поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.10.2012 Җәмгыять

Яңа керәшен кантуры

2011 елның 23 августында Яңа керәшен кантуры дип аталган оешма төзелүгә 280 ел тулды. Бу оешманың яшәү вакыты Гайса пәйгамбәр — Иисус Христос яше — 33 ел — гына булуга карамастан ул Русия мөселманнары һәм мәҗүсиләре дөньясында, гомумән дин һәм дә татар тарихында онытылмаслык эз калдырган. Ни кызганыч, хәзерге заман кешесе керәшен кантуры тарихы, аның җитәкчеләре, кылган гамәлләреннән хәбәрдар дип әйтеп булмый. Ә моның аерым сәбәпләре дә бар.

Русия тарихында элекке замандагы шикелле үк, бүгенге демократия җилләре исә башласа да, тыелган, ябык темалар шактый саклана. Алар арасында татар-мөселман халкын христианлаштыру мәсьәләсе. Әлбәттә, бу тема турында матбугат бөтенләй язмый дип әйтеп булмый, тик шулай да хәтта милли гәҗит-журналларда мәкаләләрнең системалы рәвештә чыгып торуы, нәшриятларда саллы китаплар басылуы күзәтелми. Тантаналы рәвештә Русия Конституциясе дин дәүләттән аерылган, вөҗдан иреге игълан иткәндә дә әкренләп православие дине дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрелгән илдә бу тема читтә калу, яктыртылмау табигый. Ә мондый күренеш белән профессионал яисә үзешчән тарихчы да, тарих белән кызыксынган гади кеше дә килешә алмый, чөнки үткәнне сайлап күрсәтү, дини толерантлык белән артык ясалма мавыгу дөрес тарихи аң формалаштырмый, үткәннән тормыш өчен кирәкле сабаклар алырга мөмкинлек бирми. Бу татар тарихының иң фаҗигале еллары хакында объектив тасвирлама булыр дигән фикердә калып, Яңа керәшен кантуры турындагы язмабызны укучыга тәкъдим итәбез.

Кантурны оештыру һәм беренче адымнар

1453 елда мөселман сәлҗүк төрекләренең православие дине мәркәзе булган Византия империясенең Константинополь (урыслар өчен Царьград) каласын яулап алуга реванш формасында Казан ханлыгына каршы Мәскәүнең чираттагы тәре походы, ниһаять, 1552 елның 2 октябрендә җиңү белән төгәлләнә. Явыз Иван һәм аннан соңгы башка Русия хакимнәре буйсындырылган татар халкы арасында күп еллар дәвамында христианлаштыру сәясәте үткәрелү барыбызга да мәгълүм. Аның нәтиҗәсе зур булмаса да, Явыз Иван чорында ук барыбер татарлар арасында керәшеннәр пәйдә була.

Православие чиркәве белән идарә итү өчен Бөек Петр патша тарафыннан нигезләнгән Изге Синод, империядәге бөтен дин эшләрен үз кулына алып, иң әүвәл керәшеннәрне православие динендә ныгыту, башка халыклар арасында урыс динен тарату өчен кискен чаралар күрергә ашыга. Православие руханилары бу мәсьәләдә хакимият белән уртак тел табалар, дөресрәге, бер юнәлештә эш алып баралар. Иң әүвәл халкыбыз арасында алыштыргысыз урын тоткан морза-кенәзләр мәсьәләсе 1713 елда чишелү таба. Шушы елны татар морзаларын ярты ел эчендә чукындыру турында указ чыга һәм дә бай морзалар йә чукынырга, йә дәүләт тарафыннан мал-мөлкәте тартып алынгач чабата кияргә мәҗбүр булалар. Моннан соң керәшеннәргә өстенлек бирү хакында берничә махсус канун кабул ителә: чукынганнар 3 ел салым түләүдән, рекрутлыктан, бурыч түләүдән, ә җинаять кылганнар төрмәдән азат ителәләр. Православие руханилары, христианлаштыру нәтиҗәсендә яңа чиркәүләр ачып үзләренә эш табу белән беррәттән, патшага булган йогынтыны да үз файдаларына үзгәртергә тырышканнар. Руханилар һәм дә хакимият даирәләре бергә, кулга кул тотып эшләгәндә генә Русиядә яшәгән мәҗүсиләрне һәм мөселманнарны христианлаштыруны тулысынча тормышка ашыру мөмкин булуны яхшы аңлаганнар, күрәсең.

Петр патшаның татарларга һәм мөселманнарга, ислам илләренә булган сәясәтенең кайтавазы мәркәзебез Казанның меңьеллык юбилеена әзерләнгән вакытта яхшы күренде. Свердлов урамын төзекләндерүдә катнашкан Санкт-Петербург губернаторы Матвиенко ханымның урам башында Петр патша һәйкәлен куйдырасы килгән икән. Тик бу гамәлне татар зыялылары хупламады. Алланың рәхмәте, аларның теләге Татарстан җитәкчеләре фикере белән тәңгәл килде. Нәтиҗәдә Петр патша һәйкәле урынына төркиләр, Алтын Урда һәм Рус кенәзлекләренең үзара мөнәсәбәтләре тарихын тирәнтен өйрәнгән үзенчәлекле фикер иясе, мәшһүр галим Лев Гумилевның бюсты куелды.

XVIII гасырның 30нчы еллары башында, Анна Иоанновна тәхеткә утыргач, дини мәсьәләләргә игътибар тагын да арта. Күп милләтле һәм күп динле империядәге хакимият даирәләре урыс булмаган халыклар арасында православие динен тарату Русия дәүләтчелеген ныгыту дип исәплиләр. Төрле халыкларны христианлаштыру темпы да, оештыру ысулы да православие чиркәвен дә, хакимиятне дә канәгатьләндерми, чөнки әлегә бербөтен Русия дәүләтендә бер генә дин булырга тиеш дигән максат тормышка ашырылмый. Шушы юнәлештә шактый эшләр дә майтарыла. Иң башта Сенат каршында дини эшләр департаменты оештырыла. 1730 елның 17 мартында православие динен саклау һәм төрле халыклар арасында христиан динен тарату хакында патшабикә исеменнән манифест игълан ителә.

Православие дин әһелләре арасында рус булмаган халыкларны христианлаштыру эшен камилләштерү турында яңа тәкъдимнәр туа. Моңа кадәр христианлаштыруны төрле төбәкләрдә аерым монахлар алып барса, бу эшне системага салу өчен махсус оешма кирәк дип табыла. Әлбәттә, бу мөһим эшне күп милләтле һәм күп динле Идел буеннан башлау кулайрак санала. Биредәге мөселманнар һәм мәҗүси халыклар арасында 150 елдан артыграк алып барылган миссионерлык эше дә көтелгән нәтиҗәне бирми. Чукындырылган инородецлар, православие динендә исәпләнгән булуга карамастан, элекке дини тормышларын дәвам итәләр. Аларда дин, яшәү рәвеше, мәдәният ягыннан урысларга якынаю бөтенләй диярлек сизелми.

Идел-Урал арасында яшәгән урыс булмаган халыкларны, бигрәк тә мөселман татарларны христианлаштыруның яңа баскычы 1731 елның 23 августында чыгарылган синод указыннан башлана. Указ кабул итүгә Казан әрхәрәй йорты казначее иеромонах Алексий Раифский атакайның синодка Казан епархиясендә инородецлар арасында православие дине таратуда уңышлар хакындагы мөрәҗәгате этәргеч булып тора.

Шушы мөрәҗәгать нигезендә синод махсус фәрман кабул итә. Указ нигезендә Зөядәге Богородицки монастыре архимандриты Гавриил Владимир шәһәрендә урнашкан Рождественский монастырена күчерелә. Ә иеромонах Алексий Раифскийга дәрәҗәле архимандрит исеме бирелә һәм ул монастырь җитәкчесе итеп билгеләнә. Аның төп вазифасы итеп урыс булмаган халыкларны чукындыруны оештыру һәм алар белән идарә итү билгеләнә. Ул иноверецларны изге православие диненә өндәргә, риза булганнарны чукындырып православ диненә күчерергә, христиан дине тәртипләренә өйрәтергә, христиан динен кабул иткәннәрнең тормышын, дини йолалар үтәлүен күңел биреп күзәтергә тиеш була. Шушы изге гамәлләр йөкләнгән Зөя шәһәрендәге Богородицки монастыре монахларына, хезмәтчеләренә, крестьяннарына миссионерлык эшеннән башка вазифалар йөкләмәскә, монастырь җитәкчесе Алексий Раифскийны да башка чиркәүләрдә гыйбадәт кылырга билгеләмәскә боерыла. Миссионерлык эшендә, динсезләрне изге юлга чакыруда бернинди кыенлыклар булмасын өчен монастырь турыдан-туры синодка буйсындырыла, ә Казан митрополиты Сильвестр монастырь белән житәкчелектән азат ителә.

