|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2012 Тарих
Бабаларыбыз эзеннән – Алтайга, ДунайгаКүптән түгел Татарстан тарихчылары Алтай якларына сәфәр кылып, җирле галимнәр белән берлектә, “Идел-Алтай: Евразия цивилизациясенең бишеге” дигән, Евразия далаларының урта гасыр археологиясен өйрәнүгә багышланган халыкара конгресс уздырып кайтты. Хәбәрчебез Рәшит Минһаҗга конгресс нәтиҗәләре турында ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов сөйләде. – Беренчедән, без кайда гына булсак та, татар тарихына кагылышлы мирасны өйрәнәбез. Татар тарихына тирәнрәк керә башласаң, ул бөтен төркиләрнең тарихы, аларның килеп чыгышы була. Шуңа күрә безгә иң борынгы чор аеруча кызык. Борынгы, урта гасырларны тикшерә башласаң, барыбер Алтайга барып терәләсең.
Алтайдан соң бәлкем тагын каядыр барырга кирәктер – анысын белмим. Бүген без анда бик күп нәрсәне өйрәнеп ачыклый алабыз. Беренчедән, төркиләр, Төрки каганат кайдан килеп чыккан? Ул тиктомалдан гына тауларда һәм далада пәйда булмаган бит. Аңа кадәр дә ниндидер дәүләтчелек оешкан. Анда төркиләр генә түгел, башка цивилизацияләр дә булган. Алтайда кызык нәрсәләр бик күп.
Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Конгресста төрле илләрдән, әйтик, Кытайдан, Монголиядән дә галимнәр катнашты. Бу җирлектә алтай халкы сакланып калуы да кызык. Борынгы риваятьләребез анда әле дә яши. Халык таулар арасында үз мәдәниятен саклап калган, аңа ислам йогынтысы булмаган. Ислам өстен диләр. Әмма анда ислам булмаса да, бик әдәпле, тәртипле, табигатькә якын халык яши. Кеше фикерен тыңлый, ишетә беләләр. Мөселманнар да шундый булса иде. Алтайлар – тәңречеләр. Татар теленең борынгы чорда нинди булганлыгын белергә теләсәк, безгә алтай телен, мәдәниятен, халык иҗатын өйрәнергә кирәк. Без бит бик күп нәрсәне югалтканбыз. Күп кенә мирасыбыз фольклорда, әйтик, әкиятләрдә генә саклана. Безгә XVIII-XIX гасырдагы татар тормышы гына яхшы мәгълүм. Тирәнрәк китсәк – белмибез. Алтайларны татар белән генә түгел, башка төрле төрки халыклар белән чагыштырып тикшерсәң, күп кенә яңа табышларга тап булуыбыз бар. Әле тагын да тирәнрәк карый башласак, Дунайга барып терәләчәкбез. Халыклар Шәрекътән Көнбатышка күченгән. VI-VII гасырларда халыкларның зур күчеше булган. Күчә-күчә Европага да барып җиткәннәр. Шуңа күрә без шушы көннәрдә Болгариягә китәбез. Безнең проект Идел аша Алтай белән Дунайга чаклы. Бу венгрларга да, болгарларга да кызык. Румыния дә кызыксына. Моны инде өченче мәсьәлә дияргә була.
Менә Рәсәй кайдан килеп чыккан? Хәзер Рәсәйнең чыгышын 1150 ел дип игълан иттеләр. Һаман аларның җеп очы Скандинавиягә, шведларга барып чыга. Рюрик, Рюрик дип тарихларын аңа бәйлиләр. Әмма ул бит урыс булмаган, варяг. Ул шул Швеция тирәсеннән чыккан бер кабиләдән инде. Әле патша, хан да түгел, бер дружина башлыгы. Бөтен Европаны талап йөргән викинглар инде алар. Бәлкем кайберләре тынычрак та булгандыр. Рәсәй дигәндә, ул бит әле Новгород кына түгел, Петербургтан өске якта финнәр яши торган урманнар, балтлар, скандинавлар булган. Анда славяннар әлләни күренми. Билгеле, Киевтә славяннар да, төркиләр дә яхшы күренә. Ләкин Рәсәй бүген Владивостокка хәтле, аның тарихы Скандинавиядән башланмаган бит. Скандинавиядән Владивостокка барып җитмәгән ул. Киресенчә, халыклар теге яктан бу якка күчкән. Шуңа күрә Рәсәй тарихына да кагыла бу эзләнүләр.
