|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2012 Медицина
Миллионы кызыктыра да, авылы кызык түгел...Быелдан башлап авыл районнары дәвалау оешмаларына эшкә кайткан яшь белгечләргә федераль проект буенча 1 миллион сум акча бирелә башлады. Шуңа өстәп һәр төбәк үз ставкасын да куя: Татарстанда, мәсәлән, ул сумма – 100 мең. Район җирләре исә яшьләрнең торак шартларын яхшыртуга үзләреннән өлеш кертергә тиеш. Яшең 35тән артмаса, медицина вузын күптән түгел генә тәмамлагансың яки сәламәтлек саклау өлкәсендә эшлисең һәм авыл районына күчеп кайтырга ризасың икән, миллион сум синеке, теләсә ничек туздыр. Дөрес, башта Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешү төзисең. Алар тәкъдиме белән районга барып урнашасың, аннары инде Мәскәү миллионы озак көттермәячәк. Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 13 район авыл җирлегенә керә. Болар – Актаныш, Әлки, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Теләче, Чирмешән районнары. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, быел 115 кеше әлеге районнарга эшкә кайтырга килешү төзегән һәм тагын 20 белгеч теләк белдергән. Россиянең бүтән төбәкләренә күз салсак, Пермь краенда – 40 табиб, Ростов өлкәсендә – 35, Калмыкиядә – 31 табиб районга кайтырга ризалашкан. Ә менә Магадан өлкәсенә, Чукотка автономияле округына хәтта миллион сумга да баручы юк. Сәламәтлек саклау министрлыгының ел башында булып узган коллегия утырышында Чүпрәле районы муниципаль берәмлеге башлыгы Тимур Ногуманов бу җәһәттән тәэсирле чыгыш ясаган иде. Районга дистәдән артык табиб кирәк булуын, яшьләр кайткан очракта аларга матди ярдәм күрсәтеләчәген, торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудырылачагын әйтте башлык. Хәлләре шулкадәр мөшкел булган, күрәсең, медицина вузларына барып, студентларны районга кайтырга үгетләргә әзер икәнлеген дә белдерде ул. Аннан соң инде ярты елдан артык вакыт үтте: башка районнар белән беррәттән, Чүпрәлегә дә яшь белгечләр килде, дип ишетеп беләбез. Чүпрәле районы үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Илгизәр Хөснетдинов әйтүенчә, кызыксындыру программасы кадрлар кытлыгын җиңәргә ярдәм иткән, ләкин тулысынча түгел. Быел гинекологлы булганнар, ул – Чүпрәле кызы. Бүтәннәре читтән күченгән белгечләр. Гомумпрактика табибы – Ульяновск өлкәсеннән, дүрт белгеч: ике педиатр, балалар хирургы, стоматолог – Чуашиядән, хирург Төньяк Осетиядән хәтле килгән. Ә торак шартларын яхшырту турында сүз алып барганда, белгечләрнең бары берсе генә – гомумпрактика табибы гына социаль найм белән фатирлы булган. Калганнары вакытлыча фатирга кереп торалар. Алар киләчәктә районда төпләнеп калырмы, монысын әлегә беркем дә тәгаен генә әйтә алмый. Әмма акчаларын Чүпрәледән фатир сатып алу өчен тотарга бер дә исәпләре юк, ди. Һәм аларны моның өчен гаепләп тә булмый. Җитәкчеләр, табиблар белән сөйләшкәннән соң, шундый фикергә киләсең: миллионга кызыгып ерак районга килгән яшь белгечләрнең шактые тәҗрибәсез, аларны ныклап торып эшкә өйрәтәсе бар. Аннары яшьләрнең байтагы авыл медицинасын үстерик әле, халыкка файдабыз тисен дип салага ыргылучы патриотлар түгел. Аның заманасы да коры патриотизм хисе белән яши торганмыни соң? Узды инде андый чорлар. Миллион сумны алам да, биш ел узгач китеп барам, дип алдан ук план коручылары да җитәрлек. Шәһәр тормышын авыл мохитенә алыштыру яшьләргә җиңел дисезме, әлбәттә, юк. Әле алдан ук килешүне өзмәсәләр ярый. Ул чагында акчаны кире кайтарырга тиеш булалар. Әйтик, ике ел эшләгәч китәргә уйласаң, калган 3 еллык сумманы исәпләп үзеңнән түләтәчәкләр. Шундый сорау туа: яшь ханымнарга бәбигә узып, декрет ялына китәргә ярыймы? Ярый икән, бер генә түгел, ике, өч тапкыр да, чөнки законда ул хакта берни дә язылмаган. Кызганыч, бистә яисә шәһәр тибындагы район үзәкләре, бик теләсәләр дә, ул программада катнаша алмый. Бу – программаның бер минус ягы. Уңайсыз яклары тагын бар әле. 35 яшьтән олыраклар да аңа өметләнә алмый. Берничә ел элек районга эшкә кайткан яшьләр дә аңа эләкми. Аның өчен районны, торган урынны алыштырырга туры киләчәк. Шулай да, Илгизәр Хөснетдинов программаның дәвамлы булуын тели. “Эшләргә кеше калмаган иде бит, хет акчага кызыктырып булса да, тагын бүтән белгечләрне дә районга кайтарасы иде”, – дип хыяллана ул.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|