Мөселманнар һәм мәҗүсиләр арасында миссионерлык эшен җәелдерү өчен Казан әрхәрәй йорты керемнәреннән Яңа керәшен кантурына елына 636 сум акча бүлеп бирелә. Элекке елларда миссионерлык эше өчен вакытында бирелмәгән 2573 сум 78 тиен акчаны да кичектермичә түләргә боерыла. Алексий Раифскийга кантурны җитәкләгән өчен бирелгән суммадан елына 200 сум җалованье билгеләнә.

Шушы указны тормышка ашырганда Зөядәге Богородицки монастыренда Яңа керәшен кантуры дөньяга хасил була. Бу махсус оешма тарихта «новокрещенская контора» яисә «контора новокрещенских дел» исеме астында билгеле. Ә без аны татарча «Яңа керәшен кантуры» дип атадык. Рус чиркәве тарафыннан указ нигезендә төзелгән яңа оешманың җитәкчесе дә, карарны кабул иткән синод әгъзалары да татар-мөселман тарихында фаҗигале, иң кара битләр язган дини оешмага нигез ташын салучылар икәнлеген төшенмәгәннәрдер, шәт.

Казан ханлыгын җимерүне Зөя шәһәрен төзү белән бәйләгән Русия хакимияте һәм православие руханилары татар һәм башка халыкларны рухи яктан кол итүне дә шушы шәһәрдә урнаштырып, үзләрен бу сәясәтне дәвам итүче варислар итеп күрсәтергә телиләр. Татар шәһәрчеге урынында Явыз Иван нигез салган Зөя кальгасы Казан ханлыгын яулауда нинди урынны тотса, мөселман һәм мәҗүси халыкларын чукындыруда да бу шәһәрдә урнашкан монастырьга шундый ук урын бирелә.

Чукындыру кантурының беренче җитәкчесе итеп билгеләнгән Алексий Раифский кем соң ул? Кызганыч, аның туган елын ачыклый алмадык. Сакланып калган документларга караганда, ул әтисе белән (димәк, рухани гаиләсеннән) ХVIII гасыр башында ук Царевококшайск (хәзерге Йошкар-Ола) өязе тирәсендә 3683 чирмешне (марины) чукындыра, алар өчен хөкүмәт акчасына җиде чиркәү дә салдыра. Миссионерлык эшендә шактый шөһрәт казанган Алексий Раифский күпмедер вакыт Санкт-Петербургта хәрби флотта священник булып та хезмәт итеп ала. Тик барыбер туган як, миссионерлык эше аны яңадан 1719 елда Казан якларына кайтара. Ул Казан епархиясендә яшәгән төрле «басурман» диненнән православиегә күчкәннәрне идарә итү, аларны христиан диненә өйрәтү, башка диндәгеләрне чукынуга өндәү һәм теләгәннәрен чукындыру хакында Петр патша тамга салган указ алуга ирешә. Патшаның кабинет-секретаре Алексей Макаров язып тапшырган указ нигезендә Алексий Раифский Санкт-Петербургта хәрби флотта алып барган дини эшеннән азат ителә һәм Казанга җибәрелә.

Алынган указ нигезендә ул иноверецлар арасында православие динен тарату өчен зур эш җәелдереп, яңадан 3 меңнән артык кешене чукындыруга ирешә. Урыс динен яхшы төшенү, аның асылын аңлау, йолаларын җиренә җиткереп үтәү өчен иң җайлы урыннарда урнашкан зур керәшен авылларында 12 чиркәү салдырта. Керәшеннәр арасында салынган чиркәүләр эшен, яңа керәшеннәрнең дини тормышын күзәтеп тора, православие диненә яңаларны өнди. Чукындыруга күндерер өчен мәҗүсиләрне һәм мөселманнарны сыйлый, ашата-эчертә, бүләкләр тапшыра. Мәҗүсиләрне сыйлап, төрле бүләкләр ярдәмендә генә чукындыру мөмкинлеген ул яхшы аңлаган, күрәсең. Казан ханлыгын җимергәннән башлап туктаусыз миссионерлык эше нәтиҗәсендә чукынган инородецлар саны Казан епархиясендә 20 меңнән артып китә.

Казан епархиясендә миссионерлык эшен оештыруны Алексий Раифский яңа хезмәткәрләр кабул итүдән башлый. Менә алар: канцелярист Иван Никитников, укытучы Василий Свинцицкий, копиистлар Афанасий Андронников һәм Лев Судовиков. Болар Яңа керәшен кантурының беренче хезмәткәрләре. Оештыру эшләре белән рәттән 1731 елның соңгы 3-4 ае дәвамында 108 кеше православие динен кабул итә. 15 керәшен балаларына дин нигезләрен өйрәтү өчен Зөя монастыренда мәктәп ачып җибәрә (укытучысы Василий Свинцицкий). Казан әрхәрәй йорты Яңа керәшен кантурына элекке еллар өчен 3153 сум 78,5 тиен акча бүлеп бирү миссионерлык эшен җанландырып җибәрергә мөмкинлек ача. Шушы суммадан 425 сум 25 тиене яңа чукынганнарга бүләк өчен 500 җиз хач, 30 кафтан-күлмәк, 30 итек, 30 бүрек, 33 күлмәк алуга тотыла. Моннан тыш мөселман һәм мәҗүсиләр яшәгән авылларга йөрү өчен ат та сатып алына.

1732 елның яз айларында Алексий миссионерлык эшен киңәйтү өчен дингә өндәүче ике проповедник, ә кантурда кәгазь язуларын алып бару өчен канцелярист һәм ике копиист, керәшеннәрдән поп-священниклар хәзерләү өчен 20 бала укый торган мәктәп, керәшен мәктәбен тәмамлаган укучыларны материал яктан кызыксындыру өчен поп, пономарь яисә дъякон итеп аттестацияләгән вакытында түләнә торган пошлинадан, берничә салымнан азат итүне үтенеп синодка хат юллый. Алексийның тәкъдимнәре синод тарафыннан тулаем раслана.

1732 елда Яңа керәшен кантуры мөселман һәм мәҗүси халыклары арасында христианлаштыру эшен нәтиҗәлерәк алып бара. Бу иң беренче 201 чукындырылган кеше санында күренә, ә бу күрсәткеч үткән елныкы белән чагыштырганда ике мәртәбәгә артыграк. 1733 елда христиан динен кабул итүчеләр саны 290 га җитә. Шушы арада керәшен авылларында 7 чиркәү төзелә. 1733 елда христианлаштыруга 1047 сум 37 тиен акча тотыла. Шулай итеп казна православие динен кабул иткән һәр кеше өчен 3 сум 61 тиен акча тота.

Казан епархиясенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнгән Иларион Рогалевский белән Яңа керәшен кантуры җитәкчесе Алексий Раифский арасында аңлашмаучанлык килеп чыга. Архиепископ Иларион фикеренчә, Казаннан 20 чакрым гына урында урнашкан Зөядәге Богородицки монастыре турыдан-туры синодка түгел, ә Казан епархиясенә буйсынырга тиеш дип синодка хат юллый. Казан епархия җитәкчесе монастырьне үзенә буйсындырып, миссионерлык эшен үз кулына алырга һәм миссия эшенә турыдан туры тәэсирен көчәйтергә тырыша. Чыннан да, синод 1732 елның 19 июль указы нигезендә инородецларны чукындыруны Иларион Рогалевскийга, ә монастырьны Казан әрхәрәенә буйсындыра. Тик Алексий Раифский Казан архимандритына буйсынырга теләми, синодның да бу хактагы указын үтәргә ашыкмый. 1733 елның 12 мартында архиепископ Иларион Алексий Раифскийны миссионерлыкка бүлеп бирелгән акчаны әрәм-шәрәм итүдә гаепләп синодка яңа хат юллый. Шушы хат нигезендә Алексий Санкт-Петербургка чакыртып алына һәм синодта аның миссионерлык эшенә тотылган сумма хакында отчет тыңлана. Тикшергән вакытта төрле еллардагы чукынучылар саннары туры килмәсә дә, Алексийның Идел буенда алып барылган изге эше хуплана һәм ул миссионерлык эшен элекке шикелле тырышып дәвам итә.

