поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.11.2008 Җәмгыять

КАРАВЫЛ, ТАЛЫЙЛАР!

Редакциябезгә республикабыз авылларының берсеннән хәбәр килеп иреште: урта мәктәптә укучылар арасында үзара акча талап алу очраклары күзәтелгән. Кечкенәләрдән – зурраклар, ә зурракларыннан тагын да олыраклары басым ясап, даими рәвештә акча талаган. Түләмәгәннәрне су буена алып төшеп кыйнаганнар, “счетчик” дигән нәрсәгә утыртканнар. Әлеге вакыйгаларда мәктәпне тәмамлап чыккан авыл яшьләре дә катнашкан. Мәктәп буенча җыелган акчаны югары сыйныфта укучы бер малай авыл яшьләренә илтеп тапшыра торган булган. Иң гаҗәбе шунда: куркыту, басым ясап акча түләттерү вакыйгалары елдан артык дәвам итсә дә, бу хәлләр турында ата-аналар да, мәктәп директоры да, укытучылар да, гомумән, берәү дә сизенмәгән. Бик сәер хәл, ничек инде гади бер авылда ул-бу ишетелмичә торсын, ди?

Монысына ышануы бик авыр, әлбәттә. Белеп тә, нишләп киртә куючы, рэкетны туктатучы табылмаган? Әллә бала-чага шаяруы гынадыр дип кабул иткәннәрме? Шушы авылга барып әлеге сорауларга җавап эзләп карадык. Очрашып сөйләшкән һәркем: “Бер ел буена бала-чагадан акча талап ятканнарын белмәдек-ишетмәдек, сизенмәдек тә”, – диде. Сүз балигъ булмаганнар хакында барачак, шуңа күрә рэкетлы авылны, балалар исемнәрен күрсәтмибез.

 

“ӘНИ, МИН ЭШКӘ ЯЛЛАНДЫМ!”

 

Акча талау фактын ничек фаш иткәннәр соң? Бер баланың сәер тотышыннан шикләнеп, әти-әнисе төпченә башлаган, әз-мәз сәбәпләре ачыклана төшкәч, ныклап казынырга тотынганнар һәм аннан мәҗбүриләп сөйләттергәннәр. Малай барысын да сөйләп бирергә мәҗбүр булган. Зурракларның аннан акча сорауларын да, түләмәгәндә кыйнауларын да. Ярсыган әти-әни мәктәпкә чапкан, аннары аларга бүтән ата-аналар да кушылган. Кыскасы, эшне зурга җибәреп, тикшерергә тотынганнар. Бүген авыл буйлап төрле гайбәтләр йөри, имеш, бер укучы асылынырга җыенганда, әнисе элмәктән чак төшереп калган, шуннан милициядән килеп, тикшерергә тотынганнар. Имеш, банданың иң өстәгеләре, зур ришвәтләр түләп, шундук котылып качкан. Боларның барысы да хакмы-түгелме, ә бар гаепне бер укучы балага сылтап калдырып, шуны гына хөкемгә тартып, милициягә учетка бастырып куюлары – хак. Тикшерү эшләре, суд карары – барысы да яңа уку елы башланыр алдыннан булган.

 

Бүген әлеге хәлләр турында авылда авыз тутырып сөйләшергә шикләнәләр дә, куркалар да кебек. Чөнки шуның белән генә бетмәс әле дип котлары алынган шикелле. Таланган бер баланың әти-әнисе теләр-теләмәс кенә сөйләшергә ризалашты. Болар да шулай ук баласының авыр хәлгә калуын сизенмәгән булган. Әнисе сөйли: – Бер-ике мәртәбә күз төбе күгәреп кайтты, ник сугыштың дип сорагач, “Булды инде”, – дип кенә җавап кайтарды. Берсендә: “Берәр кайчан ник сугышканымны белерсең әле, әни!” – дигәч, йөрәгем чеметеп куйган иде. Болай гына батырланадыр дип уйладым. Узган язда күңелемне шикләндереп куйган бер хәл булды. Мин больницада яткан чакта улым шалтырата: “Берәүләргә нигез казырга эшкә ялландым, ташлар да өясе бар, көненә йөзәр сумнан түлибез диделәр”, – ди. “Уку елы тәмамланмаган көе интегеп йөрмә”, – дисәм дә ризалашмады, шунда ашкынды. Акча ашыгыч рәвештә ни өчен кирәк булганлыгы соңрак кына аңлашылды. Улыбызны кыйнап акча түләргә мәҗбүр итүчеләрне әтисе чыгып умырып ташлар дәрәҗәгә җиткән иде, чак тотып калдым, чыгармадым.

