поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.10.2012 Мәгариф

Нихәл, мәктәп?

Үткән уку елында беренче сыйныфлар ФГОС буенча укыды. Быел икенче сыйныфлар да шул юлдан китте. Аңлап җиткермәүчеләргә хәрефләп аңлатам: “ФГОС – Федеральные государственные образовательные стандарты” дигән сүз. Ул Русиянең дә, Татарстанның да элекке мәгариф турындагы законнарын, мәктәп уставын, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын – мәгарифкә кагылган барлык законнарны да колачлый.

2020 елга мәгариф системасы тулысы белән шул стандартларга күчеп бетәргә тиеш. Мәктәп җитәкчеләре ФГОСка баш-аяклары белән кереп чумдылар.

 

ФГОС буенча белем бирүче укытучыларга махсус курслар үтү мәҗбүри. Мөгаллим бер генә сәгать музыка, технология яки физкультура укытса да. Таләп икенче сыйныфның инглиз теле укытучысына да, быел беренче тапкыр дүртенче сыйныфта укытыла торган “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” дәресе мөгаллимнәренә дә кагыла. ФГОС курсларын үткән укытучыларга махсус таныклык тоттыралар. Мондый укытулар берничә ел элек башланды. Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институты быел җәйдә бер айлык дистанцион укулар оештырды. 51 башлангыч сыйныф укытучысы ай дәвамында интернеттан аерылмады, көн саен 8 сәгать мониторга төбәлеп утырды. Ниһаять, август ахырына 51 укытучының 25е кирәкле документка ия булды. Укулар туктамый. Казанга җыеп та, районнарда туплап та, интернет аша читтән торып та белем күтәрү дәвам итә. Акчаңны гына түлә! ФГОС белән укытыла башлаган сыйныф бүлмәләре “интерактив такта” дип аталган заманча “япун фанерасы” белән җиһазланган. Монда дәреслекләр дә үзгә. Укыту методикасы да башкача. Әлифбаны да, математиканы да бөтенләй яңача укытасы. Хәзер әти-әниләр башлангычта укучы балаларына ярдәм итү өчен өр-яңа укыту технологиясен өйрәнергә тиешләр.

 

“ЕГЭ” (“БДИ”), “ГИА” (Государственная итоговая аттестация для учащихся 9-х классов) терминнарын ишетә башлавыбызга ун ел булды, ул сүзләргә ияләштек инде. “ФГОС”ка да ияләшми калмабыз. Чөнки аннан укытучылар гына түгел, укучылар да, әти-әниләр дә берничек тә качып котыла алмый. Евростандартларга күчә бару да кирәк. Хәзер укыту өчен бер төрдәге биналар булу мәҗбүри. Сыйныф бүлмәләрендәге яктылыкны һәм температура режимын гына түгел, һава составын да тикшереп торырга тиешләр.

 

Әле ун ел гына элек, авылда мәктәп ашханәләренә сөт колхоз фермасыннан яки шәхси хуҗалыктан сатып алынган булса, хәзер бу рөхсәт ителми. Сөт комбинатында эшкәртелгән югары бәядәге сөтне генә кулланырга ярый. Мәктәп яны тәҗрибә участогына дәүләти лицензия эшләтеп алынмаган булса, ул участокта үскән бәрәңге һәм башка төрле җиләк-җимеш, яшелчәләрне ашханәдә куллану тыела. Спорт залы, остаханә, китапханә, физика һәм химия кабинетлары өчен дә таләпләр зур. Информатика кабинетының махсус лицензиясе булырга тиеш. Документ эшләгәнче Казан белгечләре махсус аппаратлар алып килеп, һәр мониторның нурланышын үлчи. Җиргә тоташтыру (заземление) үткәргечләре сыйфатсыз икән, кабинет кабул ителми. Соңгы елларда авыл мәктәпләре дә интернетка тоташып бетте. Моның өчен “Wi-Fi” (вай-фай) модемнары кулланыла. Бу модемнар коридор түшәмнәренә беркетелгән. Шулар тараткан дулкыннар һәр сыйныф бүлмәсендәге укытучыларның ноутбукларын эшләтә. Ни гаҗәп, әбиләр әйтмешли, “багучы ырым итә, ырымы кырын китә”. Быел җәй көне интернетта хәбәр күренде: “вайфай”лар тараткан дулкынның нурланышы шактый зур икән. Түшәмдәге модемнардан нурланыш көне буе туктаусыз бәреп тора. Ул таракан ише бөҗәкләргә генә түгел, балалар организмы өчен дә куркыныч, ди. Кәрәзле телефон каланчаларының бал кортларына начар йогынтысын халык татыды инде. Бөҗәкләрнең гомере кыска. Нурланыштан кортларның башы тиз авышты. Даими рәвештә нурланыш астында яшәү еллар үткәч бала организмында ничек калкып чыгар, әлегә моны беркем белми. Мәктәпләрдәге “вай-фай”лардан ваз кичеп, һәр сыйныф бүлмәсенә үткәргечләр сузарлармы, әллә “вай-фай” модемнарын саклап калырлармы, бу мәсьәлә бүген ачык килеш кала.