Казан архиепископы Иларион миссионерлыкны үз кул астына алгач та синодка яңа тәкъдимнәр ясый. Аны иң әүвәл керәшеннәрнең дини халәте борчый, чөнки керәшеннәр иноверецлар белән бер авылларда яшиләр, алар белән аралашу элекке дингә кайту теләге тудырырга мөмкин, яңа керәшеннәрнең күбесе чиркәүләргә үз вакытында йөрмиләр, тәүбә-истигъфар кылмыйлар. Мондый башбаштаклыклар булмасын өчен, керәшеннәрне һәм керәшен булмаганнырны бер-берсеннән аерып, бүтән керәшен авылларына күчереп утыртырга, ә яңа керәшеннәргә урыслар белән катнаш гаилә корырга, Уфа өязендәге керәшен авылларында часовнялар төзергә, керәшен балаларын укыту өчен мәктәп ачарга, керәшеннәрне җәй саен көчләп Кама аръягындагы корылмалар төзергә җибәрүне, алар арасында рекрутларны армиягә озату өчен акча җыюны туктатырга тәкъдим ясый. Алга таба бу тәкъдимнәр тормышта киң кулланыла.

Алексий Раифский тырышлыгы белән Зөядәге Богородицки монастыре чукындыру үзәгенә әверелә. Православиегә күчәргә «теләүчеләрне» төрле төбәкләрдән Зөя шәһәренә алып килеп, монастырьда башта православие нигезләре белән таныштыралар, аннары Гайса пәйгамбәрне Иоанн Креститель Иордан елгасында ничек чукындырса, бирегә җыелган халыкны да Зөя елгасында 3 мәртәбә суда чумдырып чукындырганнар, ул хакта махсус дәфтәрләргә теркәп куйганнар. Белгәнебезчә, христиан динендә суга чумдырып алу элекке диндән яңа, православие диненә һәр кешенең чистарып, сафланып, гөнаһсыз керүен гәүдәләндерә. Чукынган кеше генә православ чиркәү тормышына керә һәм чын христиан була. Төрмәләргә ябылган мәҗүсиләр һәм мөселманнар православиегә күчү теләге белдерсәләр, гаскәриләр ярдәмендә шушы монастырьга китерелгәннәр һәм чукындырылганнар, шул рәвешле җинаятьтән азат ителгәннәр. Чукындыру өчен монастырьда махсус урын — крещальня — ясала һәм ул изге пәйгамбәр Илья чиркәвенә урнаштырыла.

Идел буенда яшәгән мөселманнар һәм мәҗүсиләр арасында христианлаштыру процессының активлашуы бу процессны хәзерге Башкортстан җирлегенә дә китерә. Биредә яшәгән татар-керәшен авылларында часовнялар төзү белән бергә ислам диненең тәэсирен чикләү, мөселманнар һәм мәҗүсиләр арасында миссионерлыкны җәелдерү өчен төрле гамәлләр кылына.

Русиянең колониал сәясәтенә каршы 1735-1740 елларда булган восстание вакытында азатлык әләмен күтәргән ихтилалчылар керәшеннәрнең 300 утарын яндыралар. Восстание оештыруда абыз-имамнар гаепләнә. Ырынбур комиссиясе җитәкчесе И.К. Кириллов фикеренчә: «Башкорт илендә мөселман дин әһелләре гадәттә Казан ягыннан. Минемчә, ахуннар саны унга җитә. Аларның ни белән шөгыльләнүләре, кем тарафыннан куелулары Уфада билгеле түгел. Бирегә күчеп килгән ахуннарны, муллаларны, абызларны яманлыкта гаепләп була; алар үз диннәрен чуаш һәм мордвалар арасында гына түгел, хәтта бирегә качып килгән урыслар арасында да тараталар, аларны сөннәткә утырталар, моңа кадәр булмаган санга мәчетләр һәм мәктәпләр санын күпкә арттыралар». И.И.Кириллов Уфа өязендәге һәр дүрт юлга бер ахун, аларны хакимияткә тугрылыгы турында ант иттерү, халыкның уй-фикерен тиз арада админстрациягә хәбәр итү, мари, чуаш, удмурт, мордвалар арасында ислам динен таратмау, яңа мәчетләр төзәргә рөхсәт итмәү турында тәкъдим ясый. Бу тәкьдимнәрне Сенат кабул итә һәм махсус фәрман чыгара.

Керәшен авылларын даими сак астында тоту өчен 1736 елда Ык буенда Нугайбәк крепосте төзелә башлый. Шушы кирмәнгә һәм тирә-яктагы авыллларга төрле яктан, бигрәк тә Идел буеннан, татар-керәшеннәрне күчереп утырту һәм аларны казак сословиесенә теркәү белән биредә дә чиркәүләр төзү башлана, христианлаштыру активлаша.

Башкортларны христианлаштыру 1735-40 еллардагы восстаниене бастырганда бик киң кулланыла. Шул елларда 11,5 мең кеше фетнәче дип гаепләнеп урысларга кол итеп тапшырыла. Аларның барысын да православие динен кабул итәргә мәҗбүр итәләр. Шул вакытларда кечкенә башкорт балаларының кол итеп урыс алпавытларына бүләк ителүе һәм аларның чукынуы турында шактый әйбер «Материалы по истории Башкирской АССР» дигән җыентыкта табып була. Шуларның кайберләрен күрсәтеп китәбез. 1737 елның җәй аенда хатын-кызлардан һәм кечкенә малайлардан торган 300 кеше чукындырыла. Төрле елларда әсир итеп алынган башкортлардан төрле урыннарда Федор Семенов, Курмангол Җаекбаев, Алексей Иванов, Хәнәмбикә Үтәгәнова (15 яшь), Прасковья Иванова (10 яшь), Екифор Дмитриев (4 яшь), Икбирде Акманаев (6 яшь), Абди Нурмәтов (8 яшь), Габдел Сәитов, Ука Мултаева (13 яшь), Имәнәй Иванаев (7 яшь) чукындырыла һәм Русиянең үзәк өлкәләренә урыслар арасына күчерелә. 1740 елда Санкт-Петербургтагы төрле чиркәүләрдә башкортлардан 7 яшьлек Солтанморат, 6 яшьлек Собхангол, 18 яшьлек Елгаш, 7 яшьлек Екатерина, дүрт кечкенә татар һәм башкорт балалары чукындырыла.

Дәүләт органнары һәм православие чиркәве дини йолаларны башкаруда хилафлык, яңадан элекке дингә әйләнеп кайтуны булдырмас өчен православие диненә күчкәннәрне даими күзәтеп тора. Ул замандагы Русия законы буенча православие динен кабул иткән кешегә элекке диненә кире кайту катгый тыела, бу тыюны бозучы утта яндырылырга тиеш була.

1738 елның 20 апрелендә Урал башкаласы исемен дәгъвалаган Екатеринбург каласында татар-керәшеннәрне җыеп, Туйгилде Җуляков исемле кеше исламга кире кайткан өчен утта яндырыла. Белгәнебезчә, 1735-40 еллардагы ихтилалда катнашучыларны үлемгә хөкем итәләр, камчы белән кыйныйлар, завод-рудникларга каторжан итеп җибәрәләр, русларга кол итеп тапшыралар. Кайбер гыйсъянчы-фетнәче православие кабул итеп үз гомерен саклап кала алган. Шундыйлар арасында Туйгилде Жуляков та була. Ул урыс гаскәрләренә әсирлеккә эләгә, тик православиегә күчеп җәзадан азат ителә һәм туган якларына кайтырга рөхсәт ала. Исәт воеводасы полковник Иван Никитич Татищев (Ырынбур экспедициясе начальнигы Василий Никитич Татищевның туганы) Туйгилденең ике улын әманәт (заложник) итеп үзенә ала, ә хатыны һәм бер улы гыйсъянчылар кулына 1737 елның көз айларында әсирлеккә эләгә.

