• 20.10 Әнвәр Нургалиев концерты. УНИКС. 18.30
  • 20.10 Рәдиф Сәгъдинен юбилей кичәсе. Кариев театрында "Гашыйклар утравы" спектакле. МФЗ "Әкият". Петербург урамы, 57 1 нче кат.
  • 21.10 Ришат Төхватуллинның "Егет моңы" исемле концерт, Уникс. Башлана 18:30.
  • 25.10-27.01 16-я специализированная выставка «ДорТрансЭкспо». «Казанская ярмарка»
  • 02.11-04.11 Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимов. Эксклюзив программа концертлары. УНИКС, 18:30
  • 03.11-04.11 Филюс Каһиров концерты. Казан. Филармония.
  • 14.11 Азат Абитов концерты. Казан, Филармония. 18.30
  • 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 19 Октябрь Рәүф Игъламов
  • 19 Октябрь Рәсим Хаҗиев
  • 20 Октябрь Александр Сладковский
  • 20 Октябрь Алсу Каюмова
  • 20 Октябрь Нәбирә Гыйматдинова
  • 20 Октябрь Әсгать Сәфәров
  • 20 Октябрь Ленар Фәйзетдинов
  • 20 Октябрь Мостай Кәрим (1919-2005)
  • 20 Октябрь Вахит Юныс (1930-2006)
  • 20 Октябрь Георгий Ибушев
  • Актаныш. Үгез ите сатыла (бер ал, бер арт ботка хуҗа кирәк) 22 октябрьдә үгез суела. 89375757095
  • Арчада йорт сатыла. Кирпич 120 кв.м. Барлык шартлар да бар. Газ мунчасы өйдән керәсе. Сарай ,гараж. Бакчада бар да үскән. 2800000.тел 89656083354
  • Казаннын Ад.Кутуй урамында 18,4кв.м.,5/5 гостинка сатыла.89272469637
  • Пр.Победы тукталышы. Ике булмәле фатирның бер булмәсенә эшли торган, начар гадәтләре булмаган татар кызы эзлим. 89631201352
  • Казан Габишева 17. Бер булмәле квартира озак вакытка бирелә. 14 000+ счетчик. 89178984454
  • Казан Минская 12. Бер бүлмәле фатир сатыла. Ашан, Мегастрой каршында. Бөтен җиһазлары белән. 37 кв метр. 89370093474
  • В продаже самцы кроликов бройлеров для выращивания на мясо. Вес 7-8 кг, цена 1000р. Возможна доставка 89377786691 (вацап) Актаныш. Ферма
  • Казан Глушко 20а бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә. 20 000 +счетчик 8 927 4059202
  • Югары Ослан районы Нагорный Матюшинодагы 2 катлы йорт сатыла. Участокта мунча, беседка бар. 6 сотый җир. Бәясе - 550 мең сум. 89033418766, Зөһрә
  • Казан. М.Кабан. жир сатыла. 6 сутый. 1050 000. 89172286263

 

 

 

 
Архив
 

               

02.11.2012 Милләт

“Татар буласым килми, татарлар урысларны ашаган”

Күптән түгел генә Россия кинотеатрларында “Орда” дигән фильм күрсәтелә башлады. Башыннан азагына кадәр татарны өнәмәүчелек белән сугарылган мондый фильмнарга без ничек җавап бирә алабыз, дип Казандагы күренекле зыялыларыбызның берсенә, икътисад фәннәре кандидаты, “Россия һәм Евразия тарихында татар эзе” проекты авторы Сәлим Дәүләтшинга мөрәҗәгать иттек. Әүвәл без аңардан үз химаячылыгында дөнья күргән, татар тарихын яктырткан китаплар турында мәгълүмат биреп китүен сорадык.

