поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.11.2012 Җәмгыять

Гаяз Исхакый авылының инкыйразы: Атаклы Яуширмә карт-коры һәм “килмешәкләр” кулына кала (ФОТО)

Редакциягә килгән бу хат юлга чакырды: “Мин Чистай районы Яуширмә авылында тудым, балачагым шунда үтте. Әтием Нургаян һәм әнием Хәлимә шул авылның зиратында җирләнде. Хәзерге көндә без Казан шәһәрендә яшәү сәбәпле, әти-әнине искә алып, җәй көне анда берничә мәртәбә кайтып киләбез. Әмма бу кайтуыбызда шаккаттык. Исхакый музее белән янәшә торган туган йортыбызны андый хәлдә тар-мар итәрләр дигән уй һич кенә дә башыма килмәгән иде Тәрәзәләре каерып ташланган, өйнең эчке һәм тышкы ягы да аракы, су шешәләре белән тулган. Безгә авыл кешеләре искитмәле хәбәрләр җиткерделәр. Анда чегәннәр яшәгән икән. Ә зиратка, гомумән, керерлек тә түгел. Алсу Фәтхетдинова".

Музей чәчәген кәҗә ашый

Газетабызга әнә шундый эчтәлектәге хат килеп төште. Алсу ханым үзенең йөрәк әрнүен хәтта шигъри юллар белән дә аңлатып киткән. Хаттагы язылган фикерләр безне дә битараф калдырмады.

Данлыклы нәсел яшәгән Яуширмәгә юл алдык. Өч елга бер тапкыр республиканы шаулаткан “Исхакый укулары” биредә уза лабаса. Шуңа күрә авыл, аның халкы белән танышуыбызны Гаяз Исхакый исемен йөрткән мемориаль музейдан башларга уйладык. Гадәттә, авылларда музей, китапханә, клублар иртәдән ачык булмый. Яшерен-батырын түгел, йә аларны берәр кунак килгәндә, йә, мин эшлим, дигән билге өчен көненә бер-ике сәгатькә генә ачып алалар. Исхакый музееның директоры Рәсимә Ибраһимова белән фәнни хезмәткәр Гөлүсә Яруллина исә эш урыннарында иде. Мин килеп кереп килүгә, мөлаем генә: “Музей белән танышырга килдегезме, әйдәгез, түрдән узыгыз”, - дип каршы алдылар.

Гөлүсә апа керә-керешкә Гаяз Исхакый турында сөйли дә башлады. Теле-телгә йокмый. Музейда иң үзенчәлекле экспонатлардан язучының әтисе Гыйләҗетдин хәзрәтнең дисбесе, әнисе Кәмәрия абыстайның ашъяулыгы, сеңлесе Гайнелмәрзиянең күлмәге сакланган. Заманында халык дошманы исемен күтәргән Исхакыйлар нәселе авылда калмаган, әлбәттә. Ә менә Ташкент шәһәрендә язучының бертуган сеңлесе Гайнелмәрзиянең кызы Сөембикә Шәрипова яши икән. “Без аның белән телефоннан һәрдаим аралышып торабыз, - ди Рәсимә ханым. - Аңа инде 92 яшь. Музей ачылгач, авылга кайтты. Ул сөйләгән истәлекләрне теркәп барабыз. Сөембикә апа да бит Гаяз Исхакыйны әнисе сөйләгәннәрдән генә белә”.

Биредә кызыклы экспонатлар шактый. Музей бик тә эчтәлекле төзелгән. Бөтен җирдә тәртип, чисталык. Әмма 1999 елда төзелгән музей дистә елдан артык ремонт әсәре күрмәгән, түбәсеннән яңгыр үтә, экспонатларны саклау чаралары күрелмәгән. Әле бит музей биләмәсенә каралты-куралар, кое да кергән.

Урам ягын карап йөргәндә, хатта язылган Алсу ханымнарның йортлары хакында да сүз чыкты. Музей янәшәсендә урнашкан өйнең, чыннан да, тәрәзәләрен ватканнар, эчендә дә, тышкы ягында да чүп-чар аунап ята.