Туган авылында аның мөселманча яшәве билгеле булгач, Ырынбур экспедициясе җитәкчесе итеп куелган танылган рус мәгърифәтчесе, киләчәктә танылган тарихчы Василий Никитич Татищев 1738 елның 11 мартында Минзәләдән Теча бистәсенә (хәзер Чиләбе өлкәсе) Себер драгун полкы командиры полковник Иван Савич Арсеньевка Туйгилде Жуляковны гаиләсе белән Екатеринбург шәһәренә озатырга дип указ юллый. Ә Екатеринбургта хезмәт иткән майор Леонтий Угримов В.Н.Татищевтан Туйгилдене чукынганнан соң яңадан ислам диненә әйләнеп кайткан өчен, башкаларны куркыту нисбәтеннән, бөтен керәшен татарларын җыеп яндырып җәзаларга тиеш була. Менә указдан өзек: «...татарина Тойгилду за то, что крестясь, принял паки махометанский закон,— на страх другим, при собрании всех крещеных татар, сжечь; а жен и детей его, собрав, выслать в русские городы, для раздачи; из оных двух прислать ко мне в Самару».

1738 елның 14 апрелендә полковник Арсеньев Туйгилдене өч малае белән ике драгун сагы астында Екатеринбургка озата. Шәһәргә килеп җитәргә 30 чакрым каларак Туйгилде саклап барган драгуннардан качып китәргә омтыла. Олаучының балтасын сиздермичә кулына тартып ала да рәттән утырып барган драгунга суга һәм йөгереп качмакчы була. Икенче драгун аны куып җитә, тик Туйгилде балтасы белән селтәнеп драгунны яралый. Шул арада икенче драгун да йөгереп килеп җитә һәм Туйгилде тотыла. Драгуннар Туйгилдене тотарга маташкан арада аның өч баласы да урман арасына кереп качалар. Качкан балаларның икесен драгуннар куып тоталар, тик берсе урманда югала.

1738 елның 20 апрелендә Туйгилде Җуляков керәшеннәр алдында утта яндырыла. Аны ут өстенә бастырыр алдыннан В.Н. Татищевның указы укыла. Анда мондый сүзләр дә бар:: «По указу Ея императорского величества самодержицы Всероссийской и по определению его превосходительства Тайного советника Василия Никитича Татищева, велено тебя, татарина Тойгильду, за то, что ты, крестясь в веру греческого исповедания, приняли паки махометанский закон, и не только что в богомерзкое преступление впал, но яко пес на свои блевотины возвратился, и клятвенное свое обещание, данное при крещении презрел, чем Богу и закону его праведному учинил великое противление и ругательство,— на страх другим таковым, кои из махометанского приведены в христианскую веру, при собрании всех крещеных татар велено казнить смертию — сжечь».

Ике көннән соң Туйгилденең Якшыгол һәм Якшымтай исемле улларын В.Н.Татищевка, Самарага озаталар, ә урманда качып калган Котлымбай исемле улы эзләп табыла, чыбык белән суктырыла һәм русларга кол итеп тапшыру өчен Казанга озатыла.

Хәзерге вакытта аңлап булмый торган вәхшилек ул заманда Русия дәүләтендә табигый күренеш дип әйтергә дә мөмкиндер. Шушы тирәдә урыс диненнән яһүдиләр диненә кире әйләнеп кайткан капитан-лейтенант Возницын һәм аны яһүд диненә кайтырга өндәгән Борох Лейбов утта яндырылалар. 1740 елда христиан динен кабул иткәч Роман Исаев булып киткән татарлар да утта яндырыла. Ул хатыны белән парлап православие динен кабул итә. Башта алар Казан өязе Ташкирмәндә керәшеннәр арасында яшиләр. Аннары Уфа өязенә күчеп, ул Табын крепостенда казак хезмәтен башкара. Восстание елларында башкортлар арасында махсус вазифалар үти. Тик ни сәбәптәндер, биредә яшерен мөселманча яшәүдә гаепләнә. Өстәп аны Килмәк абыз фетнәсендә катнашуда гаеплиләр. Казак Роман Исаевны Санкт-Петербургка алып киләләр, кыйнап, җәзалап сорау алалар. Тикшерү тәмам булгач, мондый карар чыгарыла: »Исаевны гаепле дип танырга, Минзәләгә кире кайтарып тормыйча, Санкт-Петербург шәһәрендә җәзалап үтерергә!»

Алексий Раифский 1738 ел ахырына кадәр диярлек Яңа керәшен кантуры җитәкчесе булып кала һәм миссионерлык эшен дәвам итә. Казан губернаторы Голицын тәкъдиме белән синод 1738 елның 23 октябрендә указ чыгарып, Алексий Раифскийны ялга озата. Губернатор шикаятенә караганда, керәшен авылларында 20 чиркәү сафка баскан һәм керәшен мәктәбен тәмамлаганнар священник итеп билгеләнәләр. Архимандрит Алекий Раифский картайганга үз вазифаларын тиешле дәрәҗәдә үти алмаганлыктан, яңа чукынганнар үгет-нәсихәтсез кала. Ә миссионерлык эше наданнарга һәм ихтирамга лаек булмаганнарга тапшырыла. Шундый миссионерлар арасында Алексий Раифскийның ярдәмчесе булган протопоп Александр Козьмин күрсәтелә. Ул әрхәрәй йортыннан алынган акчаны кенәгәләргә теркәми, керәшеннәргә бүләк итеп бирелгән акчадан 5әр тиен үзенә алып кала, үз атына казна печәне ашата, яңа каравылчыны приказсыз эшкә урнаштыра. Моннан тыш, Яңа керәшен кантуры, дингә үгет-нәсихәт дигән булып, яңа чукынган керәшеннәрне төрле байларга хезмәтчелеккә тапшыра, ә алпавытлар керәшеннәрне үзләренең крепостнойларына өйләндерәләр һәм кол итеп калдыралар. Мондый кимчелекләрне бетерү өчен губернатор Голицын миссионерлык эшен галимлеге зур булган яңа кешегә тапшырырга тәкъдим ясый. Ә ул инде миссионерлык эшен алып бару өчен үзенә кирәк ярдәмчеләр табар.

1738 елда Казан епархиясе җитәкчесе итеп билгеләнгән Лука Канашевич та картаеп шактый таушалган Алексийның үз вазифаларын тиешле дәрәҗәдә үти алмаганлыгын күреп торган. Дөресен әйткәндә, ул архимандрит булып та, Яңа чукындыру кантуры җитәкчесе булып та хезмәт итә алмаган. Документларга караганда, ул һаман авырган, җүнләп сөйләшә дә алмаган (в языке имеет повреждение). Синод Алексий атакайны эшеннән азат итә, элеккеге хезмәтләрен искә алып, монастырьда монах итеп калдыра.

Алексий, олы яшьтә һәм авыру булуына карамастан, миссионерлык эшенә алга таба да тәэсир итеп торган. Ул 1740 елның яз айларында синодка миссионерлыкны камилләштерү хакында соңгы тәкъдимнәрен юллый. Менә алар: керәшеннәргә крестный итеп урысларны гына билгеләргә, урысларга гына өйләнергә, яңа чукынганнарны урыс авылларына күчереп утыртырга, ә алар урынына татар авылларына урысларны күчерергә, керәшеннәрне күзәтеп тору өчен җирле халыкларның телләрен белгән тагын ике дингә өндәүче — миссионер билгеләргә. Шушы тәкъдимнәр алга таба синод яисә сенат карарларында чагылыш таба. Алексий 1740 елның 28 маенда фани дөньядан бакый дөньяга күчә.

Алексий Раифский җитәкчелегендәге Яңа керәшен кантуры Идел буе халыкларын чукындыруга бәяләмә биргәндә шуны истә тотарга кирәк дип уйлыйм. Миссионерлар тырышлыгы белән утызынчы елларда христиан диненә күчүчеләр саны шактый арта, 108 дән 508 кешегә җитә. Сигез елда барысы 2140 кеше чукындырыла. Аларның 3-4 проценты мөселманнардан булган. Зөядәге Богородицки монастыренда керәшен мәктәбе ачылып, ул яңа чукынганнар арасында ана телендә эшли ала торган поп-священниклар хәзерли башлый. Татарлар арасында миссионерлык эшен камилләштерү максаттыннан татарчадан толмач та билгеләнә. Алексий җитәкчелегендәге миссионерлар әле көчләү, куркыту ысулы куллланмасалар да, киләсе еллардагы күпләп чукындыруга нигез хәзерлиләр.

