|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2012 Мәгариф
Журфак Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтына әйләндеКазан (Идел буе) федераль университетының гыйльми советы карары буенча журналистика һәм социология факультеты базасында Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты булдырылды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына декан Васил Гарифуллин белдергәнчә, факультетны институтка үзгәртү әлеге бүлекнең гыйльми советы 2010 елның ноябрендә раслаган факультетның үсеш программасы буенча каралган. Институт булдыру билгеле финанс мөстәкыйльлеге, яңа әзерлек юнәлешләре ачарга һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген көчәйтү мөмкинлеге бирәчәк. Хәзер Казан федераль университетында юридик һәм фәлсәфә факультеты гына калды. Искәртеп узабыз, Казан университетында журналистика факультеты барлыкка килүгә 50 ел булды. Бу чорда журналистика һәм социология факультеты 3650 журналист әзерләп чыгарган.
--- |
Иң күп укылган
|