поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.11.2012 Интернет

Хәзер кечкенә авылларда да халык бер-берсе белән очрашып түгел, ә социаль челтәр аша аралаша

Соңгы елларда социаль челтәрләр тормышыбызга бик тирән үтеп керде. Зур шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә авылларда да халык хәзер бер-берсе белән очрашып түгел, ә виртуаль дөньяда аралаша.

Күптән түгел бер иптәш кызымның кияүгә чыгуын белдем. Үзеннән яки ташыш-белешләрдән түгел, социаль челтәр аша иреште бу хәбәр. Көннәрдән бер көнне танышым үзе турындагы мәгълүматны “кияүдә түгел” дән “кияүдә” дигәнгә үзгәртеп куйган. Моның шаккатырлыгы юк диярсез – хәзер бит Интернет заманы. Танышларың тормышындагы үзгәрешләрне (аларның өйләнешүен, аерылышуын, балалары тууын яки башка мәгълүматны) җиткереп торырга ярый әле социаль челтәрләр бар!

 

Чынлап та, бүген “Одноклассники”, “ВКонтакте”, “МойКруг”, “Мой мир”, YouTube һәм башка сайтларсыз без тормышыбызны күз алдына да китермибез. Интернет безгә барлык яңалыктан да хәбәрдар булып торырга, туктаусыз алга барган тормыштан артка калмаска ярдәм итә, ерак араларны да якынайтып, җирнең теләсә кайсы почмагында яшәүче туганнарың, таныш-белешләрең белән аралашу мөмкинлеге тудыра. Әмма Интернет заманының тискәре яклары да юк түгел шул...

 

Социаль челтәрдә син бер, ә чынлыкта – икенче

 

Күпләр хәзер фотоаппаратсыз өйдән дә чыкмый. Фотога кешеләр махсус иң отышлы кадрларны социаль челтәргә урнаштырам дип төшә. Әйтик, бер дустымның шәхси битендә 100гә якын альбомы урнаштырылган. Кайберсендә 20-30 фото гына булса, икенчеләрендә 150-160 фотосурәт карап була. Шушы альбомнар аша аның соңгы берничә елдагы тормышын күзаллап була.

 

Әмма еш кына социаль челтәрдә тудырылган образ чынлыктан бик нык аерыла. Виртуаль тормыш күпчелектә ялганга корылган. Яшьләр үзләре өчен идеаль төс-кыяфәт әмәлләргә, үзенә бөтенләй чит-ят булган фәлсәфи статуслар уйлап табарга һәм моны эчке дөньяларының чагылышы дип күрсәтергә мөмкин. Көнкүрештә исә бу кеше Интернетта тудырылган образдан ерак була. Меңләгән дуслары булган кешеләр, баксаң, чынлыкта бөтенләй ялгыз булуы ихтимал.

 

Үз-үзенә бикләнгән, йомшак холыклы, реаль тормышта аз аралашучан кызлар һәм малайлар виртуаль дөньяга чума. Чөнки “пәрәвез”дә алар төрле була ала, виртуаль дуслары белән кызарынмыйча, оялмыйча аралаша. Нәтиҗәдә, бу кеше реаль тормышта аралашудан бөтенләй читләшә. Үзе уйлап тапкан дөньяда яшәү бик җиңел бит! Шул рәвешле кеше "ялган" дөнья колы булуын сизми дә кала. Психологлар бу күренешне психика өчен бик куркыныч дип саный. Социаль челтәр колы булу кешенең аралашу мутациясенә китерә, ди алар.

 

Интернет-бәйлелек тәмәке тартудан да яманрак

 

Социаль челтәрләр тарихы 1995 елда АКШның Classmates.com сайты белән башланып китә. Проект уңышка ирешә һәм шул рәвешле аңа охшаш тагын дистәләрчә яңа сайт тудырыла. Ләкин социаль челтәрләрнең чын популярлыгы 2003-2004 елларга туры килә, шушы вакытта “LinkedIn”, “MySpace” һәм “Facebook” туа.

 

Кулланучылар саны буенча дөньяда иң популяр социаль челтәрләр: Facebook (845 миллионнан артык), MySpace (255 миллион), Twitter (200 миллион) һәм «ВКонтакте» (159 миллион). Чикаго университеты уздырган махсус тикшеренү шаккатырлык нәтиҗәләргә китергән: социаль челтәрләргә бәйлелек хәтта тәмәке тарту һәм алкоголь куллануга караганда да көчлерәк икән.

 

Әлеге уку йортының Вилгельм Гоффман җитәкчелегендәге галимнәр төркеме кешенең социаль челтәрләргә никадәр бәйле булуын һәм аларга никадәр каршы тора алу мөмкинлеген барлауга алынган. Тикшеренүдә 18 яшьтән алып 85 яшькә кадәр 205 кеше катнашкан. Алар смартфоннар аша бер атна дәвамында көненә җиде тапкыр сорауларга җавап биргән. Анда алар үзләренең ихтыяҗлары турында хәбәр итә. Нәтиҗәдә 10 меңгә якын җавап алынган. Экспериментта катнашучылар өчен баш тарта алмаслык эшләр арасында беренче урында “Twitter” яки “Facebook” челтәрләрендә хәбәр язу теләге тора икән. Андый мизгелләрдә хәтта чәй эчү кебек шөгыльне дә читкә куеп торып була. Шунысы кызык, кешенең бу теләккә каршы торырга тырышуы аның теләген арттыра гына ди.

 

Күзгә-күз сөйләшүгә ни җитә...

 

Бер яктан караганда, Интернет челтәрендә син барысына да ия була аласың, әмма шул ук вакытта күп нәрсәдән мәхрүм дә каласың. Монитор каршында утырып, күпләгән мәхәббәт “хат”лары алырга, дусларыңның тормышын чагылдыручы фоторәсемнәр карап, алар тормышы турында хәбәрдарлык иллюзиясенә чумарга мөмкин. Әмма без чын тормыш, аның чын дусларың янәшәсендә генә ямьле, чын мөнәсәбәтләр, тәэсирләр туганда гына күңелле булуын онытабыз. Күзгә-күз карашып, рәхәтләнеп сөйләшүгә ни җитә...


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 12.11.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»