поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.10.2012 Мәдәният

“Күрәсем килгән иде...”

Самара шәhәренең Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сарае сәхнәсендә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма hәм комедия театры “Күрәсем килгән иде...” спектаклен самаралыларга күрсәтте. Мелодраманың авторы hәм режиссеры - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы - Исламия МӘХМҮТОВА.

Ул бернинди уку йортларында укымыйча, авылдан турыга сәхнәгә атлаган артистка, өстәвенә соңгы елларда режиссер хезмәтен дә үзләштереп, спектакльләрне сәхнәгә кую белән дә шөгыльләнә башлаган, үзе пьесалар да яза икән. Әфган, Чечня сугышларында катнашкан егетләребез тормышына, аларның hәм гаиләләренең башларыннан кичкән аянычлы вакыйгаларына таянып, Исламия ханым “Син бит минем бергенәм” дигән әсәрен яза hәм шуның буенча режиссер буларак беренче спектаклен куя. Ул төрле театрлар сәхнәләрендә инде бер тапкыр гына уйналмагандыр.

Авторның hәм режиссерның ике пәрдәле “Күрәсем килгән иде...” мелодрамасы да зәвыклы Самара тамашачысының күңеленә үтеп керә алды.

Бәхетләре тулып ташкан яшь пар Альберт (Харис Хөснетдинов) белән Хәмидә (Гүзәл Гайнуллина) бала тудыру йортыннан өйләренә кайталар. Шатлыклары эчләренә сыймавы әллә кайдан күренеп тора. Озак та үтми, яңа гына пешкән бәлеш күтәреп, Хәмидәнең әти-әнисе (Татарстанның халык артистлары Нуретдин Нәҗмиев hәм Зөләйха Хәкимҗанова) килеп керә, ә күрше авылдан, күчтәнәчләрен тотып, Хәмидәнең апасы Хәлимә (Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмова) белән җизнәсе Галимҗан да (Ирек Хафизов) килеп җитә. Алар барысы да бала тирәсендә сандугач булып та сайрыйлар, күгәрчен булып та гөрлиләр. Ничек артистлар шулай оста итеп чынбарлыкны тасвирлый алдылар икән, дип аптырап утырасың.

Шундый шатлыклы нотада пәрдә ябыла. Ул яңадан ачылуга без сәхнәдә инде үсеп буйга җиткән баhадир гәүдәле егет Алмаз (Рөстәм Гайзуллин) белән аның классташы Гөлназны (Гөлчәчәк Хафизова) күрәбез. Алар урта мәктәпне тәмамлап, чыгарылыш кичәсеннән кайтканнар. Шулай сөйгән кызы белән шатлыклы мизгелләр кичергән Алмаз очраклы рәвештә әнисенең көндәлек дәфтәренә тап була, аннан: ”Бала тудыру йортыннан бер атналык бала алдык”, - дигән сүзләрне укый да аптырап кала. Дәфтәр битләре арасыннан уллыкка алу турында таныклык та килеп чыга. Әтисе белән әнисе кайтып керүгә, үзен кечкенәдән сөеп, яратып үстергән газиз кешеләренә: “Мине ялганларга ярамый дип тәрбияләдегез, ә менә үзегез ялганчы икәнсез бит! Минем сезне күрәсем дә килми!” - дип урамга чыгып йөгерә.

Алга таба егеткә ничек яшәргә? Кем әни? Тудырганмы, әллә тәрбияләп үстергәнме? Бу сорауларга тамашачы артистлар белән бергә җавап эзли башлый.

Ташландыклар, ятимнәр, тәрбиягә алынган балалар турында безгә гел сөйлиләр, телевизордан тапшыруларда күрсәтәләр. Хәзерге көндә бу бик тә актуаль теманы режиссер hәм артистлар ничегрәк, ниндирәк итеп иҗат иткәннәр соң?

Алмазны тәрбияләп үстергән ана - Хәмидәнең ролен артистка Гүзәл Гайнуллина бик оста итеп башкарды, минемчә. Залда утыручы тамашачы аның уйнавын карап: ”Баланы менә ничек яратырга кирәк икән”,- дип нык уйлангандыр. Алмаз: “Сез миңа кирәкмисез!” - дигәч тә, әни кеше кайгысыннан аңын югалтып егылды. Кечкенә чагыннан иркәләп үстергән баласы, төртеп җибәреп, чыгып йөгергәч, ананың: “Син минем балам, мин синең әниең!” - дигән үзәк өзгеч сүзләрен ишеткәч, күпләрнең күзләре яшь белән тулды.