Анда археология табышлары искиткеч күп. Алтайны йөз елда да казып, тикшереп бетереп булмый. Шуңа күрә без уртак экспедицияләр оештырырга килештек. Безнең иң әүвәл таулар тирәсе, аннан дала кызыксындыра. Алтайда казынулар вакытында “Алтын кыз”ның табылуы үз заманында сенсация булган иде. Хәзерге вакытта Новосибирскида саклана ул ядкәр. Аны кайтарачаклар. Моның өчен “Газпром” берләшмәсе Алтайда бик яхшы, бик матур музей корып куйды.
Әйткәнемчә, безгә иң әүвәл татарларның – төркиләрнең килеп чыгышы кызык. Анда, мәсәлән, Кимак каганаты булган. Ул да бит – татарның бер кабиләсе. Без кайвакыт аңлап бетермибез: үзебезне йә болгар, йә татар дип кенә атыйбыз. Ә менә кимаклар да – татарның бер кабиләсе. Әнә утыз татар, кырык татар кабиләләр берләшмәсе булган. Кайвакыт алар аерылып башка төрле исем белән дә йөргән. Шуңа күрә үзебезне татар-монголга гына бәйләмик. Әнә гарәп тарихчысы Рәшид эд-Дин, Чыңгызханга хәтле үк татарның алты дәүләте булган, дип язган. Алар нинди дәүләтләр булган соң – мәгълүм түгел. Гарәп тарихчылары аларны, бик данлы, шанлы дәүләтләр булган, ди. Әмма ул дәүләтләрнең тәгаен кайда булганлыгы мәгълүм түгел. Дөрес, без аларның Төркестан, Син-Цзян якларында булганлыгын чамалыйбыз. Аларны кыргый татар, ак татар, кара татар дип йөрткәннәре билгеле. Шуннан артыгы әлегә мәгълүм түгел.
Безнең хәзер анда нигез – Барнаул университеты бар. Анда әйбәт кенә археологлар эшли. Конгресска Себердәге барча археолог-тарихчыларны җыйдык. Таулы Алтай Республикасында да галимнәр бар. Дөрес, археологлар күп түгел. Иң мөһиме: андагы җитәкчеләрнең тарихны өйрәнергә дигән теләге бар. Филология буенча алтай галимнәре Казан университетына килеп диссертация яклый. Без бу эшне киңәйтергә – этнологиягә, фольклорга, археологиягә дә игътибар бирергә тиешбез. Әнә Тывада археолог Шойгу казый. Хакасиядә дә эш әйбәт кенә бара. Новосибирскида да яхшы гына галимнәр бар. Шуңа күрә безгә төркиләрнең борынгы чорын өйрәнү, халыкка җиткерү әллә ни кыен булмас дим.
Бу сәфәребез бераз гына сәяси төсмер алды. Минтимер Шәймиев тә баргач, сәясәттән качып булмаганлыгын күпләр аңлады. Аны губернатор кабул итте, ул университетта чыгыш ясады. Таулы Алтай Республикасында без килгән көнне өч митинг үткәрелде. Халык урамга чыгып, безгә рәхмәт әйтте. Сез республиканы саклап калдыгыз, диде. Без килгәч, Шәймиев килгәч, бөтен республикада бәйрәм булды. Түрәләр белән аралашу – элемтә урнаштыру дигән сүз дә. Андый элемтәләр булмаса, галимнәргә эшләве кыенгарак туры киләчәк. Татарның, болгарның кайдан килеп чыкканлыгы Алтайда яхшы күренә. Татарстанда гына алар аерылган кебек. Борынгы тарихта татар, болгар бер халык. Болгардагы барсил кабиләсе дә – шул ук болгар инде ул. Без боларны шәһри Болгарыбызда төзеләчәк музейда яктыртырбыз дип уйлыйм.
Дунай буенда – Болгариядәге Варна шәһәрендә узачак конференциядә максатларыбыз тагын да зуррак. Сәяси күзлектән караганда да, тарихчыларны Шәрекъ ягына таба борырга кирәк. Алар бит хәзер Европага карый, килеп чыгышларын шуннан эзли башлады. Евросоюзга кергәч, европоцентризм бик нык көчәйде. Рәсәй тарихчыларында да мондый омтылыш көчле. Менә бу ике җыеннан соң безгә Евразия тарихын язар өчен байтак материал җыела.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|