поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.10.2012 Мәгариф

Ике бала анасы Айгөл Ханова: “Ата-аналар комитетын таратырга кирәк”

Казанда яшәүче ике бала анасы Айгөл Ханова, мәктәптә акча җыюга каршылык белдереп, бу мәсьәләне ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка барып, ата-аналарның зарын сөйләргә әзермен, диде. Үзенең фикерләре белән безнең газета аша да уртаклашырга теләде.

– Айгөл ханым, ата-аналар комитетларына шактый эш йөкләнгән. Ул ни өчен кирәк түгел, дисез.

 

– Ул бүген фәкать ата-аналардан акча җыю белән генә шөгыльләнә. Сыйныф, мәктәп фонд­ларына, сак хезмәте өчен... Ата-аналар комитеты – салым инспекциясе түгел бит. Дәрес­лекләр дә җитеп бетми. Узган ел, мәсәлән, 4 нче сыйныфта укучы кызым “Уку китабы”н иптәш кызы белән бүлешеп укып чыкты. 2-4 сыйныфка кадәр инглиз теле дәрес­леге белән эш дәфтәрләрен үзе­без сатып алдык. Быел, шө­кер, дәреслекне мәктәп бирде. 2 нче сыйныфта ата-ана­лар­дан акча җыеп, сыйныф бүл­мә­сенә ремонт ясадык, тәрәзәгә аллы-гөлле ламбрекенлы челтәрләр элеп куйдылар. Нигә кирәк ул, бала игътибарын читкә җәлеп итәр өченме? Тагын шул җыел­ган акчага бәйрәмнәргә, туган көнгә бүләк бирү гадәте бар. Ата-аналар, мөмкинлегенә карап, сыйныф җитәкчесенә үз­ләре дә бүләк ясый ала. Укытучылар безнең бүләккә мохтаҗ түгел. Мәктәптә эшләүче бер таны­шымның Укытучылар көненә биргән вазадан канәгать булмавын хәтерлим. “Акча гына бирсәләр”, – дигән иде ул. Атлаган саен акча кирәк. Фатир өчен түләү бермә-бер артты. Кешеләр субсидия артыннан йөри. Бакчаларга балаларны ур­наштыр­дың­мы, кулга кирәк-ярак­лар язылган исемлекне тоттыралар. Мәгариф учреждение­ләренең хуҗалык их­тыяҗларын ата-аналар күтә­рергә тиеш түгел. Моның өчен акча бүлеп бирелә бит. Әгәр акча җитми икән, аякны юрганга карап сузарга кирәк. Сыйныф бүлмә­ләре гади булырга тиеш. Бала бит мәктәпкә укырга дип килә. Күп булса, ул анда 6-7 сәгать вакытын үткәрә.

 

– Акча җыюга карата башка ата-аналарның фикерләре ничегрәк?

 

– Әлбәттә, беребезнең дә ар­тык акчасы юк. Әлеге дә баягы, балаларга кырын карамасыннар дип, куркудан дәшмичә генә акчаны чыгарып бирәбез. Гадәттә, комитетны булдыклы, сүзләре үтә торган ханымнар җитәкли. Шулар чаба кибеткә. Җыелыш­ларда исә беркем каршы дәшми. Әмма өйгә кайтыр юлга чыккач, күпләрнең теле ачыла, зарланышырга тотыналар. Дөрес, акчаны бер дә бирмәүчеләр бар. Андыйларны хуплыйм. Акча җыю ихтыяри булса да, ахыр чиктә барыбер кесә телефоннарына шалтыратып, тиешле сумманы җыеп бетерүгә кайтып кала. Күпләр хәзер акча сораудан куркып җыелышка да йөрми бит. Алга таба акча бирергә җыенмыйм. В столице растет интерес к альтернативным способам лечения, включая использование медицинской марихуаны, и многие ищут, где можно приобрести семена марихуаны москва . Эти семена становятся важным элементом в разработке новых медицинских препаратов.

 

– Кызыңа кырын карарлар дип курыкмыйсыңмы соң?

 

– Куркуны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Кызым сыйныф җитәкчесен дә, башка фән укытучыларын да бик ярата. Ул укыган сыйныфта балаларның бөте­несен дә бертигез күрәләр. Аның каравы танышым акча бирмәгән өчен улы авыр хәлдә калган. Сыйныфташлары бармак төртеп: “Ул акча бирми”, – дип үчекләгәннәр. Ата-аналар җыелышында комитетта әгъза саналган бер ханым өенә кайтып баласына сөйләгән, күрәсең. Баланың мәктәпкә барасы килми башлаган хәтта.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 206-207 | 19.10.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»