|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2012 Җәмгыять
Телләре булса ни әйтерләр иде икән?Күңелем артык нечкә булганлыктан, үз алдыма бу теманы тирәнтен яктырту бурычын куймадым. Бер вәхшилек турында ишеткәннәрем кулыма каләм алырга этәрде. Базарда сөйләделәр: олы юл янында урнашкан авылда яшәүче берәүләр яшь бозауларын авыл читендәге чирәмлеккә арканлап куйганнар. Шуннан ике бозауның берсе юкка чыккан. Эзләгәннәр, тапмаганнар. Күпмедер вакыттан соң гына хайванның үләксәсенә тап булганнар. Бозауны урлаучылар аны сатып җибәрергә дә, үзләренә ит юнәтергә дә ниятләмәгәннәр. Алар бичара хайванны газаплап күңел ачканнар, ләззәт алганнар. Башта машина белән өстерәп-сөйрәп йөрткәннәр, аннары интектереп бугазлап киткәннәр. Бу кыргый явызлыкны юл буендагы күзәтү камерасы төшереп алган. Шушы хәлләрнең шаһиты булган икенче бозау бик куркып калган, икенче көнне арканларга да чыгара алмаганнар үзен. Гөнаһсыз җан иясенә тиктомалдан кул күтәрүчеләрнең бик хәтәр, каты бәгырьле затлар икәне бәхәссез. Алар теләсә-нинди яманлыкка сәләтле, минемчә. Иң куркыныч җинаятьчеләрнең “явызлык биографияләре” дә бала чакларында эт-песиләр җәфалаудан башланган бит. Имансызлар мондый кешеләр. Динебез хайваннарга карата мәрхәмәтле булырга, аеруча йөзләренә сукмаска өнди. Үз хуҗалыкларында терлек асраучы кешеләр арасында да төрлесе бар: кайсы малларын рәнҗетмәскә тырыша, кызгануны белми торган хуҗалар да җитәрлек. Мал-туарга тере җан иясе итеп түгел, аяклы ит итеп карый андыйлар. Хайван бит үзен яклый да, әрнү-газаплары турында теле белән әйтә дә алмый. Ләкин нинди генә яхшы хуҗага эләксә дә, аның язмышы фаҗигале тәмамлана. Сугым чоры гадәти хәл дип кабул ителә. Кечкенә чагымда мин бу “эшне” авыртуны баса яки йоклата торган укол ярдәмендә башкаралар дип уйлый идем. Әти-әнием шулай юатканнардыр инде мине. Ә бит чит илләрдә терлекнең газапларын җиңеләйтү ысуллары кулланыла икән. Бик нык куркуга дучар ителгән хайванның итендә агу туплануы да билгеле бит. Мех бүрек-башлыкларны озаграк кияргә туры килгәндә дә башыгызның авыртуын сизгәнегез бардыр. Бу – хайван тиресендә тупланып калган адреналинның тәэсире. Хайваннарда сизү сәләте кешеләрнекенә караганда күпкә көчлерәк икәнлеге мәгълүм. Үзләренең бугазланасын алар берничә көн алдан белеп торалар, төшләрендә муеннарына кызыл бау салынганын күрәләр, тамакларыннан ашау үтми башлый, ди. Башка вакытта иркенгә атлыгып торган малны бу юлы абзардан көч-хәл белән чыгарырга туры килә икән. Кайчандыр газетадан укыганым турында язасым килә, тик ул вакыйганың кайсы илдә булганын хәтердә калдырмаганмын. Шәһәр буйлап баручы үгезбозауны күреп, халыкның гаҗәпләнүе хакында язылган иде анда. Баксаң, бозау ит комбинатыннан качкан икән. Аннан качуны мөмкин түгел дип исәпләүчеләр моны гайре табигый хәл, дип атаганнар. Бозауны иткә озаткан хуҗасы да табылган. Күңеле нечкәреп, күрәсең, ул малына яшәү бүләк итәргә булган. Аңлы түгел диген син шуннан соң хайваннарны! Кодагыебызның апасы сөйләгән иде: “Күп еллар асраган савым сыерым картайгач, сатып җибәрергә булдым: җанын үзебездә кыясым килмәде. Капкадан чыгып киткәндә ул, артына борылып, сузып мөгрәп куйды – минем белән хушлашты. Белде үзенең гомере бетүен, күзләремә яшь тулды шул чакта”. Әтиемнең малай чагы сугыш чорына туры килгән. Бик күндәм колхоз үгезе исендә калган аның. Ул елларда мөгезле эре терлекне дә җигеп эшләткәннәр бит. “Арбага төялгән авыр йөкләрне үргә менгәндә тезләнеп тарта иде, бичара, – дип сөйли иде әти ул үгез турында. – Галәмәт зур гәүдәле булса да, бала-чагага да буйсына иде. Ашыйсы килсә, күзләреннән яшь тәгәри башлый, елый иде, мин аны нәрсә белән дә булса сыйларга тырыша идем. Ит планын үтәү өчен аны беркөнне машина белән авылдан алып киттеләр. Мин бит сезгә күпме хезмәт иттем, дигәндәй, ул кешеләргә үпкә белән карагандай тоелды. Ә мин үкси-үкси өйгә йөгердем”. Әтинең бу вакыйганы берничә тапкыр сөйләгәне бар – күңеленә гомерлеккә уелып калган чөнки. Әйе, мал-туарны кызгану әти-әниемнән килә. Авылда яшәсәләр дә эре терлек асраганнары булмады, итне сатып алуны кулайрак күрделәр. Әнием бала чагында үгезләренең чалган вакытта тилмереп үкерүен ишетеп калган. Шуннан соң авызына ит капмаган, әле дә аз гына ашый. Кайчак теге сугымчыны искә ала. Авылда гомер буе малларның җанын кыйган бу ир берзаман үзе дә үлем түшәгенә яткан. Байтак газапланган, сызлануларга чыдый алмыйча илереп кычкырулары урамга ишетелеп торган. Бу тавыштан куркып, көтүдән кайтучы сарыклар качып-таралышып беткәннәр хәтта. Дөрес, хайваннар кешегә хезмәт итү, ризык, кием булу өчен яратылганнар. Ит ашамасаң, егәр булмый. Шуңа күрә сугымчы кебек нык йөрәкле кешеләр дә кирәк, алар бит алда сөйләнгән вәхшиләр түгел. Ислам дине мал чалуны тиз, дөрес итеп башкарырга өйрәтә. Бу кагыйдәләрнең һәрчак үтәлүе зарур. Шулай да хәзерге заманда кешелекле ысуллар кулланып булыр иде. Ветеринария галимнәренең уйлавы кирәк монда. Ник дисәң, югары технологияләр, цивилизация алга киткән 21 гасырда яшибез бит. Артем МАКЕЕВ фотосы
Галиябану ХУҖИЕВА |
Иң күп укылган
|