• 20.12-30.12 "Куян Эдвард сәяхәте". Балалар hәм ата-аналар өчен спектакль премьерасы. Г.Кариев исем.театр.
  • 20.12 "Агыйдел" дәүләт җыр hәм бию ансамбленен юбилей концерты. Филармония концертлар залы.
  • 20.12-22.12 Научный новый год от проекта "Умная Казань". Казань ул. Мартына Межлаука, 1 (здание Института психологии и образования КФУ)
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 16 Декабрь Сәрия Хәбибуллина
  • 16 Декабрь Булат Фәйзуллин
  • 16 Декабрь Хәсби Фазлуллин (1909-1995)
  • 17 Декабрь Зыя Мансур (1916-1965)
  • 17 Декабрь Альберт Хәсәнов
  • 17 Декабрь Николай Колесов
  • 17 Декабрь Илсур Нәфыйков
  • 17 Декабрь Ләйсән Мәхмүтова
  • 19 Декабрь Илдар Закиров
  • 19 Декабрь Адель Хәмзин
  • Ярылган каен утыны сатыла ГАЗ-53.89375921940
  • 17 декабрьдә үгез ите сатыла. Яңа Әлем. тел:89503094229
  • Рус тетеннән татар теленә текстлар тәрҗемә итәм.Эшемне сыйфатлы башкарам,стиль саклана. 89655929160
  • "Татар Җыры" концертына (16 декабрь, Пирамида) ике билет сатам. Үз бәясенә. Урыннары яхшы, партерда. Үзебез кызганычка каршы бара алмыйбыз. Таһир 8-9172730326
  • Шәҗәрәләр төзим. Дәүләт архивлары документларына таянып. Барлык фактларны документның фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тэҗрибәм 5 ел. Чаллыдан Дамир Шәйхетдин. Тел.:8–917–874–16–40 яки языгыз: Tongekuk@gmail.com
  • Продается 1к с мебелью, частично остается техника 31 кв м 15 этаж 17 эт дома очень хороший вариант для студентов от центра 5 мин, ост А Кутуя, заезжай и живи собств т 89274254498
  • Яхшы сыйфатлы угез ите сатыла 280 сум. 89375833258
  • Казанда пыялага ясалган бик матур шәмаилләр сатыла. 89179345358
  • Бәрәңге сатыла. кг 16 сум. китереп тә бирәбез. Бәрәңгебез бик тәмле. 89520347319
  • Казанда Мега, Ашан, проспект Победы. Бигичева, Зорге. Глушко тирәэсендә бер бүлмәле квартира снимать итәр идем. Бәясе 13 меңнән артмасын иде. Вакытында түләүне гарантиялим. Риэлторлар борчымагыз. 89600541139

 

 

 

 

 
Архив
 

               

22.10.2012 Мәдәният

Ләйлә белән Фидан “мәхәббәте”

Башкортостанның, Татарстанның, Россиянең халык артисты, танылган драма актеры hәм җырчы Фидан ГАФАРОВ белән шагыйрә Ләйлә ДӘҮЛӘТОВАның концертын карарга Самараның сәнгатъ сөючеләре Литвинов исемендәге Мәдәният сарае залына җыелган иде. Билетларны кайберәүләргә Фидан Гафаровның җырлавын яратучы Самара эшкуарлары сатып алып бүләк иткәннәр, дип тә сөйләделәр, моның өчен рәхмәттән башка тагын нәрсә әйтәсең инде?

Фидан Гафаров - Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, танылган артист. Ул Халисә Мөдәрисова әсәре буенча куелган “Бәхет хакы” дигән спектакльдә төп герой - Зариф ролен башкара. Зариф - бөек композитор, ләкин картайган көнендә ул бер үзе кала. Гаиләсен ташлап, яшь хатынга өйләнгән кеше, исәнлеге беткәч, үлем хәлендә кемгә дә кирәк түгел, хатыны Зарифка яшь кенә бер шәфкать туташын табып бирә. Композитор Зөhрәнең муенына таккан бөтеен күреп, шул кызда бала вакытында ташлап киткән үз кызын таный, ләкин соң инде. Кемдер гомер буе бәхет эзли, ә кемдер бар бәхетнең кадерен белә алмый.

- Темасы буенча да, үзенең табигате буенча да Зариф роле миңа бик якын, - дип сөйләде сәхнәдән Фидан Гафаров. - Спектакльдә минем геройның тормышы күп яклары белән минем тормышыма охшаш. Сәхнәдәге вакыйгаларда минем иҗади hәм гади булмаган тормыш юлым чагыла кебек. Ә “бәхет бәясе” шушымы икән соң?

