поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.10.2012 Мәдәният

“Сабантуй маҗаралары” МУЛЬТФИЛЬМЫ авторы Илһам Фазлыәхмәтов белән ИНТЕРВЬЮ

Интернет киңлекләрендә “Сабантуй маҗаралары” ("Приключения Сабантуя") дигән анимацион фильм дөнья күрде. Мультфильмның идея авторы - Илһам Фазлыәхмәтов.

Моңарчы без күргән Татарстан мультфильмнарыннан аермасы шактый булуын күреп, Intertat.ru газетасы Казан егете, “Сабантуй” төбәк хәйрия иҗтимагый фонды җитәкчесе Илһам әфәнде белән элемтәгә чыкты.

 

- Илһам әфәнде, сез - эшмәкәр кеше. Ә ни өчен нәкъ менә мондый проектка алынырга булдыгыз?

 

- Татарның милли бәйрәме булган Сабан туен республикабызда гына түгел, ә Җир шарының төрле почмакларында яшәүчеләр дә белсен. Татарның шундый үзенчәлекле бренды булырлык чараны башка җирләрдә дә популярлаштыру максатыннан хәйрия иҗтимагый оешмасы төзелде. Үзегез беләсез, елга бер мәртәбә язгы бәйрәм оештырып кына Сабан туена популярлык өстәп булмый. Шуңа күрә аның башка механизмнарын да эзләргә һәм эшләргә кирәк. Менә без шул максаттан мультиклар төшерергә уйладык. Һәр кешенең эчке дөньясы үз милли ихтыяҗларын тоеп яши. Һәм аны тормышка ашырырга омтыла. Ничә гасырлар буе татар бәйрәм итеп килгән чараның бүгенге көнгә кадәр танылган үз логотибы булмау бер мине генә борчымый торгандыр. Татарстанның бренды буларак та популяр булып китә алмый. Чит ил кешеләре андый бәйрәм барын да белми. Безнең проект буенча Сабан туеның үз герое, ягъни уйлап чыгарылган кечкенә малай бар.

 

Мультфильмның пилот вариантын күргәннәр игътибар иткәндер: ул малай кеше түгел, ләкин кешегә охшаган. Исеме - Сабантуй, малайның колагы, борыны юклыгын сизгәнсездер. Персонажны озак эзләдек, ике ел ярым тирәсе безгә төрле рәссамнар үз вариантларын тәкъдим итте. Ләкин без теләгән вариант һаман юк иде. Шулай да, үзебез теләгәнен эзләп таптык. Аны бер Казан егете тормышка ашырды.

 

- Мультфильмда Батыр да бар бит әле.

 

- Әйе, Сабантуй дигән малайга күңелсез булмасын өчен Батырны да кулланырга булдык. Һәр халыкта көчле каһарманнар бар. Сюжет линиясе кызыклы булсын өчен дус кирәк бит. Батырсыз Сабантуй буламыни?!

 

- Анимация балалар өчен генә түгел, ә өлкәннәр өчен дә кызыклы килеп чыккан.

 

- Пилот проект әзер булганнан соң, мин аны үземнең биш яшьлек кызыма күрсәттем. Ул бик кызыксынып карады. Дүрт бала атасы буларак балалар психологиясенең профессорына әверелгән инде мин. Аларны нәрсә белән шаккатырасын да чамалыйм, дип уйлыйм. Без проектны Казан мәктәпләренең берсендә дә тәкъдим иттек. Балаларның реакциясен күзәтү шулай ук кызыклы тоелды. Алар кайбер җирдә шаркылдап көлә, кайберендә тын да алмый Батырны күзәтә, үзләрен мультик геройлары янындагы кебек хис итә башлый. Менә шул күренеш безнең хезмәт нәтиҗәседер дип уйлыйм. Башкарган эшең бүтәннәрдә кызыксыну уята икән, димәк син теләгеңә ирешәсең дигән сүз.

 

- Сабантуй малай Татарстанда эшләнгән башка анимация хезмәтләреннән аерылып тора. Казанлылар мондый мультик төшерә алмас иде, дигән фикерләрне дә укыдык...

 

- Хезмәтнең төп өлеше Казанда минем шәхси офисымда эшләнде. Без төрле шәһәрләрдән ЗD мультфильмы белгечләрен чакырдык. Новосибирск, Украина, Мәскәүдән үз эшенең осталары килде. Һәрберсе үз вазифасын башкарды. Минималь көч түгеп, пилот вариантны эшләдек. Бу сериал тулы көчкә эшләп китсә, безнең Зөя утравы, Изге Болгар җирләре, Казан Кремле, Универсиада белән таныштыру сценарийлары әзер инде.