Архимандрит Димитрий Сеченов һәм күпләп чукындыру

Казан губернаторы кенәз Алексей Голицын инициативасы белән 1738 елның ахырында Яңа чукындыру кантурының яңа җитәкчесе итеп архимандрит Димитрий Сеченов билгеләнә. Ул Мәскәү тирәсендә 1709 елның 6 декабрендә аксөяк-дворян гаиләсендә туа, туганда Даниил исеме кушыла. Мәскәүдәге Славян-грек-латин академиясен (Духовная академия) уңышлы тәмамлый, шунда 1730 елда оста тел укытучысы (учитель красноречия) итеп калдырыла. Ике елдан соң, 1732 елны, Димитрий исемен алып, ул монахлыкка күчә. 1738 елның ахырында Изге синод 29 яшлек монахны Казан епархиясенең иң зур Богородицки монастыре (99 монах, биләмәсендә 1116 крестьян хуҗалыгы) архимандриты һәм Яңа керәшен кантуры житәкчесе итеп билгели.

Димитрийның төп казанышы — Казан епархиясе епискобы Лука Канашевич белән бергә Идел буенда яшәгән мөселманнарны һәм мәҗүсиләрне православие диненә күчереп урыслаштыруны максат итеп куеп миссионерлык эшен нигездән үзгәртү һәм күпләп чукындыруны башлап җибәрү. Бу юнәлештә эш Димитрий инициативасы белән хәзерләнгән указдан башлана. Указга императрица Анна Иоанновна 1740 елның 11 сентябрендә тамга сала. Бу указ Русия дәүләтендә руханилар һәм хакимият даирәләре өчен мөселманнарны һәм мәҗүсиләрне чукындыруны оештырыр өчен нигез була, миссионерлык эшен камил оештырырга мөмкинлек бирүче законлы нигез булып 1917 елның февраленә кадәр алыштыргысыз хезмәт итә.

Указ иң беренчедән Идел буенда яшәгән халыкларны христианлаштыру эшен Зөя Богородицки монастыре архимандриты, Яңа керәшен кантуры җитәкчесе Димитрий Сеченовка йөкли. Ул Казан епархия җитәкчесе Лука Канашевич күзәтүе астында урыс булмаган халыклар арасында динне киң таратуны Казан, Нижгар, Әстерхан, Воронеж губерналарында оештырырга тиеш була. Шушы указга нигезләп, күп кенә тарихчылар хәзерге көнгә кадәр Яңа керәшен кантуры 1740 елда нигезләнгән дигән ялгыш фикер йөртүне дәвам итәләр.

Православиене кабул итәр алдыннан миссионерлар һәр кешене игелекле тырышлык белән христиан дине тәгълиматларыннан Бог-Аллага ышануның бәхәссез һәм үзгәрмәс кагыйдәләреннән дөньяны барлыкка китерүче бер Богка (Аллага) ышану, Бог-Отец (Ата Алла), Бог Сын (Ул Алла), Бог-Святой Дух (Изге Рух Алла) өч күренештәге бер Бог (Алла) булуы, Христосның үз атасына тиң Алла Улы булуы, Аның җирдә кешеләрне коткарыр өчен газап чигүе, яңадан терелүе һәм дә күккә ашуы, изге чукындыру, үлгәннәрнең яңадан терелүе һәм киләчәктәге мәңгелек тормышы турындагы мөһим христиан догматлары һәм риваять-хикәятләрен үзләштерүенә ирешү, христианнарның төп догаларыннан «Отче наш», «Богородице Дево», «Символ Веры», «Десятисловие» белән таныштыру, өйрәтү һәм инандыру карала. Һәр чукынырга теләк белдерүче православие дине нигезләрен һәм иң кирәкле догаларны үзләштерүен расларга тиеш була.

Урыс булмаган халыклар арасында чукынырга теләмәүче табылса, аларны көчләп, куркытып чукындыру тыела, миссионерлар Гайса пәйгамбәр шәкертләре шикелле вәгазь укып, тыйнаклык, тынычлык, сабырлык күрсәтеп, масаймыйча христианлыкка өндәргә тиеш булалар. Әлбәттә, указда язылган сүзләр тормышка ашырылган хәлдә, православие диненә башка халыкларны өндәү тыныч, табигый юнәлеш алган булыр иде. Тик аларның тормышка ашырылу мөмкинлегенә указны язган авторлар үзләре дә ышанмаган бугай, чөнки югарыда күрсәтелгән изге сүзләрдән соң ук миссионерларны саклау өчен Казан гарнизоныннан һәр миссионер командасына өчәр солдат кирәк булуы указда искәртелә һәм ул солдатлар монастырьларга урнаштырыла.

Указ чукынганнар православие дине кануннары нигезендә Аллаһыны мактау өчен дини бәйрәмнәрдә системалы рәвештә чиркәүгә килеп дога, Бөек Пост вакытында чиркүдә тәүбә-истигъфар кылырга, ислам диненнән христиан динен кабул итүчеләр мөмкин булганча мөселманнар белән аралашмаска тиеш булалар. Керәшеннәр арасында чиркәүгә иренеп, теләмичә генә йөрүчеләр булса, аларга акчалата штраф салу урынына җиңелчә чиркәү епитимиясе, ягъни чиркәүдә халык алдында, гөнаһлы булуны танып, берничә мәртәбә баш ию, бил бөгү дә җитә дип күрсәтелә. Бу бигрәк тә ислам диненнән күчүчеләр хакында бара. Указда Алексий атакайның мөселманнар хакындагы бәяләмәсе дә китерелгән: алар үз гореф-гадәтләрендә катып калганлыктан ихтыяҗы булмаганда чукынырга теләп килмәс; шуның өчен керәшен татарлар арасында православие динен һаман бозып торучыларга карата указ акчалата штраф салу мөмкинлеген дә күрсәтә. Дин бозу очраклары билгеле булса, ул тиз арада, өч көн эчендә, Яңа керәшен кантуры тарафыннан тикшерелергә тиеш була.

Указның бер пункты турыдан туры татарларны урыслаштыру сәясәтен аеруча җентекләп карый. Башта керәшеннәр һәм урыслар арасында өйләнешеп яисә кияүгә чыгып, гаилә кору юлы белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру кирәклеге күрсәтелә. Йортларында урыслардан кияү яисә килен булган очракта керәшеннәр христиан диненә каршы эшләр кылмас, элекке диннәрен әкренләп онытырлар, диелә. Урыслар, кызларын керәшеннәргә кияүгә биргән очракта, алардан калым сорамаска тиеш булалар; ә керәшеннәргә чын мәгънәсендә православие диненә күчеп ныгыгач кынә, үзара өйләнеп, гаилә кору рөхсәт ителә.

Бу указда беренче мәртәбә чукынган һәм христиан диненә күчмичә калган мөселманнар һәм мәҗүсиләрне яшәгән урыннарыннан икенче урынга күчереп утырту билгеләнә. Указның авторлары чукынганнар белән мөселманлыкта яисә мәҗүсилектә калган кешеләрнең бергә яши алмаганлыгын аңлаганнар, күрәсең. Керәшеннәрне мөселманнардан аеру өчен аларны урыслар арасына күчереп, урыс кызларына өйләндерү карала. Алай мөмкин булмаганда, элек чукынганнар (старокрещенныйлар) арасына күчереп, яңа урында аларга элеккеге урындагы шикелле җир бүлеп бирелергә тиеш була.

Урыслар һәм керәшеннәр арасына күчеп утырырга теләмәүчеләрне Сарытау һәм Царицын (хәзерге Саратов һәм Волгоград шәһәрләре) арасына күчереп, җир бүлеп бирү карала. Бу махсус урында яңа керәшен авыллары салу, ә анда һәрбер 250 йортка бер чиркәү төзү кирәк дип табыла; һәр чиркәүдә алты рухани керәшеннәрне көне-төне күзәтеп, православие диненә өйрәтеп торырга тиеш булалар. Авылларда староста итеп керәшеннәрне сайлап, алар авыл халкы арасында тәртип сакларга, керәшеннәрне кыерсыту очрагы була калса, алар воеводаларга яисә Казан губерна кәнсәләренә хәбәр итеп торырга тиеш булалар; шикаятьләрне тиз арада тоткарлыксыз тикшерү дә карала.

