|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2008 Шоу-бизнес
«ЯҢА ГАСЫР»ДА – ЯҢА ХӘРӘКӘТ!3 декабрь көнне “Яңа гасыр” радиосы һәм “Утрау” иҗат үзәге сезне узып баручы елның иң үзенчәлекле кичәсенә чакыра. Алдынгы татар музыкасы – бер сәхнәдә! Татарча рок, шансон, рэп, R`n`B, клуб музыкасы, этно-поп – бу музыкаль юнәлешләрнең һәрберсе игътибарга лаек. “Яңа гасыр” радиосы беренче булып аларны тыңлаучыга ишеттерде һәм бүген дә яңа хәрәкәт музыкасын эфирда яңгыратучы бердәнбер радио булып кала!
Бу кичне колагыгызны җанлы тавыш иркәләр! Mubai, IttifaQ, Зиннур, Ismail, Алканат, Кәеф, Иделия, Гүзәл Минакова, Epsilon, Ярда, T&B. Ә махсус кунак – атаклы “Сорнай” этнографик ансамбле – тамашачылар өчен заманча үзенчәлекле бүләк әзерли!
З декабрьдә «Желтая кофта» клубында “Яңа гасыр” радиосы DJ Shәkert нең “Кызган таба” радиопроектын да тәкъдир итәчәк!
Яңалыкны кабул итә белгәннәр, алдынгы фикерле тыңлаучыларыбыз, дусларыбыз белән очрашу урыны: “Желтая кофта” клубы. Маяковский урамы 24А. 3 декабрь. Башлана 20:00 сәг.
Белешмәләр өчен телефоннар: 570-50-86; 8-9178-90-35-13.
--- |
Иң күп укылган
|