|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2012 Җәмгыять
Казанда аеруча куркыныч җинаятьчеләрне кулга алу буенча махсус операция узаКазанда Химиклар урамында көч структуралары тарафыннан аеруча куркыныч җинаятьчеләрне тоткарлау буенча махсус операция үткәрелә. Бу хакта ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзерге вакытта җинаятьчеләр Химиклар урамы буенча 25 нче йортның беренче катында кулга алынган һәм актив төстә коралланып каршылык күрсәтәләр. Җинаятьчеләр саны әлегә билгесез. Махсус операциядә барлык көч структуралары: Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе катнаша. Полиция гамәлләре белән Эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов җитәкчелек итә. Вакыйга урынына Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин юл тоткан.
--- |
Иң күп укылган
|