29.10.2012 Юмор
Әдәби герой һәм су
Кайбер татар язучыларының шыр судан гына торган әсәрләренә ишарә.
Хәерчене көлдерү җиңел, бөлдерү кыен.
Бибәл Норел
Бөтен өс-башы лычма су килеш очраттым мин аны. Авызларыннан, колакларыннан, борын тишекләреннән берөзлексез су тама иде.
– Интеллигент кешегә охшыйсың, роман-повесть, кыйсса-мыйсса, хикәя-микәя укый торгансыңдыр, шәт. Таныш булыйк – Әдәби герой мин! – дип, юеш кулын сузды ул миңа.
– Әдәби герой?! – Шулай дип, сәерсенеп, кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым.
– Әйе, нәкъ үзе! Ник гаҗәпкә калдың?
– Соң... Син бит... Гафу ит, туган... Син бит яңгыр астында калып шәбәргән әтәчне хәтерләтәсең...
– Әдәби герой булуга караганда, шәбәргән әтәч булуың мең мәртәбә яхшы!– диде ул, җитди итеп. Аннары тирән итеп көрсенеп куйды:
– Әтәч, вчүтеки, таң кадәрле таңны аттыра. Ә мин... мин кем ул хәтле?
– Күрәм, хәлләрең авыр икән синең, – дидем мин, аны аңларга тырышып.
– Хак әйттең... кем... интеллигент иптәш... әфәнде. Чынлап та, шәптән түгел минем хәлләр...
Яңа танышым янә тирән итеп көрсенеп алды.
– Син ничек бу хәлгә төштең? – дип, сораулы карашымны аңа төбәдем.
– Ничек дип... кем... әфәндем... Үзең дә бик яхшы беләсең булыр... Мин, ягъни Әдәби герой, язмышымны үзем сайламыйм бит. Минем язмыш – авторлар кулында. Алар ничек тели, шулай хәл итә. Утка керәм. Суга сикерәм – сәвсим йөзә белмәгән килеш! Чәбәләнә-чәбәләнә, су эчә-коса, көч-хәл белән ярга чыгып җитәм генә... Тагын берәве суга төртеп төшерә! Авыр минем хәлем, туган, бик тә авыр... Әллә, минәйтәм, якты дөнья белән бәхилләшим микән, дим?! Болай мәхлук булып яшәгәнче, диюем...
Мин аны, әлеге күңелсез, дуамал уеннан арындырырга теләп, юатырга керештем:
– Юк, юк, син нәрсә! Башыңа, берүк, андый уй кермәсен. Без барын онытма. Син булмасаң, без, йөзләгән, меңләгән әдәбият сөючеләр, ни-нәрсә укырбыз?
– Шулай дисеңме?! Рәхмәт, оппонентым, рәхмәт яхшы сүзеңә. Тынычландырдың әле син мине. Ярый, китим булмаса... Ашыгам. Мине авторлар көтә...
Әдәби герой белән мин шулай саубуллаштым. Ә инде өч көннән соң миңа кайгылы хәбәр килеп иреште. «Татарстан» радиосының баритон тавышлы дикторы некролог укыганда мин үземне кая куярга белмәдем: «Якын дустыбыз, кадерле кардәшебез, игелекле иптәшебез, тугрылыклы юлдашыбыз Әдәби герой кичә көтмәгәндә суда батып үлде. Арабыздан вакытсыз киткән мөхтәрәм Әдәби геройның якты рухы безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Бер төркем авторлар...»