|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2012 Авыл
Хезмәт – дәваӘлегә кадәр игенче белән терлекчегә һәйкәл куйганнарын беркайда да күргәнем юк әле.Чынлап торып уйлап карасаң, көнне-төнгә ялгап, вакытында ашый-эчә алмыйча, рәхәтләнеп ял итмичә, төрле һава шартларында гомер буе шушы авыр вазифаны үтәп яшәүчеләр, минемчә, һәрчак мактауга лаеклы, дәрәҗәле кешеләр булырга тиешләр. Бүгенге көндә Камышлы районының Иске Ярмәк авылында гомер итүче Фәһим белән Гөлсинә ХӘЙРУЛЛИННАР да гомерләре буе колхозда хезмәт иткәннәр. Еллар үтеп, авыл хуҗалыгы производствосы таркалгач, алар авылда беренчеләрдән крестьян-фермер хуҗалыгын оештырган Илшат Җәвит улы КАЮМОВ фермасына килеп, берсе - терлекче, икенчесе сыер савучы булып эшкә урнашканнар. Мин алар белән очрашып, сөйләшеп, хезмәттәшләре белән бергә рәсемгә дә төшереп кайттым. Фермер Илшат Каюмовның терлек абзарына барып керүгә мине, рәтләргә тезеп, чылбырлап куелган сыерлар мөгрәп каршы алды. Иртәнге савым тәмамланган иде инде. Берничә ел дәвамында терлек караучы булып эшләүче ике бертуган Фәһим белән Марат Хәйруллиннар сыерларны саф һавага чыгарырга җыенып йөриләр. Илсур Бәдретдинов алмашчы терлекче булып хезмәт итә икән. Ринат Кәримов бозаулар карый. Фәһимнең хәләл җефете Гөлсинә ханым белән Рәмзия Ибраһимова - сыер савучылар. Чиратлап ял иткәндә, аларның берсен Сәхия Нуриева алыштырып тора. - Мин ике тәүлек эшлим дә өченче көнне ял итәм. Әгәр дә бик мөһим эш килеп чыкса яки кунакка барырга кирәк булса, без үзара килешеп эшлибез. Сыерларыбыз инде бозауладылар, сөтләре күп, азык та җитәрлек. Бозауларыбыз да әйбәт кенә үсәләр. Ике айдан соң үзләренә ясалма сөт кушып эчерә башлыйбыз, төрле витаминнар бирәбез. Хезмәт хакын да үз вакытында алабыз. Барысы да тәртиптә булгач, шатланышып эшлибез дә, - дип сөйләде Гөлсинә ханым. Сөйләшүне аның ире Фәһим дәвам итте: - Без җир пайларыбызны Илшат Җәвәтовичка арендага бирдек. Ул көзге урып-җыюдан соң безгә үз өлешебезгә тигән тиешле ашлыкны бүлеп бирә, җир өчен салымнарны да түләп бара. Тракторы белән бәрәңге бакчаларыбызны бушлай сукалый, әгәр дә берәр башка эш килеп чыкса, берсүзсез техника белән тәэмин итә. Фәһим әфәнде белән Гөлсинә ханым Хәйруллиннарның шәхси тормышына килгәндә, алар йортларын тутырып, терлек, кош-корт асрыйлар. - Терлекләргә күп итеп печән хәзерләдем. Хәзер мал асраучы кешеләр әзәйде бит. Шуңа да урман-кырларда, әзерлисең килсә, печән җитәрлек. Бу эштә безгә балаларыбыз булыша. Әгәр алар ярдәм итмәсә, авылда хәзер йөк төяшергә кеше табуы кыен. Авыл халкы терлек асрамый башлагач, аның күңеле хезмәттән бизә башлады бугай. Ә мин үзем эре терлекләр генә түгел, ике ат та асрыйм әле, - ди Фәһим. - Җиңел автомобилең булгач, сиңа нигә ат кирәк соң? - Авылда яшәп, үз атың да булмаса, нинди тормыш инде ул? Крестьян кешесе һәрчак атлы булырга тиеш. Менә шундый матур очрашу булып үткән иде минем Хәйруллиннар гаиләсе белән. Ә Фәһим әфәнденең авыл халкының күңеле хезмәттән бизә башлады бугай, дип әйткән сүзләре озак уемнан китми йөдәтте. Дөрестән дә, авылдагы күмәк хуҗалык тормышы, үзара ярыша-ярыша, колхозда тырышып, намус белән эшләп, орден-медальләр алып, лаеклы ялга чыккан кешеләр турында зур ихтирам белән искә алып, сагынып сөйләргә генә калды. Хәзер шул буын кешеләре яшь чакларында азапланып эшләгәннәре өчен пенсия алып, мәчетләргә килеп, биш вакыт намазларын укып, гамәл кылып, рәхәтләнеп яшиләр. Элек кызу эш вакытында урамда эшсез, кеше күзенә күренеп йөрүләр оят, хурлык санала иде. Ә хәзер кайсыбер авылларга барып кергәч, кибет ишеге төбендә хәер сорап, эчәргә акча теләнеп утыручы яшьләрне күргәч, әрнүдән йөрәк кысылып куя. Я, Раббым! Шушы балакайлар да
кайсыдыр ананың тудырып, күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын йокламыйча, картлык
көнемдә зур таянычым булыр, дип өметләнеп үстергән бәгырь җимешләре бит инде,
дип уйлап куйганыңны сизми дә каласың. Дөнья көннән-көн хәмер баткаклыгына чума
барган яшьләр кулына калгач, киләчәгебез нинди булыр икән, дигән борчулы уйлар
башка килә. Хәзерге вакытта эшсез дә, акчасыз да калган кайсыбер яшьләрнең
күңеле боек, алар рухи яктан көчсез, бернигә дә сәләтсез, ваемсызга әйләнә
баралар. Минемчә, авылларга тизрәк игътибар бирелеп, анда төрле хезмәт урыннары
ачылып, тиешенчә хезмәт хакы түләнә башласа, алар түбәнгә тәгәрәүдән туктарлар,
кызыксынып, эшли башларлар, үз тиңнәрен табып, матур гаилә корып, тәртипле
балалар үстерерләр иде. Эше барның ашы бар, дигәннәр бит картлар. Минемчә,
хезмәт, бер-беребез арасындагы тирән хөрмәт, ярату, тотрыклы, аек тормыш кына
коткарып калачак бу дөньяны! Чөнки яраткан хезмәт – бөтен авырулардан,
авырлыклардан, күңел төшенкелегеннән дә зур дәва ул. Моны минем яңа танышларым
Фәһим белән Гөлсинә Хәйруллиннар да үзләренең тырыш хезмәтләре, матур
тормышлары белән көн саен раслап торалар түгелме? Рәсемдә: Гөлсинә ХӘЙРУЛЛИНА (сулдан уңга), Ринат КӘРИМОВ, бертуган Марат белән Фәһим ХӘЙРУЛЛИННАР.
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|