|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2012 Матбугат
Журналистика факультетына - 50 ел!Безнең Самара өлкәсеннән дә Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаучылар бар. Мәсәлән, шуларның берсе – озак еллар “Волжская коммуна” газетасында эшләгән өлкән журналистыбыз Лилия Шәйхулла кызы Шәфигуллина, мин, менә 23нче ел инде “Бердәмлек” татар газетасын җитәкләүче Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин, Похвистнево район һәм шәһәр газетасының мөхәррире булган Әнсәр Сәет улы Сәмигуллин һәм башкалар. Ә инде башка милләт вәкилләре арасында Казанда журналистика факультетын тәмамлаган самаралыларның исемнәрен санап бетерерлек тә түгел, чөнки Казанның журналистика факультеты - бөтен Идел буе төбәкләре өчен журналист кадрларын әзерләүче чын “кузница” ул. Мин үзем Казанда журналистика факультетында укыган 1968 - 1972 елларымны хәзер дә сагынып искә алам әле. Бер парта артына утырып укыган курсташларым - күренекле татар шагыйре булып үсеп җиткән, тик вакытсыз фаҗигале төстә һәлак булган Фаил Шәфигуллин, талантлы язучы һәм журналист Харис Закиров, кафедра җитәкчебез һәм деканыбыз (шулай ук мәхрүм инде) Флорид ага Әгъзамов әле дә хәтеремдә. Үткән гасырның туксанынчы еллары башында Россия төбәкләрендә татар газеталары нәшер ителергә тотынгач, безнең шул татар басмаларының мөхәррирләрен Казанга чакырып алып, семинарлар үткәрә башлаучылар да Флорид Әгъзамов җитәкчелегендәге журналистика факультеты кафедрасы әгъзалары булды бит. Моны ничек онытасың инде. Шул чакта Флорид ага безнең беренче татар газеталары мөхәррирләрен яратып, “фидакарьләр” дип атаган иде. Безгә, татар газеталары мөхәррирләренә, зур ихтирам белән журналистика һәм социология факультетының попечительләр советы рәисе Иршат Әминов һәм деканы Вәсил Гарифуллинның юбилей чараларына катнашырга чакыру җибәрүләре дә куандыра. Бәлки, кайберәүләребезгә шушы зур чарада катнашу бәхете дә елмаер әле. Чын күңелебездән 50 еллык данлы юбилей - уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз, коллегалар, каләмдәшләр!
Рәсемдә: Журналистика факультеты мөдире, декан Флорид ӘГЪЗАМОВ (сулдан уңга), Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, академик Илдус ТАҺИРОВ, Казан дәүләт педагогия университеты ректоры Рүзәл ЙОСЫПОВ, журналистика факультеты һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе инициативы белән үткәрелгән Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар газеталары мөһәррирләренең беренче семинарында катнашучылар (июнь, 1991 ел) – Азат СӘГЫЙТОВ (Төмән, “Яңарыш”), Исхак ХӘЛИМОВ (Ульяновск, “Өмет”, журналистика факультетын тәмамлаган), Илдус ЗАКИРОВ (Пермь, “Саф чишмә”), Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН (Самара, “Бердәмлек”, журналистика факультетын тәмамлаган), Рифат ИБРАҺИМОВ (Түбән Новгород, Сергач, “Туган як”), Шамил БУХАРОВ (Киров - Малмыж, “Дуслык”) белән очрашу вакытында.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|