– Әлеге “Татар эзе” проекты кысаларында безнең инициатив төркем өч китап бастырып чыгарды. Аларның барысы да урыс телле укучыга адреслана. Аның беренчесе “По следам черной легенды” дип атала. Ул татар, Россия тарихы ни өчен бозып язылган, бу эшнең башында кем торган дигән сорауларга җавап бирә. Явыз көчләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә тарихыбыз кара легенда булып күзаллана. Икенче китапның исеме – “Великая Орда”. Ул Россиянең оешу тарихында Алтын Урданың тоткан урыны хакында. Белүебезчә, Алтын Урда илебезнең хәрби, сәяси төзелешенә, православ диненең үсешенә зур йогынты ясаган. Өченче китап – “Наследие татар”. Россия империясе тарихында татарларның нинди эз калдырганлыгы, илебезнең аякка басуы, үсеше өчен бабаларыбызның ни -нәрсә эшләве турында ул. Әлеге өч китапның максаты – татарларның дөрес тарихын Россиядәге урыс телле аудиториягә җиткерү. Чынбарлыкта тарихта тоткан урыныбыз бик зур, бик мөһим. Ни үкенеч, католик чиркәве, Европа йогынтысында тарихыбыз нык бозылган, Россия тарихы белән чагыштырганда шактый нык кечерәйтелгән, югыйсә, киресенчә, зуррак та булган әле. Бу китаплар укучыга татар тарихына башка күзлектән чыгып карау мөмкинлеге бирә.

– Белүебезчә, әлеге китаплар коллектив хезмәт җимеше түгел. Аларның авторы – Уфада яшәүче милләттәшебез Гали Еникеев. Андый язучы барлыгын кайдан белдегез?

– Миңа язучының “Корона Российской империи” дигән китабын бүләк иткәннәр иде. Шуны укыгач, без аңа, әлеге “Татар эзе” проектын хуплап, фәнни-популяр китаплар язуын сорап мөрәҗәгать иттек. Безнең химаячылыкта шушы китаплар дөнья күрде.

– “Орда” фильмын күрдегезме? Ул Сездә нинди тойгылар уятты?

– Мин аны тулысынча карый алмадым әле. Фильмнең өзекләре белән Интернетта таныштым. Күргәннәрем дә элекке шикләнүләремне раслады: татар тарихын бозып күрсәтү дәвам итә. Россия тарихын хәрәмләп күрсәтүне немецлар, аерым алганда, тарихчы Мюллер башлаган. Шушы фальсификация кысаларында төшерелгән бу кино. Гәрчә бу фильмны төшерү барышында православ чиркәве Алтын Урдада диннәргә нинди мөнәсәбәт булуы турындагы дөреслекне әйтергә тиеш иде. Чөнки беренче православ епархиясе Мәскәүдә түгел, Алтын Урданың башкаласы Сарай шәһәрендә оештырыла... Югыйсә, Алтын Урдада мәчет-чиркәүгә, мулла-попларга кагылу, зыян салу тыелган. Аерым алганда, Чыңгызханның “Яса”сында барча диннәргә бертигез хокук бирелгән, изге урыннарны мыскыл итүчеләргә үлем җәзасы бирү каралган. Православ чиркәве нәкъ менә Алтын Урда вакытында тернәкләнеп киткән. Бернинди салым салынмау да моңа нык ярдәм иткән. Әгәр Алтын Урда булмаса, православие дә тернәкләнеп китә алмас иде. Чөнки “тәре яулары” җиңгән очракта, мөгаен, без – татарлар да, урыслар да католик динен кабул иткән булыр идек. Бу хакта әйтүче юк.

– Россия тарихын бозып күрсәтүләргә юл куймас өчен нәрсә эшләргә соң?