 

МӘКТӘП – САНАРГА, УРАМ ТАЛАРГА ӨЙРӘТӘ

 

Мәктәп җитәкчелеге дә акча талау темасын күтәреп селкү ягында түгел. Моның турында район газетасында да ләм-мим сүз чыкмаган, бер нәрсә дә булмаган диярсең. Мәктәп “данын” чыгару берәүгә дә файдага түгел, анысы аңлашыла. Тик чирен яшергән үлгән, дигән гыйбарәне дә онытырга ярамыйдыр. Тыныч дип исәпләнүче татар авылларында да шундый хәлләр күзәтелгәч, шәһәрләрдә ниләр кыланып яталар микән соң ул? Рэкет урнашкан авыл мәктәбе директоры фикеренчә, акча талау турыдан-туры алар мәктәбеннән килеп чыкмаган. “Авыл яшьләре урнаштырырга маташкан бу тәртипсезлекне, – диде ул, – без аны белми дә калдык. (Авыл яшьләре дигәннәре – шушы ук мәктәпне тәмамлап чыккан кешеләр инде. Кайсы – каникулга кайткан студент, кайсы – авыл тирәсендә калучы эшле-эшсезе. Иң зурысына – 20 яшь. – Авт.) Шулар клубка нәрсәдер алырга акча җыйган. Нәрсә, күпмегә – монысын мин төгәл әйтә алмыйм, милициядә беләләр. Акчаны мәктәп кенә түгел, клуб тирәсендә дә җыйганнар. Армиядән кайткан малайга дип тә җыйганнар, имеш. Андый фактлар, чынлап та, булганмы-юкмы – мин нечкәлекләрен белмим. Төрмәгә, наркотикларга җыйганнар икән дигән сүзләр – арттырылган нәрсә. Андый нәрсә булса, күптән яңгырар иде ул. Мәктәп укучыларыбыз арасында, әлбәттә инде, наркотик кабул итүчеләр юк. Барысы да махсус тест белән тикшерелгән.

 

Гәрчә акча каеручы, басым ясаучы юкмы дип без укучылар белән һәрвакыт аерым-аерым да сөйләшергә тырышабыз, линейкаларда да шул ук сорау яңгырый. Әйтүче дә, күрүче дә булмады. Ата-аналар да – ләм-мим. Көн саен сорап тордык, инде хәзер барысы да артта калгач та, контрольдә тотарга тырышабыз. Яңа ел алдыннан гына бөтенесе белән сөйләшеп, гадәттән тыш хәлләр, акча сораулар юк дигән кәгазьгә сыйныф командирларының имзаларын җыеп чыктым. Һәм менә сиңа мә, май аенда шундый тавыш килеп чыкты – бер ата-ана, нидер сизенеп, тугызынчы сыйныфта укый торган малайларын йодрык белән төеп диярлек әйттергән. Йә әйтәсең, йә үтерәм дип. Башка ата-аналар да килеп зарланды, шуннан соң төен чишелеп китте. Августта суд карары чыкты. Талаучылар су буена алып төшеп кыйный торган булган диләр. Мин аптырыйм хәзер: чакыргач, ник төшәргә инде анда, кыйнаячакларын белә торып?! Ник безгә, укытучыларга, әти-әнисенә тел чишүче табылмаган? Турыдан-туры булмаса да, ниндидер башка юлларын табып та, хәбәрне җиткереп була бит инде?

 

Бу проблеманы без генә хәл итә торган түгел. Аның җәмгыяте шундый хәзер. Бер укучыбыз үзенә күрә җәзасын алды. Шул бер малай гаепле булып калды инде. Бу эшкә куркудан кереп киткәндер дип уйлыйм. Зурларга ияреп китү түгел бу. Кушып, басым астында эшләткәннәрдер. Чөнки карап торышка әйбәт бала бит ул, күзләре дә чиста.