- Музей биләмәсенә яшьләр кереп йөри, талдан үргән читәннәрне ватып бетерделәр, - ди Рәсимә ханым. – Төнлә каравыл тора алмыйбыз бит инде. Авыл яшьләренең әдәпсезлегенә каршы чара юк. Бу хакта җирле үзидарәгә дә әйтеп карадык. Хуҗасыз калган йортлар белән дә шул ук хәл. Ә алар авылда байтак. Кайсысын яндырдылар да инде. Хуҗасыз калган йортларны ниндидер контрольдә тоту юктыр, бәлки. Авыл халкының да битарафлыгы бардыр. Быел менә музей каршына биш тапкыр чәчәк утырттык. Кәҗәләр килә дә гөлләребезне ашап бетереп китә. Хуҗасына: “Авылның матурлыгы өчен утыртабыз”, - дип тә әйтеп карадык, әмма нәтиҗәсе булмады. Яуширмә урамнарындагы чүпләрне күргәнсездер инде. Теләсә кайсы җиргә чүп ату гадәте бар. Аннары безгә шуны җыйдыралар. Ә кеше яшәмәгән йортлар янындагы тәртипсезлеккә исең китәрлек. Безнең авылга читтән килүчеләр күп. Таҗигы, әзәрбайҗаны, үзбәге, чегәне – һәммәсе дә бар. Бездә бүген дә колхоз бетмәгән, барысы да шунда эшли. Аларны әнә шул хуҗасыз йортларга урнаштыралар. Билгеле, авылдан-авылга күчеп йөргән
кешеләр синең туган җиреңдәге йортларны матур булсын дип яңартып тормый инде. Шул ук вакытта кайчандыр нигезен ташлап киткән кешеләрнең кайтып, нишләп безнең йортны карамыйсыз дип әйтүләре дә хак түгел. Ата-ана нигезен балалары карарга тиеш. Җирле үзидарә, музей, клуб хезмәткәрләре һәр кешенең нигезен карап бетерә алмый. Дөрес, Исхакый музее янында хуҗасыз йортның шундый хәлдә булуына күңелебез әрни. Кулыбыздан килгәнчә җыештырырга да тырышабыз. Ләкин әллә нигә бер нигезенә кайтып, кемнәндер нәрсәдер таләп итү дә дөресме?!

Авылны шәһәргә охшатып төзесеннәр

Авыл халкы белән аралашуны яшьләрдән башларга булдым. Казандагы вузның икътисад бүлеген тәмамалаган Дилшат Гәрәев белән аралашу журналист таныклыгымны күрсәткәч кенә башланып китте. “Сорауга җавап алганчы таныклыгыгызны күрсәтегез, кем икәнегезне кайдан белим? Хәзер бит дөньясы шундый”, - диде ул. Күпме авылларда йөреп тә, мондый очракка тап булмагангадырмы, баштарак сәеррәк тоелды. Әйе, халкы тәмам буталып, чуарланып беткән Яуширмәгә кем килеп, кем киткәнен кайдан белсеннәр, ди. Бигайбә.

Дилшат үзенең авылда калмаячагын өзеп әйтте. “Ата-аналар бит балаларын авылда калдыру ягында түгел, - диде ул. – Тырыша-тырмаша укыталар, фатир алып бирәләр. Биредә калу өчен мөмкинлекләр дә юк бит. Авылларны шәһәрләргә охшатыбрак төзесеннәр димме соң? Рәхәтләнеп ял итеп булмый, авырып китсәң, хастаханәсе юк. Ә район үзәгенә үз транспортың белән генә барып була. Автобуслар йөрми. Шуннан соң яшьләр нишләп авылга кайтсын ди инде? Авыл картая, бетә бара.

Чыннан да, Яуширмә олыгая бара икән. Кибетче булып эшләүче кырык яшьлек Рушания Юнысова үзен авылның иң яшь кешесе дип белдерде. Аннан яшьрәкләрнең барысы да диярлек шәһәр якларына китеп беткән. Авылдан китүнең тагын бер мөһим сәбәбе бар - бирегә чит халык килеп төпләнә. Нишләптер җитәкчеләр аларга хезмәт хакын күбрәк түли икән. “Әзәрбайҗан, үзбәкләр 15 мең сум, ә минем ирем 6 мең сум хезмәт хакы ала, -ди Рушания ханым. - Ул колхозда шул ук эшне эшли. 100 баш үгез карый”.

Хуҗасыз йортларда да әнә шул килгән кешеләрне урнаштыралар икән. Исхакый исеме белән танылган Яуширмәгә килешеп бетми инде, дигән фикеремә Рушания апа: “Авылның исеме генә Исхакый инде аның, - дип җавап бирде. - Ярый әле ул булды, асфальт керде. Югыйсә юллы буласыбыз да юк иде. Исхакый дип кенә авылны күтәрергә алынучы күренми әле. Үзебез мал асрап, тырышып-тырмашып яшибез инде. Ә читтән килгәннәргә фатиры да, акчасы да бар. Үз авылында яшәгән кешегә бернәрсә дә юк бит. Менә безнең сыйныфта мәктәпне 19 кеше тәмамлады. Соңгы биш-алты ел эчендә шуларның барысы да диярлек гаиләләре белән кубарылып чыгып китте. Биредә бары тик өчебез генә калдык. Уйлап карагыз, 31 көнгә 5-6 мең хезмәт хакы алып яшәү - кеше көлкесе бит. 10 мең сум да түгел, ичмасам. Шуннан соң кем калсын ди инде монда”.

