поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.10.2012 Мәдәният

Татарстанның дәүләт гимны сүзләре булырлык бер шигырь 70 нче елларга карый

Бүген ТР Дәүләт Советы Президиум утырышы вакытында Татарстан Дәүләт гимны өчен иң яхшы текст сайлау буенча конкурсның беренче нәтиҗәләре игълан ителде

 Татарстан Дәүләт гимны өчен иң яхшы текст сайлау буенча конкурс дәүләт гимны сүзләре булырлык текстларны барлауның беренче этабын тәмамлады. Бәйге таләпләренә һәм куелган бурычларга туры килә торган текстлар арасында 70 нче елларда язылган текстлар да бар.

Бүген бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Президиум утырышы вакытында Татарстан Дәүләт гимны өчен иң яхшы текст сайлау буенча конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре белән таныштырганда хәбәр итте.

Билгеле булганча, Татарстан Дәүләт Советы Президиумы карары белән оештырылган конкурс комиссиясен республика парламенты вице-спикеры Римма Ратникова җитәкләде. Бу эштә катнашу өчен шагыйрьләр һәм музыкантлар, тел белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, парламентарийлар, Мәдәният министрлыгы вәкилләре чакырылды. Конкурс комиссиясенә Казан дәүләт консерватория ректоры Рубин Абдуллин, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Николай Алешков, КФУ рус әдәбияты тарихы кафедрасы мөдире Людмила Воронова, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина һ.б. керде.

Эшче төркем әгъзалары фикер алышу вакытында конкурска тәкъдим ителгән проектлар буенча фикер алышты, уңышлыларын билгеләде. Конкурс үткәрү кагыйдәсе буенча текст авторының исеме сер булып сакланды, шуңа күрә һәр проектка номер һәм код бирелде. Конкурс комиссиясе әгъзалары эш барышында гимн тексты татар һәм рус телендә дә тиешенчә яңгырарга тиеш дип белдерде.

Бүген Римма Ратникова үзе җитәкләгән комиссиягә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бер символы булган гимнның текстын билгеләү юнәлешендәге бәйгене оештыру буенча югары тарихи миссия салынганлыгын билгеләп үтте. Конкурсның 1 гыйнвардан 1 июльгә кадәр узуын, 200дән артык эш алынганлыгын, аларның 182е авторлар тарафыннан тиешенчә, бөтен кагыйдәләр буенча тәкъдим ителгәнлеген әйтте. 25 эш соңга калып йә анонимлыкны, башка нигезнамәләрне бозып килгән.

Бәйгедә Татарстан кешеләре генә түгел, татарлар яшәгән күп кенә Россия төбәкләреннән дә катнашуларын хәбәр итте. “Бу халык бәйгесе булды инде. Ул ватанпәрвәрлек хисләрен кузгатып җибәрде һәм йөзләрчә кешене каләмгә тотынырга этәрде”, - диде ул, бәйгенең төп максаты гимн таләпләренә туры килгән, тантаналы, эчтәлекле, гуманистик кыйммәтләргә, халыклар дуслыгына, Ватанны яратуга дан җырлаучы лаеклы булган текстны сайлап алу икәнлеген белдереп. Аның сүзләренчә, комиссия бөтен эшләр белән дә танышып чыккан.

“Бәйгегә килгән эшләр арасында Ватан турында күңелдән чыккан лирик җырлар булырлык текстлар бар. Шулай ук татар халкы гимнын булдыру омтылышы дип карарга мөмкин булган көчле текстлар бар. Әмма алар күпмилләтле республика гимны була алмый”, - диде Римма Ратникова.

Римма Ратникова, алдан сайлап алганнан соң, 6 текст (4се – татарча, 2се – русча) сайлап алынганлыгын хәбәр итте. “Әмма, кызганычка каршы, бу шигырьләр арасында әлегә гимн булырлык текст юклыгын танырга кирәк. Комиссия әгъзалары бәйгенең беренче этабында ук бу югары бурычны хәл итәрләр дип уйламаган да иде”, - диде ул. Билгеле булганча, текстларны сайлап алу яшерен тавыш бирү юлы белән үткәрелде.

