поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.11.2008 Җәмгыять

“БЕТӘ ЭЗ, БЕЗ ДӘ БЕТӘБЕЗ....”

Дәрдмәнд шигырьләрен укып утырам. Шунда күңелләргә шагыйрьнең ике юлы кереп кала: «Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз... Дәрийгъ (кызганыч), мәхзүн (моңлы) күңел, без дә бетәбез! “Бетә эз, без дә бетәбез”... 1908 елда язылган “Без” шигырен тыныч кына укып булмый. Чөнки гасыр башында иҗат ителгән юлларда халкыбызның хәзерге халәте, хәл-әхвале, язмышы сурәтләнә кебек. Сәер: шул заманнарда язылган әсәрләрдә бүгенге яшәешебез чагыла. Күз алдына сентябрьнең соңгы көнендә булган аяныч вакыйга – татарларның рухи мәркәзе булырга тиешле башкалабызда “Болгар” кунакханәсе бинасын җимерү килеп басты.

Әйе, бу турыда инде шактый язылды, аһ-зар кылынды, кемнәрнедер туйдырып та бетерде. Әмма күңелендә аз гына булса да халкына, милләтенә, олуг шәхесләренә ихтирам, мәхәббәт булган кеше бу җинаятьне (“гасыр җинаяте” дип бәяләнергә хаклы түгелме икән?) тиз генә оныта алмас. Бездән соң киләчәк буын Казанда шундый бина булуы, аның тарихи һәйкәл икәнлеге, анда бөек Тукай янына татар дөньясының иң алдынгы вәкилләре җыелышуы, анда “Сәйяр” труппасының беренче спектакльләрен күрсәтүе, “Шәрык” клубы оешуы, алдынгы яшьләрнең фикер алышуы һәм башка бик күп нәрсәләр турында белерләрме икән? “Болгар” номерлары белән тарихыбыз, хәтеребез дә җир белән тигезләнмәсме, Дәрдмәнчә әйтсәк, эзебез югалмасы икән?

 

Европа шәһәрләрендә тарихи урыннарны кер дә кундырмыйча саклаулары барыбызга да билгеле. Таш урамнар, таштан төзелгән борынгы йортлар булып кына анда цивилизация дә бетмәде, көнкүрешләре дә начарланмады. Греция, Италия, Кипр һәм башка илләргә барган кешеләр андагы безнең эрага кадәр үк төзелгән сәнгать һәйкәлләре, җимерек булса да җир йөзеннән алып ташланмаган бина калдыкларын күрергә ашыга. Шунда туризм чәчәк ата, шулар хисабына илгә никадәр акча керә. Ә без тарихыбызга мәрхәмәтсез. Зур күпчелеге унтугызынчы гасыр ахыры, егерменче гасыр башында төзелгән биналарыбызны төзекләндерәсе, башка халыкларга күрсәтәсе урынга җир белән тигезлибез. Әйтерсең, үткәнебездән, Апанаевлар, Мәрҗәниләр, Насыйрилар, Максуди-Исхакыйлар, Тукай-Такташлар яшәгән йортлардан оялабыз да, кимсенәбез. Ачы хакыйкать: берничә гасырлык түгел, йөз-йөз илле еллык тарихи биналарыбызны да саклый белмибез (дөресрәге, сакларга теләмибез) икән бит без.

 

Мин студент булып йөргән вакытларымнан нибары ун елдан артыграк вакыт узды, ә башкаланы инде танып та булмый. Бигрәк тә үзәк урамнар үзгәреш кичерде. Шәһәр читләрендә яңа биналар корылуы, яңа шәһәрчекләр барлыкка килүе, каланың зураюына күнегеп, ияләшеп беттек инде. Берьяктан, Самосырово чүплегенә барып тоташырга күп калмаган, чүплек янганда төтен исен иснәп гомер кичерәләр. Икенче бер җирендә Казансу елгасыннан ике-өч метр ара калдырылып төзелә йортлар (әле шушында ук ягулык салу станцияләре белән автосалоннар да күтәрелеп килә - Гаврилов урамын гына карагыз). Тагын бер ягында үзәк сабантуйлар уза торган менә дигән каенлыклардан да мәхрүм калачакбыз икән. Дөресен генә әйткәндә, анда ниләр кылануларына исебез дә китми бугай инде. Әгәр андагы йорт-биналарның берсе генә булса да милли орнаментлар, бизәкләр белән баетылган, стандарт булмаган йортлар салынса игътибар да итәр идек, анысы. Юк, шул. Барысы да стандарт, бертөсле, күңелсез.

 

Ә менә үзәк урамнар һәркемең күз алдында. Башкалага килгән аз-маз туристларны да, кунакка килгән олы түрәләрне дә биредә йөртергә яратабыз. Ләкин нәрсә күрсәтәбез соң аларга? Кол Шәриф мәчетен, Кремльне, Бауман урамын, университетны, театрларыбызны... Бетте түгелме? Игътибар итсәк, әлеге исемлектәге объектлар милли яки башка тарихи бизәкләрне, традицияләрне саклаган урыннар. Әйе, алар белән чын мәгънәсендә мактана-горурлана алабыз. “Корстон”, “Боҗра”, “Пирамида” кебек күңел ачу һәм сәүдә комплекслары, “Шаляпин”, “Мираж” кунакханәләре, “Баскет-холл”, “Татнефть-арена”, ат спорты комплекслары кебек яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек тиз җиткерелә торган бина-объектлар белән шәһәргә килүче кунакларны гаҗәпләндерәм димә. Аларда андый гына байлыклар үзләрендә дә җитәрлек. Кунакларны өчпочмак һәм чәкчәк кебек татарга гына хас ризык белән сыйлыйбыз да (ә алар үзебезнең милли тәгамнәргә соклануларын һич тә яшермиләр), үзәк буенча йөрткәннән соң алып китәбез Раифага. Шуның белән бетте. Дөресен әйткәндә, санап кителгән корылмаларга чит ил кешеләре түгел, ә үзебез күбрәк гаҗәпләнәбез, чөнки безнең әле андыйларны күргәнебез юк иде.

 

Ә менә кунакларны чын-чынлап гаҗәпләндерерлек һәм кызыксыну уятырлык урыннарыбызны үзебез үк җимерә барабыз. Зур үзгәрешләр моннан ун еллар элек башланды. Башкаланың меңъеллыгын уздыру мөмкинлеге чыккач та, без Казанга киләчәк кунаклар алдында ким-хур булмыйк дип, яңа төзелешләр башлап җибәрдек. Ә иске биналарны оныттык. Шунда меңъеллыкка бирелгән акчаның бик азына гына да унтугызынчы гасыр истәлекләрен төзекләндерергә булыр иде, югыйсә. Юк шул, баксаң, иске корылмалар белән генә гаҗәпләндереп булмый икән. Киресенчә, башкалар берәр начар сүз әйткәнче, аларны я онытырга, яки бөтенләй сүтеп-җимереп ташларга кирәк. Иске татар бистәсенең Кабан күле ягында урнашкан урам-биналарны әйтеп тә тормыйм.

 

Әле бит үзәккә якын торган, Болакның икенче ягында базарлары белән дан тоткан ягы да игътибардан һаман читтә калып килә.

 

Җитәкчеләребез “Болгар” кунакханәсе урынына шундый ук сызымнар белән шундый ук бина төзеләчәк дип белдерделәр. Шик юк, иске кунакханә урынына менә дигән өр-яңа бина сафка бастырылачак. Ләкин нигезенә кадәр алып ташланган тарихи һәйкәл “шундый ук” статусына ия була аламы соң? Бина бит юк, Тукай яшәгән, Сәйдәш, Кариевлар, татарлык рухы сенгән бина юк. Яңа бина, мөгаен, күп катлы булыр. Аның идән асты каты да булачак диләр, ә анда тәмәке төтененә буыла-буыла, сыра-виски эчә-эчә бильярд сугарлар, карта уйнарлар, боулинг шарлары тәгәрәтерләр.

 

Шушы көннәрдә Казанда Лев Толстойның юбилеена багышланган чаралар узды. Анда Толстойның оныкчыгы да килгән иде. Безнекеләр аңа тиздән Толстой яшәгән (нибары алты ел) йортның яңабаштан төзекләндерелүе турында вәгъдә бирделәр. Ә бит берара шушы йорт территориясен сату турында да сүз кузгалган иде. Әмма моны эшләмәделәр. Толстой татар булмаган шул. “Болгар”да да ул яшәгән булса, соңгысын җир белән тигезләмәс иделәр. 2010 елда ЮНЕСКО рус әдибенең үлеменә йөз ел тулу уңаеннан “Толстой елын” игълан итәчәк. Казандагы Толстой йорты шушы вакыйгага кадәр яңадан сафка басарга тиеш булачак.

 

Җимермәделәр дә, яңадан да коралар.

 

Бездә хәзер Аксенов-фест кебек рус аурасындагы чаралар ешаеп китте. Казанга аз гына катнашы булган, хәзергә кадәр татарлыкны өнәмәгән әдип-әдибәләр килә башлады (безнең кунакчыл икәнлекне күрәләр шул алар), аларны зурлап каршылыйбыз, миллионнар түгәбез. Башыбызны ия-ия олылыйбыз, күтәрәбез, мактанабыз. Ә үзебезнекеләр? Быел милләтебезнең үткәне һәм киләчәге турында уйланып, армый-талмый хезмәт иткән, әдәби хәрәкәтебез һәм иҗтимагый тормышыбызның йөзек кашына әверелгән Гаяз Исхакый юбилеен билгеләп үтәбез. Ел узып бара, ә Язучылар берлеге, әдәбият галимнәре, укытучылардан кала шул турыда искә алучы бармы икән? Кайчан да булса аңа совет елларында күрә алмаган хөрмәт-ихтирамны белдерә алырбызмы? Ә бит әлеге дата дөньякүләм масштабта бәйрәм ителергә тиеш иде югыйсә, берәр урамга Искакый исеме бирелеп, кечкенә генә булса да һәйкәл дә төзелергә тиеш иде. Ни кызганыч, үткәнебезгә битараф без.

 

...Чыкты җилләр,

Купты тулкын -

Ил корабын җил сөрә!..

Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?

 

Монысы шул ук Дәрдмәнднең “Кораб” шигыреннән. Янә уйландыра торган юллар. Биредә татар милләтенең, идарәсен югалткан кораб кебек, җил куган билгесез якка йөзүе турында сүз бара. Тукаен, Исхакыен ихтирам итмәгән халык, кая барып чыгарбыз без? Ә Вакыт рәхимсез. Бүген кылган гамәлләребез бик тиздән хәтеребезне, буыннарны эзсез югалтырга мөмкин. Вакыт тарихны да, милләтне дә үзе теләгән якка куып йөртергә һәм, ахыр чиктә, соңгы ярга китереп ташларга мөмкин. Дәрдмәнд язган упкын, Исхакый фаразлаган инкыйраз шушы түгелме?

 


Ленар САФИН
Интертат.ру
№ --- | 11.11.2008
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»