– Тарихыбызның зурлыгы, бөеклеге турында сөйләүче документлар күп. Татарлар, Алтын Урда Россия империясе үсешендә искиткеч зур урын били. Кызганыч, моны раслаучы гыйльми хезмәтләр байтак булса да, бу хакта сөйләүче фәнни-популяр китаплар бик аз, кинофильмнар юк дәрәҗәсендә. Әйтик, “ТНВ” телекомпаниясе “Россия тарихында татар эзе” дигән телетапшырулар сериясе төшерә ала. Мондый эшкә алынучылар табылмагач, менә шушындый фильмнар пәйда була. Тарихыбызның уннан бере күрсәтелсә, бәян ителсә дә, мондый ахмаклыкларга урын калмас иде. Әле җитмәсә бу фильм “Православное просвещение” дигән оешма тарафыннан финансланган. Шунысы да гыйбрәтле: фильмны төшерә башлаганда гыйльми консультант та булган. Әмма эш барышында ачыктан-ачык ялганга юл куелгач, булмаган нәрсәләр куертыла башлагач һәм аның киңәшләренә колак салучы күренмәгәч, ул вазыйфасыннан баш тарткан. Фильмның авторы да моны таныды. Хәер, ул үзе моны тарихи картина дип исәпләми, фильм “фэнтези” жанрына карый, ди. Әмма фэнтези жанры башка халыкларның дини, милли хисләрен мыскылламаска тиеш. Максатчан төшерелгән фильм бу.

Фальсификацияләү эшчәнлеге мәгариф системасында да алып барыла. Әйтик, Преображенский һәм Рыбаков дигән авторларның алтынчы сыйныфлар өчен чыгарылган тарих дәреслегендә бер коточкыч сурәт бар. Казыкка кидереп бер кешене кыздыралар. Янәшәдә утыручы берәү кыздырылучының бер ботын суырып алып ашый башлаган. Моңа “татар- монголларының Русьтагы рәхимсезлеге” дип аңлатма бирелгән. Бүген дә мәктәпләрдә гамәлдә булган дәреслек бу. Ни кызганыч, бу җәһәттә Татарстанның рәсми хакимияте бернинди дә реакция белдермәде. Югыйсә, Алтын Урда заманында урыслар белән татарлар тату яшәгән. Ул вакытта тәре яуларына Русьне яулап алырга, урысларны католиклаштырырга Алтын Урда ирек бирмәгән. Шуңа күрә европалылар хәйлә белән алдыра: Россия тарихын бозып язарга, татарларны вәхши итеп күрсәтергә була. Тарих кабат-кабат языла. Аларның максатына туры килмәгән фактлар төшереп калдырыла. Хәер, хәзерге заманда урыслар арасында да моны танучы авторлар бар. Әйтик, Фоменко белән Носовский дигән авторлар, “иго” булмаган, дип яза. Чынлап та, “иго” дигән термин XVIII гасырда гына кулланышка кертелгән. Борынгы чыганакларда андый сүз очрамый. Урыс теленә цивилизацияне белдерүче татар сүзләре үтеп керү дә раслап тора моны. Әйтик, урысларда киң кулланыла торган “карандаш” сүзен генә алыйк. Ул безгә бик яхшы аңлашыла торган “карыны таш”, “кара таш” дигән сүзләрнең кыскартылмасы. Димәк, без цивилизация үсеше ягыннан алдарак торганбыз. “Баш” сүзеннән ясалган башня термины – теләсә кайсы кальга-крепостьнең мөһим өлеше. Хәзерге урыс хәрби терминологиясен сугу, оруны, уратып алуны аңлаткан “ура” сүзеннән башка күз алдына да китереп булмый. Сүзләр белән бергә күренеш, сугыш тактикасы да кабул ителгән. Күреп торасыз: урысларга татар йогынтысы гаять зур булган.

– Әле бит үзебезнең Казанда яшәүче урыслар, туган телен онытып бетерә язган татарларның да байтагы чын тарихыбызны белми. Россиянең башка шәһәрләреннән, чит илләрдән килгән туристларга аны ничек аңлатырга соң?

– Алда әйткәнемчә, телевидениедән даими күрсәтелеп, кабатланып торучы “Татарский след в истории России” дигән урысча тапшырулар циклы булдырырга кирәк. Анда реаль тарихны күрсәтергә, фальсификацияләрне фаш итәргә, татар тарихының мәгълүмат чараларында, фәнни-популяр китапларда ничек чагылдырылганлыгын даими күзәтеп, бәя биреп торырга иде.

– Әмма Мәскәүдә яшәүче урысларның безнең “ТНВ” каналын каравы шикле. Шул ук вакытта федераль телеканаллар сүзебезгә колак салмый. Тагын нәрсә эшләп була?