Указ буенча урыс диненә күчкән керәшеннәргә шактый ташламалар билгеләнә. Беренчедән, христиан диненә күчкән һәрбер кеше өч ел салым-налог түләүдән азат ителә; керәшеннәр түләргә тиеш налог чукынмаганнар өстенә салына. Икенчедән, заводларда эшләргә тиеш керәшеннәр бу эштән шул ук вакытка азат ителә. Өченчедән, керәшеннәр рекрутлыктан азат ителәләр һәм рекрутларны җыю расходлары өчен акча җыюда катнашмаска рөхсәт ителә. Керәшеннәр өчен рекрутларны мөселманнар өстәмә җыярга тиеш була.

Мөселманнарны һәм мәҗүсиләрне православие диненә күчүне кызыксындыру өчен төрле бүләкләр тапшыру да карала: ярлыларга, кара халыкка — җиздән эшләнгән хач-тәре, күлмәк, кафтан, бүрек, бияләй, аяк киеме; баеракларга — көмеш тәре, сукнодан кафтан, итек, күлмәк; болардан тыш һәрбер керәшенгә илле тиеннән бер сум илле тиенгә кадәр акчалата бүләк тә билгеләнә. Гаиләләре белән чукынган очракта керәшеннәргә өй почмагына куяр өчен икона бүләк ителә.

Чукындырылган мөселманнар һәм мәҗүсиләр арасыннан миссионерлар хәзерләү нисбәтеннән указ Казандагы Федоров монастыренда, Алабугада, Цивильскида (хәзер Чуаш Республикасында), Царево-Кокшайскида (Мари Эль Республикасы), барысы дүрт урында, һәрберсе 50 бала укырга исәпләнгән махсус керәшен мәктәбләрен ачуны карый. Мөселманнар һәм мәҗүсиләр яшәгән төрле төбәкләрдә урнашкан бу мәктәпләр татар, башкорт, мари-чирмеш, чуаш, мордва, удмурт-ар халыкларыннан миссионерлык эшен алып барырлык руханиларны хәзерләүне күз алдында тота.

Чукындыру кантурын тоту һәм мөселманнар, мәҗүсиләр арасында миссионерлык эшен алып бару өчен ел саен ун мең сум акчаны хөкүмәт казнадан бүлеп бирә. Ә миссионерларны ашату-эчертү өчен азык-төлекне Зөя монастыре архимандриты Димитрий Сеченов мөселманнардан һәм мәҗүсиләрдән үзе теләгән урыннан җыеп алырга рөхсәт бирә. Указ нигезендә Зөя монастыре кырында чукыну өчен килгән кешеләр өчен йортлар, фатирлар төзү дә карала. Алар бирегә төрле төбәкләрдән чукынырга, үгет-нәсихәт, христиан дине нигезен төшенер өчен килергә тиеш булалар.

Шушы 23 пункттан торган указ нигезендә Идел-Урал якларында һәм башка төбәкләрдә татарларны чукындыру көчәйгәннән-көчәя бара. Патшабикә Анна Иоанновна 1740 елның 11 сентябрендә имза салып сенатка юнәлтелгән указ тормышка ашырылу Петр патшаның яраткан кызы Елизавета Петровнаның 20 еллык патшалык елларына туры килә, чөнки Анна Иоанновна указ чыгарган көннән бер ай чамасы вакыт үтү белән фани дөньядан бакый дөньяга күчә. Указдагы көчләмичә, Гайса пәйгамбәр шикелле үгетләп чукындыру таләбе тиздән онытыла, чөнки татарлар арасында үзе теләп чукынучылар бик сирәк табыла. Халыкны төрле яктан бик каты көчләү, дини һәм милли эзәрлекләү, җәберләү башлана, татарны — милләт, исламны — дин буларак юкка чыгару өчен көрәш кызганлыктан, татар авылларында тормыш мәхшәргә әверелә.

Идел-Урал якларында урыс булмаган халыкларны христианлаштыруны тизләтү өчен Димитрий Сеченов тәкъдиме белән яңа миссионерлар итеп Киев духовная академиясен тәмамлап Казан духовная семинариясендә эшләүче укытучылар Василий Пуцек-Григорович, Сильвестр Гловацкий, Филипп Скаловский һәм Мәсәүдә поп булып хезмәт итүче грузиннардан Георгий Давидов билгеләнәләр. (Грузин поплары православие динен осетиннар арасында шактый уңышлы таратулары белән тарихта мәгълүм). Алар барысы да Идел-Урал якларында урыс булмаган халыклар арасында православие динен киң таратуда шөһрәт казанган миссионерлар рәтенә керәләр.

Миссионерларның тырышып эшләве, төрле ысул белән христиан диненә үгетләү 1741 елда ук нәтиҗә бирә башлый. Бу елны 416 чирмешне Царево-Кокшайск (хәзер Йошкар-Ола) өязендә Георгий Давидов чукындыра; Уржум һәм Вятка өязләрендә 475 чирмешне һәм ар-удмуртны — Вениамин Пуцек-Григорович, Алатор өязендә чукындыру кантуры җитәкчесе Димитрий Сеченов — 721 мордваны, Пенза өязендә 114 мордваны — Стефан Давидов, чуаш, мордва һәм башка халыклардан 179 кешене Казандагы Владимир соборы протопобы Иоанн Симонов чукындыралар. 1742 елда чукынучылар саны тагын да арта. Бу елны иң күп — 3342 чирмешне Георгий Давидов чукындыра; Керенски өязендә 108 мордваны — Иоанн Филиппов; Стефан Давидов — 913 татар, мордва, чирмешне, Вениамин Пуцек-Григорович 282 төрле диндә булган кешеләрне чукындыралар.

Урыс булмаган халыкларны православие диненә күчерү өчен төрле ысуллар кулланыла. Шулар арасында җинаять кылган адәмнәрне чукынган очракта җаваплыктан азат итү турында указ булуга карамастан, сенат архимандрит Димитрий атакай тәкъдиме белән 1741 елның 11 мартында шушы хакта яңа указ кабул итә. Бу указ нигезендә үзләре теләп чукынган җинаятьчеләрне җәзадан азат итү генә түгел, ә Русиянең эчке районнарына, урыслар арасына күчереп утырту карала. Мондый указны православие руханилары хуплап чыгалар. Вятка епискобы Вениамин «үлемнән шундый мәрхәмәтле коткару очракларын күреп мәҗүси вотяклар (удмуртлар) күпләп православие динен кабул итәрләр» — ди. 1741 елда удмуртлардан О. Алешина үлем җәзасыннан азат ителә, аны хатын-кызлар монастыренда ярты ел тәүбә итү белән чикләнәләр. Шушы ук елның 14 августында Чабаксар төрмәсендә утырган җирле халык вәкилләре ат урлауда һәм кеше үтерүдә гаепләнүдән азат итеп чукындыралар һәм Мәскәү тирәсендәге патша биләмәсе булган вулысларга күчерәләр.

Урыс миссионерлары һәм хакимият православие динен таратуда ир-егетләрне рекрут итеп солдатка алудан азат итү алымын бик яхшы файдаланганнар. Ул чорларда гади татар крестьяны рекрут итеп алынса, аның туган якларына кире әйләнеп кайтуы бөтенләй мөмкин булмаган дисәк тә дөрес булыр иде. Әти-әни, туган-тумача рекрутны патша армиясенә озатканда аның белән бөтенләйгә хушлашкан. Ул вакытта татарлар Балтыйк буенда хезмәт иткәннәр. Хезмәт вакыты тәмамлангач та, аларны туган якларына кайтармыйча, чик буена урнаштырганнар. Каты авырып, яисә яраланып хезмәт итә алмаган солдатлар гына өйләренә кире әйләнеп кайта алганнар. Шуңа күрә солдатка алынуны әҗәл белән тиңләгән яшьләр рекрутлыктан чукыну ярдәмендә генә котыла алганнар.

Шулай ук архимандрит Димитрий тәкъдиме нигезендә синод 1742 елның 6 апрелендә хәрби хезмәттә булган калмык, татар, мордва, чуаш, чирмеш һәм башкаларны полклардагы гаскәри священниклар чукындырырга тиеш дигән указ кабул итә. Указ нигезендә армиядәге попларга урыс булмаган солдатларны православие дине нигезләренә, дога кылырга өйрәтү, аларны һәрдаим күзәтеп тору йөкләнә. Шушы указдан соң армиядә хезмәттә булган татар һәм башка халыклар арасында православие динен тарату буенча максатчан эш башлана.

