|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2012 Авыл
Мәчәләйне “Восток” күтәрәМенә көз дә җитте. Авыл халкы, җәй эшләгән эшләренә нәтиҗә ясап, үзенә кышкылыкка кирәген базларга сала, арткан яшелчә-җимешләрен сату өчен, көзге ярминкәләргә йөри. Менә мин дә үземнең бакчада үскән яшелчәләрне сатарга Самараның “Металлурглар” мәйданындагы ярминкәгә бардым. Авылдашларым да күпләп килгәннәр икән. Тик менә безнең яшелчәләрне, нишләптер, бик начар сатып алдылар. Хаклары да башкаларныкы кебек бит, югыйсә. Барган-барган, бензин бәясен чыгарырга иде дә бит, булмады. Санап карадык та, киләсе елга бу хәтле яшелчә үстерергә кирәкме икән, дигән уйга калдык. Тик авыл кешесе шундый бит инде ул: “Качып китсәң дә, чәчеп кит”, - мәкале буенча яши. Ничек кенә булмасын, киләсе елга да никадәр җире булса, барыбер шул хәтле чәчә инде... Үзебезнең шәхси хуҗалыкта үстерелгән яшелчәләрне яхшы бәягә сатып булмаса да, авылыбызның “Восток” хуҗалыгы уңышларына карап куанабыз. Ел уңдырышлыгына караганда, уҗым бодаеның һәр гектарыннан - 14,2әр, сабан бодаен 13,7әр центнер уңыш җыеп алдылар. Киләсе ел турында кайгыртып, 360 гектарда уҗым культуралары чәчелгән, 650 гектарны көзгә сөреп куйганнар. Язгы чәчүгә 630 центнер орлык салынган. Көнбагыш һәм карабодай уңышы да әйбәт кенә чыкты. Халык аңлады инде, Р. Искәндәров җитәкчелегендәге “Восток” хуҗалыгы бирегә озакка килгән. Җир пайларын шушы хуҗалыкка ышандырган авылдашларга ашлык һәм көнбагыш мае белән түләделәр. Күрше авыллардагы хуҗалыкларга пайларын бирүчеләр дә ялгышлыкларын аңлап, пайларын кире үз хуҗалыкларына кайтарырга йөриләр. Әйе, күп еллар буе сөрелмичә яткан җирләрне эшкәртүе җиңел түгел. Хуҗалык бухгалтеры Нурия Йосыпова сүзләренә караганда, дүрт тапкыр эшкәрткәч кенә ташландык кырларны иген чәчәрлек хәлгә китереп була. Ә бу өстәмә ягулык та таләп итә бит әле. Шулай ук техниканы да гел яңартып торырга кирәк. Быел, мәсәлән, хуҗалыкта трактор, чәчү агрегаты һәм культиватор сатып алу планлаштырылган. Баш бухгалтер Екатерина Исмәгыйлева да уфтана: элек алынган кредитларны башта түләп бетерергә кирәк, аннары гына техника турында уйларга була. Җирләрне яңадан кулланышка кертү өчен, өлкә хөкүмәте ярдәме күбрәк булса да ярар иде, дип саный ул. Хуҗалык механизаторлары Рәшит Иваев, Вәлиулла Субеев, Таһир Яхин, Леонид Йосыпов үзләренең бик булдыклы егетләр икәнлекләрен күрсәттеләр. Ә халык ышанычы булгач, алар тагын да яхшырак эшләп, планканы тагын да югарырак күтәрәчәкләр. Бу егетләр җир җимертеп эшли дә, матур итеп ял итә дә беләләр. “Восток”ның футбол командасы үткән елда район беренчелегендә икенче урынны яулады. Ә җәйге ял көннәрендә футбол уенын карарга стадионга ярты авыл халкы җыела иде. Анда “Восток” егетләре Самарадан ялга кайткан спортчылар белән көч сынашалар. Авыл спортын күтәрүгә өлеш кертүче спонсорлар да еш кайтып тора. “Восток” егетләре үзләре дә кул кушырып утырмыйлар, техникалары белән стадионны даими яңартып, матурлап торалар. Көне-төне Мәчәләйнең олы яшьтәге кешеләре, аларга Ходай ярдәм бирсен, дип телиләр. Алар бит авылны уяттылар, үсешкә яңа импульс бирделәр. Авылда яшьләр дә күбрәк кала башлар, дип өмет итәбез. Чөнки мәктәп бинасына, балалар бакчасына зур капиталь ремонт ясалды, балаларга уйнар өчен мәйданчык эшләнде. Бүгенге көндә егермедән артык бала балалар бакчасының ачылуын көтеп тора. Ә балалар бакчасында бала күп булса, мәктәбебез дә ябылмаячак. Иске Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.
Шамил МАМЫШЕВ |
Иң күп укылган
|