Кибеткә килеп кергән Надия апа исә авылда йорт сатып алырга теләүчеләрнең булмавын әйтеп китте. “Ахирәтем Халидә үлеп китте, өе хуҗасыз калды. Улы йортны сатарга тели, әмма алучы юк. Чөнки суы юк, юлы юк, дигәндәй. Авылга чегәннәр, әрмәннәр килеп тулды”.

Сәбәп кемдә?

Хат авторы Алсу Фәтхетдинова авылга кайткач, җирле үзидарә җитәкчесе Лилия Гәрәева янына кергән булган.

“Алар ишек төбендә генә сөйләштеләр, - диде миңа Лилия ханым. – Әти-әни йортын нишләп шундый ямьсез тотасыз, дип шелтә белдереп алдылар. Сүтеп атыгыз, без риза, диләр. Сезнең ризалыгыгызны раслаган кәгазь булмыйча, без аны сүтә алмыйбыз, языгыз, дидем. Хәзер безгә килеп, нишләп сүттегез, ул безнең йорт, дип шелтә белдерүче берәр туганы пәйда булса, нишләргә тиеш? Ничек исбатлыйбыз? Җирле үзидарәдә бит йортның бер генә документы да юк. Димәк, ул аларның йорты санала. Аңлыйм мин, җитәкчеләр тәртиптә тотарга, карап торырга тиештер. Бүген бит авылда 600 кеше яши. Аларга асфальты, кибете кирәк. Эшчесенә эше зарур. Кайтып киткән кеше мондагы кимчелекләрне тиз күрә инде ул. Әмма ата-ана нигезен, беренче чиратта, балалары карарга тиеш инде.

“Олы юлдан 9 чакрым ераклыкта гына урнашкан Яуширмәдән йортлар сатып алучылар юкмыни соң?” - дип гаҗәпләнәм. Юк икән шул. Бирегә үз машинаң булмаса, җайлы гына кайтып та булмый икән. Бүген авылда барлыгы егерме йортның хуҗасы юк. Алар берәүгә дә кирәк түгел, кыйшаеп, тәрәзәләре ватылып, авылның ямен җибәреп утыралар. Яуширмәнең үзәк урамыннан үткәндә, андый өйләр шактый күзгә чалынды.

Авылдагы зиратның ташландык булуы да күпләрне борчый. Лилия ханым әйтүенчә, өмә ясыйбыз дип һәр йортка хат яза башлаганнар. Әмма баручылар гына бик аз. Чөнки авылда карт-корылар күпчелеге икән. Яуширмәнең 75 йортында ялгыз әби-бабайлар яши. Алар анда барып, зират чистартырлык яшьтән узган. Балаларыгызга әйтеп карагыз инде, дип тә мөрәҗәгать итеп карыйлар. Әмма кайтучы юк, ди. Ата-аналарының, әби-бабаларының каберен әллә ничә еллар буе кайтып күрмәүчеләр бар. Кайткан кеше карый да шелтә белдереп китеп бара.

- Хәзер бит ата-аналарның рөхсәтеннән башка мәктәп укучыларына бер эш тә кушарга ярамый, прокуратура тикшереп тора, - ди Лилия ханым. - Укучыларны зиратка алып бара башлаган идек, әниләреннән шелтә ишетергә туры килде. Аннан үзебез дә баланы эшләтмәс өчен җан тырмашабыз бит. Малларны үзем карыйм, улым, БДИ га гына әзерлән, дибез. “Икелегә” генә бирә күрмәсен дип куркабыз. Хәзер һәрбер ата-ананың баласын фәкать институтка гына кертәсе килә. Аның башында башка уй юк та. Үзебез гаеледер инде. Мохитебез шундый бит”.

Ата-аналар, баласы югары уку йортына керсен дә, авылдан гына китсен, дигән максат белән генә яши икән. “Улы яки кызы эшләмәсен, кемдер карасын, кемдер чистартсын. Яуширмәдә халыкның менталитеты бугай бу. Күп вакыт, эшкә җаваплы кешене билгеләп куйганнар бит, карасыннар, дип кенә җибәрәләр”, - ди Лилия ханым.

Битарафлык хисе белән яшәгән авылдан шикләнебрәк, куркыбрак кайтыр юлга кузгалдым. Әгәр авыл халкының бер-берсенә ышанычы бетә икән, безне алга таба нәрсә көтә? Ата-ана нигезен кем карарга тиеш, дигән сорау шушы зур проблеманың кечкенә бер кисәге генә түгелме соң?

Яшьләр китә, авыллар бетә дигәч, Дилшат миңа: “Кайгырмагыз, Америка яши бит әле. Халыкның күпчелеге шәһәргә күчеп беткән анда”, - дигән иде. Шулай итеп, бәрәңгеле ризыклардан баш тартып, алар үрнәгендә “гамбургерлы тормышка” күчәсе булыр инде алайса. Аллага тапшырдык, җәмәгать.

 

 

 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.11.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»