Рекрутларның чукынып армиядән азат ителүе турында 1746 елда Зөя өязе Янбахты һәм Дүртөйле авылы ясаклы татарлары Андрей Ашкин һәм Үтәгән Якчурин язган шикаять күрсәтә. Алар фикеренчә, йомышлы һәм ясаклы татарлар, чуашлар, чирмешләр һәм мордвалар рекрут итеп билгеләнсәләр, алар барысы да акча һәм ашамлыклар алгач та чукынганнар һәм солдат хезмәтеннән азат ителгәннәр. Алар урынына һәр авылдан алтышар һәм аннан да күбрәк кеше яңадан рекрут итеп җибәрелгәнлектән халык бөтенләй бөлгенлеккә төшә. Зөя өязендәге мөселманнар керәшеннәр өчен өстәп 1638 сум салым түләргә тиеш булалар. Өстәмә салымны түләр өчен татарлар йортларын, мал-туарын сатсалар да, салым түләргә акчалары барыбер җитми; шуңа күрә алар төрле якларга качып китәргә мәҗбүр була.

Солдатка алынырга тиеш егетләрнең православие диненә күчү очраклары күп булганлыгы христианлаштыру статистикасында яхшы күзәтелә. Дөрестән дә чукынучылар арасында хатын-кызлар саны ирләр саныннан күпкә ким. 1744 елда 139 чукынган татар арасында 14 кенә хатын-кыз теркәлгән; 1745 елда бу саннар— 159 га 26, 1746 елда 184 һәм 37. Алга таба да православие динен кабул итүче татарлар арасында ирләр күбрәк булса да, хатын-кызлар саны әкренләп арта. 1748 елда 1173 татар чукынса, аның 329 хатын-кыз; 1751 елда 1441 һәм 673.

Димитрий дини эзәрлекләүне иң беренче татар-мөселманнарга, мулла-мөдәррисләргә, мәчетләргә каршы юнәлтә. Чөнки мәҗүси мордва, чирмеш, чуаш, удмурт халыклары чукындыруга бик каршы килмәсәләр, татар-мөселман халкы башта миссионерларга нык каршы торган, алар арасында чукынучылар саны бик аз. Ул заманда ислам дине мөселман кешесенең рухи таянычы гына түгел, яшәү рәвеше дә була: татар кешесенең гадәти тормышы шәригать кануннары буенча тәртипкә салынганга күрә, муллаларның мәхәлләләрдә халык алдында абруе зур була, чөнки ул намаз, вәгазь уку белән бергә халык өчен мөһим башка вазифаларны да үтәгән, казый-судья да, укытучы да, хәтта табиб та булган. Шуның өстенә урыс руханилары ислам динен үзенең табигый көндәше итеп тә карый, чөнки ул чорларда мөселманнарның мәҗүсиләргә рухи яктан тәэсире насара диненнән көчлерәк тә булган дисәк тә ялгышмабыз кебек. Һәрхәлдә, урыс руханилары ислам дине Русиядә артык активлашудан бик шикләнгән һәм аны булдырмас өчен вакытында кирәкле чаралар күргән.

Яңа керәшен кантуры, мөселманнарның чукындыруга каршылыгын юкка чыгару нияте белән, рухи һәм мәдәни үзәк булган мәчетләрне җимерүдән башлый. Татар авылларында мәчетләрне җимерү Димитрий тәкъдиме нигезендә 1742 елның 10 майда синод тарафыннан кабул ителгән указдан башлана. Шушы синод указын алу белән татар авылларында мәчетләрне, мәдрәсәләрне җимерү, рәхимсез вату башлана. Авылларга нур биреп торган мәчетләрне, рухи вә мәгърифәт үзәкләрен җимерү шаукымы табигать афәте сыман үтә. Бик аз вакыт— бары тик 1742-1743 елларда гына да Казанда һәм өяздә 536 мәчетнең — 418е, Себер губернасындагы Тубылда, Тарада һәм башка өязләрдә 133 мәчетнең — 98е, Әстерхан губернасында 40 мәчетнең 29ы ваттырыла. Татарча язма җыентыкта бу афәт болай тасвирлана: «Мең дә ети йөз дә кырык өчтә мәсҗидләр бозылды, аз калды.

Биредә китерелгән саннар хакында аерым аңлатма биреп китү зарур дип уйлыйм. Моңа кадәр басылган тарихи хезмәтләрдә 418 мәчет Казан губернасында җимерелгән дип раслана. Мин исә Мәскәү архивында сакланган яңа чыганакларга таянып мондый фикергә килдем: күрсәтелгән сан Казан Татар бистәсендә һәм Казан өязендә җимерелгән мәчетләргә генә карый, биредә сүз бөтен губерна турында бармый.

Ул заманда Казан өязе, элекке Казан ханлыгы традициясен дәвам итеп, биш даругага бүленгән булуы тарихчыларга яхшы билгеле. Бу документта да Казан өязе шулай итеп күрсәтелгән. Галич даругасында— 17, Алат даругасында— 91 мәчетнең барысы да ватырыла; Җөри даругасындагы 97 мәчетнең 96сы, Нугай даругасында 83 мәчет җимертелә, ә 52се калдырыла; Арча даругасында 127 мәчет җимертелә, 65е сакланып кала. Ничек итеп Арча һәм Нугай төбәкләрендә мәчетләрне саклап кала алганнарын әлегә аңлап булмый. Мәчетләре җимерелгән кайбер авылларны атап китик: Галич даругасында бу— Котлыбулат, Кулбаш, Чуаш авыллары; Алатта— Япанча, Олы Сәрдә, Әтнә, Ташкичү, Кенәр, Куныр авыллары; Җөридә— Арташ, Кече Кирмән, Баландыш, Иске Җөри авыллары; Нугайда— Әлки, Ибрай, Елховой Багрәҗ, Шахмай, Әлмәт авылларында; Арчада Түбән Симет, Сатыш, Янгул, Казиле, Югары Мәтәскә, Кырлай, Сикертән авылларында мәчетләр җимертелә, ә Югары Симет, Мәңгәр, Казанбашта, Түбән Мәтәскәдә, Урта Пошалымда, Югары Корсада мәчетләргә тимәгәннәр. Шунысы игътибарга лаек: ул вакытта 7-8, хәтта 4 йорты гына булган авылларда да мәчетләр эшләп килгән. Казан губерна кәнселәрендә төзелгән шушы документ җимерелгән мәчетләрнең санын дөрес икәнлеккә иң мөһим дәлил булып тора.

Кызганыч ки, соңрак бу сан ни сәбәптәндер, рәсми документларда бөтен губерна саны итеп күрсәтелә башлый. Ә бит биредә татарлар күп яшәгән башка өязләр күрсәтелмәгән. Һәрхәлдә, бу сан Русиядә, Идел-Урал якларында миссионерлар тарафыннан кылынган вәхшилекнең чын масштабын күрсәтми. Оста куллы татар-мөселманнар тарафыннан төзелеп, авылларда иман нуры таратып торган мәчетләр Русия империясенең барча төбәкләрендә дә күпләп җимерелә һәм аның чын, дөрес саны күрсәтелгән саннарга караганда ким дигәндә 2-3 мәртәбә артык булырга тиеш.

Тагын шуны күрсәтеп китү кирәктер дип уйлыйм: мәчетләрне җимерү ислам динен татар халкы арасында какшатуга да, православие динен кабул итүчеләр санын арттыруга да китерми; киресенчә, ул православие миссионерларының кылган эшләренә карата нәфрәт уята, ә татарлар, үзләрен керәшеннәр белән бутамасыннар өчен, башка халыклар белән аралашканда, танышканда үзләрен мөселман дип атый башлыйлар. Алар арасында чукынучылар саны 1742 елда үткән елга караганда ике мәртәбә диярлек кими һәм 88 кешене генә тәшкил итә. Бу сан башка елларда да бик артмый, елына 100-150 тирәсе була.