 

Республика мәгариф департаменты комиссиясе мәктәпләрдә стандартлар һәм законнар үтәлешен энәсеннән җебенә кадәр тикшерә. ФГОСка нигезләнеп төзелгән беренче һәм икенче сыйныф программасы белән укытуны гына контрольгә алмый. Иске программалар белән укытыла торган башка сыйныфлардагы укыту да җентекләп тикшерелә. Укытучылар элек кулланган тематик һәм календарь планнар хәзер яраксыз. Һәр фән буенча киң масштаблы эш программалары (рабочие программы) таләп ителә. Электрон сыйныф журналындагы дәрес эчтәлеге эш программасындагы белән сүзгә-сүз тәңгәл килергә тиеш. Шулай ук дәресне үткәрү даталары да. Электрон журнал Казаннан торып та контрольгә алына. Укытучы бер көнгә районга семинарга барган очракта да, ул программада күрсәтелгән датадагы дәресен “үткәрергә һәм укучылар алган билгене журналга куярга” тиеш. Колхоз басуына чыгып, укучылар белән бәрәңге алганда да шулай. Департамент вәкилләре усал түгел. Белмәгәнне өйрәтәләр, киңәшләрен бирәләр. Документларда хаталар күп булса, төзәтелгәннән соң кабат киләләр. Эш тәртипкә салынгач, бу уку йорты белем бирергә яраклы, “аккредитация үтте” дип документ тоттыралар.

 

Документлар да гел үзгәреп тора анысы. Мисал өчен, моннан биш ел элек урта мәктәп “МОУ СОШ” дип аталса, хәзер исә “МБОУ СОШ” дип йөртелә. Ягъни “Муниципальное бюджетное образовательное учреждение, средняя общеообразовательная школа”. “Общеобразовательная школа” дигәнен элек “гомуми белем бирү мәктәбе” дип тәрҗемә итәләр иде. Мондый тәрҗемәнең хаталы икәне ачыкланган. “Гомуми белем мәктәбе” булырга тиеш ди. Һәрбер үзгәреш мәктәп мөһерендә, элмә тактада һәм барлык документларда да дөрес чагылырга тиеш. Тагын бер “ваклык”: ФГОС фәннәр буенча укыту программаларында милли компонентны куллануны 10 проценттан арттырмауны таләп итә. Бу закон. Әйтик, математика һәм “әйләнә-тирә”не (элеккеге табигать белеме) укытканда бу таләпне үтәү әллә ни кыенлык тудырмаса да, башлангыч сыйныфларда җыр дәресен укыту шактый четерекле дип зарлана укытучылар. “Фәлән опера” яки “Колокольный звон” урынына Сәйдәш маршын уйнатсалар да, сыйныф журналына эш программасында күрсәтелгән тема языла. Департамент тикшерүчесе синең һәрбер дәресеңә кереп утырмый. Бу дөньяда кем гөнаһсыз! Гомумән алганда, ФГОСны да, департамент контролен дә замана таләбе дип кабул итәргә кирәк. Дөрес, дистә ел буе тапталган сукмактан йөрергә гадәтләнгән укытучылар өчен яңа эзгә күчеп боргалану беркадәр кыенлык тудыра. Эзләнүчән, заман таләпләренә буйсынып тиз үзгәрүчән мөгаллимнәргә артык кыен түгел. ФГОС программаларының башлангычлар өчен шактый катлаулы булуы гына чабудан тарта. Бездә элек-электән шулай бит. Башта күп итеп мөгез чыгаралар. Аннары ул мөгезләрне берәм-берәм кисә башлыйлар. Сабыр итәргә кирәк.

 

Балтач районы, Түнтәр авылы.

 


Рәфхәт ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 36-37 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»