поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.10.2012 Милләт

Хәтер көнен ничек билгеләп үтәргә?

Иртәгә Казанда 22 нче тапкыр Хәтер көнен билгеләп үтәчәкләр. 460 ел элек Явыз Иван гаскәрләре Казанны ала. Татар, ногай, удмурт, мордва, чуаш һәм марилардан торган 30 мең кешелек гаскәрләр русларның 180 меңлек армиясенә 41 көн буе каршы тора, ләкин җиңелә.

Хәтер көнен сез ничек үткәрергә тәкъдим итәр идегез?

Фәндәс СаФИУЛЛИН, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе:

– Беренчедән, әлеге датаны рәсмиләштерергә ки­рәк, ул республика күлә­мендә билгеләп үтелергә тиеш. Икенчедән, ул – тарихтан сабак алу көне. Аны кемнедер каргап түгел, ә дәүләтчелегебезне югалту сәбәпләрен эзләү, ачыклау көне буларак үткәрергә кирәк. Татар-төрки халыклар үзара бердәм булмаулары, эчке низаглар аркасында Казан, Себер, Әстер­хан ханлыклары җимерел­де. Бер фикергә килә алмау, ызгыш-талашлар, хакимият өчен көрәшү, бердәмлек булмау аларны юк итте. Бүген яңадан торгызыла башлаган дәүләтебезне дә шул ук сәбәпләр – юк нәрсә өчен талашу, халык язмышына битараф булу аркасында югалтып киләбез. Өченчедән, ул көнне, го­­мумән, бөек тарихыбызны искә алу, аны яшь буынга сеңдерү көне буларак күз ал­дыма китерәм.

Илшат СӘЕТОВ, сәяси фәннәр кандидаты, КФУ доценты:

– Мин мондый чараларга каршы. Хәтер көнен билгеләп үтәсе килгән кеше ул көнне дога кылсын. Әлеге датаны сәяси чарага әверелдерергә кирәкми. Тарихны искә алу өчен, урамда баннерлар тотып йөрергә түгел, аны өйрә­нергә кирәк. Хәтер көненең гадәттәгечә үткәрелүе русларда негатив уята. Казан ханлыгын тар-мар иткән руслар безнең арада күптән юк, шуңа милләтчеләрнең бар ачуы бернидә дә гаепле булмаган кешеләргә төшә. Хәтер көненнән бигрәк ул “оят көне”: татарлар ук татарларны саткан, Казанны алырга ярдәм иткән. Казан ханлыгы, Болгарның барлыкка килүен зур итеп бәйрәм итәргә кирәк, җиңелү көнен түгел.

Наил НӘБИУЛЛИН, “Азат­лык” Татар яшьлә­ре берлеге рәисе:

– Хәтер көне ничек кенә үткәрелсә дә, плакат тотып урам буенча йөрешләр булырга тиеш. Татар өчен бу үзен күрсәтергә, “мин – татар” дип әйтергә бердәнбер мөмкинлек. Чара рәсми дә­рәҗәдә үткәрелсә, матди яктан ярдәм күрсә­телсә, яхшы булыр иде. Әлегә җитәкчелек тарафыннан те­ләктәшлек юк. Быел, мәсә­лән, автоузыш үткәрергә планлаштырган идек, финанс як кысан булганга, әлеге идеядән баш тартырга туры килде. Кичә “Хәтер тасмасы” өләшү акциясе булды, бүген “Мин хәтерлим” дип язылган календарьлар таратырга ниятлибез. Моннан тыш Төркия вәкиллеге янында пикет уздырдык, хәтер вахталары тоттык, Хәтер көне уңаеннан танылган кеше­ләр белән видеомөрәҗә­гать­ләр яздырдык.

Михаил ЩЕГЛОВ, Рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары:

– Рус кешесе буларак, миңа әлеге чараны күзәтү уңайсыз. 500 ел буе янәшә яшибез. Шул еллар дәве­рендә без гел татарларны кимсетеп, кыерсытып тормадык бит инде. Татар­ларның бүгенге кебек күп санлы һәм кыю булуы моңа дәлил. Без әлеге чараны бергәләшеп, позитив рухта үткәрергә теләр идек. Моның өчен очрашып сөйлә­шергә, “түгәрәк өстәл” үткә­рергә әзербез. Хәтер булырга тиеш. Ләкин бүгенге кебек негатив, бер-бере­безне капма-каршы куеп тү­гел. Ике халык та – тарихның бер өлеше. 



Ватаным Татарстан
№ 201-202 | 12.10.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»