Чукындыру кантуры миссионерлары мәчетләрне вату-җимерү белән беррәттән Идел буендагы керәшен авылларында чиркәү һәм монастырьлар салу эшен дә киң җәелдереп җибәрәләр. Керәшен авылларында чиркәүләрне күп итеп төзүне шулай ук архимандрит Димитрий Сеченов башлый. Башта ул сенатка авылларда 30 чиркәү төзү кирәк дип мөрәҗәгать итә. Сенат исә чиркәүләрне керәшен авылларында гына түгел, чукынырга теләмәгән мөселман-татар авылларында да төзү, төзелешкә мөселман татарларның үзләрен дә җәлеп итү турында фәрман чыгара. Беренчеләрдән булып Казан епархиясендә уналты чиркәү төзелә башлый. Шулар арасында Казан өязе Җөри даругасындагы Түбән Акташ һәм Ямаш авыллары, Нугай даругасындагы Кутыш, Сембер өязләрендәге Куроедовка, Царево-Кокшайск өязендәге Нурма авыллары күрсәтелә.

Казан епископы Лука тәкъдиме белән чиркәү, монастырьлар нигезен салганда борынгы татар зиратларындагы каберташлар киң кулланыла. Шулай итеп халкыбызның борынгы гореф-гадәте, теле һәм мәдәнияте ядкәрләре вәхшиләрчә юк ителә, чиркәүләргә күп еллар буе ныклы нигез булып хезмәт итә.

Бу турыда бер гыйбрәтле мисалны Мәрҗани хәзрәтләре дә китерә: «Моннан җитмеш еллар элек Әтрәчтән биш чакрым көньяктарак урнашкан Җанбакты исемле рус авылы алпавыты шул авылга чиркәү салдырганда, нигезенә таш кирәк булгач, шундагы тигез ташларны кулай табып, мөселманнарның олылап хөрмәт иткән ташларыннан егерме-утызлабын агач чиркәүнең нигезенә куйдырган. Әтрәч авылының яше сиксәннән узып барган мөәзине түбәндәгеләрне сөйләде: «Мин бала чагымда атам белән шул авылга йомыш белән барганда ул ташларны төзәтеп куйганнарын карап тордым. Атам елап: «Менә, балам, безнең авылыбыздагы газизләрнең каберләре өстендәге ташларны чиркәү бусагасына куялар,— дип әйтте».

Димитрий миссионерлык хезмәте өчен чыгымнарны арттыру җәһәтеннән шактый хезмәт куя. Аның үтенече буенча 1742 елның 10 маенда императрица Елизавета Петровна аларны 15415 сум 72 тиенгә күтәрә.

Рус булмаган халыкларны христианлаштыру өчен төрле ысуллар куллану көтелгән нәтиҗәне бирә. Бу түбәндәге таблицада аермачык күренә.

Идел буе халыкларын чукындыру нәтиҗәсе (1739—1742 еллар)

Югарыдагы таблицага карасак, Димитрий җитәкчелегендә миссионерлык эше 1740 елның 11 сентябрь указын тормышка ашыруда искиткеч югарылыкка күтәрелә, чукынучылар саны 1739 елда 206 кеше булса, 1742 елда 60 мәртәбә артып, 12358 кешегә җитә. 4 ел эчендә православие динен кабул итүчеләр саны 22031 кеше була. Шулай итеп, мәҗүси халыкларын күпләп чукындыру уңышлы рәвештә тормышка ашырыла башлый. Бу исә Русия тарихында моңа кадәр булмаган хәл.

Яңа керәшен кантуры җитәкчесе Димитрий Сеченовның изге эшләре синод һәм дә патшабикә Елизавета Петровна тарафыннан югары бәяләнә һәм ул 1742 елның 1 сентябрендә Нижгар епархиясенә епископ итеп билгеләнә. Биредә дә ул иң беренче эш итеп урыс булмаган халыкларны чукындыру белән шөгыльләнергә тиеш була. 1746 елда чукынганнар саны Нижгар епархиясендә 50430 кешегә җитә.

Димитрийның Нижгар епархиясендә миссионерлыкта чиктән тыш активлыгы мордвалар арасында зур ризасызлык тудыра. Нижгар өязе Түреш вулысында яшәгән мордвалар: «Без христиан динен кабул итә алмыйбыз. Үзебезнең элекке мордва динендә булырга телибез, безнең авылларда татар мәчетләре юк, без кырларда, урманнарда дога кылабыз, Әгәр дә безне, сезнең ятимнәрегезне, көчли башласалар, без, православие динен кабул итәргә теләмәгәннәр, качып урманнарга һәм башка урыннарга китәрбез,— дип өяз, провинция администрациясенә мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, миссионерлар мондый кисәтүне искә алып тормыйлар. 1743 елны Димитрий җитәкләгән миссионерлар командасы мордвалар яшәгән Сарлы авылына килә. Иң башта алар мордваларның изге урыны булган зиратын туздырып ташлыйлар һәм яндыралар. Янәсе, зират чиркәүгә артык якын урнашкан. (Чиркәү зиратка караганда күп соңрак төзелсә дә). Изге урыннарын тузгытуга һәм яндыруга ачуы чыккан мордвалар миссионерларны кыйный башлыйлар. Миссионерлар чиркәүгә кереп бикләнергә мәҗбүр булалар, ә Димитрий авыл побының бәрәңге базына качып кына котылып кала.

Мондый кимсетелүдән ачуы чыккан Димитрий атакай үтенече белән авылга гаскәриләр җибәрелә. Солдатлар командасын каршылаган халыкка солдатлар мылтыктан ут ачалар: 35 кеше үтерелә, 31е яралана, 136 кеше кулга алына. Авыл халкының зиратны тузгытуга һәм яндыруга ризасызлыгы фетнә итеп бәяләнә. Несмеянко Василий-Кривой исемле чукындырылган мордвин дәүләткә каршы фетнә оештыруда, христиан диненнән мәҗүсилеккә кире кайтуда, хачны муеныннан алып ыргытуда, иконаны ватуда гаепләнә һәм тере килеш утта яндырыла.

Түреш вулысында булган вакыйгалар 1744 елның 22 июнендә синод һәм сенатның берләштерелгән утырышында тикшерелә. Бу вакыйгалар буенча махсус чыгарылган указда мордваларны алга таба христианлаштыруга каршылык күрсәтмәскә тиешлеге әйтелә, мондый хәлләр яңадан кабатланган очракта гаскәриләр командасы җибәреп тынычлык урнаштыру карала. Шул ук вакытта Димитрий атакайга христианлаштырган вакытта көчләмәскә кушыла, указларда әйтелгәнчә үгет-нәсихәт, йомшак ысуллар кулланып чукындыру тиеш, диелә. Әмма чукынырга теләмәгән мордваларны куркыту, көчләү Димитрий тарафыннан алга таба да шактый кулланыла һәм аның тырышлыгы аркасында мәҗүси халыклардан беренче булып мордва халкын чукындыру уңышлы тәмамлана.

Дини эзәрлекләү, халыкны православие диненә тарту иң көчәйгән дәвердә— 1748 елда— Димитрий, барча эшен калдырып, Казан тирәсендәге данлыклы Раифа монастырена килә һәм биредә ул 1752 елга кадәр гади бер монах булып яши. Шуңа да карамастан, ул еш кына Лука Канашевич белән очрашып тора, миссионерлык эшенә тәэсирен җуймый. 1752 елны Димитрий Русия православие чиркәвенең иң дәрәҗәле югары органы булган синод әгъзасы итеп тәгаенләнә. 1757 елда ул Новгород епархиясенең җитәкчесе итеп тә билгеләнә. Әби патша — Екатерина-Сания заманында Димитрий патшабикәгә иң якын торган руханиларның берсенә әверелә, Екатерина II не тәхеткә бәхилли, аңа таҗ кидерә. Патшабикә дә аның хезмәтләрен онытмый, митрополит дәрәҗәсенә күтәрә, бер мең крестьянны крепостной итеп бүләк итә, француз фәлсәфәчесе Вольтерга аңа урыс руханилары арасыннан үрнәк рухани итеп күркәм характеристика биреп хатлар да яза. Чукындыру кантуры ябылгач та Димитрий миссионерлык эшен дәвам итә, аны камилләштерү өчен төзелгән махсус комиссия җитәкчесе итеп билгеләнә. Әби патша тарафыннан яңа законнар чыгару өчен чакырылган комиссия әгъзасы итеп сайлана, биредә дә дини мәсьәләләр буенча комиссия җитәкчесе буларак шул ук христианлаштыру мәсәләсен алга сөрә, аны махсус тикшертә. 1767 ел ахырында кинәт вафат була.

Ахыры киләсе санда. 


Фәйзелхак ИСЛАЕВ
Казан утлары
№ 10 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»