 

Хәзер мәктәптә тынычлык, тәртип, һәрнәрсәне контрольдә тотабыз. Клубка чыгарга шимбә генә рөхсәт. Шунысы эчне пошыра: клуб янында гына терәлеп диярлек киоск урнашкан, анда сыра сатыла. Балалар шуннан гына алып, дискотекага кереп китәләр.

 

Мәктәптә җомга дискотека уздырабыз. Авыл яшьләрен дә милиция контрольдә тота. Баштан ук билгеле булса, шундук бетә иде бу хәлләр. Чөнки без проблемаларны мәктәп эченнән читкә чыгармыйча, үзебез генә хәл итәргә өйрәнгән. Акча талау буенча бик күп эш башкарылды инде, ата-аналарны да җыйдык. Унбиш еллап балаларның милициягә учетка басканы юк иде. Бик авыр булды инде. Югыйсә, гел тикшерәбез, бәдрәф яннарын да карап кына торабыз. Акчаны нәкъ менә шунда җыйганнар да, аннары теге малай график буенча яшьләргә илтеп тапшырган. Ел буена 2-3 мең акча җыелган бугай”, – дип аңлатты безгә директор.

 

“АКЧАНЫ ҮЗЕМ БИРДЕМ!”

 

Рэкетка төрле дәрәҗәдә катнашы булган һәрбер баланың аңлатма язуы милиция бүлегендә. Бу эшне тикшерүдә катнашкан эчке бүлек хезмәткәре болай диде: “Балаларны исеме белән әйтергә хакыбыз юк, чөнки кем белә, үз-үзенә кул салуы да бар бит. Бала хокукын кысарга ярамый. Шуны гына әйтә алам: аңлатма язган укучыларның бөтенесе дә акчаны үз теләгем белән тапшырдым диде, мәҗбүр иттеләр, басым ясап алдылар дип берсе дә зарланмады. Бары тик бер малай гына гаепне тулысынча үз өстенә алды, калганнарның катнашы юк, диде.

 

Балалар әти-әнисенә бернәрсә дә әйтмәгән. Ни өчен әйтмиләр? Чөнки берсенең дә “стукач” буласы килми икән. Куркалар. Чиратлашып һәрберсен чакырттык, кат-кат тикшереп сораштырулар уздырдык. “Юк, кыйнамадылар, үзебез бирдек акчаны”, – дип тик торалар. Ул авылга барсаң, ниләр генә ишетмисең – гайбәт, төрле имеш-мимеш күп йөри хәзер. Акчаны йөзәрләп-меңәрләп җыйганнар, имеш! Түгел инде, алайса дөнья шартлар иде бит бу хәлдән. Бомба булыр иде бу! Бездәге мәгълүмат буенча, бу эштә мәктәптән 3-4 бала катнашкан, 15-50 сумлап җыйганнар. Ныклап басым ясаучысы шул берәү булган. Авыл яшьләре – кайткан студентлар, авылда ятучылар белән шул укучы малай элемтәдә торган. Зур малайларның берсен дә җавапка тартмадык, чөнки аларга карата зарланып төртеп күрсәтүче булмады. Бар гаепне дә теге укучы малай үз өстенә алды, аны ярты елга учетка бастырдык. Без бу эшне ныклап тикшердек, хәзер бер генә зарланучы да юк. Участковый да шул авылда яшәп, берни дә белмәгән. “Абый, мине кыйнадылар”, – дип килеп зарланучы да булмаган.

 

Ә малайлар үзләре бу ситуациягә көлеп кенә карый, кызык итеп сөйлиләр. Алар өчен әлеге вакыйгалар ниндидер уен шикелле, дигән фикер туды.

 

“БАЛАГЫЗНЫ КҮЗӘТЕГЕЗ!”

