поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.10.2012 Җәмгыять

Студентлар белгечлек буенча эшләргә тиешме?

Уку йортын бюджет нигезендә тәмамлаган студентлар соңыннан берничә ел дәүләт оешмасында эшләргә тиеш. Татарстан Дәүләт Советы югары белем өлкәсенә әнә шундый үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Моның өчен студентлар вуз белән килешү төзиячәк. Диплом алгач исә уку йорты аларны берәр шәһәр яки районга эшкә җибәрәчәк. “Ветеринар, агроном, укытучылар белем ала да теләсә кайда эшли – ләкин профессиясе буенча бармый”, – дигән бу хакта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Сезнең фи­кере­гезчә, мондый үзгәрешләр кирәкме?

 

Роза АСЫЛГӘРӘЕВА, ТДГПУның хәзерге татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы доценты:

 

– Заманында бу мәсьәлә бик яхшы гына тәртипкә салынган иде. Студент соңын­нан авылга барып, 2-3 ел буе эшләсә, моның бернинди начарлыгы да юк. Уку йорты алдында бурычын үтәп кайту өчен генә булса да. Минем кызым да, ветеринария институын тәмамлагач, колхозга барып эшләде. Дөрес, мондый үзгәрешләр керткәндә, кешенең гаилә хәленә дә игътибар итәргә ки­рәктер. Кемдер инде уку дәверендә үк гаилә корырга өлгерә. Ул ирен йә хатынын калдырып, читкә китә алмый бит инде. Шуның белән беррәттән мәсьәләнең икенче ягы да бар. Ни өчен, әйтик, педуниверситетны тәмамлау­чылар бүтән профессия буенча китә? Алар эш таба алмый интегә, тапсалар да, уртача алганда, 10-12 мең сумлык хезмәт хакына риза булып эшли (өстәмә сәгатьләр, сыйныф алмаса). Шуңа Дәүләт Советының әлеге тәкъдимен бик саклык белән тормышка ашырырга кирәк.

 

Рәмис ХӘЯЛИЕВ, Кайбыч районы хакимияте башлыгы урынбасары:

 

– Бу бик катлаулы мәсьәлә, аңа бик җитди карарга кирәк. Студент, аның әти-әнисе катнашында килешү төзергә, аның шартлары хакында ки­лешергә, ике якның да телә­ген искә алырга кирәк. Шулай эшләнсә, мондый алым бик отышлы булыр иде. Бүген югары уку йортлары башкарган эшнең 90 проценты диярлек бушка китә. Диплом алгач, яшьләр базарга, кибетләргә китә. Автосервисларны югары белемле егетләр басып алды. Искитмәле.

 

Тимур СӨЛӘЙМАНОВ, “Студентлар лигасы” яшь­ләр оешмасы президенты:

 

– Студентлар үз белгечлеге буенча эшләргә тиеш. Дәүләт аларга мондый мөмкинлек тудыра икән – бик яхшы. Бүген бит эшмәкәрләр, зур оешмалар кулына яңа гына диплом алган яшьләрне эшкә алырга ашкынып тормый, хәтта ул диплом “кызыл” булса да. Моңа өстәп пред­приятиеләргә үзләренә вузлар белән хезмәттәшлек итәргә кирәк дип уйлыйм. Әйтик, 3-4 курстан башлап студентларны практикага чакырып, үзләренә кирәкле кадрларны оешмалар тәрбияләсә, шәп бу­лыр иде. Бүген мондый практика Казанның вертолет заводында яхшы гына эшләп килә. Авылдан килгән яшь­ләрне эшләргә кире авылга кайтару өчен дә шартлар тудырырга кирәк. Ләкин бу мәҗбүриләүдән бигрәк кызыксындыру булырга тиеш. Яшәү шартлары, хезмәт хакы ярдәмендә.

 

Лилия ВӘЛИЕВА, Казан дәүләт ветеринар академия студенты:

 

– Мин имтиханнарны үзем тапшырып, бюджет урынга үз белемем белән кергәнмен икән, нигә әле мин аннары вуз җибәргән җирдә эшләргә тиеш? Бушлай белем бирү системасы хәзер әнә шундыйга әйләнеп каламыни? Бәлки минем заманча клиникада эшлисем киләдер. Яки икенче югары белем алып, бөтенләй икътисадчы булып китәргә хыялым бардыр. Ихтыяри-мәҗбүри укыту булып чыга инде бу.

 

Рамил МӨХЕТДИНОВ, Арча мәдәният йорты мө­дире:

 

– Бу тәкъдим белән тулысынча килешәм. Студентларны берничә елга авылга җибәрсәләр дә яхшы булыр иде. Эшләп карасыннар. Чын эшнең нинди булуын татысыннар.



Ватаным Татарстан
№ 198 | 06.10.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»