|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2012 Җәмгыять
“Әти каеш белән кыйнады”Балалар әти-әниләре өстеннән шикаять биргән очракта, гаиләләр газизләрен “югалтырга” да мөмкин. РФ Дәүләт Думасының беренче укылышында “социаль патронат” кертү, ягъни “кечкенә гражданнар”ны тәрбияләү процессын күзәтү турындагы закон проекты каралды. Ул кабул ителсә, опека органнары имин булмаганнарны гына түгел, ә матди мохтаҗлык кичермәгән гаиләләрне дә бертигез дәрәҗәдә тикшереп торачак. Яңа закон балаларны җәберләтүгә юл куймаска тиеш, ди әлеге законны әзерләүчеләр. Әгәр 10 яшенә житкән бала, әти-әни мине кимсетә, дип зарланса, опека органнары гаиләгә барып, андагы хәлне тикшерәчәкләр. Баланың сүзләре расланып, гаиләдә аңа тиешле тәрбия бирелмәгәне ачыкланса, ул гаилә баладан колак кагачак. – Бүген әти-әниләр бала тудырырга ашкынып тормый. Икенчесен – бигрәк тә. Моңа аны үстерү өчен мөмкинлекләр юклыгы да сәбәп булып тора. Опека органнары өйгә килеп, суыткычны ачып караячаклар да, буш булса, сез балагызны тәэмин итә алмыйсыз, диячәкләр. Шулай итеп, ана хокукларын юкка чыгару эше башланачак, – ди Дәүләт Думасы депутаты Алевтина Апарина, әлеге яңалыкны кертүгә мөнәсәбәтен белдереп. Бу закон проектының кабул ителүе ата-аналарга да, балаларга да зур фаҗига китерергә мөмкин. Ачудан бала кайчак теләсә нинди адымга бара. бигрәк тә хәзергеләрнең серкәсе су күтәрми. Аларны гел мактап, үсендереп торырга кирәк. Әнисенә: “Тудыргансың икән, үстер. Карый алмагач, ник таптың”, – дияргә дә күп сорамый замана баласы. Шуңа күрә, мине өйдә рәнҗетәләр, дип милициягә барып әйтүчеләр булса да гаҗәп түгел. Ә менә җәберләү – икенче мәсьәлә. Россиядә соңгы елларда гына 4 мең әти-әни моның өчен җәзага тартылган. Монысы инде урынлы. Шул ук вакытта әтисеннән каеш эләктереп тә, әтисе биргән тәрбиягә рәхмәтле баланы беләм. “Безнең гаиләнең таркалуына катнаш никах сәбәп булган. Рус милләтеннән булган әни белән татар әтием ызгыша башлаган. Ахыр чиктә, әни безне ташлап чыгып киткән. Шулай итеп, миңа әти белән үсәргә туры килде. Мин 5-6 яшьлек чагымда ук идән юа, ашарга пешерә идем инде. Әти идәнне өчәр мәртәбә юдыртты хәтта. Милли ризыклар пешерергә дә өйрәтте, – дип сөйли бүген үзе дә гаиләле Миләүшә. – Әти бик кырыс булды, чәчемне дә гел малайларча алдырта иде, бетләмәсен, дигәндер инде. Кибеткә барып кайткан саен, акчаны тиененә кадәр сорап ала иде. Әмма бервакыт акчаны бирмичә калдырдым. Әти онытты дип уйлаган идем, сынап кына карарга булган икән. Физкультура дәресе өчен лосина кирәк иде. Сорагач, әти алмады. Мин кибеттән сатып алдым да мендәр астына яшереп куйдым. Аны тапкач, әти мине уклау белән кыйнады. Укытучым тәндәге күгәрек урыннарны күргәч, милициягә барып шикаять язарга кушты. Әтиемне кулга алдылар. Аның биргән тәрбиясе турында уйланып, берничә айдан гаризамны кире алдым. Чөнки намусым борчыды”. Тормышта шундый хәлләр дә булырга мөмкин. Хәзерге балалар арасында да якыннарының кырын эшен тиешле урынга хәбәр итүчеләр бар. “Беркөнне оныгым кайтты да: “Дәү әни, Лешага әтисе җәза биргән, ул шуңа әтисен милициягә биргән”, – ди. Мин оныгыма: “Бу бер дә матур күренеш түгел, ачуланган өчен генә мондый адымга барырга ярамый, тыңларга кирәк”, – дип аңлаттым. Сүз 6 нчы сыйныфта укый торган малай турында бара. Әгәр әлеге яңалык кертелсә, балалар арасында әләкләшү көчәячәк. Мин, гомумән, мондый законга каршы”, – ди журналист Мәдинә Авзалова. Аның фикеренчә, бары тик балаларын җәберли торган гаиләләрне генә күзәтү астына алырга кирәк. “Безне асрамага алсалар да, әти-әнинең бер тапкыр да кул күтәргәне булмады. “Алып үстергән” дигән сүзне дә ишетмәдек. Телевизордан исә андый балаларны кыйныйлар, дигән хәбәрләрне ишетеп торабыз. Кыйныйлар икән, тәрбиягә алмасыннар. Сүз белән аңлату кирәк. Юләрләр юк бит. Мин әләкли алыр идемме, дигән сорауга җавап бирә алмыйм. Чөнки начар мөгамәлә кичергәнем юк”, – ди Кама Тамагында яшәүче 22 яшьлек Илсөя. Әлки районы социаль мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова фикеренчә, бала гаиләдә үсәргә тиеш. “Аның бәхете дә шундадыр. Ятимнәрнең күңеле китек була. Күңелсез хәлләр булмасын өчен ата-аналар арасында тәрбия эшен көчәйтү зарур. Мәктәпләрдә ата-аналар белән чаралар уздыру да отышлы”, – ди Альмира ханым. Бала хокукы белән әти-әнинекен тигезләүдән файда булырмы икән? Бүген интернатларда яши торган балаларны гаиләләргә таратып бетерделәр. Дистәгә якын балалар йортын яптылар. Республикада гына 2,5 мең сабый, яшүсмер үзенә яңа гаилә тапкан. Гаиләләрне күзәтү кертелсә, аларның күпмесе генә анда яшәп кала алыр иде икән. Шуның белән беррәттән бу көннәрдә РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Павел Астахов коточкыч саннар әйтеп шаккатырды: узган уку елында ил буенча 61 меңнән артык үсмер, исерткеч эчемлекләр кулланып, табиблар күзәтүенә алынган. Былтыр 14 яшькә кадәрге 543 үсмер, балага узып, йөген төшерткән. Бу әле теркәлгән саннар гына. 2011 елда балигъ булмаган балалар арасында психик яктан сәламәт булмаганнар 900 меңгә җиткән. Кыскасы, балалар сәламәтлеге, тәрбия мәсьәләләре бүгенге көн җәмгыяте өчен иң катлаулылардан санала.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|