 

Мәктәптәге, клуб тирәсендәге акча вакыйгалары ачылып, тикшерүләр башланып киткәч, “бабайларга” акча тапшырып торган укучы малайның әнисе: “Улым, ник әйтмәдең соң син безгә бернәрсәдә, ә? Ник шул гомер түзеп йөрдең?!” – дип сораган. Улы мондый җавап кайтарган: “Ну, әни, син шундук тузынып мәктәпкә барыр идең инде, кычкырыр идең. Иң беренче булып үзеңә үк эләгер иде һәм, ахыр чиктә, безне гаепле итеп калдырырлар иде”.

 

Башка малайлар да шулай ук уйлый микәнни? Бүгенге заман яшүсмеренең генә холкы шундыймы, әллә кешелек дөньясының кагыйдәсеме бу? Дәшмәү – модамы, көтү таләбеме, әллә шулай тиешме? Балаларыбыз авызын ничек ачтырырга, аларның күңел ачкычы кая яшерелгән? Шушы сорауларга җавап эзләп, без доцент, психология фәннәре кандидаты, психотерапевт Рамил Гарифуллин белән сөйләшеп алдык. Белгеч фикере мондый:

 

– Балалар бары тик шушы “бабайлык” проблемасы буенча гына авызын йомып утырмый. Күп нәрсәне әйтеп бетерми алар безгә. Көчләнгән кыз да дәшми, башка проблема белән очрашканы да. Дәшмәү – универсаль закончалык. Балаларның ата-анага ышанып бетмәве бу. Ни өчен ышанмыйлар яки ышанасылары килми? Төп сәбәп – бала авторитетны үз яшьтәшләре арасыннан эзли. Ике дөнья бар – балалар һәм олыларныкы. Балаларныкына олылар беркайчан да кереп карый алмый, чөнки һәр дөнья үз кануннары буенча яши. Балалар бакчасында ук сезнең баланы рәнҗетәләр икән, әти-әни шул балалар дәрәҗәсенә төшеп, рәнҗетүченең кирәген бирә алмаячак. Бу – төркем законнары, хәтта шул 3-4 яшьлек балалар арасында да үзара “бүре” кануннары яши. Олылар дөньясы белән шулар дөньясы арасында упкын. Без анда, бик теләсәк тә, кереп, нидер үзгәртә алмыйбыз.

 

Балалар һәм яшүсмерләр бары тик үз ишләренә генә колак сала. Психологиядә шундый закончалык бар: без барыбыз да үзебезгә тиң һәм үзебез ишеләрнең фикеренә генә таянып эш итәбез. Балаларда көндәшлек һәм үзара аңлашу бары тик үз ишләре арасында гына бара.

 

“Бабайлык”, акча талау белән очрашкан бала реакциясе – курку. Чөнки бу – яңа, моңарчы таныш булмаган нәрсә. Бала алга таба хәлләрнең кая тәгәрәячәген күз алдына да китерә алмый. Аның бөтенләй коты оча. Моны үлем куркынычы дип әйтергә була. Бала үлем куркынычы белән очраша һәм тормышы өчен аны курку баса. Мондый хис тормышта беренче тапкыр гына булгач, ул аның бөтен аңын томалый. Ә нишләргә кирәклеге бер җирдә дә язылмаган. Шуңа күрә иң яхшысы – башны иеп, кушканны эшләү. Иң куркынычы һәм аянычлысы – бала башкаларның да буйсынганын күреп, “бүтәннәр да буйсына, миңа да буйсынырга кирәк алайса”, дигән нәтиҗәгә килә. Бу – массаларның аң сөрешенә, нормага әверелә. “Башкалар бирә икән, мин дә бирәм. Син бирмәдеңмени әле аңа? Бездә барысы да бирә!” Икенче төрле итеп әйткәндә, бу йогышлы чир кебек күчә. Кызлар арасында: “Ә син малайлар белән йокламыйсыңмыни әле?! Син нәрсә, бөтен кеше дә йоклый бит инде! Әйдә!” – дию дә шул массаларга иярү чире. Теләсә нинди әшәкелеккә карата класста нормага шикелле карау шуннан башлана да инде. Җинаятьчел төркемнәр дә акча түләтүне нормага әверелдерә, шулай тиеш – аларны һәркем ашатып-эчертеп торырга тиеш дип күпчелек аңына сеңдерә. Бу гадәти норма һәм берәүнең дә башына башка фикер килергә тиеш түгел! Мондый талау еллар буена бара. Шакал, хулиган малайлар моны болай гына эшләми, норма дигән нәрсә махсус идеологиягә таянып туа. Акчаны болай гына җыя дип уйлыйсыңмыни? Алар ниндидер әкият уйлап чыгара – акча безгә шуның өчен, тегесе өчен кирәк дип, максат-аңлатмаларын китерә. Ә акча бирүче корбан шуңа алданырга, шуның белән акланырга риза. “Ну, ярар инде алайса, шулай тиеш булгач”, – дип уйлый. Шундый закон да бар: рәнҗетүчене корбан кызгана ук башлый. Психологиядә билгеле закончалык бу.