Хәмидәнең ире - Альбертны Харис Хөснетдиновның башкаруы да күпләргә ошады, минемчә. Альберт үзе дә ятимнәр йортында үскәнгәдер, бала чакта җитмәгән мәхәббәтне чит кеше баласына hәм хатынына күрсәтә алган. Аларның баласы да мәхәббәттә мәрхәмәтле, әдәпле, кешелекле булып үскән. Мондый күренешне күргәч, ничектер күңелләр йомшарып китә сыман.

Альберт белән Хәмидәнең тәрбияләп үстергән уллары Алмазны бөтен күңелен биреп Рөстәм Гайзуллин башкарды. Хәрәкәтләре дә чын күңелдән булып, биегәндә дә ул тирләп-пешеп чыкты. Әнисе белән әтисенең үзен тәрбиягә алып үстерүләрен белгәч, егет ачы күз яшьләре белән елап та җибәрде.

Алмаз, бер-берсен хөрмәт итүче гаиләдә тәрбияләнеп, мәхәббәттә үскән бала буларак, кечкенә сабыйны бала тудыру йортында ничек калдырырга мөмкин икәнлеген аңламый иде әле. Ә менә балаларын ташлап, өйләрендә эт белән мәче асраучы гаиләне ничек аңларга?

“Без әле яшь, бала тәрбияләргә өлгерербез”, - дип сабыйларын бала тудыру йортында калдырып киткән Элла Василовна (Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Мәхмүтова) hәм Салих Мәрдәновичның (Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов) 26 елдан соң тормышлары сәхнәдә бик дөрес күрсәтелгән иде. Аларның байлыклары бар, ә бәхетләре юк. Дөрес, Элла Василовна белән Салих Мәрдәнович эт-мәче асрап, бәхетле булып күренергә телиләр. Кайчандыр бала тудыру йортында калдырган уллары Алмаз, үсеп, чын кеше булып җиткәч, аларны эзләп таба hәм: “Эт белән мәчене яратырга да зур йөрәк кирәк шул, әле дә ярый хайваннарны ярата беләсез!” - ди ул үзенең “хәсрәт” әти-әнисенә.

Халык спектакльдәге hәр вакыйганы йөрәге аша үткәреп, алга таба нәрсә булыр икән, ахыры ничегрәк тәмамланыр икән, дип борчылып көтеп утырды.

Алмаз: “Сез бит мине тудырган әти белән әни, мин сезне, бәлки, ярдәмем кирәктер дип эзләп таптым, ә сез гомер буе үзегезне генә яраткансыз!” - дип әйткәч, аны тудырган әти-әни телсез калды, Элла Василовна аңын югалтып егылгач, пәрдә дә ябылды. Бу – спектакльнең иң кульминацион ноктасы иде, минемчә.

Кем соң Алмазның чын әнисе? Тамашачы уйлаганча, тәрбияләгән ана гына якын, газиз була ала. Элла Василовна да, буйга җиткән улы барлыгын белгәч, егыла, ләкин ул бу минутларда нигәдер тамашачыга жәл түгел иде. Бу рольләрне башкарган артистлар үзләренә карата тамашачыда да ниндидер җирәнү хисләре тудыра алдылар.

Спектакльдә оныгын сөяргә дип килгән бабай: “Моңыбызны яратып үскән бала бәхетле була. Бишек җыры кирәк аңа, бишек җыры!” - дип юкка гына әйтмәгәндер, мөгаен. Бу сүзләрдә олы бер мәгънә ята кебек тоелды миңа.

Спектакльнең тамашачыга тагын бер якын ягы бар - ул гореф-гадәтләребезгә кайту. Әби бала күрергә килгәндә яңа гына пешкән кайнар бәлеш алып килә. Бу халкыбызда кадерле кешене каршы алудагы бер гадәт бит инде. Спектакль әби-бабаларыбызның бишек җырларын, тәмле сүзләрен ишетергә тилмереп үскән, бүгенге яшь буынны үткәннәргә кайтарды кебек. Әйе, әбиле-бабайлы йортның гаиләсендә бәрәкәт була. Әлеге өйдә тәрбияләнгән балалар тәртипле, догалы, әхлаклы, ана теленең кадерен белеп үсәләр.

Рольләрне ялкынлы, дәртле эмоция белән уйнаган артистлар тамашачыны уйландырырга hәм дулкынланырга мәҗбүр итте. Спектакль тәмамлангач та, халык артистларны җибәрергә теләмичә, ун минут дәвамында көчле алкышларга күмде.

РЕДАКЦИЯДӘН. Спектакль башланыр алдыннан Самара өлкә татар “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы вәкилләре Өлкәннәр айлыгы уңаеннан олы яшьтәге милләтәшләребезне котладылар, хөрмәтләделәр hәм бүләк итеп шушы спектакльгә бушлай 150 билет бүләк итеп бирделәр. Котлау сүзләре белән халыкка мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Дуслык” оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев мәрәҗәгатъ иттеләр. 


Гөлләр ХАЛИКОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»