|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2012 Дин
Казанда махсус корбан чалу мәйданчыклары булачакКорбан бәйрәме мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия булган бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Әлеге бәйрәм Зөлхиҗҗә аеның унынчы көненә туры килә (2012 елның 25 октябренә), алдагы өч көн (26, 27 һәм 28 октябрьләр) “тәшрикъ” көннәре булып санала. Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы гарәфәт көнендә (24 октябрьдә) хәнәфи мәзһәбе буенча вәҗеб саналган фарыз намаздан соң, тәкъбир әйтелә. Корбанны Зөлхиҗҗәнең унынчы көнендә (25 октябрьдә), шулай ук 11нче яисә 12нче көннәрендә (26 һәм 27 октябрьләрдә) чалырга ярый. Әлеге олуг бәйрәмне гадәттә гаилә белән изге гамәлләр кылып үткәрәләр. Бәйрәм вакытында якыннарының хәлләрен белешәләр, бигрәк тә мохтаҗлыкта һәм авыр хәлдә булган якыннарына ярдәм итәләр. Бәйрәм көннәрендә мөселманнар бер-берсенә аеруча хәерхаһлы була, көндәлек мәшәкатьләрне онытып, бар күңелләрен Аллаһы Тәгаләгә юнәлтәләр. Корбан гаете бәйрәм намазы белән башланып китә. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә 06.30 сәгатьтә иртәнге намаз укыла, 07.15 сәгатьтә бәйрәм вәгазе башлана, 08.00 сәгатьтә бәйрәм намазы укылачак. “Мәрҗани”дә, мәчеттән бәйрәм намазының трансляциясе туры эфирда күрсәтелү сәбәпле, вәгазь һәм намаз соңрак башкарылачак. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә бәйрәм трансляциясе 09.00 сәгатьтә күрсәтелер дип көтелә. Һичшиксез, Корбан гаетенең төп вакыйгасы булып корбан чалу тора. Бу елда да Казан шәһәрендә, шәһәр мэриясе белән килешенеп, корбан чалыр өчен махсус урыннар билгеләнәчәк. “Мәрҗани” мәчете каршындагы комплекс һәм Бертуган Петряевлар урамындагы махсус мәйданчык шушы максатта кулланылачак. Казан мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, Казаннан читтә урнашкан бистәләрдәге мәчетләрдә, корбан чалыр өчен барлык шартлар да булдырылган очракта, шулай ук корбан чалып булачак: “Казан нуры” мәчете, “Сөләйман” мәчете һ.б. 8 октябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында ТР Казыйлар шурасының 51нче утырышы үтте. Утырышта Корбан гаетенә кагылышлы сораулар төп мәсьәлә буларак каралды.
|
Иң күп укылган
|