 

“Бабайлык” тозагына капкан ситуациядә иң мөһиме – ата-анасы бала белән ни дәрәҗәдә дуслар? Үз балагыз белән чын дусларча бер дәрәҗәдә кайсыгыз сөйләшә ала, кемнең сөйләшкәне бар икән? Юри генә балалар арасында сораштыру уздырып: “Әти-әниең – синең дустыңмы?” – дип сорагыз. Шул ук сорауны ата-анага да биреп карагыз. Статистика буенча, күпчелек мондый сорауга: “Юк, дус түгел”, – дип җавап бирәчәк. Үз балаңның чын дусты булу – бик авыр нәрсә. Кайчакта кайбер баланың атасы яшьләр арасына килеп, рәхәтләнеп дусларча бер дәрәҗәдә сөйләшеп утыра ала. Гадәттә, мондый төркемнәрдә бернинди дә проблемалар килеп чыкмый. Үзеннән зуррак абыйсы белән дус булып, барысын да сөйли алган малайлар да, статистика буенча, “бабайлык” тозагыннан азат кала.

 

“Бабайлык” дигән нәрсә – армиядәге төп куркыту чарасы. Курку җыелып барып, тора-бара агрессиягә әверелә. Ахыр чиктә, түзәр чамасы калмагач, шул кыерсытылган малайлар автомат тотып дошманнарын кырып сала. “Бабайлык” һәрвакыт булган һәм булачак. Тормышның барлык баскычларында бар ул күренеш, мәктәптән башлап, хөкүмәткә кадәр.

 

Ата-аналарга киңәш бер – балаң ачылып сөйләсә дә, сөйләмәсә дә аларны күзәтә белергә кирәк. Көтмәгәндә, кисәк кенә төрле компанияләренә бәреп керергә, тикшерергә, һәрвакыт сорашып торырга кирәк. Сорамыйча-нитмичә “облавалар” оештырыгыз – нишләп яталар микән. Яшүсмер чын дөресен беркайчан да сөйләмәскә мөмкин. Үз күзләрең белән барып күрергә кирәк. Монда инде төрле алымнарны кулланырга була – качып тыңлап тору, яшерен анализ һ.б. Һәрвакыт күз-колак булырга кирәк. Берзаман яныма әни кеше килде. Моның малае дәрес әзерлибез дигән сылтау белән үз бүлмәсенә кызлар ташыган. Шактый озак барган бу хәлләр. Көннәрдән беркөнне нидәндер шикләнеп, әни кеше малай ишеген тибеп ачкан. “Тәртипле укучы” айлар буе фахишәләр җыеп яткан икән, өстәвенә наркотиклар кабул иткәннәр. Әнисенең тикшереп тыңлап карарга да башына килмәгән.

 