Бүген Башкорт дәүләт драма театрында Фидан абый белән янәшә мәхәббәт геройларына әйләнгән улы Азамат, килене Алсу да хезмәт итә. Кызганыч, гитарист, композитор, шагыйрь булып танылып киткән җырчының олы улы Айбулат кына янында юк хәзер, ул 41 яшенә җитеп, 2009 елның 13 августында әйтәсе сүзләрен әйтә алмыйча, җырлыйсы җырларын җырламыйча, вафат булган. Бүгенге концертта улының истәлегенә багышлап, җырчы үзе язган “Югалту” дип аталган җырын башкарды.

Тормыш арбасы алга таба тәгәрәсә дә, Фидан Гафаров театрда гына түгел, җырлап та сәнгатькә хезмәт итүен дәвам итә. Җырчыга беренче тапкыр Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” спектаклендәге Искәндәр ролен башкарганда җырларга туры килә. Тора-бара җырчы булуны икенче hөнәре итеп сайлый ул. Самаралылар да аның ничә еллар буе башкарган җырларын, аның ретро концертын тыңларга дип килгән. Аның репертуарында төрледән-төрле җырлар, алар йөрәктән чыкканга, hәрбер тамашачының йөрәгенә үткәндер, дип уйлыйм. Ул безгә “Үз ягыма кайтсам”, “Син гомер агышларым”, “Сиңа килдем, иркәм”, “Мин сине яратам”, “Соң очрадың” кебек яраткан җырларыбызны башкарды. Фидан Гафаровның сагышлануы, мәхәббәттән көйгән кебек моңлануы безнең тамашачыга бик тә ошый икән.

Ә менә Ләйлә Дәүләтова - нинди ул? Гүзәл дә, сылу да, бер минутта ничә төрле була алучан да: шигырьләр дә иҗат итә, “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында “Адәм белән Һава” тапшыруын да шәп алып бара, сценариен үзе язып, концертлар да оештыра, анда үз шигырьләренә үзе иҗат иткән җырларын да башкара. Менә бу концертта да Ләйлә җырлады да, биеде дә, шигырьләр дә сөйләде.

Программаны үзе гармунда уйнап, җырлап, Фидан Гафаров ачып җибәрде. Аның халык күңеленә керә торган ниндидер серле көче, үз моңы дәрьясында йөздерерлек илаhи тәэсире бар ахры. Ул җырларын күбрәк башкорт телендә җырласа да, аларны безнең тамашачы да аңлады, үз итте. Җырчы, Ләйлә Дәүләтова язган шигырьләрне дә көйгә салып, матур җырлар башкарды. Аның өр-яңа “Ак күлмәкле каеннар” җыры күпләрнең күңеленә үтеп кергәндер.

Фидан абый юмор сөйләп тә тамашачыны көлдерде. “Ләйлә ханым белән гаиләдә 6 ай яшибез инде, тик аның белән тормыш алып баруы бик җиңел түгел”, - диюен тамашачы чын дип тә, шаяру дип тә уйларга белмичә интекте. Концерт барышында аңлашылганча, Фидан Гафаров, Уфадан килеп, Казанда хатын сайлаган икән. Күп кызлар җырчыны үзләренә каратырга тырышсалар да, аны берәү генә ихлас яраткан, ул Ләйлә Дәүләтова. Тора-бара Ләйлә җырчыны да үзенә гашыйк иттерә алган, имеш.

Сценарийда язылганчадыр инде, “яшь парлар” үзара бераз талашып та алдылар. Аннары, хатынымның вакыты юк, шигырьләр яза торгандыр, дип сәхнәгә ул “Мыр-мыр” кушаматлы сөяркәсен чакырды, ә тегесе аңа Көнчыгыш биюләрен биеп күрсәтте. Дөрес, ахырдан биюченең Ләйлә икәнлеге ачыкланды, тик ир белән хатын арасында аңлашылмаучанлык туган иде инде. Шуннан соң Ләйлә үпкәләп, Фиданның чемоданнарын җыеп, куып та чыгарды. Тик бу “Китсәң китәрсең икән, кемне сөярсең икән?” җырын башкару өчен генә эшләнмәдеме икән?