– “Россия һәм Евразия тарихында татар эзе” проекты кысаларында Казанның бер паркында, әйтик, башкалабыз үзәгендәге Меңьеллык паркында “Знатные россияне татарского происхождения” дигән аллея булдырсак яхшы булыр иде. Борис Годунов, Симеон Бикбулатович, Державин, Кутузов, Минин, Римский-Корсаков, Тургенев кебек күренекле кешеләрнең Россия тарихына зур өлеш керткәнлеген ил җәмәгатьчелеге яхшы белә. Әмма аларның татардан килеп чыкканлыгын белүчеләр аз. Әлеге мәшһүр кешеләрнең бюстларын шул аллеяда бастырып куярга мөмкин. Әлегә Меңьеллык паркы буш тора дип әйтергә була. Күз алдыгызга китерсәгез, паркның үзәгендә казан бар, аның уртасында фонтан атып утыра. Менә шул казан янәшәсендә, түгәрәкләп әлеге сыннарны урнаштырасың. Анда аерым аллеялар да ясарга була. Әйтик, татар чыгышлы хәрби башлыклар, сәнгатькәрләр, галимнәр, язучылар. Сыннарның астына мәшһүрләребезнең туган-үлгән елларын язарга, алар турында азмы-күпме мәгълүмат бирергә мөмкин. Әйтик, Державин бюсты астына аның “Татарские песни из подспуду как луч потомкам донесу” дигән сүзләрен язып куярга була. Ул бу гыйбарәсе белән татарлыгын таный, әмма ниндидер кысалардан чыга алмаганлыгын да искәртә.

– Мәшһүр кешеләребез күп бит. Аларны ничек сайлап алырга, кемгә өстенлек бирергә соң?

– Минемчә, әүвәл егерме биш-утыз кеше белән чикләнергә кирәк. Аларның исемлеген галимнәребез тәгаенләр. Бу җәһәттә Фатих Сибагатуллинның бик яхшы китаплары дөнья күрде. Аларда нәкъ менә Россия тарихында зур урын тоткан татарлар хакында сүз бара. Тәгаен алганда, аның соңгы китабында Рейхстаг түбәсенә беренче булып байрак кадаган Гали Заһитовка байтак урын бирелгән. Әле бит шактый гына кеше Александр Матросовның да татар икәнлеген белми. Бөек Ватан сугышы вакытында генштаб башлыгы булган Антоновның үзебезнең керәшен татары булганлыгын белүчеләр дә күп түгел. Брест крепостен яклап кан койган сугышчыларыбызның башлыгы да керәшен карендәшебез булганлыгын белүче урыслар аздыр. Мәшһүр генерал Карбышев батырлыгы да сирәк телгә алына. Шушы фактларны даими яңгыратып, күрсәтеп, кыскасы, искәртеп торганда татарларга яла ягучыларның кулына сугар, татарларны кеше ашаучылар дип сурәтләүгә юл калдырмас идек.

Менә Сез узган ел “ВТ”да, маршал Якубовский татар булган икән, дип язып чыктыгыз. Әмма бу фактны тәгаен ачыклау, хакыйкатьнең төбенә төшәргә тырышу омтылышы сизелми әле. Югыйсә, бик кызыклы фараз бу. Чын булырга бик охшаган. Безгә үз батырларыбызны активрак күрсәтергә, тарихыбызны тулырак, киңрәк популярлаштырырга кирәк. Җан башыннан исәпләгәндә каһарманнары буенча татарлар Советлар Союзында беренче урында торган, лабаса. Әлеге дә баягы алтынчы сыйныфлар өчен тарих дәреслеген безнең Татарстан мәктәпләрендә дә кулланалар. Минемчә, бу мәсьәлә ТР Дәүләт Советы дәрәҗәсендә каралырга тиеш. Менә шушындый фальсификацияләр йогынтысында әти-әнисенә, минем татар буласым килми, татарлар урысларны ашаган, дип белдерүче балалар да бар. Әле бу Татарстанда. Башка төбәкләрдәге алтынчы сыйныф баласы – татар баласы үзен ничек хис итә икән?! Димәк, без мәктәпләребездә чын тарих укытылуын таләп итәргә тиеш.