“Әлеге текстлар арасыннан комиссия берсен аерып чыгарды. Аның турында минем аерым әйтәсем килә. Ул “Батыр” дигән код астында килде. Ул “Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем” дигән сүзләр белән, ягъни узган гасырның җитмешенче еллар башында аеруча танылган, Рамазан Байтимеров тарафыннан язылган җыр кебек башлана. Бу сүзләргә Рөстәм Яхин музыка язган һәм бу музыка ахырдан дәүләт гимны музыкасына әйләнгән. Без танылган җыр текстын һәм конкурска килгән текстны чагыштырдык. Аларның, чыннан да, уртаклыгы, охшаш куплетлары бар. Әмма бәйгегә юлланган текст гимн булып яңгырарлык ике куплет белән тулыландырылган”, - диде Р.Ратникова.

Конкурс комиссиясе әгъзалары бу текстның яхшы проектларның берсе булуын билгеләп үтә. Әлеге текстны, патриотик җырдан чын гимн дәрәҗәсенә күтәрелсен өчен, әле эшкәртергә кирәк.

“Без, текстның авторларын белү өчен, сер итеп сакланган конвертларны ачтык. Әлеге текстның Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат Кушелкова тарафыннан җибәрелгәнлеген ачыкладык. Ул Лениногорск шәһәрендә яши, шагыйрьнең иҗаты аңа мирас булып калган. Гөлшат Рамазан кызы әтисенең архивларында өстәмә куплетлар тапканлыгын әйтте. Шигырь аның атасы тарафыннан 1970 елда ТАССРның 50 еллык юбилеена язылган. Гөлшат Кушелкова әлеге шигырьнең әзер гимны текст булмавы, аны эшләп бетерергә кирәклек белән килеште. Ул, бу эшне уңышлы итеп уздыру өчен, атасының архивын, кулъязмаларын бирергә әзер. Анда караламалар да күп. Әгәр бу текст җиңеп чыга икән, ул авторлык хокукларын Татарстан Республикасына бирәчәк”, - дип аңлатты вице-спикер.

Р.Ратникова сүзләренчә, әле җиңү турында сөйләү иртәрәк. Конкурсның бер этабы гына тәмамланды. Әлеге текст – бәйгенең таләпләренә тулысынча диярлек җавап бирә торган материал, аны гимн дәрәҗәсенә җиткерергә, рус теленә тәрҗемә итәргә кирәк. Комиссиянең бу эшләргә октябрь, ноябрь айлары бар.

“Без эшләп бетерергә кирәк булган проект инде бар дип саныйбыз. Ул аз гына килеп бетми”, - диде Римма Ратникова.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, иң кызыгы шунда: әлеге комиссия, яшерен тавыш бирү юлы белән, 70 елларда язылган шигырьләрдә тукталган. “Бу бик гаҗәп. Алай дисәң, без Югары Советтта гимн музыкасы өчен тавыш биргән вакытта, кемдер бу сүзләрне, “җанга ята торган сүзләр”, дип, калдырырга тәкъдим иткән иде. Хәзер комиссия карар чыгарды, бу текстка пафослык, патриотизм хисләре өстәргә мөмкинлек калдырды. Гимн ерак киләчәккә, республикабыз үсешенә йөз тотсын өчен, текстка үзгәрешләр кертергә кирәк дигән фикер белән авторның кызы да килеште”, - диде спикер.

Гимн тексты өстендә эш дәвам иттереләчәк.

“2013 елгы Универсиадага киләчәккә омтылучы республика халкын берләштерүче сүзләре булган гимн булса әйбәт инде ул. Бу бер дә гади бурыч түгел. Беренчедән, вакыт ягыннан чикләнгәнлек. Гимн 2 минут яңгырый. Бу ике куплет та, бер кушымта дигән сүз. Текстлар татар телендә дә, рус телендә дә мәгънәсе ягыннан охшаш булырга тиеш”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, комиссия алдында зур бурычлар торуын искәртеп. 


Римма ГАТИНА
Татар-информ
№ | 04.10.2012
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»