Фидан - Ләйлә концертында әле танылмаган җырчы Илмир Габитов та матур итеп, Ләйләгә багышлаптыр инде, “Мин яратам сине, яратам” кебек мәхәббәт җырларын башкарды. Шәп җырлый егет. Аның кайбер җырларына тамашачы да кушылып утырды.

Ләйлә Дәүләтова сценарий язганда “мөгез чыгару “дан да курыкмый. Ул Илмир белән бергә мәхәббәт турында җыр башкарган вакытта сәхнәгә Фидан килеп чыкты. Ул көнләгән булып кыланып: “Сыерлар су эчкәндә, синең кебек бозаулар боз гына ялый”, - дип әйтеп куйгач, егет барсын да аңлагандай башын иеп кереп китте.

“Киемгә карап каршы алалар", - дигән мәкальне истә тотыптыр инде, Ләйлә сәхнәгә чыкканда киемнәрен гел алмаштырып кына торды. Тамашачы Ләйләнең шигырьләрен тыңлап, моңланып, гаҗәпләнеп, сокланып утырды. Ә шигырьләренең барысы да шәп тә, гыйбрәтле дә итеп язылганнар:

Чит-ят кешенең сүзләрен

Тыңласам да ишетмим.

Бик авыр сүз әйтсәләр дә,

Әллә ни исем китми.

Үз баламның сүзләре бит,

Рәнҗемә, йөрәгем, түз.

Туры йөрәккә кадала

Бала әйткән авыр сүз.

Иркәлектә үскән бала

Сүз әйтә уйламыйча.

Ана кадерен белми шул,

Үзе ана булмыйча...

Ләйлә Дәүләтова үз шигырьләренә язылган җырларны да башкарды. Ул җырлаганда бөтен күңелен биреп җырлый, аның белән сокланмыйча hич мөмкин түгел. Ә инде шигырьләре үзәкне өзеп, күңелнең түренә үк үтеп керәләр.

“Болар чыннан да ир белән хатынмы, әллә шундый оста итеп уйныйлармы гына икән?”- дип тамашачы гел уйланып утырды. Олыгаеп барган иргә гашыйк яшь кыз, сөяркәләр образы шоу-бизнеста яңалык булмаса да, татар сәхнәсендә бу күренеш күренмәгән хәл буларак кабул ителде. Чараны оештыручылар бүтән концертлардан аермалы, үзенчәлекле итеп сценарий язганнар, гел бертөрле булгач, кызыгы юк дигәннәр, күрәсең.

Җырчыларның концерт ахырында парлап җырлавы шулкадәр матур, хисле килеп чыкты ки, залдагы тамашачы үзләрен алкышларга күмде. Күпләр аларның дуэтында кайда чынбарлык, кайда уен икәнен соңга кадәр аңлый алмый утырды. Менә шундый ул Ләйлә белән Фидан "мәхәббәте”. Тамашачыга кызык та, уйланырга сәбәпләре дә юк түгел. 

Гөлләр ХАЛИКОВА
Бердәмлек
№ 43 | 20.10.2012
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№20 (818723) / 30.10.2012 14:17:07

ябалак, акча йоретэ,акча.Лэйлэне белгэндэ кеше юк,Фиданнын исеме акча эшлэу очен бик кулай,яшьлегебез кумиры бит Гаффаров!

№19 (818721) / 30.10.2012 14:11:54

торле интригалар ясап карт бабайны йортучегэ

№18 (818715) / 30.10.2012 12:05:42

Нигэ безнен татар шундый икэн? Кемнен нинди эше бар,эгэр алар шулай кинэшлэшеп тормышларын алып баралар икэн,ради бога.
Тугел! Кызлар узлэре телэп алдатмасалар,аларны беркемдэ алдый алмый,шуны онытма!

№17 (818491) / 28.10.2012 00:18:39

Фидан Сафич, мсатур җырлый иде.
Яш чагында.
Чынлап та, начар җырчы түгел иде элек.
Тик кеше булар, кылган гамәлләре буенча - һич кенә дә өлге итеп куярлык түгел инде. Аның намусында - дистәләрчә кеше тормышы бозылу, шул исәптән алданып тормышын юкка чыгарган кызлар да аз түгел.
Татар булуына карамастан, татарча җырларга куркып йөргән бер кеше инде, кызганычка каршы.

№16 (818441) / 27.10.2012 14:38:31

№15

сез нәрсә сөйлисез!!!!Нинди цензура! Позор икән, бу ике кешенең генә позоры! Сезгә бу ике кеше милләт булып күренә икән, бу - сезнең генә проблема.

