поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.10.2012 Могҗиза

Фәрештәләр белән очрашу

2012 елның 10 августы. Җомга көненең таң алды. Тәрәзәләр шактый яктырып киткән. Ниндидер тышкы тәэсир мине йокыдан уятты. Күзем ачып җибәрүгә, үзем йоклый торган караватның кыйбла ягында терсәк буе гына ераклыкта өч кеше басып торганын күрдем. Гомер булмаган мондый хәлдән йөрәгем «жу» итеп китте.

Яшермим, курыктым да, шикләндем дә, борчылдым да. Болар кемнәр булырга мөмкин? Ничек, кайдан кергәннәр? Курку хисемне басар өчен өч тапкыр: «Лә хәүлә вә лә куәтә иллә билләһи галиел газыйм», – дигән аятьне кабатладым. Шуннан соң бу кемсәләрнең йөзләре иң якты, иң ихлас елмаю белән балкыды. Кемнәр болар – ирләрме, кызлармы? Бүлмәмне биләп алган иркә, җылы, рәхәт яшькелт яктылыкта таң алды кунакларының киемнәрен абайлый алдым. Аларның өсләрендә җил кебек җиңел, яшел төстәге халатлар, муеннары ябык, башларында яшел төстәге яулыклар. Кыскасы, коеп куйган мөселман кызлары. Ниһаять, минем миемә барып җитте. Болар минем янга мөселман кызлары кыяфәтендә килгән фәрештәләр – Аллаһының, итагатьтә булып, төрле әмерләрен үтәүче мәхлуклары. Мин фәрештәләргә Коръәннән үзем яттан белгән сүрәләрне укып күрсәттем. Кычкырып, ялкынланып һәм рухланып укыдым. Чын ихлас белән. Алар бертуктаусыз елмаеп, нәфис бармаклары белән халатлары чабуларын сыйпап, сыпырып, беленер-беленмәс кенә җилфердәтеп тордылар.

Әле сөекле хатыным исән чагында без икәүләп «Пәйгамбәрләр тарихы» дигән китап укыган идек. Анда: «Фәрештәләр нурдан яратылып, җил кебек йомшак гәүдәгә ия. Кеше күзенә күренмиләр. Әгәр теләсәләр, төрле күркәм кыяфәтләргә кереп, каршыга киләләр», – диелгән юллар бар иде. Таң алды кунаклары мине 4-5 минут рухи рәхәтлек, җиңеллек, шатлык, бәхет хисләре дулкынында тоттылар, арыган җаныма яшәү дәрте, рух өрделәр.

Аларның ничек килгәннәрен сизмәгән кебек чыгып киткәннәрен дә сизмичә калдым. Алар китте, ә алар турындагы якты истәлек бүген дә җанымны җылытып тора. Алар басып торган идән такталары аша узганда «бисмиллә» әйтүне дәвам итәм.

3 сентябрьдә, Казан кунаклары киткәч, мин озак, бик озак ишегалдындагы диваныбызда уйланып-моңаеп яттым. Кичке 9 сәгатьтә кухняда чәй эчәргә утырдым. Кинәт минем тирә-ягымда берсеннән-берсе матур балалар пәйда булды. Итәгемә генә утырмыйлар! Елышалар, тиеп-тиеп китәләр кебек. Болар – әлбәттә, гаип ирәннәре. Гаип ирәннәре балалар кыяфәтендә дә йөриләр булып чыга. Бу фактны атеист бусагадан кире кага инде: галлюцинация авыру, карт акылның саташуы, үзеннән уйлап чыгарган, янәсе!

Ә мин Аллаһының гаип ирәннәренә дә, Хозер- Ильясына да ышанам.

***

Pедакциядән: «Шамил» мәчете имам хатибы Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИННӘН без әлеге язмага карата фикерен сорадык.

– Бу дөньяда без кешеләр генә түгел, төрле җәнлек-бөҗәкләр, кош-кортлар да тереклек итә. Шулар белән беррәттән безнең тирәдә җеннәр белән фәрештәләр дә яши. Белгәнебезчә, фәрештәләр нурдан, ә җеннәр уттан яратылган. Адәм баласы да фәрештәләрне күрергә бик мөмкин. Хәдисләрдән билгеле булганча, дин моны инкарь итми. Әмма бу очракта автор җенме, әллә фәрештә белән очрашканмы, моны төгәл генә әйтеп булмый. Чөнки җеннәрнең дә яхшылары, ягъни мөселман җеннәре бар. Кайсылары гына булса да, хәерлесе булсын. Моңа артык игътибар биреп, бирелеп уйланырга кирәкмәс, дип әйтер идем. Шунысы да бар, якынын югалткан кеше, гадәттә, бик борчыла, хәсрәтләнә. Мәетнең рухы да кайткан кебек була. Ул башта матур-мөлаем булып кайта башлый. Аннары исә ул киресенчә ямьсезләнә, борчый башлый. Аңардан ничек котылырга белмисең. Шуңа да, кабатлап әйтәм, бик бирелмәскә кирәк. Җеннәр, шундый хәлләр тудырып, кешенең күңелен башка якка да алып китәргә мөмкиннәр.  


Фоат МОРТАЗИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»