 

Сабантуй - тылсымлы малай, аны бит Батыр чүлмәктән табып алды. Әнә шул чүлмәк ярдәмендә ул төрле җирләргә сәяхәт кыла. Мәсәлән, икенче сериядә Батыр күңелсезләнә башлый. “Борынгы заманнарда шундый көчле баһадирлар булган, мин аларның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйм”, ди. Ә Сабантуй: “Әйдә, үткән заманга барабыз”, - дип чүлмәккә кереп китә, үзе белән Батырны да ияртә. Шулай итеп алар XIV гасырдагы борынгы Болгар җирендә пәйдa булалар. Монда инде без борынгы архитектура, киемнәр, көнкүрешне тасвирлыйбыз. Болар барысы да ЗD форматында килеп чыга. Ләкин бу проектны тулысынча тормышка ашыру өчен безгә хөкүмәт ярдәме кирәк.

 

- Тарих - бик нечкә тема. Анда зур белгечләрнең дә киңәше кирәк булачактыр бит?

 

- Без, әлбәттә, коры тарихка гына тукталмыйбыз. Ул очракта нәни тамашачыларга кызыклы булмавы да бик ихтимал. Төп концепция итеп маҗараларны алабыз. Ә инде аңа төп даталарны беркетәбез. Шул чордагы хан, аның кызы чагылыш табачак. Татар тарихын танытуда да без тәкдим иткән алым иң үтемлесе, дип саныйм.

 

- Пилот варианты рус телендә эшләнгән. Шулай да, халык мәхәббәтен казанган Равил Шәрәфиевның тавышын ишетү мультфильмга татарча аһәң өсти. Үзегез ничек уйлыйсыз?

 

- Минем уйлавымча, Равил абыйның кадр артындагы тавышы бик уңышлы килеп чыкты. Без ул тавышны шулай ук озак эзләдек. Нәкъ менә күңелгә ятышлы җиңелчә татар акценты кирәклеген алдан уйлап эш иттек. Киң экраннарга чыгарганда геройларыбыз инглиз һәм, әлбәттә инде, татар телендә дә сөйләшәчәк.

 

- “Сабантуй маҗаралары”ндагы герой киемнәрендә милли нәкышьләр түгел. Тәрәзә кашагаларын да татарныкы дип булмый. Сез аларны үзгәртәчәксезме?

 

- Әлбәттә, без бу кимчелекләребезне үзебез дә беләбез. Тик, кабатлап әйтәм, бу пилот вариант кына. Киләсендә барысы да үзебезнеке булачак. ЗD вариантта эшләнгән һәр деталь зур чыгымнар сорый. Ә инде алга таба без костюмнар буенча да белгечләр белән эшләячәкбез.

 

- Сезнең проект хөкүмәт җитәкчеләре һәм Мәдәният министрлыгы яклавын тапса, әзер продукциягезне киң тамашачыга ничек тәкъдим итәчәксез?

 

- Алла боерса, мөмкин булган бөтен чараларны да кулланырга уйлыйбыз. Әлбәттә инде, Интернет киңлекләрендә урын алыр дип беләм. Бернинди коммерция максатларын алга куймыйбыз. Безнең максат фәкать Сабан туе бәйрәмен таныту. Үзегез беләсез: анимация белән акча эшләп булмый. Әле кино белән бер хәер, чөнки аны прокатка чыгарырга мөмкин. Ә балалар өчен эшләнгән мультиклар иҗатын хөкүмәт ярдәменнән башка тормышка ашырып булмый дип саныйбыз.

 

- Без күргән вариант 5-6 минутлык, ә киләчктә алар ничегрәк булыр икән?

 

- Алдагы серияләрне без 15-20 минутлык итеп эшләргә ниятләп торабыз. Бездә фәкать үз эшен яратып башкаручылар гына хезмәт куя. Сценарийлар мавыктыргыч итеп языла. Татар халык көйләрен дә бик оста файдаланабыз. Сабан туе бәйрәме хакындагы сериал да киләчәктә 15-20 минутлык булачак. Сабан туенда оештырыла торган уеннар турында тагын да тәфсилләбрәк күрсәтәчәкбез. Гармун моңнары да мулрак яңгыраш табачак.

 

 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 05.10.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»