Киркоров - кайсы милләт позоры???? Баласын аңлы рәвештә, гомер буе акча тхләсе була дип, анадан мәүрүм итүче!!! Бу яһүд позоры да, Россия позоры да, Мәскәү позоры да түгел. Бу бары шул кеше позоры.

№15 (818436) / 27.10.2012 14:03:42

Ләйлә текстын язган инде, ярар. Ә бит Фидан абыйны сәхнәгә беркем дә мылтык терәп чыгармаган... Мондый мәртәбәле шәхескә бер дә килешми инде, гафу итегез... Күңелне кайтаргыч!!! Аннан соң безнең милләт турында теләсә-нинди шакшы сүзләр китә... Фу! Оятсызлык!!!! Элеккеге худсоветларны кайтарырга кирәк!

№14 (818251) / 25.10.2012 00:40:39

Хатынының чирләве - Фиданның намусында диләр кешеләр.
Бераз гына, чак кына гына булса да, миллионнан бер просент булса да тотнаклык - комачауламаган булыр иде аңа.

№13 (818131) / 23.10.2012 23:21:29

Буре бик дорес эйткэнсез

№12 (818054) / 23.10.2012 17:24:46

Чыннан да барып життек! Маразм!!!

№11 (818041) / 23.10.2012 12:02:47

Aю, сезнен нинди эшегез бар анда? Сезнен эш жырларын тынлау, ошаса. Ошамаса башкасын тынлагыз. Алай да булмаса узегез жырлагыз, э юрган астын ачып карау кемгэ дэ килешэ торган эш тугел.

№10 (818040) / 23.10.2012 11:36:05

Моннан да ямьсезрәк тамаша күргәнем юк иде әле! Хәзер оятсызлыкны сәхнәгә дә алып чыкты безнең татар!!! Әле кем бит- шундый шигырьләр язучы-Ләйлә! Режиссер килеп чыкмас синнән!Фидан нәрсә уйлаган? Сәхнә тәрбия бирергә тиеш ләбаса!!!

№9 (818036) / 23.10.2012 10:57:06

Былтыр, "Татар радиосы" эфирыны парлашып килгэннэр иде. Соруларга парлашып жавап бирелде. Араларында нэрсэ бардыр, белмим, шэм тотып тора алмыйбыз. Ижади дуслыктан куптэн узганнар шикелле болар...

№8 (818021) / 22.10.2012 22:27:02

Хыянәт итәр яшьтән чыккан инде.шул образ гына калган.

№7 (818006) / 22.10.2012 21:21:19

Фиданнын Фэридэ исемле хатыны бар.урын остендэ ятса да, Фидан ана хыянэт итмидер .Образ тудырганнар,молодцы.Тольяттига да килсеннэр иде,котеп калабыз!

№6 (818004) / 22.10.2012 21:06:30

Маразм?!!!

№5 (817982) / 22.10.2012 17:57:45

Бу хакта "Когда падают звезды" дигән рус телендәге текстны укып багыгыз әле!

№4 (817981) / 22.10.2012 17:55:40

Барып җиттек, җәмәгать! Ретро-концерт дип авыз суларын агызасы түгел, болай булгач. Сәхнә гавамны тәрбияләргә тиеш ләбаса... Кайда сез, профи?!

№3 (817977) / 22.10.2012 17:28:01

Бу мәкаләне укымаган булсам, САЛАВАТ ЮЛАЕВ исемендәге премияне Башкортстанның Дәүләт бүләге дип "саташып" йөрер идем әле, бак саң ул Гафури театры бүләге икән бит

№2 (817976) / 22.10.2012 17:18:19

Сарымсак, рәхмәт. бик кызыксынып укыдым)) концертны карыйсы килә башлады)

Неожиданная находка оказалась в другом – никогда еще наши артисты не вызывали на сцену «девочек по вызову». Ох, если бы просто позвонили и якобы вызвали – было бы полбеды. Но эта «девушка», действительно, пришла – в соответствующем одеянии, показывала такие же соответствующие ее профессии танцы и движения. Хорошо хоть, что дело этим кончилось, не выходя на более высокий ( то есть более низкий – ниже пояса) уровень.

№1 (817975) / 22.10.2012 16:58:04

Самараның башка авторы "Когда падают звезды" язмасында кызыклы фикерен белдергән:
http://tatar-duslyk.ru/%D0%BA%D0%BE%D0%B3%D0%B4%D0%B0-%D0%BF%D0%B0%D0

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments