарстанның бүгенге язмышы турында гапләшеп, борынгы җырларны көйләп шактый утырдык без.

Әйе, Төркия татарлары ил чикләре ачылуга, балалары-оныкларының әти-әниләренең туган җирләрен барып күрү мөмкинлеге булуга сөенеп яшиләр. Ун-егерме еллар элек кайберләре Россия-Татарстан белән уртак бизнес та оештырып карарга омтылган булганнар, барып чыкмагач, күңелләре кайткан. Хәер, инде милли хисләре дә суынып килә бугай. Без аралашкан өлкән буын гадәттә татар кызларына өйләнергә, кызлары татар егетләре белән кавышырга тырышкан. Кайсын гына алма, йә ире Сарытау татары, йә хатыны Кырым татары булган (күбесе инде вафатлар). Ә балаларының күбесенең хатыннары-ирләре йә төрекләр, йә әзәрбайҗан, йә алманнар. Ни кызганыч, ассимиляция, глобальләшү анда да көчәеп бара. Яшьләрнең дә күбесе, татар халык җырларын кызыксынып тыңласалар да, нәкъ безнекеләр кебек, аларны да, телне дә белми. 


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»