поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.11.2012 Мәгариф

Укытучы апа, безне надан калдырасың...

Ниһаять, яңа уку елының беренче чиреге тәмам. Миңа калса, каникулларны укытучылар балаларга карый да зарыгыбрак көтәдер. Ник дигәндә, аларга, ниһаять, берничә ай эчендә сизелерлек таушалырга өлгергән нервыларын бераз булса да тынычландыру, иркенләп сулыш алу мөмкинлеге туа.

Мин республиканың бер авылында башлангыч сыйныфларда укытам. Узган елны укучылар саны аз булганлыктан мәктәбебездә бер-бер артлы укытучыларны кыскарта башладылар. Әлеге яңалык өлкән класс мөгаллимнәренә генә түгел, башлангыч сыйныф укытучыларына да кагылды. Нәтиҗәдә, дүрт сыйныфка бары тик ике мөгаллим генә калдырдылар.

Үткән ел 3 нче һәм 4 нче сыйныфларны укыткан булсам, быел исә 1 нче һәм 4 нче классларга белем бирәм. Бу — мин 45 минут эчендә ике сыйныфка да яңа тема аңлатып, аларның өй эшләрен тикшереп җитешергә тиеш, дигән сүз. Яңа уку-укыту системасына ияләшергә, күнегергә генә кирәк, барысы да җайланыр, дип уйладым. Тик өметләрем тиз арада җилгә очты. Ике сыйныфны бергә укыту бик авыр икән, ләбаса.

Ике сыйныфны бергә укытып, балаларны надан калдырабыз

Күпләр минем белән ризалашмас. Балалар азрак булган саен, аларны укыту да җиңелрәк булырга тиеш, югыйсә. Өлкән классларда ничектер, тик менә башлангыч сыйныфта бу мөмкин хәл түгел. Нәкъ менә шушы чорда балалар күңеленә беренче белем орлыклары салына, алар укырга, язарга, санарга өйрәнә, аларның төрледән-төрле сәләтләре ачыла башлый. Шуңа күрә, укытучыдан бик тә сизгер булу, үз укучыларын аңлау, алардагы үзгәрешләрне күрә һәм тоя белү таләп ителә.

Башлангыч сыйныфта укыганда, кагыйдә буларак, балалар укытучыга үз яшьтәше итеп карыйлар, аңа бөтен нәрсәне сөйлиләр, уртаклашалар. Нәкъ менә укытучы аларны өлкәннәргә «сез» дип эндәшергә, әхлакка өйрәтә. Ул гади мөгаллим генә түгел, ә тәрбияче ролен дә үти. Ә ике сыйныфны бергә кушып укытканда, боларның берсенә дә вакыт калмый. «Теманы аңлатып бетерергә кирәк, аннары теләсә нәрсә эшләрләр», дип ашыгырга туры килә.

Нәрсә мөһимрәк: балалармы, рәсми кәгазьләрме?

Кечкенә балалар мәктәптә укуның үзләренә ни өчен кирәк булуын әлегә төшенми диярлек. Бераз гына күз уңыннан ычкындырдыңмы, шундук шаярышырга, сөйләшергә, әйткәләшергә тотыналар. Кайчакта дәресләрдән үлеп-бетеп чыгасың. Өйдәге эшләргә, үз балаларыңа вакытың бөтенләй калмый.

Дәрес сәгатьләрендә укытып кына утырсаң бер хәл, хәзер бит укытучы эше гади белем бирү белән генә чикләнми. Сыйныф журналын тутыру, көнлек, атналык, еллык планнар төзү, балалар алган билгеләрне электрон көндәлеккә күчерү, ата-аналар белән җыелышлар үткәрү, укучыларның өйләренә бару, лекцияләр уздыру - әлеге эшнең бөтенесенә мескен бер укытучы ничек җитешергә тиештер. Әгәр дә документларың тәртиптә түгел икән, син инде укытучы түгел. Шуңа күрә, теләсәң-теләмәсәң дә төнгә кадәр компьютер алдында утырырга мәҗбүрсең.

Ата-аналар гына түгел, балалар да зарлана

Хәзер укыту процессыннан ата-аналар да зарлана башлады. Без өй эшләре күп бирәбез, балаларны жәлләмибез икән... Әти-әниләрне тыңлап торсаң, без аларның балаларына өй эшләрен дә мәктәптә эшләтеп кайтарып җибәрергә тиеш, диярсең. Балалар сугышса да укытучы гаепле, малае яки кызы егылса да - безнең аркада. Әле күптән түгел генә 4 нче сыйныфка бирем биреп, 1 нче класс укучыларын укытырга тотындым. Шунда бер укучым: «Апа, ник сез берьюлы аларны да, безне дә укытасыз соң? Бүтән укытучы юкмы әллә... надан калдырып бетерәсез бит инде», - дип әйтеп куймасынмы. Башыма чүкеч белән китереп суктылармыни... Дөрес әйтә бит бу бала. Ә иң сәере, әлеге кыскартуның укучыларга зыянга гына булуын 4 нче сыйныф укучысы да төшенгәнне, нишләп безнең хөкүмәт аңламый икән?

P.S. Аллаһы бирса, каникулдан соң укучыларны беренче һәм икенче сменада укыта башларга дип торам. Шулай итми булмас, мөгаен. Юкса, аларны да бөтенләй надан калдыруың, үзеңнең дә чын мәгънәсендә «ычкынуың» бар... 


Сәрия СӘЛИМОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»