Татар халкының үзаңын үстерү өчен соңгы елларда күп эшләнде. Республикабыз нык үсте. Хәзер Татарстанны дөньяның күп кенә иләрендә беләләр. Хәтта моңа көнләшүче өлкәләр дә бар. Яңа Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та бу эшне дәвам итә. Спортта зур уңышларга ирештек. Әмма яшьләр татарлыгыннан оялмасын өчен, бу гына җитми. Алар тарихыбызның зурлыгы, байлыгы белән дә горурланырга тиеш. Без арбадан төшеп калган милләт түгел. Алтын Урда нигезендә Россия империясе тернәкләнеп киткәнен, кара легендаларны түгел, чынбарлыкны халык белергә тиеш. Россия хакимиятенә Романовлар килгәч, аксөякләрнең 60 проценты татардан чыкканлыгын күрә. Моны алар ил хакимиятендәге бишенче колонна дип бәяли. Шуңа күрә бу хәлне, дөресрәге, чын тарихны халык хәтереннән сызып ташларга дигән карарга киләләр. Татарларның затсыз, кыргый, ерткыч халык итеп күрсәтү бурычы куела. “По следам черной легенды” китабы нәкъ менә шундый омтылышларны фаш итә.

Фоменко, Носовский китапларында шуңа игътибар иттем: һәр нәселнең үз тамгасы булган. Ул тамгалар кабер ташларына да уеп куелган була. Тарихны бозу, татардан чыкканлыкны күрсәтмәс өчен, кабер ташларындагы әлеге тамгаларны кырып ташлыйлар.

Озын сүзнең кыскасы, мәшһүр төрки-татарлар аллеясын булдыру кабер ташларыннан кырып алынган, татарлыкны аңлаткан тамгаларны кире кайтару, чын тарихыбызны күрсәтү булыр иде. Бу аллеяны ясау, билгеле, берничә кешенең генә кулыннан килми. Моңа матди мөмкинлеге булган башка кешеләрне дә җәлеп итәргә, мәсьәләне фәнни яссылыкта кую өчен, “ВТ” редакциясендә галимнәр, зыялылар катнашында “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү уздырырга тәкъдим итәм. Бу хакта декабрь аеның башында булачак БТКның чираттагы корылтаенда да сүз кузгатылыр дип өметләнәм.

 

 

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 217-218 | 02.11.2012
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№13 (820992) / 25.11.2012 20:58:22

Менә монда бу эшләр турында тагы да бер интервью: http://tartareurasia.ucoz.com/publ/nashi_intervju/nashi_intervju/chyn


№12 (819184) / 04.11.2012 22:10:23

Узебез виноват! шундый хэл АКШта булса, диаспора каршы торып чыгар иде, СМИ сойлар иде, требованиелар бн митинглар булыр иде, суд, конституция, общественные организации... Без Рэсэйдэ икенче кулам буенча... Тик ятабыз, тузеп. Безне мыскыллыйлар... Тузабез.

№11 (819119) / 04.11.2012 13:02:50

Әйе, \"Баш мие\", сүзең дөрес - \"Безгэ берни ирэк тугел, милли, дини горурлык юк бездэ. Тамак тук, оц жылы, кием матур булса шул житэ!\"
- әнә бит, \"Ятма полисия\"ның дөбердәп бу...ы кайнап чыкты, Гали Еникәйнең ЧЫН ТАТАР ТАРИХЫ турында, татарны \"рәсми тарихчыларның\", кинорежиссер һ.б. \"зыялыларның\" нахак сүзләреннән яклап язган китаплары халыкка җитә башлагач. Әйе, яшереп калдыралмадылар шул - тугрылык гаделлек өстенлек алды, Аллаһга шөкер.

