поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.11.2012 Җәмгыять

“Стратегия” тактикага әйләнерме?

Бу көннәрдә Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Самара өлкәсендә дә, илебезнең 2025 елга кадәр исәпләнгән милли сәясәт стратегиясе тикшерелә. Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында дистәгә якын милли-мәдәни оешмалар һәм берләшмәләр әгъзалары катнашында зур сөйләшү, фикер алышу булды.

Беренче булып сүз алган өлкә Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Светлана Жидкова бу проектның актуальлеген билгеләп, аның бүгенге этапта милли сәясәтне яхшы итеп аңлау өчен кирәкле икәнлеге турында әйтте.

Яңа тарихта Россия дәүләт милли сәясәте концепциясе 1996 елда Россия Президенты Борис Ельцин тарафыннан расланган иде. Әлегечә дәүләт милли сәясәте шул юнәлештә барды, дип әйтергә мөмкин. Хәзер инде ул шактый искерде. Чөнки хәзер бүген бүтән вазгыять. Бүген илдә иң четерекле мәсьәләләрнең берсе, билгеле, милли сәясәт. Чөнки Россия – күпмилләтле, күп динле дәүләт. Мондый дәүләттә милли сәясәт һәрвакыт катлаулы була. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк: милли мәсьәләләрнең күбесе әлегә чишелмәгән, һәм аны чишүнең механизмнары да эшләнмәгән. Чишүнең төп юлы – гади, төпле, бөтен халыкларның да мәнфәгатьләрен кайгырта торган концепция булдыру һәм шуның нигезендә закон эшләү һәм аны тормышка ашыру өчен дәүләт программасын төзү.

Светлана Жидкова үзенең чыгышында яңа документның элеккесенә караганда күпкә яхшырак эшләнгән булуын һәм анда күп тармакларның үсешенә, бигрәк тә мәдәнияткә, мәгарифкә, миграциягә, матбугатка, гражданлык җәмгыяте институтлары белән бәйләнешләргә аерым игътибар бирелүенә басым ясарга тырышты. Тик аңардан соң сүз алучылар милли сәясәт стратегиясе эшләүнең актуальлеген билгеләп үтеп, бу документның дөньяга чыгуына уңай бәя бирсәләр дә, аның кимчелекләрен дә күрсәтергә тырыштылар.

“Рус милли үзәге” иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Владимир Шерстнев Стратегиянең күп положениеләре либераль яктан эшләнгән булып, аларның фәнни кануннарга туры килеп бетмәвен билгеләп үтте. “Россиядә рус халкы 85 процент тәшкил итә икән, димәк, ул: “Россия милләте” дип түгел, ә “рус милләте” дип аталырга тиеш”, - диде ул. Самара өлкә “Дуслык” иҗтимагый оешмасы җитәкчесенең идеология мәсьәләләре буенча киңәшчесе Идеал Галәүтдинов та “Россия милләте” дигән төшенчәне һич кенә дә кабул итәргә мөмкин түгел, дип саный һәм аны документа “Күпмилләтле Россия халкы” сүз тезмәсенә алыштырырга тәкъдим итте.

Ә бит чыннан да Россия Федерациясе Конституциясендә “Без – күпмилләтле халык” диелгән. Бу Стратегия проектында исә Россия милләте турында гына сүз бара, “дәүләт оештырган милләт” дип, рус халкына гына өстенлек бирелә түгелме?

- Стратегия – бу әле Россия Федерациясе законы түгел, бары тик яхшы ниятләр турында белдерү ясау гына. Шуңа күрә эшләребез алга барсын дисәк, милли мәдәният турында кичекмәстән аерым закон кабул ителергә, Стратегиянең матди яктан тәэмин ителгән тактикасы да булырга тиеш, - диде Идеал Галәүтдинов.

Бу уңайдан Самараның “Азан” мөселман газетасы редакторы Шамил Галимовның фикерләре дә тәңгәл яңгырады. Ул үз басмасының авыр матди хәлен истә тотып, милли массакүләм мәгълүмат чараларына дәүләт ярдәмен арттыру кирәклегенә аерым басым ясарга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, моны финанслау сүзе белән ныгыту мәслихәт.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат Надыйров та бу фикерләрне куәтләп:

- Милли массакүләм мәгълүмат чараларын системалы рәвештә бюджет финанславы белән тәэмин итмәсәк, аларның тотрыклы эшләвенә ирешеп булмаячак, ә бу милли проблемаларны тиешлечә яктыртырга мөмкинлек бирмәячәк һәм нәтиҗәдә халыклар бердәмлегенә зыян китерәчәк. Әлеге кебек милли басмаларга төбәк хакимиятләренең эшчәнлеген яктырткан дәүләт контрактлары аша гына матди ярдәм күрсәтү дөрес түгел, - дип белдерде.

Ул шулай ук Стратегия проектында милли мәгарифне үстерергә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелмәгән дип саный.

- Без барыбыз да тигез шартларда яшәргә һәм үсәргә телибез, - дип ассызыклады үз фикерен Азат Надыйров.

Чыгыш ясаучылар проектка милли республикаларны юкка чыгару ихтималы салынуына борчылуларын белдерделәр. Россия Федерациясендә “эре территориаль-промышленность районнары булдыру тәҗрибәсен, Россиянең административ-территориаль төзелешен оптимальләштерү ысулларын сынап карауны дәвам итү” тәкъдим ителә. Бу һич тә Россия халыклары файдасына булмаячак. Әгәр Конституциядә билгеләнгән тигезлек булмый икән, милләтләр арасында ыгы-зыгы килеп чыгуы бик ихтимал.

Шушы очрашу барышында һәм башка урыннарда яңгыраган фикерләр, ясалган тәкъдимнәр бергә тупланып, өлкә Губернаторы администрациясе каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында да тикшерелде. Аның әгъзалары – Самара дәүләт архитектура төзү университеты профессоры Наталья Мухамметшина, “Самара өлкәсе азәрбайҗаннары лигасы” милли иҗтимагый оешма рәисе Ширван Керимов, Самара өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә Губернаторы администрациясенең баш консультанты Надежда Осипова, депутат корпусы һәм иҗтимагый берләшмәләр белән бәйләнешләр буенча идарә җитәкчесе Дмитрий Холин һәм башкалар бөтен әйтелгән фикерләрне һәм ясалган тәкъдимнәрне барлап, бергә туплап ике сәгать дәвамында барган зур сөйләшүдән соң Стратегия проектын хупларга дигән карар кабул иттеләр. Әлеге проектка кертелгән өстәмәләр янә бер тапкыр анализланып, 25 октябрьдә Мәскәүгә Россия Федерациясенең дәүләт сәясәте Стратегиясен әзерләү буенча эшче группа адресына җибәрелгән дигән хәбәр алынды. Ел азагына кадәр бу документ әзерләнеп бетәр дип көтелә. Халык тарафыннан тикшерелеп, кабул ителгән бу “Стратегия...” тактикага да әйләнер дип ышанасы килә. 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 45 | 03.11.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»