|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2012 Мәдәният
Камал театры Кытайда (ФОТОрепортаж)Камал театры 15 октябрьдә “Данлыклы Европа” дип исемләнгән V Халыкара Кытай милли театры фестивалендә катнашу өчен Пекинга килде. 16 октябрьдә артистлар һәм җитәкчелек Кытайдагы Рәсәй илчелегендә булдылар. Аларны вакытлыча илчелек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Евгений Томихин кабул итте. Очрашу вакытында Татар Академия һәм Милли Кытай театрлары арасында киләчәктә алмаш гастрольләр оештыру хакында сөйләшү булды. Баш режиссер Ф.Бикчәнтәев әлеге гастрольләр булган очракта кытайлыларны татар драматургиясе белән таныштыру өчен милли спектакльләр алып килү теләген җиткерде. Евгений Томихин Рәсәй илчелегенең ярдәм кулы сузарга әзер икәнлеген белдерде. Кытайда Рәсәй илчелеге иң зур илчелек булып санала. Театр җитәкчесе белән очрашу Бүләк алышу Кытай театрын Казанга чакыралар Фестиваль ачылышында Ма чыгыш ясый Кытай Милли театрын арыслан саклый Афиша Зал җыела Милли театр * * * Рәсәй илчелегендә очрашу:
--- |
Иң күп укылган
|