Һичшиксез, балаларның тормышын яшерен рәвештә күзәтеп барырга кирәк. Әле күзәтеп барган очракта да тиешле нәтиҗәләр чыгаруы бик авыр. Әйтик, “Кортик” исемле кинода баш рольне башкарган малай – бөек пионер, бөтен ил балаларына якты үрнәк, чынлыкта тормышта бандитларның бандиты, “Мосфильм” районының баш мафиознигы булган. Балачактан ук хулиган малай, блат буенча шундый уңай роль башкарган. Кинода төшеп бик зур популярлыкка ирешкәч, шакаллыгы тагын да арткан. Аны ахырда барыбер үтергәннәр. Карап торышка үрнәк тоелган балалар да бик тәртипсез, тотнаксыз булырга мөмкин дип әйтүем. Шуңа күрә һәр нәрсәгә шикләнеп карарга кирәк. Иң усалы хәтта отличник булырга мөмкин. Иң күп наркоманнар да бит уку алдынгылары арасында. Чөнки аларның дөньясы бай, алар һаман нәрсәдер эзләнә. Нидер җитми – сагышка баталар, фикерләре башкачарак, югарырак дәрәҗәдә. Яңа белем, яңа хисләр эзлиләр. Статистика буенча, нәкъ менә интеллектуаль мәктәпләрдә иң күп наркоманнар укый да инде. Менә шундый парадокс.

 

Гомумән караганда, безнең укытучыларыбыз “бабайлык” афәтенә бик пассив мөнәсәбәттә. Минем укытучыларга лекция укыганым бар – арган бүгенге укытучылар, акчасы да әздер инде. Күпчелек очракта алар күрмәмешкә, белмәмешкә сабышып, мондый нәрсәләргә карата бөтенләй күз йома. Усал балаларның ата-анасы югары, яхшы урыннарда эшләүче эреле-ваклы түрәләр дә булып чыга әле. Власть йогынтысы балаларына да күчә. Шуңа күрә талаучыны каптыруы, тиешле җәза бирүе бик авыр. Тикшерүчеләр бөтенләй нейтраль җирлектән булырга тиеш.

 

Бала, ачылып китеп, дуслары турында сөйләмәсә, кәефендә тотрыксызлык сизелсә, иркенләп аралашып утырмаса, чаң сугарга вакыт дигән сүз. Андый баланың йөзенә үк корбан чырае чыга. Басым астында яшәүче бала гел ниндидер киеренкелектә, аның күңелендә агрессия туплана.

 

Әти мине кечкенәдән үк “бабайлар” басымы астына, шундый мохиткә эләкмәскә, аларны читләтеп үтәргә өйрәтергә тырышты. Ә мин барыбер эләктем, чөнки миһербансызлар алар теләсә-кая бар. Мәсәлән, мин спорт секциясенә йөргәндә, шуларның корбаны булдым. Казанда балалар өчен 9нчы спорт мәктәбе бар иде. Мин тимераякта йөгерү спорты белән шөгыльләндем, беренче разрядым бар. Җиденче сыйныфта укыган чакта, ахрысы, безне спорт лагерына алып бардылар. Шунда зуррак малайлар үз тәртипләрен урнаштырып, басым ясап, безне, кечерәкләрне, рәнҗетеп торды. Хәтта ризыкны да талап алалар. Йокларга ирек бирмиләр иде. Аяк табаннарына ут төртеп җәзалау – “велосипед”та йөртү” – аларның яраткан күңел ачу чарасы булды. Бу – аяк бармаклары арасына шырпы кыстырып ут төртү. “Балалайка” – кул бармаклары арасына кыстырып ут төртү. Күпләр шулай җәрәхәтләнде анда. Ә теге явызлар ни генә кыланмый иде! Пычрак, чегән лагеры иде ул, палаткаларда яшәдек. Мин зурлар белән сугышырга азапланып маташтым әле. Алар күкрәккә китереп сугалар да сулыш ала алмыйча кәкрәеп егыла идем. Әти-әниләр көнендә әтием килгәч, мин барысын да сөйләп бирдем. Әти туп-туры директорга кереп китте һәм барысын да аякка бастырды! Тавыш куптарды. Соңрак ул лагерьны яптылар. Пычрагын, сасысын бик озак чыгарып тикшерделәр әле. Белмим, әти тавыш куптарганга яптылар микән аны, ләкин минем хәтеремә шулай уелып калган.

 

Шуннан соң секциядәге шактый малайларны кудылар, кайберләре үзләре үк китте. Хәтерлим: сентябрь аенда мин секциягә янәдән килгәч, залда үле тынлык урнашты, малайларның миңа карата хөрмәтләре шаккаткыч дәрәҗәдә арткан иде.

 


Мөнирә ХИСАМОВА
Безнең гәҗит
№ 46 | 19.11.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»