|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2012 Шоу-бизнес
Талбишектә үскән егетТалбишек сүзен ишетүгә Илнар Сәйфиевның җыры искә төшә. Әллә бишектә тибрәлеп үскәнгә, әллә Тау ягы тәэсир иткәнме – Илнар моңлы, ягымлы җырчыларыбызның берсе. Ул бүген эстрада күгендә балкып янучы йолдыз. Моны аның 2004 елдан башлап 7 тапкыр Халыкара “Татар җыры” эстрада фетивале лауреаты булуы да раслап тора. Илнар голливудка хас купшылык артыннан кумый, клипларында мөгез чыгарып, я булмаса “мода”лы җырлар яздырып башка җырчыларны уздырырга да тырышмый. Ул тыңлаучыларына тавышы һәм ихласлыгы белән мөрәҗәгать итә; гадәти тормыш, мәңгелек кыйммәтләр – тугрылык, дуслык, гомернең тиз үтүе, ир-ат белән хатын-кыз арасындагы гаҗәеп серле мөнәсәбәтләр турында җырлый. Концертларда Илнар һәрвакыт үз группасының музыкантларына кушылып тере тавыш белән чыгыш ясый. Шушы арада Илнар иҗатын хөрмәт
итүчеләр өчен зур бүләк әзерли – 2 ноябрь көнне Илнар Сәйфиевнең сольный
концерты булачак!
|
Иң күп укылган
|