Шундый "Ятма-Торма-Яшәмә-Язма- полисия" кебекләргә үч итеп, тагын бер сылтама куйям эле - менә монда чын татар зыялыларының, аксакалларының мөстәкыйл татар тарихчысы Гали Еникәйнең китапларына биргән бәяләүләре: http://tartareurasia.ucoz.com/publ/knigi_enikeeva_gr/1

№10 (819071) / 03.11.2012 21:08:56

Урыс буласым килми, урыслар татарларны бүген ашый!

№9 (819055) / 03.11.2012 19:32:25

Баш мие! Әнә ич бер катын юлга аркылы яткан, адәм рәтле гимн булдырырга юл куймый. Ә теге сылтамалар куярга яратучы Шахгали шуннан үзенә очколар (коментлар дип аңлагыз) җыя. Шуннан соң тагын (инде шушы әйберенә) сылтамалар куячак. Татарны яладан яклыйсы урынга көчен мин-минлеген күтәрергә исраф итә. И-и-и-х!!!

№8 (819053) / 03.11.2012 19:23:12

Психолог, №2!

 

№7 (819042) / 03.11.2012 15:12:38

Барысына да без узебез генэ гаепле. Татарлар хэзер дэ бит кубрэк русча сойлэшуне хуп курэлэр. Хэтта миллэттэшлэре белэн дэ...Бездэ бердэмлек юк, куркабыз... Э белэсезме сон сез, кадерле миллэттэшлэрем урысларнын басып алганнан сон бездэн ничек колгэннэрен? Татарларга хэтта типография ачтырмаганнар.Э рус типографиясендэ гнэ бастырырга яраган. Тик бер талэп: татар китабы очен урыс китабына караганда 12-20шэр тапкыр кыйммэтрэк тулэнгэн. Ул исерек урыслар безнен миллэтне дэ, динне дэ кыстылар. Э без ангыралар, манкортлар тосле яши бирэбез. Безгэ берни ирэк тугел, милли, дини горурлык юк бездэ. Тамак тук, оц жылы, кием матур булса шул житэ!

№6 (819036) / 03.11.2012 13:40:04

ну и өшкерегез,нидән куркасыз? кеше өйрәтергә мин дә булдырам,үзең судка биреп кара!

№5 (819026) / 03.11.2012 11:18:33

Бу хөрмәтле проекттагы әфәнделәргә бер сорау бар:ул ялган китап язучыларны судка биреп булмый микән?

№4 (819008) / 03.11.2012 00:25:28

Урыслар тәмле булганнардыр инде, - шуңа ашаганнардыр.
Менә бит, кайбер халык без борынгы, кайберсе - без бөек, кайсыдыр - без югары мәдәниятле, әдәбиятле, демократияле һ.б. дип мактана, ә менә кайберләре исә - без би-ик тә тәмле булганбыз элек дип мактанып дәреслекләр яза.

№3 (819004) / 02.11.2012 22:41:07

Татар дэшми бит.

№2 (819002) / 02.11.2012 21:34:08

Бүген рәхәт яшәү өчен кешеләр бернидән дә чирканмый: фәлән гасыр элек синең бабаңнар минем бабайларны суеп ашаган ише хорафатлар белән сату итешүгә Суслов-Брежневлар беркайчан юл куймады. Менә ни өчен безгә әнә шул чор социализмын кире кайтару өчен көрәшергә кирәк. Шуннан башка безгә алга бару юк, безне хәзерге тәртипләр тупикка илтә.

№1 (818984) / 02.11.2012 17:22:41

//Мин аны тулысынча карый алмадым әле. Фильмнең өзекләре белән Интернетта таныштым//

өзек-мөзек белән мөгезле фикер чыгарып булмый! Интернетта анонслар гына куелган, чыра яндырып эзләсәң дә башка өзеген табып булмый. Ә анонска начар әйбер куймыйлар! Тулысынча карагыз, чәчләрегез үрә торыр! Котычкыч фильм! Каннибализмнан алып инцестка кадәр илтеп җиткерәләр! Тик бу - яулап алучылар турында, болгарлар турында түгел... Менә шуны аңлатылмаган шул.

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments