|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2012 Авыл
Кыйгак-кыйгак казларым, кошкайларым!Татар авылларында яшәүче кайбер милләттәшләребез соңгы елларда үзләренә табыш китерердәй шәп эш-шөгыль уйлап тапканнар. Шундыйларның берсе Челно-Вершины районындагы Совет Норлаты авылында яши. Ул - Миңлегөл Гобәйдулла кызы ИЛЬМУХИНА. Аны елга буенда казлар көтеп йөргән җирендә очраттым. Ачык күңелле апа белән бик тиз танышып, сөйләшеп киттек. Мин аны күлдәге зур төркем казлары белән бергә фотосурәткә дә төшереп алдым. Аннан соң ул мине үзе яшәгән нигез белән таныштырырга, өенә дә алып барды. Аның ире Минзаһит абый Нәбиулла улы мәчеткә, җомга намазына барырга җыенып йөри иде. - Шулкадәр күп казлар асрарга бик авыр түгелме соң? дип сорагач, Миңлегөл апа: - Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә инде. Без озак еллар каз асрагач, моңа өйрәндек инде. Иртә яздан сабый баладай өшетмичә бер айлар чамасы тәрбияләп караганнан соң, без аларны су буена алып төшәбез һәм шунда ерак көзгә кадәр калдырабыз. Казларыбыз таң атып, кояш күтәрелүгә, торырга вакыт, уяныгыз дигәндәй, каңгылдаша башлыйлар. - Азык кайдан аласыз соң үзләренә? Нәрсәләр ашатасыз? - дип төпченәм. - Бодай пешереп ашатабыз. Аны безгә фермерлар җир пайларыбызга бирәләр. Җитмәгәнен күрше Краснояриха авылы хуҗалыгыннан сатып алабыз. - Бодай хәзер кыйбатмы соң? - Кайчакта тоннасын биш меңгә яки дүрт меңгә сатып ала идек. Быел кыйммәтләнгән диләр, - дип сүзгә кушыла Минзаһит абый да. - Колхоз таркалса да, дөнья яшәмәслек түгел. Иренмә генә. Ни теләсәң шуны эшләргә мөмкинлек бар. Мин гомерем буе механизатор булып эшләдем, кайчакта шәһәргә кунакка барырга теләсәң дә, хуҗалар: урыныңа кеше табып калдыр, дияләр иде. - Ә мин сыер савучы булып эшләдем. Өстәвенә өчәр гектар чөгендер бүлеп бирәләр иде. Балаларыбыз белән бергәләп, кар яуганчыга кадәр, шунда азаплана идек. Элек бит бөтен эш кул көче белән эшләнә иде, - ди иренең сүзен куәтләгәндәй Миңлегөл апа. Минзаһит абый белән Миңлегөл апа, лаеклы ялда булуларына карамастан, 80 баш каз гына түгел, сыер, бозаулар да асрыйлар, өстәвенә 80 сотый мәйданда бәрәңге дә үстерәләр икән. - Кылган хезмәтебез барысы да балаларыбыз, оныкларыбыз өчен. Алар да безгә бик нык ярдәм итәләр. Әле күптән түгел икенче улыбыз Фәнис шәһәргә барып, бәрәңгебезне сатып кайтты. Ул хатыны Назилә белән авылда яши. Ә олы улыбыз Фәрит киленебез Минзилә белән Самарада гомер итә. Аларның һәр кайсының икешәр балалары. Бер оныгыбыз оныкчык бүләк итәргә дә өлгерде инде, - дип шатланып сөйләделәр алар. Минзаһит абый белән Миңлегөл апа авылдашлары Марат Гайнетдиновка бик рәхмәтлеләр. Алар миңа: - Килгәндә басудагы нефть скважиналарына игътибар иткәнсеңдер. Менә шушы җирләр - безнең пай җирләребез була инде. Әлегә кадәр без алардан бернинди файда күрә алмадык. Ә хәзер менә Марат Әсхәдулла улының тырышлыгы нәтиҗәсендә, безгә нефтьчеләрдән тиешле акча бирелә башлады, - дип аңлаттылар. Совет Норлаты авылында казлар үстереп, табыш алып яшәүче кешеләрне санап китсәң, байтак кына җыела икән бит. Беренче кар төшеп, көннәр суыта төшкәч, авылда каз өмәләре башланып китә. Минем бу күренешкә очрап хозурланганым булгалады. Җырлый-җырлый ап-ак кардай каз мамыгын йолкучы, төрле яшьләрдәге хатын-кызларны күргәч, ирексездән сокланып куясың. Менә кайда ул татар халкының матур тормышы, аның җаны, рухы чагыла! Кайтырга кузгалып, елга буеннан үткәндә, су коенып, йөзеп йөрүче казлар - гөнаһсыз ап-ак кошкайлар да минем белән килешүләрен аңлаткандай, саубуллашкандай, үзара кыйгак-кыйгак, дип каңгылдашып, артымнан карап калдылар. Тагын каз өмәләрендә очрашырга, күрешергә язсын иде. Фотода күпләп казлар асраучы Миңлегөл апа ИЛЬМУХИНА күл буенда кошкайлары янында. Челно-Вершины районы, Совет Норлаты авылы.
Нурзилә ХӘЛИМОВА |
Иң күп укылган
|